- 13.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Күп кенә мәгълүмат чараларында героин бәйлелегенә эләккән кеше 5 елга кадәр яши, синтетик агу кулланучылар 6 айдан артык түзә алмый, дигән хәбәрләр булды. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марс Шабаев әйткәннәрдән чыгып бирелгән әлеге «срок»ларны шик астына алырга мөмкин үзе. Ләкин ошбу афәт белән «дуслашкан» адәм баласын иртәнме-соңмы вакытсыз вафат көтүе бәхәссез. Шуңа күрә, наркодилер белән киллер арасына тигезлек билгесе куярга кирәк. Бары тик беренчесе корбанын акрынлап һәм газаплап үтерүе белән аерыла.
Узган елларда хокук саклау органнары тарафыннан законсыз әйләнештән алынган наркотик матдәләрнең 70 процентын героин тәшкил иткән. Соңгы ике елда әлеге күрсәткеч 50 процентка кадәр төшкән икән. Бу кулланышта героин кими дигән сүз түгел, ә, бәлки, аңа караганда да көчлерәк тәэсир итүче, димәк, зарарлырак синтетик агулы матдәләр өлеше арта бару нәтиҗәсе. Амфетамин, мәсәлән, фенил, этил, метил, аминосеркә кебек химик матдәләрдән тора һәм кешенең эчке органнарын тарката.
Наркотиклар таратуга кара базар гына түгел, еш кына легаль сәүдә челтәре дә ярдәм итә. Мәсәлән, спайс дип йөртелүче JWH-018 тарту катнашмасының ачыктан-ачык сатылган вакытлары да булды. Законсыз препаратлар рәтенә кертелеп, ул «подполье»га киткәч, составында мефедрон һәм метилон дигән наркотик матдәләр булган яңа зарарлы катнашмалар кибет киштәләренә куелды. Хокук саклау органнарының каршы булуына карамастан, әлеге керемле сәүдә белән шөгыльләнүче юридик һәм физик затлар агулы эшмәкәрлекләрен ташламадылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында шаукым чыгып, мефедрон һәм метилон тыелган матдәләр исемлегенә кертелгәч кенә, венага кадап, иснәп, йотып «кәефләнеп» була торган катнашмалар сәүдә челтәреннән алынды. Ул да түгел, башлыча, психоактив матдәләрдән торган, ләкин закон нигезендә ирекле сату тыелмаган JWH-250 һәм башкалар белән сәүдә итә башладылар.
Наркотик таратучылар Русия законнарындагы җитешсезлекләрдән файдалана, андагы үзгәрешләрне күзәтеп барып, җайлаша да ала. Бу җәһәттән, әле күптән түгел генә зарарсызландырылган Тазов наркоберләшмәсен мисалга алырга була. Чаллы эчке эшләр идарәсендә эшләгән элеккеге милиционер 2009 елда «спайс» сата башлый.
Ул вакытта әлеге матдә бу калада ачыктан-ачык сатыла дияргә була. Криминаль бизнес яхшы табыш китерә. 2010 елда ягулык-майлау материаллары сату белән шөгыльләнүче фирма директоры урынбасары Захаров белән бергәләп кәсеп итеп, эшчәнлекләрен республиканың башка калаларына да җәелдерә башлыйлар. «Товар»ны сату, төрү кебек кара эшләрне Хохол кушаматлы Путенко башкара.
2010 елда хокук саклау органнары «спайс» таратучыларга каршы көрәшне активлаштыра. Тазов һәм Захаровка да вәзгыятьне исәпкә алып эшләргә, иң беренче чиратта, яңа препаратлар табарга, яңа ысуллар уйлап чыгарырга кирәк була. Ахыр чиктә, наркотиклы матдәләрне Кытайдан алдыра башлыйлар. «Товар» җитештерүчене интернет аша табалар, заказ бирәләр һәм почта буенча алалар.
Кытай экспортерлары безнең импортерларга «тилерткеч» матдәләрне көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы химикатлары буларак җибәрә. Тазов төркеме исә шулардан, әйтик, күсе агуыннан адәм баласы өчен «дару» җитештерә. Технологиясе гади: ваннада гына мәтәштерәсе. Шушы «лаборатория» өчен алар акча түләп махсус фатир тоталар.
Товар хуҗаларга зур табышлар китереп тиз тарала. Тазовка Чаллы гына түгел, башка шәһәрләрдән дә тартылалар. Болар кулланылучылар һәм күпләп сатып алучылар. Аларның кайберләре, мәсәлән, Әһлиуллин дигән Казан егете үз «лабораториясен» дә оештыра. Шулай итеп, Чаллы төркеме республика күләмендә кәсеп итүче наркоберләшмәгә әверелә.
Наркоконтроль хезмәте оперативниклары яшерен синдикат эзенә Түбән Камада бер наркоман аркылы төшә. Алдан аның агуны кемнән сатып алуын ачыклыйлар. Бу Тазовның күпләп алучысы («оптовик») булып чыга. Чаллы гына түгел, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга кебек шәһәрләрдә тоткарлау операциясе үткәрелеп, барлыгы 24 кеше, шул исәптән, Тазов һәм башка оештыручылар кулга алына. Тентүләр вакытында амфетамин төркемендәге5 килограммсинтетик наркотик табыла, тиздән наркодилерның «Мерседец» , «Мицубиси», «Опель» машиналарына арест салына, шулай ук ГАИ инспекторының форма киеме, ялган документлар, пистолет алына.
Берничә көн эчендә генә дә наркодилерларның 40тан артык җинаятьчел гамәле (эпизод) документлаштырыла. Шушы агуны йөзгә якын кулланучы ачыклана. Алар арасында эшләмичә йөрүчеләр белән беррәттән эшмәкәрләр дә бар, хәтта бер предприятиедә эшләүче бригада тулысынча шушы афәт белән «дуслашкан». Җинаять эше аеруча зур күләмдәге наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше турындагы 228нче маддә буенча ачылды. Ләкин моңа тотрыклы җинаятьчел төркем оештыру белән бәйле 210нчы маддә өстәлү ихтималы зур. Җәзаның гаять кырыс булачагы бәхәссез. Генерал М.Шабаев хәтта гомерлек төрмә бирү мөмкинлеге дә бар дип саный. Чөнки закон да наркодилерларны киллерларга тиң күрә.
Бусы инде киләчәктә мәгълүм булачак. Ә хәзергә тоткарланган фигурантларның күбесе, гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирә. Кайберәүләре белән җәзаны шактый киметү мөмкинлеге бирүче судка кадәрле килешү дә төзеләчәк, дип фаразлана.
Оештыручысының кушаматы буенча «Таз төркеме» дигән исем бирелгән өернең тар-мар ителүе шик уятмый. Инде бу хакта игълан ителгәч, май уртасында оперативниклар аның тагын бер тармагын фаш итте. Наркоконтроль хезмәтенең Алабуга полицейскийлары Әгерҗедә наркотиклар белән сәүдә итүче гаилә барлыгы турында мәгълүмат алгач, яшертен тикшерү чаралары уздыра. Хәбәр дөрес булып чыга. Чыннан да, Лиля атлы хатын җирле киндерне җыеп, марихуана ясый һәм наркоманнарны тәэмин итеп ята икән. Тоткарлар алдыннан бер сәгать эчендә генә дә ул дүрт сатып алучыга «хезмәт күрсәтеп» өлгерә. Аңа ярдәм итүче тагын өч наркоман хатын-кыз да ачыклана.
Ул вакытта гаиләнең «Таз төркеме» белән багланышта булуы турында уйлап та карамыйлар әле. Ләкин тора-бара Лиляның ире Григоринның да шушы керемле кәсеп иясе икәнлеге ачыклана. Ул Чаллыдан кайтып килешли туктатыла. Аның «Мазда» машинасында сату өчен алынган 246 пакет синтетик агу табыла. Машинада Чаллыда яшәүче уллары Станислав та була. Анысының фатирында тагын20 граммшундый ук матдә табыла. Сәүдәгәрләрне сатлык товар белән Тазов төркеме әгъзасы тәэмин итеп торуы ачыклана.
Әгерҗедә дә шушындый җинаятьчел кәсеп белән шөгыльләнгән 9 кеше тоткарлана. Тентүләр вакытында, синтетик наркотиклардан тыш,60 грамммарихуана, милиция пенсионерының ялган таныклыгы, өй шартларында киндер үстерү җиһазлары алына. Оперативниклар кулланучыларны да читтә калдырмый. Бер көн буена күзәтелгән 16 кешенең барысы да «кәефләнгән» булып чыга. Ошбу наркоманнарның алтысы Әгерҗе тимер юл депосында тепловоз машинисты ярдәмчеләре, ягъни поездлар хәрәкәте хәвефсезлеге өчен җаваплы хезмәткәрләр икәнлеге ачыклана. Наркоконтроль федераль хезмәте аеруча мөһим оешмаларда эшләүчеләрне мәҗбүри рәвештә тикшерү системасын гамәлгә кертү турында күптәннән әйтеп килә.
Ниһаять, Русия хөкүмәтенең быелның 18 маенда кул куелган карарында «наркомания белән авыручы» затларны эшкә алырга ярамый торган хезмәт эшчәнлегенең 28 төре расланды. Бактың исә, әлеге исемлек 1993 елда ук төзелгән икән. Ә тикшерү кагыйдәләре булмаган. Быел исә, эшне ахырына кадәр җиткермәкчеләр. Әгәр шулай булса, транспорт йөртү, нефть-газ, атом энергиясе, белем бирү, медицина, су белән тәэмин итү һәм башка өлкәләргә урнашканда, корал, медикаментлар белән бәйле эшләргә кергәндә бары тик тикшереп алачаклар. Кеше хокукларын бозу, дип тавыш күтәрергә сәбәп чыгарга тора бугай… Аның каравы, автобус шоферлары, Әгерҗедәге кебек, тепловоз йөртүчеләр арасына наркомания белән чирле кешеләр эләкмәс, бәлки.
Бүгенге көндә Татарстанда гына 16,5 мең чамасы кеше наркотик куллана, дип исәпләнә. Үзләренең киллерлары, газаплы үлем газраилләренә акча түләп, әҗәл сатып алучылар алар.

Комментарии