Эт ризыгы ашап… акча эшли

Эт ризыгы ашап… акча эшли

Элек: кем эшләми – шул ашамый диләр иде, хәзер акчалы булу өчен эшләү мәҗбүри дә түгел – телефоның гына булсын. «Инстаграм» һәм башка шуңа охшаш социаль челтәрләрдә утыручы яшьләр үзләренә акчалы булуның җайлырак ысулын тапкан: берәр һөнәреңне күрсәтеп, видео яздырасың. Берничә мең кеше шуны карап, ошата икән, популярлыкта йөзә башлыйсың. Тагын бер видео яздырасың: һөнәреңне күрсәтүне дәвам итү өчен. Халыкны нәрсә белән кызыксындыргансың, нинди үзенчәлегең белән алдыргансың, шуны эшкә җигәргә тырышасың инде. Ярый ла ул осталыгың – моңлы итеп җыр суза белү яки оста итеп рәсем ясап күрсәтүең булса… Яшьләр хәзер андый нәрсә белән вакланмый. Чөнки чамалыйлар: халык игътибарын җәлеп итәр өчен, башкаларга охшамаганча кыланырга кирәк. Шулай эшләргә теләп кемдер, әйтик, ир-ат була торып та, бизәнә башлый, икенче берәү бер тында шешәсе белән аракы эчеп бетерә, өченчесе кибеттән әйбер урлаганын видео аша күрсәтеп мактана. Ә менә Хакасия Республикасының Черногорск шәһәрендә яшәүче Руслан Гительман исемле 25 яшьлек егет эт-песи ризыгы ашау һәм бер утыруда бер кап майонезны су урынына эчеп бетерә алуы белән данлыклы. Русланның үзе белән сөйләшергә булдым. Песи ризыгы чынлап та ул видеоларда сурәтләгәнчә тәмлеме, ачылмаган 250 мллы майонезны ничек шулай бер минут эчендә укшымый эчеп бетереп була?!

Бирелгән сорауларга Руслан өстән-өстән генә җавап бирде. Чөнки үзе турында сөйлисе сүзләрен видеоларында сөйләп бетергән инде ул. «Ютуб» каналында гына да егетне 50 мең кеше карый. «Инстаграм»да – 18 мең кеше. Карап баручылар яхшы белә: Руслан тугыз сыйныф кына тәмамлаган, башка беркайда да укымаган һәм эшләмәгән. Әдәбиятны бөтенләй санламый: кулына тотып бер китап та укып караганы юк. Аның каравы үзенә «кызыклырак» шөгыль тапкан һәм акчага да тилмерми. Егетнең матди хәле артык яхшы – видеоларыннан да күренә: өенең һәр почмагында меңлекләр, биш мең сумлыклар аунап ята. Аларга исе дә китми егетнең. Күп бит анда бу «кәгазь»ләр. Каян килгән дисезме? Русланның майонез эчә-эчә сиңа сәлам юллавы һәм шуны видеога төшереп социаль челтәргә элүе 1000-2500 сум тора. Ә бу сәер егеттән сәлам алырга теләүчеләр шул кадәр күп ки: көненә кимендә 4-5 кеше була. Менә шулай булгач, санап карыйсыз инде, аена күпме керем туры килә икән? Акчасы булгач, егеткә кызлар да мәхәббәтен еш белдерә. Тик Русланның гына исе китми: «Кеше видеоларымны караганда күбрәк акча эшләп калырга кирәк. Гаилә кору турында уйламыйм әле», – дип сөйләде ул «Безнең гәҗит»кә.

– Руслан, дөресен әйтегез әле, бу мәче ризыкларын ашаудан берәр вакыт туктарга теләмисезме? Майонезны да көн саен бер кап эчеп бетерәсез, зыянлы бит ул?!

– «Вискас», «Китекет»ны тагын да ашыйм әле. Бераздан халыкка туйдырыр ул тамаша. Аннан башка ризыкка күчәсе булачак. Мәче ризыгы дип нигә аптырыйсыз соң сез? Гадәти ризык бит ул! Бернинди ят тәме дә юк. Беренче мәртәбә ашаганда да күңелем болганмады, укшымадым хәтта. Ә майонезга килгәндә – аның бит бер зарары да юк. Бөтен кеше ашый инде аны…

Ашап кына калмый, видеоязмаларында ризыкларына бәя дә бирә Руслан. Песи һәм эт азыкларын: «Монда витаминнар күп дип язылган, витаминнар кирәк булса, сез дә ашагыз!» – дип мактый, майонезны исә: «Бигрәк куе, тәмле бу, сатып алсагыз, үкенмәссез!» – дип эчә. Акча өчен әллә ниләр эшләргә әзер булуын күрсәтеп, эчеп куяр алдыннан спиртлы эчемлекләренә дә майонез кушып болгата әле ул. Түзсен генә ашказаны! Шулай да, егетнең бу рәвешле баеп китүенә күпләр кызыга. Йөрәге әрнегәндер инде, берәү Русланның видеосы астына язып калдырган: «Заводта ун мең сумга йөргәнче, әллә бер тартма майонез сатып аласы инде?»

.Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии