Иреккә ашкына йөрәк

Иреккә ашкына йөрәк

Иң явыз бәндәләр дә рәшәткә артына эләгергә теләми. Җинаятьне тотылмаячагына ышанып кыла, фаш ителгәч, җәзадан котылу, һич булмаса, аны киметү әмәлен эзли. Ә инде иректән мәхрүм итү урыннарына ябылгач, азат тормышны сагына. Менделеев районындагы төбәк колониядә утыручы 22 яшьлек Айдар Галиуллин күңеле дә иреккә омтыла.

Баулы якларында туып-үскән ошбу егетне үтә куркыныч җинаятьчеләр рәтенә куярлык түгел. Чөнки кылганы – бурлык, димәк ки, ирешкәне дә вак-төяк җәза аның. Унсигез яше тулуны чит мөлкәтне чәлдергән өчен лаек булган 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләр белән билгеләп үтә ул. Мондый хурлыклы эшләрдә йөрергә теләмәгән горур егетне 12 тәүлек зинданда ябып тоталар. Аннан соң тагын урлап тотылгач, штраф салып, бер елдан артык утыртып чыгаралар. Узган ел исә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай бүлегендә укып йөргән егетнең машина куу, урлашу кебек җиде хилаф гамәле ачыклангач, шул шәһәр суды 1 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итә. Шул рәвешле, рәсми кәгазьләрдә буйдак дип саналса да рәсми никахсыз хатыныннан ике яшь баласы булган 1995нче елгы ир-ат Менделеев якларындагы колониягә килеп эләгә.

Җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең 10нчы төзәтү колониясенә керүче әлеге төрмәдә А.Галиуллин кебек зур булмаган җинаятьләр кылып хур булганнар, башлыча, угрылар тотыла. Ярымтоткыннар дияргә мөмкин аларны. Чөнки биек таш койма артында түгел, ә тулай торакта торалар, күпчелеге эшкә йөри. Ләкин яшәү урыны, ашханә һәм тагын дүрт бинадан торган шәһәрчектән рөхсәтсез чыгарга ярамый. Юкса, сак астыннан, ягъни төрмәдән качучы итеп саналасың һәм Җинаять Кодексы нигезендә җәзага тартыласың. Монда китерелгәч тә, бу хакта төшендереп, һәркемгә кул куйдырыла. Һәм иртәнге сәгать 6дан башлап, көн буена алты тапкыр сафларга тезеп санап, барлап торалар үзләрен.

Әлбәттә, тәртипләр кырыс анда. Ләкин буйсынырга яратмый Галиуллин. Колония күзәтчеләре әйтүенә караганда, җинаятьчел даирәләрдә «понятие» дип йөртелүче криминал кагыйдәләр буенча яшәргә тырыша икән. Шуңа күрә эшкә урнашуны, аз булса да акча эшләүне дә абруена сугучы түбәнчелек дип белә. Әлбәттә, тәмәке пыскытып кырын ятарга ирек бирмиләр аңа, урам себерергә, биналарны җыештырырга мәҗбүр итәләр. «Горур» егет боларын да тиешенчә башкармый, качып, черем итеп ятканда тотылган чаклары да бар, ди. Кем әйтмешли, койрыгын кысып йөрисе урынга еш кына кесәләрен, әйберләрен тентегәндә формалы хезмәткәрләргә каршылык, димәк, мондагы кагыйдәләргә сансызлык та күрсәтә икән әле. Нәтиҗә буларак, ШИЗО дип йөртелүче зинданга еш ябыла.

Туган як батыр йөрәклеләрне дә тарта инде ул. Айдарны да хатыны, 2014нче елгы малае һәм ул киткәндә туып кына калган кызы сагындыра. Әйтүенә караганда, 29нчы апрельдә аның белән бергә яшь гомерен заяга уздыручыларның берсе янына хатыны һәм кечкенә балалары килә һәм аның юксыну хисләрен тагын да көчәйтә. Яшь булса да инде акылга утырырга тиешле ир-ат чираттагы акылсызлыкка барырга була.

Икенче көнне колония күзәтчесе Виталий Кириллов, төштән соң А. Галиуллинның күзгә-башка күренмәвен шәйләп, сак астындагыларны тезеп куеп тикшерергә була. Бер кешенең хәбәрсез юкка чыгуы ачыклана. А.Галиуллинның тулай торакта колония киемен салып, юньле күлмәк-ыштан, куртка һәм башлыгын киюе дә мәгълүм булгач, аны бу тирәдән эзләүнең файдасыз икәне аңлашыла. Сак бүлеге офицерларыннан торган тоткарлау төркемнәре республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына китә. Аларның берсе, әлбәттә, качкынның гаиләсе яши торган Ютазы якларындагы авылга барып төшә. Үзен иң әүвәл шунда эзләячәкләрен Галиуллин да чамаламый түгел. Шуңа күрә анда оперативниклар килеп киткәч кенә барып чыгарга ниятли. Үзе, тоткарлау төркеме сагалавы турында «Социаль челтәрдәге» танышларым аркылы белдем, ди.

30нчы апрельдә колониядән көндезге сәгать 1 тирәсендә чыгып китә ул. Колония хезмәткәрләре 3 сәгатьтән соң гына исләренә килә. Айдар исә бер узгынчы машина белән – Менделеев каласы читенә, икенчесенә утырып, Чаллы автовокзалына барып җитә. Бөгелмәгә таба кузгалырга торган автобус шоферын, яңа колониядән чыктым, дип, бушлай Әлмәткә кадәр алып барырга күндерә. Анда Фарухбәк Умаралиев дигән дустын эзләп таба.

Өйләрендә артык кашык пәйда булганга шатланмыйлар, әлбәттә, үзбәкләр. Фарухбәк, аның энесе Шахзатбәк, әти-әнисе чакырылмаган кунакның 2016нчы елда утыртылуын белә. Шуңа күрә качкын, вакытыннан иртәрәк азат ителдем, дип ялганлап, вакытлыча яшәп торырга рөхсәт сорый. Шулай итеп, 1нче Май бәйрәмен иректә каршылый егет. Якын дусларының берсенә шалтыратып, әҗәткә акча сорый, анысы «кредитны» банк картасына җибәрергә вәгъдә итә. Әмма ул акчадан файдаланырга, ә иң кызганычы, Менделеевтан кадәр кача-поса кайтып, гаиләсе белән дә очрашырга өлгерми ул.

Майор С.Власов, оператив хезмәткәр И.Борһанов качкынның эзенә төшү серләрен әйтмиләр, билгеле. Безгә аларның республикабызның нефть районнарындагы бик күп төбәкләрдә булып, Айдарның танышларын, туганнарын күреп сөйләшүе генә мәгълүм. Төркем 2нче май кичендә Умаралиевлар йорты янына килеп туктаганда А.Галиуллин урамда була. Качып китәргә дә өлгерми, каршылык та күрсәтми Айдар. Атып егарлар дип куркып, тавыш-тынсыз гына бирелә. Шул ук төнне ике тәүлек иректә йөреп өлгергән А.Галиуллин Менделеевка алып кайтып ябыла.

Моның өчен кыйммәт түләргә туры килә аңа. Җирле полиция тикшерүчесе Е.Н.Крюкова өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча җинаять эше кузгата. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Виктор Порываев безгә А.Галиуллинның барлыгы 1 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм ителүен һәм өч-дүрт айдан срогын тутырып өенә кайтып китәргә тиешле ир-атның кырыс тәртипләр хөкем сөрүче чын колониягә озатылуын хәбәр итте. Ә аннан иреккә ычкынып булмый инде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии