- 15.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Безнең илдә алдалауның бик күп төрләре бар. Шулар арасында иң киң таралганы – кешене секталарга җәлеп итеп, кычкыртып талау дип әйтсәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Сектантлар инде үзебездә колачлы эш алып бару белән беррәттән, чит илләрне яулау эшенә дә кереште. Бу турыда шушы көннәрдә Мәскәү, Тбилиси, Ереван, Киев шәһәрләрен тоташтыручы телекүпер тапшыруында танылган секта белгече Александр Дворкин хәбәр итте.
– 90нчы еллар башында секталар хакында белешмә эзләп, чит илләргә шалтыратсам, бүген алар үзләре миннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Көнбатыш мәмләкәтләрен бездән килеп җирле халык миен агулаучы миссионерлар эшчәнлеге бик борчый. Безнекеләр читтә яшәүче ватандашларыбыз якташлыкларына үтеп кереп, шунда беренче чирканчык алып, туган илгә әйләнеп кайткач, яңача, үтемле алымнар белән адептларны эшкәртү эшен югары дәрәҗәдә алып бара. Ашрам Шамбала сектасы әһелләре Францияне, Латин Америкасы илләре – Чили, Аргентина, Бразилияне “басып алганнар” инде. Виссарион тарафдарлары Болгария, Германия, Американы үзләштерә. Башка секталар да калышмый, яңача эшкәртү юллары хакында өйрәнергә чит ил юлларын таптап кына тора. Деструктив оешмалар белән көрәшү халыкара мөһим гамәлгә әйләнә бара, – диде үзенең чыгышында А.Дворкин.
МЕНӘ ТАГЫН ТАЛЫЙЛАР…
Безнекеләр дә Русия миссионерларыннан калышырга теләми. Татарстанлыларның баш миләрен айкап, кесәләрен чайкап, акча букчаларын калынайтырга теләүчеләр үзебездә дә җитәрлек. Шундыйларның берсе – Фәргать Вәлиев. Бигрәк ярата инде ул Казанны! Тиздән үзе яшәгән Екатеринбург каласыннан безнекеләр башын әфтәрләү максатында “кунакка” килергә җыена. Үзен “Тормыш чәчәге” дип аталучы деструктив оешманың сертификатлы алып баручы белгече итеп атаучы адәми зат Казанда семинар үткәрмәкче. Күрәсең, шәһәребездә аның тарафдарлары шактыйдыр. Ул инде 2005 елдан бирле Русия һәм башка төбәкләрдә 80 семинар уздырып, шактый тәҗрибә туплаган. Фәргать әфәнде казанлыларны Мер-Ка-Ба дигән хикмәт аша бәхетле һәм бай тормышта яшәргә өйрәтмәкче. Имеш, Мер-Ка-Баны көненә 10-15 минут куллану физик савыктыруга һәм җан тынычлыгына ирештерә. Гаиләдә һәм тирә-юньдәгеләр белән мөгамәләне дә яхшырта, ди. Теге Мер-Ка-Ба дигән хикмәтле нәмәрсә белән бераз шөгыльләнеп алгач, барлык авырулардан котылып була икән! Уф, санап бетерерлек түгел инде теге галәмәтнең шифалы якларын… Нибары 15 минутлап шөгыльләнәсең һәм син сау-сәламәт, баш миләрең шәп эшли, үзең бәхетле һәм бай!
Бу хакта мин “Про город” газетасындагы игъланнан укып белдем. Шунда ук әлеге оешма белән тоташтыручы телефон номеры да күрсәтелгән. “Тормыш чәчәге” сайтында әлеге секта тарафдарларының апрель аена кадәрле семинар планнары да бар. Казан шәһәреннән соң Тверь, Петербург, Киев, Әстерхан, Пермь, Волгоград һәм башка шәһәрләрне “яуларга” барулары хакында да язылган.
Башкалада Химиклар мәдәният сараенда февраль ахырында узачак семинар хакында мәгълүмат алырга теләдем. Игъланда күрсәтелгән номерны җыйган идем, ул “үлгән” булып чыкты. “Про город” газетасына шалтыраттым. Баш мөхәррир Александр Шагулин белән сөйләшүдән шул аңлашылды: әлеге игълан коммерция бүлеге аша киткән. Шуңа күрә ул аңа “игътибар итеп” бетермәгән.
– Һәрхәлдә, игълан газетада чыкса да, анда бару-бармау мәсьәләсен һәр укучы үзе хәл итә бит, – диде ул миңа.
– Сез аның секта икәнен беләсезме? Журналист һәм кеше буларак секта икәнен белә торып, шундый игълан бирер идегезме?
– Әлбәттә, бирмәс идем. Бу мәсьәләне әле мин тикшерермен, – диде ул.
Аннары Химиклар мәдәният сараена шалтыраттым. Әлеге оешманың җитәкчесе белән сөйләшергә теләвемне белгәч, Шилов Валерий Геннадьевич белән тоташтырдылар. Ул мине бик кызыксынып тыңлады. Ике арада шундый сөйләшү булып узды:
– Сездә “Тормыш чәчәге” семинар үткәрергә җыена икән, билет бәясе күпме тора, шул хакта белешмәкче идем.
– Әйе, семинар уздыру планда каралган, тик билет бәяләре хакында әле мәгълүмат билгесез. Тиздән алар килешү төзергә килергә тиеш. Берничә көннән тагын шалтыратыгыз, шунда хәбәр итәрбез.
– “Тормыш чәчәге”нең деструктив оешма икәнлеге турында хәбәрдармы сез?
– Безгә ул турыда берни дә әйтмәделәр, ниндидер укулар узарга тиешлеген генә беләм.
МИЛӘРНЕ АГУЛЫЙЛАР…
“Тормыш чәчәге” деструктив оешмасы эшчәнлеге белән моннан берничә ел элек миңа да танышырга туры килде. Әлеге оешма салган ятьмәгә минем танышларның баласы да килеп капты. Искитәрлек хәл: үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, яхшылыкка өндәү урынына югары уку йортларында эшләүче мөгаллимнәр арасында, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, кесә калынайтырга маташучылар очрап тора. Республиканың бер район үзәгендә зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үскән Илгиз дә шундый ханым кармагына килеп эләгә.
Урта мәктәпне “алтынга” тәмамлаган егет Казандагы югары уку йортларының берсенә уңышлы гына имтиханнар тапшырганнан соң, үзе яраткан математика факультетына укырга керә.
Укуы уңышлы гына барса да, Илгиз башкала тормышына күнегә алмый интегә. Тәртипле, зыялы гаиләдә, дәү әни һәм дәү әти тәрбиясендә итагатькә өйрәтелгән егет студентларның тәмәке тарту, аракы, сыра эчүләренә бик борчыла. Яшьләрнең сүгенүләре, үткән-барганнарның чүпне теләсә кая ташлауларына да пошына ул. Үзен борчыган проблемалар хакында курсташлары белән дә уртаклаша. Тик тегеләр аннан көлә генә. Ялгызлыктан каңгырып-борчылып йөри торгач, Илгиз проблемалары хакында укытучысына сөйли. Тегесе егетне шундук аңлый, “ярдәм” кулы суза. Барлык четерекле мәсьәләләрне дә “Тормыш чәчәге” белән бәйләп чишәргә кирәклекне аңлата.
– Тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга, кешенең эчке дөньясы гармонияле, тыныч халәттә калсын өчен, “Тормыш чәчәге” өйрәткәнчә яшәргә кирәк! “Сакраль геометрия” телен файдаланып, яшәү мәгънәсенә төшенеп була. Дөньядагы барлык проблемаларны чишү юлларын “Тормыш чәчәге” аша табарга өйрәнербез!” – дип “аңлату-агарту “эшләренә керешә җитез ханым.
“Тормыш чәчәге” хакында тәфсилләп сөйләүчеләрнең берсе – Друнвало. Ул профессиясе буенча физик, үзен танылган галим, эколог, эзотерик, укытучы, дәвалаучы дип таныштырырга ярата. Друнвало – “Тормыш чәчәге” һәм “Җир һәм Һава” дип аталучы семинарларга нигез салучы. Әлеге семинарлар борынгы эзотерик белемнәр, суфичылык, каббала, буддизм, индуизм, даосизм, заманча гыйльми өйрәтүләр… “боткасыннан” тора. Друнвало әфәнде “белемнәрен” гел камилләштереп яши: 70 төрле “укытучыдан” гыйлем алган. “Тормыш чәчәге” – гади геометрик бизәк, ул барлык яшәеш серләрен үз эченә сыйдыра”, – дип яза автор “Тормыш чәчәгенең борынгы сере” дигән китабында.
Илгиз әлеге автор өйрәтүләреннән һәм аның китапларыннан аерыла алмый. Шушы көннән башлап егет барлык проблемаларны “Тормыш чәчәге” белән бәйле рәвештә чишәргә өйрәнә. Мөгаллимәсе ярдәмендә Илгиз баш-аягы белән “Сакраль геометрия” дигән секта кочагына чума. Егет үз эченә бикләнә, курсташларыннан читләшә. Укулар тәмамлануга, яшәгән фатирына ашкына, анда үзе генә белгән саннар, геометрик сызымнар чолганышына чума…
Беренче курсны уңышлы гына тәмамлап, студент егет туган якларына кайта. Әти- әнисе балаларын танымый: ул ябыгып, сулыгып калган, күзендәге элекке очкыннар бөтенләй юкка чыккан. Якыннары белән дә теләр-теләмәс кенә аралаша, кичләрен клубларга да ашкынмый, дуслары белән дә күрешергә ашыкмый. Гел үзе генә калырга тырыша, көннәрен гел өйдә генә уздыра. Әти-әнисе бу хәлгә бик аптыраса да, егет укудан арыган, өшәнгән, бераз ял иткәч, эшләр уңай якка үзгәрер дип өметләнә.
Сентябрь якынлашкач, егет Казанга укырга юнәлә. Укулар башлангач, Илгиз соңгы араларда әтисеннән гел акча сорап шалтырата. Егетнең әти-әнисе аптырап кала. Моңарчы тыйнак, якыннарын артык борчырга җөрьәт итмәүче уллары көн аралаш диярлек акча сорап смс яза. Илгизгә укырга һәм яшәргә уңайлы булсын дип махсус сатып алган фатирга бер ел өчен алдан түләп куйдылар бит югыйсә. Тәмәке тартмый, аракы эчми торган улларының бу гамәленә аптыраган әтисе Казанга чыгып китә. Улы яшәгән бүлмә ишегеннән атлап кергән әти кеше аптырап кала. Бүлмә һәр төрле сызымнар, догалар, амулетлар, рәсемнәр белән тулган. Почмак саен өем-өем китап, буклет, плакат, йолдызнамәләр өелеп ята. Илгизнең әтисе ярдәм сорап белгечләргә китә. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә шул ачыклана: студент егет “Тормыш чәчәге” дигән сектага эләккән.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре теге мөгаллимә ханымның эзенә бик тиз төшә. Белгечләр сектант мөгаллимәнең егетнең белемен, эчкерсез чиста күңелен үз мәнфәгатендә файдалануын раслый. Елгыр ханым кәсебенә чик куялар, тик ул югары уку йортында эшләвен дәвам итә. Аңа карата җинаять эше кузгату мөмкин түгел дип табыла. Чөнки ул бит студентларның миләрен генә әфтәрләгән, кеше үтермәгән, таламаган ич!
Тик Илгиз генә күңел җәрәхәтләрен бик озак дәвалады. Ике ел дәвамында психолог, психиатрлар ярдәме белән яңадан тулы канлы тормышка кайтты.
Деструктив оешмалар үзләрен ничек дип кенә атамасын, аларның халыкны әфтәрләү ысуллары һәрберсе өчен уртак. Шундыйлардан Хак Тәгалә сакласын! Хәер, сакланганны саклармын дигән бит…
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии