- 16.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Моннан өч ел элек Япониядә яшәүче бер мәктәп укучысы компьютер уеннары ярышында призлы беренче урынны яулый алмагач, күп катлы йортның 16 катыннан сикереп, тормышы белән бәхилләшкән иде…
Яшь буынны нинди генә зәхмәтләр сагалап тормый хәзер! Эчүчелек, наркомания, төрле азартлы уеннар, төнге клублар… Соңгы араларда белгечләр “Линейка” дип аталып йөртелүче уеннарның бик актуальләшеп китүенә борчылу белдерә… Минем танышлар арасында да әлеге замана уеннары белән “җенләнгәннәр” күп. Көне-төне компьютер төбендә, юньләп ашамый-эчми, хәтта төннәрен йокламый уздыручылар шактый.
Шундыйларның берсе – Олег, ул минем тирәдәге йортларның берсендә гомер кичерә. Бала әнисе белән генә үсә. Әтисен, гомумән, хәтерләми дә. Аңа өч яшь чагында әтиләре ташлап чыгып китә. Сатучы булган әнисенең, балам ким-хур булмасын дип, күп вакыт ике смена рәттән эшләгән чаклары ешая. Кечкенә Олег дәү әнисе карамагында тәрбияләнә. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган егеткә әнисе компьютер бүләк итә. Студент егет аннан аерылмас була, дуслары белән яңа уен уйныйлар. Башка шәһәрләрдә яшәүче яшьтәшләре белән ниндидер сугыш уеннары хакында гәпләшә, кычкырыша башлый, хәтта елаган чаклары да ешая… Ниндидер хәрби киемнәр сатып ала, кайсыларын алыштыра, “крутой” коралларга акча җыя, күпмедер җитеп бетмәсә, аты-юлы белән сүгенергә тотына. Егетнең характеры күзгә күренеп үзгәрә, тиз кабынып китүчәнгә әйләнә. Үзе белән аралашырга вакыты да, теләге дә юклыгын аңлаган әни кеше борчуга төшә. Виртуаль уены барып чыкмаган очракта, кулына нәрсә эләксә, шуны “очырырга” да күп сорап тормый. Әнисе белән кычкырышырга, сүгенергә дә оялмый.
Олег инде укуын да ташлый, тапшырылмаган имтиханнар һәм зачетлар арта. Егет дуслары, курсташлары белән аралашмый башлый. Олегның бар белгәне – компьютердагы уен.
– Бервакыт шулай төне буе компьютерда уйнап утырганнан соң, иртәнге дүртләрдә ятарга үгетли башлагач, өстемә чәчәк вазасы белән тондырды. Ә икенче юлы компьютерын сүндерергә кушкач, җиденче каттан сикерү белән куркытты…
Аптырагач, Марина психологларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шактый вакыт белгечләрнең барлык киңәшен җиренә җиткереп үтәсә дә, Олегта уңай якка үзгәрешләр сизми әни кеше. Аңа “үзешчән” психологлар туры килгәнлеген аңлый ул.
– Сәгатенә бер мең түләп савыктырырга яллаган “психологларым”нан бер файда да күрмәдем. Алар акча ягын гына кайгырта. Вакыт үтсен дип кенә эшләүче мондый “белгечләрдән” файда юклыгын бик соң аңладым. Ун мең сум акчамны суга агыздым, – дип зарланып алды Марина бер очрашкач.
Көннәрдән беркөнне иртәнге биштә Олег өстәл артында йокыга киткәч, компьютерын сүндергән өчен, егет техниканы тәрәзәдән тондыра.
– Шушы хәлләрдән соң өйгә кайтырга курка башладым, төннәремне дусларда, туганнарда үткәрергә мәҗбүр булган чаклар ешайды. Улым, гомумән, мине күрмәскә, шәйләмәскә өйрәнеп җитте.
Икенче психолог аңа үзләре яшәгән фатирдан китеп, башка урында яшәп торырга киңәш итә. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган, – дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең… Китә инде әни кеше шәһәр буйлап фатир эзләп. Кварталда Гаврилов урамында бер бүлмәле фатирда җиде мең түләп, бер ай яшәп карыйлар. Марина эшендә ял алып, улын укырга озатып, каршы алып йөри башлый. Өйләренә көн саен психолог килеп, Олег белән тренинглар үздыра. Марина белән дә аерым шөгыльләнә. Табиблар фикеренчә, Маринаның үзенең дә нервылары какшаган, аңа да реабилитация чоры үтү таләп ителә. Өч ай чит фатирда яшәгәннән соң, Маринага ике арада мөгамәлә яхшыргандай тоела. Аналы-уллы Савиннарга психологлар өйгә кайтырга рөхсәт бирә.
Туган нигезләренә кайтып яши башлагач, Марина улындагы үзгәрешләрне күреп куана. Олег элекке халәтенә кайткандай була. Ә бераздан яңа компьютер таптыра башлагач, йөрәк өянәге кузгалып, хастаханәгә эләгә. Хастаханәдән чыгуга, Маринаны яңа сюрприз каршылый:
– Терелеп өйгә кайтуга, улым дусты белән башка фатирга күченеп яшәргә теләге барлыгын белдерде. Карышып торуны кулай санамадым, шуңа күрә теләгенә каршы килмәдем. Табиблар миңа үземне һәм нервыларымны сакларга киңәш итте.
– Күптән түгел генә улым эшләгән җиремә йөгереп килде, – дип дәвам итте Марина. – Ул интернетта бер кыз белән танышкан. Үзе шикелле үк студентка. Балам яхшы якка үзгәрде бит. Көн саен диярлек шалтыратып, хәлемне белеп тора. Еш кына эшкә, өйгә килеп йөри башлады. Әле менә үзләрен кунакка чакырдым. Лена миңа бик ошады. Тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән, эчми-тартмый. Аның белән улым кибеткә киткән арада, серләшеп алырга да өлгердек. Кыздан Олегны компьютер уеннарыннан арындырырга булышуын үтендем. Мәхәббәтнең тәэсире көчле бит аның. Мин дә Лена ярдәме белән улымны әлеге замана коткысыннан аерып алырмын дип өметләнәм.
Шушы көннәрдә генә Марина белән ул эшләгән кибеттә очраштык. Әлбәттә, улы хакында гәп куерттык. Ханым Олег турында горурланып бәян итте:
– Лена, чыннан да, бик яхшы кыз булып чыкты. Олегка аны Ходай махсус җибәргәндер кебек тоела миңа кайчак. Яшьләрнең сөйләшеп-очрашып йөрүләре ихластан булып, алар бергә яшәргә теләк белдерде. Әлегә никах кына укытып тордык, җәй көне, укуларын тәмамлагач, туйларга исәп тотабыз. Хәзер бергәләп көн күрәбез, балаларым өйдә яшәргә теләк белдерде. Сөенеп туя алмыйм: ярый әле, вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итеп өлгердем. Югыйсә бердәнбер улымны югалта язган идем бит. Миннән дә бәхетле кеше юктыр дөньяда, – дип шатлыктан яшь пәрдәсе каплаган күзләре белән озатып калды мине Марина соңгы очрашуыбызда…
ҮКЕНЕЧЛЕ ЯЗМЫШЛАР
Татьяна белән без китапханәдә таныштык. Ябылырга ун минут кына калганга күрә, китапханәче ханым борын төбендә ишекне бикли башлады. Аңа ымлап, эчкә үткәрүен үтендем. Ул карышмады, ишекне ачты. Кирәкле китапны тиз генә эзләп табып, кайтыр юлга чыктык. Татьяна белән юлларыбыз бер якка булганга, ике арада әңгәмә куерып китте. Түгелергә торган күңел җепселләре аралаша башлауга күз яшьләре булып мөлдерәп чыкты. Ул миңа эчендәгесен түкми-чәчми сөйләп, күңелен бушатты:
– Әти-әниемне хәтерләмим. Мәктәп елларым кагылып-сугылып, гел кеше арасында, япа-ялгызлыкта узды. Тырышып укыдым. Чөнки үскәч, укымышлы булып, җитеш тормышта яшәү турында хыялландым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, мәдәният институтына укырга кердем. Шаулы студент еллары сизелми үтеп тә китте. Бергә укыган егет белән үз фатирыбызда матур гына гаилә корып җибәрдек. Улым туды. Бәхетле-сәгадәтле көннәр бер-берсен алыштыра торды. Иремнән уңдым – дөнья бәясе кеше иде. Иде дим, улыбызга 12 яшь тулгач, ул якты дөньядан китте. Минем өчен шуннан соң тормыш туктап калгандай тоелды. Үз-үземә кул салырга теләгән мизгелләр дә шактый булды.
Вакыт дигәнең барысын да дәвалый икән ул. Улымны үстерергә, тәрбияләргә кирәклеген уйлап, үземне кулга алып, тормыш казанында кайнавымны дәвам иттем. Ул тәртипле, тыңлаучан булып үсте. Тик бәла көтмәгәндә килде. Мине сөендереп, мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, югары уку йортына укырга керде улым. Туган көненә туры китереп, реферат, төрле курс эшләре язарга компьютер алып бирдем. Шушы замана коткысы өйгә кергәннән бирле тынычлыгым югалды. Балам төннәрен йокламыйча, компьютер төбендә үткәрә. Уеннар уйнап, кайбер көннәрне хәтта университетка да бармыйча кала. Тора-бара укуында “койрыклары” да шактый барлыкка килде. Өченче курсны тәмамлагач, аны укуыннан да кудылар. Әлбәттә, ике арада булган җылы мөнәсәбәтләрдән дә җилләр исте. Улым Андрей мине, гомумән, күрә алмый торганга әйләнде. Авыз ачып әйтәм икән, өстемә кыйнарга ук килә. Сөекле улым белән бер түбә астында яшәргә курка башладым. Шул сәбәпле, яшьлектә миңа күз атып йөргән Толя бергә яшәргә тәкъдим ясагач, каршы килмәдем.
Беркөнне улым белән сөйләшергә-аңлашырга теләп, ишеген шакыган идем, ул урындык алып өстемә ыргытты. Кыйнарга ук килә башлады. Шул вакыт өйгә кайтып кергән Толя арага кереп, коткарып калды үземне. Ул көнне улымнан шактый гына эләкте. Ә мин, акылсыз, баламны якларга теләп, барлык гаепне Толик өстенә аударып калдырырга маташтым. Мондый гаделсезлек белән килешергә теләмәгән ир шул ук көнне мине язмыш кочагына ташлап чыгып китте…
Бер айлар чамасы узгач, төнлә белән бик каты шау-шуга уянып киттем. Улым бүлмәсендәге бар нәрсәне кырып, җимереп бетерә язган: телевизор, компьютер, шкаф, урындык кисәкләреннән таучык хасил булган. Күршеләр чакырган булган, күрәсең, тиз арада милиция хезмәткәрләре дә килеп җитте. Алар үз чиратында “Ашыгыч ярдәм” хезмәте аша псих-бригада чакыртты. Үз кулларым белән улымны юләрләр йортына илтеп куярга туры килде. Кара кайгыларга баттым. Бердәнберемә шизофрения авыруы тагып куйдылар. Үзем үлгәч, кемгә калыр бичара дип, бик борчылам. Ходай минекедәй бала хәсрәтен беркемгә дә күрсәтмәсен, дип кенә теләргә кала. Тере мәет бит мин, – дип үксеп елап җибәрде Татьяна ханым үзе яшәгән йорт турысына кайтып җиткәч. Миңа аны кочаклап юатудан гайре башка чара юк иде бу минутларда…
ЗАМАНА ХӘШӘРӘТЕ КОЧАГЫНДА
Айратка 35 яшьләр тирәсе, өйләнмәгән. Башкаладагы төзелешләрнең берсендә эшли. Аның белән Волжскига баручы электричкада таныштым. Егетнең Мари Илгә автоматларда уйнарга барышы иде. Айга бер тапкыр махсус уеннар шәһәрчегендә, теге кулсыз талаучылардан үзен “чишендертеп” кайта. Егетнең миләрен бераз “чистарта” башлагач, ул миңа үзе хакында сөйләп бирде:
– Айга бер тапкыр бирегә килеп, акча туздырып китмәсәм, күңелем тынычланмый. Авыру икәнлегемне дә аңлыйм. Тик башкача булдыра да алмыйм. Килеп уйный башлауга, башта гел отам. Биш мең дә, унны да откан чаклар шактый. Шуннан соң кызып китәсең дә тагын да күбрәк акча эшләрмен кебек тоела башлый. Нәтиҗәдә, булган акчаны автоматка тиеннәренә кадәр салып бетерми торып, урыннан кузгалып булмый.
Кайчандыр башкала төзелешләренең берсендә олы хуҗа идем. Эшем гөрләп барды, акча кесәгә судай акты. Бер дустым якыннарын җыеп, туган көнен Татарстан янындагы ЛасВегаста – Волжскида үткәрде. Беренче тапкыр шунда күреп кайттым халыкның байларча ял итүен. Шуннан соң уен аппаратларыннан башка яши алмас хәлгә җиттем. Кайчандыр хатыным, балаларым да бар иде. Машина, гараж, бер фатирны уен автоматларында оттырганнан соң, хатын аерылып китеп барды. Хәзер башкала тулай торакларының берсендә көн күреп ятам. Бөтен эшләгән –тапкан акчаны уенга тотып бетерәм. Күп очракта хәтта ашарлык сумма да калмый…
Бөтен ихтыяр көчемне җыеп, быел кышын махсус хастаханәдә дәваланырга ниятлим. Бөтен өметем табибларда. Терелә калсам, гаиләм белән яңадан кушылып яшәр идем…
Әңгәмәбез шушы урынга җиткәч, Айдар электричкадан төшеп калды. Ә мин әле озак вакыт авыр уйлар тәэсиреннән арына алмый интектем.
Югарыда мин сөйләгән вакыйгаларга охшаш язмышлар тирәбездә шактый. Мондый очракта бәлагә тарганнарга, аларның якыннарына нишләргә? Киләсе саннарның берсен без шушы темага багышларбыз.
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии