«Самый о…уенный район»

«Самый о…уенный район»

Интернетта актарынып утырганда күземә бик таныш бер сурәт чалынды. Сары фонда чыршы… бәт-тәч, Саба районы гербы бит бу!!! Астына зур итеп, саф урыс телендә «О…уенный район Татарстана» дип язылган. Ярар, интернетта ни генә язмаслар, анда хөррият, ничек күргәнмен, шулай үтеп тә киткән булыр идем. Әмма бу сурәт Артемий Лебедевның сайтына түләүле реклама буларак урнаштырылган иде. Гербка баскач, сылтама итеп Саба районының рәсми сайты килеп чыга. Сүз дә юк, Саба районы текә, әмма кем һәм нигә Саба районын шушы рәвешчә рекламаларга булган?

Сүзне шушы урында туктатып, Артемий Лебедев хакында кыскача мәгълүмат бирик. Танылган дизайнер, эшмәкәр һәм блогер, сәяхәтче Артемий Лебедев исеме интернет кулланучылар өчен яхшы таныштыр. Әлегә кадәр бу исемне ишеткәнегез булмаса, шуны әйтик, «Артемий Лебедев студиясе» – Русиянең иң танылган дизайн студияләренең берсе, шуңа да интернетта чокынырга яратсагыз, теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, Артемий Лебедевның иҗат җимешләреннән файдаланасыз дигән сүз. Интернетта «Яндекс»тан артык сайтны белмисез икән, барыбер Артемийга барып төртеләсез, чөнки «Яндекс»ның дизайнын Артемий Лебедев уйлап тапкан. Урыс телле livejournal.com сайтының («Живой журнал») хуҗаларының берсе дә Артемий Лебедев. Ярославль, Пермь, Одесса, Калуга өлкәләре өчен логотиплар уйлап тапкан кеше. Блогер буларак та, Артемий Лебедев иң популярлардан санала. «Живой журнал»дагы иң популяр блогларның берсе Артемий Лебедевныкы – tema.livejournal.com. Аның ниләр язганын укучыларга газета аша җиткерүе авыр, чөнки Артемий, гомумән, сүгенүсез яза белми. Сүгенү сүзләрен ул урыс теленең аерылгысыз өлеше дип атый. Блогтагы темалар – сәяхәтләрдән язмалар, Артемий Лебедевның төрле шәһәрләрдәге ачышлары һәм «фотожаба»лар. Фотокартинкаларны бозып ясаган шаржларны интернет челтәрдә шулай атыйлар. Артемий үз блогында Русия патриархының фотосурәтенә «фотожаба» конкурсы игълан иткәч, чираттагы зур гауга чыккан иде. Нинди генә оятсыз сурәтләрдә ясамадылар Русия патриархын! Артемий шулай ук безнең Универсиада барсы Юнины да «фотожаба» корбанына әйләндерде. Сакаллы да итеп ясадылар Юнины, автоматлы да итеп… Болары оялмыйча әйтеп була торган Юнилар, әле анда әллә нинди оятсызлары да бар иде… Блогерның тагын бер яраткан темасы – шәрә кыз фотоларына конкурслар. Менә шундый гаугалы шәхес ул Артемий Лебедев.

Кеше андый әйберне ярата, блог популяр, популяр булгач, анда акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Артемий блогына бер реклама бирүнең хакы – 10 мең сум. Ун меңен кызганмаган кеше Русия интернет кулланучыларына үзенең сайтын тәкъдим итә ала. Ә инде рекламасын чираттан тыш бирергә телүчеләр өстәп биш мең бирергә тиеш. Мин инде югарыда әйткән Саба районы сайты рекламасын http://tema.livejournal.com/1685364.html адресы белән кереп карарга була. «О…уительный район» рекламасыннан соң, икенче постта – веб-камералар буенча үзләрен саткан фахишәләр рекламасы. Кыскасы, бик күңелле компаниядә Саба районы гербы. Артемий сайтында минем моңарчы Русия районнарының рәсми сайтларын күргән юк иде әле. Саба районы гаҗәпкә калдырды. Мине генә түгел. Бу блогта «О…уенный район» пәйда булу Артемий Лебедевның укучыларын да гаҗәпкә калдырган. Саба районы рекламасы турында мондый фикер алышуларны укырга була:

ext_2116904

«Тёма уже ничем не гнушается рекламировать.)»

Александр Буховлов

«Ладно бы порнуху, а то говно какое-то»

imbes5

«сайт О…уенного района какой-то предсказуемо вырвиглазный»

k_o_i_l

«О…уенный район Татарстана» доставил настолько, что жать не стал – все уже о…уенно, спасибо)))»

camedy_club

«Слава Тартарии!»

ksuis

«И только один вопрос меня мучает Зочем сайту района реклама на всио жж?»

viking_23

«о…уенный район татарстана это круто! А есть скидки на не коммерческие проекты?»

ulya_borodulina

«Вот интересно, с какой целью муниципальный район Татарстана тратит 10 (возможно, 15) тысяч руб. денег налогоплательщиков на рекламу в данном посте? Чем она будет полезна жителям этого района?..»

Соңгы сорау мине дә бик кызыксындырды. Чыннан да, ни өчен Саба районы сайты блогта шушы рәвештә рекламаланган? Татарстан үзен рекламалау өчен беркайчан да акча кызганмый, миллионлаган сум кирәксезгә исраф ителгән заманда ун мең сум ул төкерек кенә, билгеле. Шулай да нигә бу сайтта шушы рәвешчә рекламаланырга? Шушы сорауны Саба хакимиятенә юлларга булдым. Сайт өчен башлыча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов җаваплы, диделәр. Илнур Илдусович бу мәгълүмат белән таныш булмавын белдерде. Блогка сылтама җибәргәннән соң, аның белән кабат сөйләштем. Бу рекламаның ничек пәйда булуы белән кызыксындым:

– Матур итеп язмаган шул, рәсми сайтка сылтама бирелсә дә, сүзләре ямьсез… – диде Илнур Котдусов. – Ничек без үзебезне шулай рекламалыйк инде?! Без бит болай бирә алмыйбыз, монда ул сүгенү сүзе язып куйган.

– Кем бирергә мөмкин соң Саба районы сайтына рекламаны? Ул бит бушлай түгел, бәясен язып куйган.

– Белмим шул, бу ниндидер пиар-акция микән соң. Бу бит антиреклама. Сез бит татарларны беләсез. Бу бернинди киртәгә дә сыймый. Моны ачыкларга кирәк.

– Саба районы өчен Русия күләмендәге реклама кирәкме?

– Без гаепле түгел моңа – андый реклама бирмәдек. Бу, бәлки, livejournalның пиар-акцияседер. Фактта без мондый реклама бирмибез, бигрәк тә мондый сүгенү сүзләре белән. Русия дәрәҗәсендә инвесторларны, туристларны җәлеп итүдә сайт зур роль уйный, чөнки анда инвесторлар өчен кече бизнес, социаль-икътисади күрсәткечләр бар. Анысының максаты – районны танытып, кешеләрне җәлеп итү. Безнең герб астына андый сүз язу Саба районын бизәми. Муниципаль район бу рекламаны бирмәде. Монда интрига да юк, төрле сайтлар, кешеләр җәлеп итәр өчен, андый акцияләр оештыра. Без мондый әйбер белән риза түгел.

– Тискәре реклама барыбер реклама, диләр бит, бәлки, шул рәвешчә районны танытырга теләүдер?

– Тискәре реклама белән районга пиар-акция ясау безнең характерда түгел. Бу безнең стиль түгел.

– Бу бит инде түләүле пост. Димәк, кемдер акча түләгән. Кем акча түләгән дип кызыксына идем мин.

– Безнең район особый бит инде, президент районы булгач, бәлки, ул пиар-акциядер… Безнеке түгел. Сайт ул – хөкүмәт органы. Аерым бизнес та, аерым оешма да түгел. Без бар яктан чиста булырга тиеш. Бүгенге көндә Русиядә танылган кешеләр дә әхлакый киртәләрдә яшәми. Кеше әллә ниләр эшләгән булсын, безнең үзкыйммәтләр белән эшләми икән, без бергә бара алмыйбыз. Безгә аның белән элемтәгә чыгып ачыклап бетерәсе була. Бу әйберне мин сездән ишеттем, район башлыгы белмидер, белсә, күптән юкка чыккан булыр иде…

Район бу рекламадан баш тартты булып чыга. Артемий Лебедев сораулар юллап язган хатымны укыса да, бернинди җавап бирмәде. Район вәкиле «Тере журнал»ның Саба районы сайтын кулланып, үзенә реклама ясый дип әйтүе белән һич килешмим. Артемий Лебедев үз блогына реклама ясарга уйласа, Саба районы сайтын кулланмас иде инде анысы… Әгәр инде дөрестән дә шулай була икән, бәлки, горурланырга кирәктер – Саба районын Русиядә беләләр!!! Миңа калса, эш башкачарак булгандыр – кемдер Саба районын популяр блогта рекламаларга уйлаган, акчасын түләп, реклама модулен җибәргәннәр, ә менә Артемийның шундый «шәп» комментарий бирәчәгән уйлап бетермәгәннәр… Тик менә кемнеңдер шәхси акчасын Сабаның рәсми сайтын рекламалауга тотуына ышанасы килми бит… Кемнең ун мең сум акчасы сикереп торсын, әлеге дә баягы бюджет акчалары китмәде микән Артемийга?! Әмма инде кемдер районның рәсми сайтын рекламалау өчен дуамал Артемийга акча түләгән икән, ун мең тәңкәсе әрәм китмәсен, Саба районының текә икәнен бөтен кеше белсен дип, бу мәгълүматны халыкка җиткерергә булдым. Бер уңайдан, Саба районыннан булган яки инде Саба районын сөйгән, пиар өлкәсендә эшләгән кешеләргә, уенын-чынын кушып: «Саба районы о…уенныймы?» дигән сорау белән чыктым.

Ирек МОРТАЗИН, журналист:

– Бу район кешесе буларак, шуны әйтә алам, рекламада бер тамчы ялган да юк. Бу чыннан да шулай!

Сорауны ишеткәч, җырчы Зөлфәт ЗИННУРОВ озак көлде:

– Белмим инде ни әйтергә дә. Әйе, нормаль район. Яшьләр интернетта сүгенү сүзләрен күп куллана, шулар карасын өчен куелгандыр. Сүгенү сүзе иң беренче булып күзгә ташлана бит. Әмма мин моңа уңай карамыйм. Мин аңлыйм әле ул берәр юмор сайты булса. Рәсми сайтка мондый реклама кирәкми. Саба хәтле Сабаның төп сайтына шундый сылтама тора икән, бу мәгънәсезлек.

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, «Җырлыйк әле!»тапшыруының авторы:

– Минем фикеремчә, ул башка районнардан әллә нәрсәсе белән аерылмый. Шунда туган кеше буларак, сүгенә торган сайт белән Саба районын бәйләүләре миңа ошамый. Саба районына инвесторларны җәлеп итәргә уйласаң, аның башка юллары да бар. Анда инвесторлар болай да җитәрлек. Районны танытам дип, андый ваклыкка бару кирәк түгел.

«Вконтакте»дагы «Байлар Сабасы» төркеменең «генераль директоры» Фирдүс МИНҺАҖЕВ:

– Бу – мыскыл итү. Сүгенеп язу бу кеше өчен, бәлки, нормальдер, тик миңа ошамый. Минем өчен амораль әйбер ул. Ниндидер урам малае күрсә, Саба районы өчен, бәлки, горурланырга мөмкиндер. Минемчә, алай ясарга ярамый.

Илфак ШИҺАПОВ, продюсер:

– Бу реклама Татарстан кешесе алып барган блогта булса, аңлар идем әле. Тёманың укучылары – үзенчәлекле халык, алар бу сылтама буенча Саба муниципаль районы сайтына кереп, укырга нәрсә таба икән һәм бу кемгә кирәк? Моннан ни сайтка, ни районга файда юк. Иң гаҗәбе: кемнең башына килде икән шундый реклама бирү? Миңа бик кызык бу. Тёманың укучылары арасында Саба районы белән кызыксынырлык берәр кеше бардыр дип уйламыйм. Билгеле, бу – түләнелгән реклама, Тёманыкы кебек танылган журнал беркемнең дә рекламасын бушлай бирми, Саба районы кебек район сайтын аеруча. Кемдер Саба районының сайтын бушлай рекламалаган, дигән сүз дә булырга мөмкин түгел. Район порталын алып бару, рекламалау өчен ниндидер бюджет каралгандыр, шул акчаны берәрсе шушылай кулланырга тәкъдим ясаган. Димәк, Саба районы муниципаль сайтын ясаучылар һәм алып баручылар арасында «Тере журнал»да Артемий Лебедевны укучылар бар һәм бу миңа бик кызык.

Ә «самый о…уенный район Татарстана» дигәне буенча күпмедер дәрәҗәдә мин килешәм. Егерме ел элекке Сабаны хәтерлим, бүгенгесен карыйм. Сабада ике көн концерт куябыз, халыкта акча бар. Апас якларына китәсең, концертка барыр идек, акча юк, диләр. Менә әле Саба аша Кукмарадан кайттык. Европа юллары дип әйтәләр. Мин аларга бүтән юлларны күрсәтмичә, шушы Саба юлларын гына күрсәтер идем. Билгеле, аның шулай булуының сәбәбе мәгълүм. Актаныш районы да бик о…уенный. Татарстанда 43 район бар, бәлки шулай тора-бара, президентлар алышына-алышына, бөтен районнар да шундыйга әйләнеп бетәр дигән өмет бар.

Дамир ХӘЛИЛОВ, Green PR пиар агентлыгы оештыручысы һәм генераль директоры (Мәскәү):

– Минемчә, мондый характердагы реклама Татарстанның авыл районы өчен уңышсыз. Беренчедән, постның максаты аңлаешлы түгел. Туристларны җәлеп итүме? Ул очракта күп фотолар булган эчтәлекле зур постлар кирәк, сайтка кергән кешеләргә җавап бирү, рекомендацияләр белән эшләргә кирәк. Инвесторларны җәлеп итүме? Урыны да ул түгел, алымы да башка. Икенчедән, бу реклама блогы район турында ниндидер мәгълүмат түгел, ә рәсми сайтка керергә стимул гына бирә. Ул Лебедев аудиториясе өчен кызык түгел. Өченчедән, сүгенү сүзләре район репутациясен бик түбән тәгәрәтергә мөмкин.

Мин Лебедев үз инициативасы белән андый реклама биргәндер дип уйламыйм. Күрәсең, ниндидер агентлыкка «территориягә бренд тудыру» бурычы куелган. Монда авторның стиленә туры килергә һәм аның аудиториясенә яраклашырга тырышу ярылып ята. Әмма бу тырышу «балта белән юнып эшләнгән».

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Комментарии