- 17.07.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Дөньяда чарасызлыктан да авыры юк. Әлбәттә, мәхәббәт кебек кайбер илаһи нәрсәләрне гомере буе көтәргә әзер булучылар бар. Ләкин акча мәсьәләсендә кеше сабырсыз. Апас районы Чирмешән авылында 10 елга якын җирлек башлыгы булып торган Рушан абый Халиков та хәләл акчасын кайтару өчен 6 ел тырышкан. Җирле хакимият һәм район башлыгы белән тарткалашуның ничек тәмамланачагын күз алдына китерү авырмыни? Башлык икән, димәк, син аңа буйсынырга һәм «ә» дисә, «җә» дип, бөтен нәрсәгә күз йомарга «бурычлы» бит…
ӘЙ МАШИНА, МАШИНА…
68 яшьлек Рушан абый Халиков – 6 бала атасы һәм икенче төркем инвалид. Чирмешән авылында туган, яшәгән, эшләгән һәм 1998нче елның 1 июленнән бирегә авыл советы рәисе вазыйфасына билгеләнгән. Бу урынны аңа районның элеккеге башлыгы Әгъләм Садретдинов тәкъдим итә. Әлбәттә, «глава» кадәр «глава» билгеләгән урынга утыргач, бар көчеңне куеп эшләми булмый. Рушан абый да көне-төне чабып, үз кул астындагы өч авылга (Чирмешән, Багыш, Аю Көйдергән) газ да кертә, су да үткәрә, җылылык та уздыра. Чирмешән авылы исә, Апастан 35 чакрым ераклыкта урнашкан, юллар начар. Димәк, машинасыз булмый.
– Кул астында үземнең транспорт булгач, шуңа утырып чыктым да киттем инде. Авыл кешесен больницага, военкоматка алып барырга кирәк. Мәктәп һәм балалар бакчасына товар алып кайтасы бар. Бухгалтерны районга илтергә кирәк… Берәр ай узды. Карыйм-карыйм да, берзаман уйлыйм – юк, болай булмый. Транспорт кирәк, дип әйттем, – дип сөйли Рушан абый.
Әлбәттә, Рушан абыйга беркем дә машина ачкычы китереп тоттырмый һәм ул үз машинасын куллануны дәвам итә. Эш буенча йөргәндә, машинасы белән бәрелгәч, ремонтка акча да бүлеп бирмиләр. Нишләргә? Авыл советы рәисе үз акчасына яңа машина сатып ала.
1999нчы елны Апас районына яңа башлык килә. Ләкин авыл советы рәисенең шәхси машинасын хезмәт вазифаларында файдалану тәртибе шул килеш кала. Рушан Халиков ярдәм сорап яңа «глава» – Азат Хәнифәтуллинга мөрәҗәгать итә. Башлык, аңа шактый яхшы тәкъдим ясый:
«Килешү төзе. Үз машинаң белән йөреп тор, мин сиңа түлим».
2001нче елның 13нче сентябрендә расланган бу килешүдә күрсәтелгәнчә, 1998нче елдан 2005нче елга кадәр Рушан Халиковның УАЗ 4696 маркалы машинасын авыл җирле үзидарәсе арендалый. Арендалаучы ягулык белән тәэмин итәргә, шоферга акча түләргә, ремонт, амортизация чыгымнарын капларга тиеш. Килешүнең хакын билгеләп, карар да кабул ителә. Карарда машина хуҗасына ай саен 5 мең сум күләмендә акча биреп бару каралган.Авыл җирлеге башлыгы мондый килешүне үзбелдеклеләнеп эшләмәгән. Килешүдә район башлыгының имзасы һәм үз кулы белән «килешенгән» дип язылган язуы тора. Соңрак әлеге килешүне башлык урынбасары Рафаэль Солтанбәков 2010нчы елның декабренә кадәр озайта.
ЯҢА БАШЛЫК КИЛГӘЧ
2005нче елның июлендә Апаска яңа башлык билгеләнә. Рәшит Заһидуллин килеп озак та үтми, авыл советы рәисләрен «чистарту» сәясәте башлана. Аның җилләре Рушан абыйны да җитәкче урыныннан очырып төшергән.
– Төрлесен төрле сәбәп белән озатып кына торалар. Минем урынга да башка кеше көтеп тора икән. 2007нче елның 15нче декабрендә хакимияткә чакыртып алдылар. «Глава» чакыргач, уттан курыккан кебек куркабыз бит инде. Нәрсә булган икән, дим. Чабып төштем. Шул вакытта район башлыгы урынбасары Рафаэль Солтанбәков мине чакырып алды. «Давай Халиков, «глава» сиңа китәргә куша!» – ди. «Ник китим соң әле – мин бит 2010нчы елга кадәр сайланган!» – дидем. Бу бәдрәфкә кереп китте дә, главага шалтырата. Тегесе: «Эштән җибәрү синең хәлеңнән килми икән, бу эш белән башкарма комитет рәисе шөгыльләнсен» – дигән, ахрысы. Шуннан соң башкарма комитет рәисе Фирдүс Вахитов мине чакырып алды. «Син монда башкача эшли алмыйсың. Сине көн саен монда чакырачаклар. Каныңны эчәчәкләр. Үз теләгем белән китәм дип гариза яз һәм кит», – диделәр хакимияттә. Аннан җирлеккә алып киттеләр. Депутатларны җыеп, менә, үз теләге белән китә бу иптәш дип, халыкка игълан иттеләр, – ди Рушан абый.
Шул ук көнне Рушан абый, машина арендасы өчен түләүләрен сорап, башкарма комитет җитәкчесе Вахитовка чираттагы гаризасын яза. Ни гаҗәп, түрә,бик тиз генә ризалыгын белдереп, имзасын куя. Ләкин, акчасын кайчан алып булачагы хакында кызыксынып, икенче көнне янына кергәч: «Анысын глава хәл итә», – дип, Рушан абыйны чыгарып җибәрә.
– Вахитовның җавабын ишеткәч, миңгерәп киттем. Мин сиңа бу акчаны кесәңнән түләттерәм. Ник түләмисең? Мин бит аны синнән урлап алмадым, халык белә бит үз машинам белән йөргәнне! – дидем.
Ә Рушан абыйның үз машинасында йөрүен җирле халык чынлап та кире какмый. Өч авыл кешеләреннән дә сораштырдым – барысы да бер авыздан «ул үз машинасы белән йөрде» дип җавап бирә.
«АКЧАНЫ БИРСӘҢ, ИКЕГЕЗ ДӘ «ВЫЖТ!»
Рушан абый белән ике ел буе сукыр тәкә уены уйныйлар. Килгән саен бер үк җавап: «Тукта көт инде. Быел ел начар килде, икенче елга яхшыланыр әле. Түләрбез…»
Машина өчен акча алу өмете сүнә башлаган бер мәлдә, ишек төбен таптый торгач, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин аны район финанс бүлеге җитәкчесе янына җибәрә. «Ул миңа кода тиешле кеше иде. Бу мине бераз гына йомшартмакчы була. Тукта инде, кода, бераз сөйләшеп утырыйк, ди. Аптыраган идем, соңыннан ишеттерделәр – глава моңа: «Әгәр дә акчасын түләсәң, кодаң белән икегез дә «выжт!» дип әйткән булган, имеш», – ди Рушан абый. Бу вакытта Рушан Халиков инде пенсиядә булган һәм эшләмәгән. Димәк, главаның «выжт» дигән ымлыгы аны эштән алу түгел, ә теге дөньяга озату мәгънәсендә була түгелме соң?
«МИН АКЧАНЫ ҮЗЕМ ДӘ ЯРАТАМ»
Рушан абыйның исәпләүләренә караганда, акчасын алу мәсьәләсендә ул инде 60 тапкыр башлык янына барган. Тик түрәләрнең үз-үзен тотышлары көннән-көн тупаслана бара. Быелның 2нче июлендә шушы сорау белән кабат башлык ишеген каккан инвалидка җавап кыска була: «Булды, әйттем, түләмим! Мин акчаны үзем дә яратам!»
Шул рәвешле, акча бирмәүне башлык бик «акыллы» гына хәл итеп куйган. Ягъни килешүнең срогы чыкканчы ышандырып йөртергә, ә срогы чыккач, шуны сәбәп итеп, бирмәскә. «Акчаны мин үзем дә яратам», дигән сүз, әгәр чыннан да әйтелгән булса, бер дә нигезсез әйтелмәгән. Апаслылар Рәшит Заһидуллинның ике йорты бар ди. Каратун авылында зур гына коттеджы барлыгын беләләр. Борнаш авылындагы йортын исә «фазенда» дип йөртәләр. Җирле халык әлеге «фазенда» коймалары эчендә күл дә бар, ди. «Фазендага» керә торган юлга автомобильләргә керүне тыючы – «кирпеч» билгесе куелган. Ягъни, бирегә чит кешегә керергә ярамый. Машиналарына килгәндә, ак төстәге БМВ X5 (3 миллион сум), кара төстәге лексус RX 350 (2 миллион сум), соры төстәге Лексус LX 570 (5 миллион сум) машиналарында утырып йөргәннәрен күреп сөйләүчеләр бар. Башлыкның улына да шактый өлеш чыкканга охшый – «мерседесны» иярләгән.
Язмабыз герое Рушан абый башлык урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетовага да кергән. Ләкин ул: «Главага кер, бу минем компетенциядә түгел», – дип котыла икән. «Соңгы атнада гына да ун тапкыр кердем ул хатын янына. Бервакыт юристын чакырып китерде. «Нәрсә эшләп була менә бу кеше белән?» – ди. Юристы: «Беренчедән срогы чыккан, икенчедән, акчаны кайтарырга безгә рөхсәт итмиләр», – дип әйтә генә башлаган иде, тагын курыкты, әйтеп бетермәде», – ди Рушан абый.
«АКЧАСЫН СУД АША АЛСЫН!»
Рушан Халиковка ни өчен акча түләнми дигән сорау белән Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин белән сөйләшеп карарга булдым.
– Аның киткәненә 6 ел инде. Бу дөрес әйбер түгел, дөрес булса түләнер иде, – диде ул.
– Нишләп дөрес булмасын? Кулында килешүе бар бит…
– Килешүне үзе белән үзе язгандыр. Судка бирсен.
– Ул бит инде бу мәсьәлә буенча 2007нче елдан бирле сезнең янга йөри…
– Минем янда йөрергә кирәкми. Мин аңа әйтеп җибәрдем – судлашсын. Үзе эшләде бит. Дөрес була икән, судка бирергә кирәк. Отасың икән пожалуйста…
– Сез аны үз машинасы белән йөрмәде дисезмени?
– Причем монда йөрү-йөрмәү – закон бар бит. Миңа да, Рушанга да закон бар.
– Сез аңа «акчаңны түләмим, мин акчаны үзем дә яратам» дигәнсез икән…
– Әкиятләр бар инде бездә. Андый әйбер әйткәнем юк, беркайчан да, беркемгә дә. Закон бозарга җыенганым да юк. Минем бөтенләй катышым юк моңа.
– Судка бирсен дисез, сездә суд аша гына алып буламыни хәзер тиешле акчаны?
– Ничек суд аша гынамы? Законный булса, бирәләр бит инде…
Менә шундый җавап. Димәк, хәзер хәләл акчаңны да бары тик суд аша гына соратып алырга була икән. Рушан Халиковның судта җиңүенә шикләнәм. Район судларында җирле хакимият белән судлашканда кемнең җиңәчәген фаразлау кыен түгел. Шулай да Халиков судка мөрәҗәгать итеп караган:
«Абый, түләнгән очракта да, соңгы өч елга гына түләнәчәк. Ләкин исполкомнан килеп, моның срогы чыккан диячәкләр, – диде. Срогы чыгуы минем гаеп белән түгел бит, сеңлем. 2007нче елның 15нче декабреннән – беренче көннәрдән бирле йөрим бит инде бу акча артыннан», – ди ул.
«БУ СОРАУНЫ БЕЗ ХӘЛ ИТМИБЕЗ»
Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть әфәнде Шакировка да шалтыраттым. Бәлки Рушан абыйга берәр ничек ярдәм итә алырлар дип өметләндем. Тик ни кызганыч, сәркатиб кыз рәис белән тоташтырырга ашыкмады, ә Шакиров үзе минем белән сөйләшүдән баш тартып: «Моның белән без шөгыльләнмибез, финанс министрлыгына чыгыгыз», – дип, җавапны кыска тотты. Менә шулай, эт-эткә, эт-койрыкка дигәндәй, беркемнең дә ярдәм итәсе килмәде. Рушан абый да акчасын алудан өметен өзгән инде. «Теге дөньяда очрашырбыз әле. Главага башка кермим. Судка да биреп тормыйм. Калса калсын. Рәхәтләнсеннәр минем акча белән», – дип йомгаклады ул сүзен.
ЮРИСТ НИ ӘЙТӘ?
Лаврентий Сичинава – адвокат, юрист:
– Рушан Халиковның шәхси машинасыннан 10 елга якын файдаланганнар, ә ул бер тиен акчасын да ала алмый. Димәк хокуклары бозылган.
Ләкин аның кулындагы килешү юридик таләпләргә туры килми. Чөнки биредә түләнеләчәк сумма күрсәтелмәгән. Дөрес төзелгән килешүдә ике якның да бурычлары, документның срогы, түләнәчәк сумма, килешү үтәлмәгән очракта якларның җаваплылыклары күрсәтелергә тиеш. Әгәр килешү юридик яктан дөрес булса, әлбәттә аңа акчаларын алу җиңелрәк булыр иде, – диде.
Язма герое килешүнең юридик яктан дөрес төзелмәгәнен белмәсен дә ди. Ә Апас хакимиятендәге юрист ник бер сүз дә эндәшмәгән? Документның тиешле таләпләргә туры килмичә төзелүен ул белгәндер бит. Димәк, хакимият башта ук акча түләү ягында булмаган һәм алдау юлы белән кеше малыннан бушка файдаланган дигән сүз. Шуңа да «глава» Рәшит Заһидуллин, Рушан әфәндегә, курыкмыйча: «Акчаңны суд аша ал», – дип, җайлы гына котылмакчы була. Чөнки, игътибар иткән булсагыз, ул: «Бу дөрес әйбер түгел, килешүен үзе белән үзе язгандыр», – дип җавап биргән иде. Монда барысы да алдан уйлап эшләнгән дигән нәтиҗәгә килер өчен тулы җирлек бар. Ә акча яратучы түрәләрнең инвалидка бурыч түләячәгенә никтер бер дә ышанасы килми.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан-Апас-Казан.

Комментарии