МОНГОЛЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ

Татарстанга әллә кайлардан киләләр хәзер. Криминаль хроникага карап география өлкәсендәге белемнәреңне яңартып утырырга мөмкин. Чөнки Африкадагы – Тото, Азиядәге – Вьетнам һәм башка дәүләтләр вәкилләрен очратасың. Шәхсән үзем әлеге исемлекне даими күзәтеп торсам да, моңа кадәр Монголия кешеләрен очратканым юк иде. Шушы көннәрдә ике монгол хатынына тап булдым әле менә. В. Жириновскийның татарларны шушы далалар иленә куарга дигән хыялы тормышка ашмагач, үзләре безгә тартыла башлаганнар, ахры…

Әлбәттә, алар милләтләре белән генә игътибарга лаек түгел. Иң әүвәл, яңача кәсеп итү ысуллары, ягъни угрылык өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләре белән күренекле. Әйтик, безнең вак-төяк караклар супермаркет кебек кибетләрдән берәр юк-бар әйберне, акчасызлыктан интегү сәбәпле, чәлдереп чыкмакчы булалар да, тотылалар мескеннәр. Тик монгол хатыннары тотылмый. Касса тирәсенә куелган замана техникасы да алар сумкасындагы урланган мөлкәтне сизми ди. Ошбу галәмәт бик озак вакыт сакчыларны да, полицияне дә аптырашта калдырып килә.

Бу хәл бездә дә кызыксыну вә үзебезнең угрылар белән уртаклашу теләге уятмый калмады. Шулай булмый ни! Ник гел безнекеләр генә эләгеп торырга тиеш ди әле?! Түбән Камада 17 яшьлек кызый дуслары авылча киенәсең, дигәч, сәүдә үзәгеннән ике футболка, бер җиңсез кофта эләктереп чыгарга уйлый. Ләкин ишек катындагы электрон аппарат бик яман сызгыра башлап, сакчыларны сискәндерә дә бичара баланы тотып тентергә дә керешәләр.

Ә монгол хатыннарын тентемиләр. Алар юкка чыккач, видеокүзәтү язмаларын карап, тегеләрнең кыйммәтле парфюмерия әйберләрен алуларын да, акча түләмичә касса яныннан үтеп китүләрен дә күрәләр. Ләкин теге сизгер прибор эндәшмәгәч, туктатмыйлар. Шул рәвешле, Монголия кунаклары Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казандагы эре сәүдә үзәкләре буйлап «гастроль»ләргә йөри бирәләр.

Ләкин видеоязмага эләккән кысык күзле кызларның акрынлап эзләренә басалар. Аларның Мәскәүдә вакытлыча теркәлгән икәнлекләрен ачыклыйлар һәм Казан белән ике арада поездда урланган мөлкәт белән сәүдә итүләрен дә беләләр. Күптән түгел яңадан килүләре турында оператив мәгълүмат алына һәм монгол угрыларын «җылы килеш» эләктереп алу планы төзелә. Казандагы супермаркеттан чыгып килгәндә тотып та алалар үзләрен.

Һәм, әлбәттә, теге хикмәтнең сере, ягъни үтә сизгер җайланманы телсез итү ысулының асылы да ачыла. Бактың исә, монгол кызларының кечкенә сумкаларына эчтән металл кәгазь-фольга тегелгән һәм шул гап-гади әйбер замана техникасын «зарарсызландыра» икән. Безнең угрыларыбыз шуны белмәгәнгә, хур булып йөри, имеш…

Ләкин, сер итеп кенә әйтик, саклау техникасындагы әлеге кимчелек бетерелгән, хәзер, киресенчә, фольга «күргән» аппарат тагын да катырак кычкыра, ди. Аннан соң, монгол кызларының фольгасы да үзләре кебек үзенчәлекле икән. Кыскасы, шытырдавык кәгазьгә ышанып хур була күрмәгез тагын…

Наил ВАХИТОВ.

Казан.

Комментарии