- 17.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Мәктәпкә барган идек,
Укыган, язган идек,
Без – Ленин балалары,
Илнең диваналары».
Җор телле авылдашымның яратып җырлый торган җыры бу. Инде менә шушы юлларны үземчәләп, «Без – Путин балалары, тәҗрибә куяннары» дип үзгәртеп җырларга мәҗбүрмен.
Чынлап та, 90нчы ел балаларына белем гранитының күпкә ныклырагын «кимерергә» туры килә. Мәктәпне тәмамлагач БДИ тапшыру, югары уку йортларында балл-рейтинг системасы буенча уку – бисмилласы гына булган икән әле…
Югарыда язылганнарның бүгенге заман кешесенә нәрсә аңлатуын төшендерергә кирәкмидер. БДИ сүзе, чыгарылыш сыйныф укучысының гына түгел, ата – ананың йөрәген дә дер калтыратып тора.
Бу төр имтиханнарны тапшыра алмаучы егетләрне армия сафлары, кызларны сыер фермасы каршы алачагын искәртеп, укытучылар балаларны һаман «тынычландырып» торалар. Күрәсең, куркудан болай да төшенкелеккә бирелгән укучыны тынычландыру өчен бу иң кулай сүзләрдер.
БДИ дигән афәткә һәр елны яңа үзгәрешләр кертеп торалар. Бу үзгәрешләрне белү беркемгә дә комачауламас. Әйтик, 2012нче елга, берничә фәнгә үзгәреш кертергә уйлыйлар. Бу – рус теле, математика, тарих, чит телләр, физика һәм химия.
Башка елларда, рус телен биргәндә, укучы 150 генә сүзле инша язарга тиеш булса, хәзер иншаң 150 сүздән артырга тиеш булачак. Аны ике укытучы тикшерәчәк икән. Бу тыныш билгеләре һәм орфографик хаталарны җентекләп тикшерү максатында эшләнә. Кыскасы, рус теленнән БДИ тапшырганчы, җиде кат тиресен саласы була әле татар баласына.
Чит телләрне сайлаучылар исә, имтиханны язмача гына түгел, телдән дә бирәчәкләр. Ә физика яки химияне биргәндә, укучы тәҗрибәләр уздырып күрсәтергә дә тиеш булачак. Тик менә бер сорау туа: тәҗрибәләр вакытында ток тоткан яки торбадагы сыекчасы шартлаган укучылар саны артып китмәсме? Каушаган вакытта кеше әллә нинди хаталар ясап ташларга мөмкин бит.
Минемчә, БДИ биремнәре аша гына укучының белем дәрәҗәсен тикшереп бетереп булмый. Ник дигәндә, А һәм Б өлешләренә компьютерлар бәя бирә. Ә компьютер кешенең фикер йөртү сәләтен тикшерә алмый. Тагын бер нәрсә бар. «Комиссиядә утырган укытучыларның күпчелеге биремнәрнең 70 процентын гына аңлый. Бу бигрәк тә информатика, математика кебек төгәл фәннәргә кагыла. Шуңа күрә, укучының белемен тикшергәндә БДИны абсолют механизм буларак кулланып булмый» дип фикер йөртә КФУның информатика укытучысы, информатика фәне буенча комиссия җитәкчесе Равил Хадиев.
Ә менә мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов исә, БДИ формасындагы имтиханнарны дөрес дип саный. Укучыларга авырга туры килә дип уйламыйсызмы дигән сорауга да, «10 ел ярым яхшы итеп белем тупларга гына кирәк. Калган ярты елда исә, дөрес итеп анкеталарны тутырырга өйрәнсеннәр. Ничек укыйсың – шулай укы, БДИ монда «вообще неричем», – дип аңлатты ул.
БДИ җилләре укучыларга гына түгел, студентларга да кагылмакчы.
Хакимияттә чираттагы яңалык карала. Укып бетергәч, студентлар традиция буенча дәүләт имтиханнары түгел, ә БДИ бирмәгәйләре. Бу хакта мәгариф министры Андрей Фурсенко инде август аенда ук ычкындырган иде. «Российская газета» газетасына биргән әңгәмәсендә Андрей Фурсенко югары уку йортлары чыгарылыш студентларының белем сыйфатын тикшерүдә нинди дә булса көчле корал кирәк булуын искәртә. Бу коралның исеме БДИ булуын да яшерми. Кыскасы, «чукып карга, укып мулла булмассың» дигән гыйбарә үткәндә калды.
Мәгариф системасындагы мондый төр үзгәрешләрнең яхшыга алып бармавы билгеле. БДИ керткәннән нәрсә үзгәрде соң? Ришвәтчелек беттеме, балаларның белем дәрәҗәсе арттымы? Мисал өчен, бөтен Татарстанны шаулаткан Апас районындагы булган хәлләрне генә искә төшерү дә җитә. БДИ вакытында укучыларның үзләре белән кесә телефоны, фотоаппарат алып керүләре… Ата-аналарның җыелып, балалары фотоаппаратка, телефонга төшергән биремнәр сакланган флешканың үзләренә чыгарылуын көтүләре… Шуннан соң җаваплар җибәрүләре – болар барысы да видеога төшереп алынган иде.
Укучылар арасында, репетитор итеп яллаган укытучысына алдан акча түләп, имтихан вакытында биремнәрен эшләтү очраклары да очрый.
Белем бирү системасына БДИ кертү, училище, техникумнарны студентлар белән тутыру һәм эшче көчләрне арттыру максатыннан гына уйлап чыгарылгандыр кебек тоела. Гүя: «Бөтен кеше дә университетта укый алмый бит инде, заводларда кем эшләр соң?.. » дип әйтергә тели министрлар.
БДИ аркасында үз-үзенә кул салучылар да очрый. Психологлар, чыгарылыш укучылары арасында үз-үзенә кул салучыларның саны соңгы елларда ике мәртәбә (!) артты, дип искәртә. Димәк, БДИ – яшүсмерләр арасында үлем куркынычын тудыручы имтихан булып чыга. Моннан бер генә нәтиҗә ясарга була: Фурсенко мәгариф системасын гына түгел, яшүсмерләрнең психикасын да какшата. Узган елның октябрь аенда бер студентның Андрей Фурсенкога төбәп йомырка атуы да шул хакта сөйли.Тик йомырка Фурсенко янәшәсендәге сакчыга барып тигән. Министрга тавык йомыркаларын 2005 елда Красноярск шәһәрендә дә аткан булганнар. Ул вакытта министр: «Ничаклы йомырка атсагыз да, мәгариф системасын яхшырту өстендә эшләячәкбез!» – дип җавап биргән, ди.
Яхшыртам дип, йортны сүтмиләр, ә нигезен ныгыталар. Тик, күрәсең, шушы гади генә кагыйдә мәгариф системасына кагылмыйдыр.
Айгөл ЗАКИРОВА.
КФУ студенты.
Тәҗрибә куяннары ,

Комментарии