«Кыйнап, чыгарып аттылар» – 2

«Кыйнап, чыгарып аттылар» – 2

Ике ел элек газетабыз Тукай районы, Иске Дөреш авылы китапханәчесе Гөлсинә Чабатова турында язып чыккан иде. Әлеге вакыйга белән таныш булмаучыларга китапханәченең «канлы-сугышлы тарихы»н искәртәм. Тыныч кына эшләп яткан көннәрнең берсендә аның эш урынына авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков килеп керә һәм китапханәдән куа башлый. Гөлсинә ханым сүзләренчә, башлык элек эшләгән урынын арендалап торган булган, әмма акча чыгарасы килмәгәч, үзенә эшләр өчен яңа бина эзли башлый. Дөреш китапханәсе Гөлсинә Чабатова тырышлыгы белән шактый уңайлы матур бер җиргә әйләнгән була. Ул анда үз акчасына ремонт та ясый, үз тырышлыгы белән уңайлылыклар да тудыра. Кемнең матур бүлмәдә эшлисе килмәсен ди? Шуңа да Равис әфәнденең күзе китапханәгә төшү беркемне дә гаҗәпләндерми. Әмма эш авыл башлыгының бина алыштыруында гына түгел. Ул китапханәчене эштән куачагы белән куркыта башлый. «16нчы май көндезге сәгать 2ләр тирәсендә эш урыныма кереп: «Миңа глава сине чыгарырга кушты, синең монда кирәгең юк, чыгып кит, ачкычны бир», – дип кычкыра башлады. Көч кулланып, кыйнап, сугышып, ачкычны тартып алып, үземне куып чыгарып, ишекне бикләп, ачкычны алып чыгып китте. Мин оекбаштан урамда басып калдым. Улым мәчеттән кайтышлый минем янга кереп бара иде, ул шунда туры килгәч, аның да башына сукты. Мин, суд экспертизасына мөрәҗәгать итеп, шул ук көнне белешмә алдым. Ачкычны тартып алганда кулым киселгән, иңбашларым кара янган һәм башкалар. Шуннан соң авыл башлыгының мине кыйнавы турында судка мөрәҗәгать иттем», – дип сөйләгән иде Гөлсинә Чабатова. Бу хәлнең ни белән тәмамлануын бәлки белмәгән дә булыр идек. Әмма китапханәче һәм авыл башлыгының эше Казандагы Югары мәхкәмәгә кадәр барып җиткәч, моңа битараф кала алмадык.

КИТАПХАНӘГӘ БЕРКЕМ ЙӨРМИ

Суд ишек төбендә каршыма ак яулык бәйләгән апа килеп чыкты. Аның белән сөйләшә-сөйләшә, мәхкәмә узачак бүлмәгә таба атладык.

– «Безнең гәҗит»тә язмалар чыкканнан соң, нинди дә булса үзгәреш булдымы? Судлар ничек узды? – дип кызыксынам.

– Бер үзгәреш тә булмады, Мировой судта да, Тукай район судында да тулысынча аны гына якладылар. Гафу да үтенмәде хәтта. Хәер, үтенгән икән. Судта ике мәртәбә теш арасыннан, миңа арты белән борылып, гафу үтенде. Ул үзенең мине кыйнавын һаман да танымый. Судта да: «Гаебемне өлешчә генә таныйм – мин аның кулыннан ачкычны гына тартып алдым», – дип әйтте.

Авылда да хәлләр яхшы якка үзгәрмәгән. Башлык элеккеге китапханә бүлмәсен үзенеке итеп, Гөлсинә ханымга мәктәп бинасындагы, түшәменнән штукатурка коела торган иске ике бүлмә биргән.

– Бездәге хәлләрне белсәгез сез! Коррупция! Клуб төзелеше өчен 6,5 млн сум акча бүлеп биргәннәр иде, косметик ремонт ясады да, шуның белән бетте. Ул акчалар кая киткәндер. Бер килеп тикшерегез әле шуны – бөтенесе курка, бу эш югарыдагыларга ачыкланыр дип уйлый. Эксперт булмаган кеше дә клубны төзекләндерүгә бу кадәр акча тотылмаганын әйтеп бирәчәк! Төзеп куйдылар клуб – ачучы гына юк. Халык имза җыйды – бөтенесе клубның ачылмавыннан зарлана. Авыл башлыгыбызга гына бу проблема барыбер, – дип сөйли китапханәче. – Без бу эш буенча Югары судка барасы булгач, Тукай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Әхмәтова: «Бармагыз инде, коррупция булуын белерләр бит», – диде. Нәрсә турында сүз барганын шундук аңладым. Бөтен Тукай судын сатып алды бит инде Равис. «Детектор лжи» дигән приборда тикшерендек – Рависның гаепле булуы ачыкланды, ул үзенең миңа суккан булуын таныды, ә мәхкәмә утырышында моны исәпкә алучы булмады. Медэкспертиза узып, тәнемдәге имгәнүләр турында белешмә алган идем – аны да карамадылар. Сорау туа – ни өчен?

Гөлсинә Чабатованың эшчәнлегенә дә төрлечә аяк чала башлаганнар. Соң, ничек чалмаска! Авыл башлыгы кадәр авыл башлыгы белән көрәшкә чык әле син! «Адым саен тикшерү җибәрәләр, хәзер менә аттестацияне дә уза алмадың дип әйттеләр», – ди ул.

БАШЛЫК БЕЛӘН ТАНЫШУ

Югары судның икенче катында Равис әфәнде Дусадбековны күреп алдым.

– Равис абый, сезне Тукай районы судын сатып алган дип әйтәләр бит әле, – дидем аңа, сәлам биреп.

– Беркемне дә сатып алганым юк. Гадел суд булды. Мин аңа бармак белән дә кагылмадым.

– Сөйләгез әле безгә бу вакыйга турында тулырак итеп.

– Менә бу хатын сезгә нәрсәләр сөйләде, шуның киресе бу вакыйга тарихы булыр. Теләсә нәрсә язмагыз инде, апаем, хәзер мин сезне судка биреп, сезнең арттан йөри башлаеммыни инде?! Дөрес язмаганнар дип, пычрак язганнар дип… Мин ул хатынга тияргә дә җирәнәм бит! Аннан соң нигә мин аңа сугыйм – минем гомердә дә хатын-кызга сукканым юк. Китапханә ачкычын бирмичә, ул үзе мине өстерәп барды әле!

Их, бичара! Ничек оялмады икән ябык кына гәүдәле Гөлсинә ханым ике метрлы бу ирне сөйрәп йөртергә?!

– Китапханәгезне мәктәпкә күчергәнсез икән дә, йөрүче кеше юк ди бит…

– Кеше йөрергә ачканы юк бит аны! Авыл халкы аның пычраклыкларын белә, мине яклап судка да бардылар.

– «Детектор лжи» белән тикшергәндә, гаебегезне таныгансыз икән?

– Ул тикшерү нәтиҗәләрендә мине «владеет информацией» дип язганнар. Владеет инде! Шушы да булдымы нәтиҗә? Син минем малайның башына суккансың, ди. Ник сугыйм мин аңа! Суксам, катырак та суккан була идем әле – мин десантник бит, – дип, түшен киереп куйды Равис әфәнде.

Авыл башлыгы медицина белешмәсен дә ялган дип, махсус эшләттерелгән нәрсә дип тапты.

– Мин ачкычны алганда, аның кулында сыдырылган эз булган. Аннан соң аны йә сыеры сөзгән, йә ире кыйнаган – анысын мин белмим, әнә шул имгәнүләрен алып барып күрсәткән дә миңа сылтап калдырган бу моны! Ул бит эшлексез! Китапханәче булып эшкә урнашкач та, көндезге 12дән кичке 6га кадәр эшләргә тиеш иде, 2дән 4кә кадәр генә эшләде ул. Шуңа да мин аны ярты ставкага калдырдым. Бу моңа ошамады. Тезләнеп килде. Хәзер нахак гаеп тагып, миннән үчен ала.

Авыл башлыгыннан 6 миллионлык клуб турында да сораштырып алдым. Башта сандугачлар төсле сайрап сөйләшсә дә, «Сметалар бармы, килгәч, мин дә карармын әле», – дигәч, сагаеп калгандай булды җитәкче.

«МАТЬ ТЕРЕЗА»

9да башланырга тиешле суд 10да да башланмаган иде әле. Равис абый белән кофе эчеп килдек, минем белән уртак тел табарга тырышыпмы, кайсы яклардан булуым белән кызыксынды. Гөлсинә апага бирәсе сорауларым шактый иде, шунлыктан аның янына юнәлдем.

– Гөлсинә апа, сезнең бу дошманлык нәрсәдән башланып китте соң? Һич аңлый алмыйм. Китапханә өчен генә сугыштыгызмы сез?

– Бу дошманлык күптәннән бара. Өлкәннәр көнендә ул картларга аракы эчерә, Җиңү көне җиттеме, ветераннар табынына хәмер куя. Минәйтәм, минем монда Коръән тора, китапханәгә аракы керттермим!

Безнең сүзгә, суд коридорын шәрран ярып, Равис абый да кушылды.

– Гөлсинә, китапханәдә гомер буе аракы эчтең бит инде үзең. Гомер буе почмагыңда аракы тоттың. Әнә Галимә апага бар, шуның аракыларын урлап эчкәнеңне сөйләп бирер!

– Әстәгъфирулла! Машалла! – дип аптырады китапханәче, ак яулыгына йөзен яшереп.

Диндәге ханымны болай мыскыл итүләрен үзем дә көтмәгән идем.

– Әстәгы түгел! Өстәге булыр! Елга бер килә торган бәйрәмдә башка районнарда да аракы куялар бит. Нәрсә, мин аларга аракы да эчермәскә тиешмени? Әйтеп торам бит, ул анда үзе гомере буе аракы эчте… – дип кабатлады авыл башлыгы.

Гөлсинә Чабатованың гарьләнүенә нокта куяр өчен, Равис әфәнде янынарак елыштым.

– Менә монда клуб ачылмый дип, авыл халкы жалоба җыйган, карыйсызмы? Проблеманы хәл итәргә кирәктер?

– Кем җыйсын аны, үзләре җыеп йөргәннәрдер инде. – Равис Дусадбеков тагын Гөлсинә апага ташланды – Син бит мать Тереза түгел. Кулыңнан берни килми, берни эшләгәнең юк, башта үзегез эшләп күрсәтегез, аннары кешедән дә таләп итәрсез. Ярты сәгать эшләп китә идең – эшкә йөргәнең булдымыни?

Гөлсинә апаның улы Хәсән дә безнең янда суд башланганын көтеп утыра иде. Ул түзмәде, әнисен яклап чыкты.

– Ә сезнең дәлилегез бармы? Сез үзегез кем соң?!

– Җә җитте, белеп сөйләш! За оскробление, кайтуыңа өеңә милиция килер бүген. Менә күрерсең, хәзер үк шалтыратып куям милициягә.

– Оскорбление өчен дә милиция чакыралармыни ул, Равис абый? –дип соравым булды, телемне кысып тик кенә утырмавым өчен 70 мәртәбә үкенүем булды.

Авыл башлыгы миңа таба борылып утырды.

САТЫЛГАН ЖУРНАЛИСТ

– «Пресса» булгач, ник син бер генә яклы, нишләп дөреслек эзләмисең соң син? – дип ябырылды ул миңа.

– Сездән дә сорыйм бит! – дим елмаеп һәм ачуым килгәнен күрсәтмәскә тырышып.

– Миннән сорасаң соң, яңадан тагын килеп, миңа каршы сүз сөйләп торасың бит син!

– Нинди сүз ул, Равис абый? – дигән булам, тагын да киңрәк итеп елмаеп (Югары суд коридорында болай кычкырышып, каты сөйләшеп утырганым юк иде әле!)

– Подкупной икәнең күренеп тора бит!

– Кая, акча бирүләрен күрдегезмени?

– Бирерләр әле, ашыкма.

– Хезмәт хакын җитәрлек түлиләр миңа, Равис абый, кешедән ришвәт алмасам да, ай-һай, димим.

– Нәрсәдер бар бит инде монда! Алар сине урамга чыгып каршы алды, димәк, сине алар сатып алган. Шулай булгач, апаем, миңа судны сатып алгансың дип гаеп ташлап утырма, үзегез дә подкупнойлар.

Тагын күпме сүз көрәштереп утырган булыр идек, монысы билгесез – ниһаять, безне суд утырышына чакырып алдылар!

ЯЛГАН БЕЛЕШМӘЛӘР

Гөлсинә апаның адвокаты мәхкәмәдә авыл башлыгының бер ялганын тотты. Бер суд утырышы алдыннан Дусадбеков «стационар дәвалануда булу сәбәпле» утырышны кичектерүләрен сорый. Тукай районы үзәк больницасыннан исә «амбулатор дәвалануда булу» турындагы белешмә алып килә. Бу төгәлсезлек чәчәкләре генә әле. Дөреш мәктәбе директоры авыл башлыгының бу вакытта мәктәптә үз фәне буенча дәресләр укытканлыгы турында белешмә бирә. Димәк, ул бернинди дә дәвалануда булмаган, ә эшне сузу, кичектерү өчен махсус ялган юлына баскан дигән сүз. Шулай ук казыйга ялган детекторының нәтиҗәләре дә китерелде. Ике якның да зарларын тыңлагач, Югары суд үз хөкемен чыгарды – Тукай районы судының Равис Дусадбековны гаепсез дип тапкан карарын кире кагарга һәм өр-яңадан тикшерү башларга.

– Аллаһка мең шөкер – гаделлек бар ул. Без барыбер ахыргача көрәшәчәкбез, – дип сөенде Гөлсинә ханым Чабатова. Ә менә авыл башлыгын бу бер дә куандырмады. Ул, минем диктофонны тартып алып: «Монда миңа карата шантаж бар, алып калам бу әйбереңне», – дип шаккатырды.

– Алып кала алмыйсыз, Равис абый. Диктофон – минем шәхси милкем. Закон бозасыз бит, – дип елмайгач кына кире бирде.

Әле мәхкәмә эшенә нокта куелмаган. Чираттагы суд утырышының кайчан буласы да билгеле түгел. Бу утырышка тагын бер мәртәбә барып, вакыйганың ни белән тәмамлануы турында язып чыгарбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии