Өстән-өстән генә «кыркыйлар»

Өстән-өстән генә «кыркыйлар»

Казна талау, алу, вазыйфаи затлар тарафыннан кылынган башка төрле закон бозу очраклары фаш ителү турында еш ишетеп, укып торабыз. Ләкин дәүләт хезмәтендәге кешеләр һәм җинаятьчелек белән көрәш өлкәсендә алга китеш сизелми. Алай гына да түгел, сазлыгына бата гына барабыз. Ирексездән, хәзерге сәяси система үзе үк уңай нәтиҗәләргә ирешергә теләми, дигән фикер туа. Үзе утырган ботакка балта чабарга власть җүләр түгел, әллә нигә бер «вак-төяк» түрәләрне тоткан булып, күз буяу хәерлерәк аңа.

Җәмгыятьнең шушындый аяныч хәлгә төшү сәбәпләре күптөрле. Алар арасында иң күренеклесе, мөгаен, җәзасызлыктыр. Бездә эләгү куркынычы бик аз булу өстенә, тотылгач та котылу мөмкинлеге бар. Мисал өчен төзелеш, ремонт эшләре тармагын алыйк. Монда күп акчалар әйләнүе мәгълүм, аларның зур өлешенең сулга китүе дә сер түгел һәм моның министрлык, идарә һәм башка шундый исемнәр йөртүче дәүләт оешмалары түрәләреннән башка гына эшләнмәвен дә һәркем белә. Сирәк-мирәк кенә мондый очраклар ачыла тора үзе. Ләкин, кагыйдә буларак, түрәләр судан коры чыга. Әгәр угрылыкны «йомып» калдыру әмәле бөтенләй юк икән, подрядчы, ягъни эшләүче фирма директоры хөкем ителә һәм, әлбәттә ки, шартлы срок кебек җиңелчә җәза белән котыла.

Бер уйлаганда, подряд оешмаларының төрле закон бозуларына бездә тамыр җәйгән «тәртипләр» этәрә. Ахыр эш, димәк, азмы-күпме акча табу мөмкинлеге биреп, яхшылык кылган түрәләр алдында үзләрен һәрвакыт бурычлы саный. Ошбу бурычны түләү күптән кагыйдәгә әйләнеп, откат дигән атама алды инде. Шул рәвешле, төзү материаллары, ягулык, хезмәт хакы һәм башка чыгымнарга дигән акча шактый гына кимү сәбәпле, «сакчыл» эшләргә туры килә, ягъни өстәп язарга, оттырып күрсәтергә һәм башкалар. Ә болары исә кодексындагы мошенниклык, үзләштерү, урлашу кебек төшенчәләр кысаларына керә. Хокук саклау органнары хозурына эләгеп, «казып» чыгарылган очракта, әлбәттә.

Ришвәт түләп ярты акчаны югалту аркасында, ярым-йорты башкарылган эшне заказчыга тапшырасы да бар әле. Хәер, мондый чакта кабул итү актына имзалар куела инде ул. Җитмәүчелек «калкып» чыккан мәлдә алар түгел, подрядчы үзе генә угры булып калачак бит. Кулдан тотып алмагач, ришвәтне дәлилләве, чынлыкта, мөмкин эш түгел. Бигрәк тә, берничә еллар узып киткәч. Төзүче фирма җитәкчесенең дә аларны үзе артыннан өстерисе килми. Юкса, төркем белән кылынган җинаять өчен катырак җәза алып куюың бар. Кыскасы, түрәләр хәвефсезлеге тәэмин ителә монда.

2011 елда «Контакстрой» җәмгыяте директоры Рафис Хуҗин Чистай шәһәр суды тарафыннан 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шартлы рәвештә, әлбәттә. Инде 2008 елда ук шушы каладагы туберкулезга каршы диспансерда ремонт эшләре башкара ул. Шул максатта, аның оешмасына казнадан 1 млн 990 мең сум акча күчерелә. Ләкин бер елдан соң оперативниклар эшмәкәрнең бары тик 819,5 мең сум сарыф итүе, ягъни 1 млн 170 меңнең урлануын ачыклыйлар һәм Р.Р. Хуҗинга карата җинаять эше кузгатыла.

Ул бар гаепне үз өстенә ала. Шуңа күрә бездә дәлилләнмәгән фаразларга таянып, ошбу табышны кем беләндер бүлешкән, дигән нәтиҗә ясарга һәм аерым кешеләр, заказчы оешмага гаеп ташларга теләмибез. Бары тик әлеге эштәге кайбер якларга тукталып үтәрбез. Эш шунда ки, җинаять кодексындагы урлау юлы белән, ышанычны явыз максатта файдаланып, күрәләтә ялган мәгълүматлар биреп урлау турындагы 165нче маддә буенча гаепләнә ул. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, явыз эшмәкәр заказчыны, ягъни Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгын төп башына утыртып, дәүләт кесәсенә кергән булып чыга.

Монда инде ничек булдыра алган, дигән сорау тумый калмый. Җавап гади: аерым төр эшләрне үтәмичә, башкарылган эш күләмен арттырып күрсәтеп, төзелеш материаллары һәм куелган хезмәт бәясен күтәреп… Ни хикмәт, шушы арттыру-күтәрүләрнең 1 млн 170 мең сум торуын мәртәбәле кабул итү комиссиясе сизми калган. Актка кул куйган министрлыкта әйдәп баручы һәм баш белгеч урыннары биләүче ике кеше, туберкулез йоктырудан шүрләп, диспансерга кермәгән, санап, исәпләп йөрмәгән, дип фаразлыйк, ди. Ләкин Р. Хуҗин яллаган «шабашниклар»ның ничә тәрәзәне алыштыруын100 метрчиттән карап та санап чыгарырга мөмкин, диләр оперативниклар. Ул гына да түгел, комиссия составында дәваханәнең ул вакыттагы баш табибы да бар бит әле. Аның да йогышлы авырудан куркып, санау-исәпләү сәләтен җуйган чагы булмагандыр ич. Әгәр подряд оешмасы җитәкчесе белән бергәләп суд каршына басачакларын тәгаен белсәләр, казнага 1 млн сумнан артык зарар китерү, ялган документка имза салу турында уйлап та карамаслар иде, мөгаен…

Узган елның декабрь аенда Казанның Совет районы суды тагын бер подрядчы – «Армада» җәмгыяте директоры Г.Х. Мостафинны да хөкем итеп, мошенниклыкта гаепле, дип тапты һәм 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Без «Урларга бар, укытырга җитми» дигән язмада, 2008-2010 елларда Казандагы 121нче лицей, 360нчы гимназия һәм ике балалар бакчасында агымдагы ремонт эшләре үткәрү барышында 1 млн сумнан артык бюджет акчасы урлануы турында сөйләгән идек инде. Ләкин ул чакта оператив мәгълүматларга таянып, Мостафиннан бигрәк, фирманың төп оештыручысы – Казан шәһәре мәгариф идарәсендә хуҗалык-эксплуатация бүлеге башлыгы булып эшләүче 1982 елгы ханым турында сүз барды.

Эш шунда ки, башкаланың мәгариф системасында подряд оешмалары белән килешүләр төзү, финанс-хуҗалык документларын контрольдә тоту кебек вазифаларны башкарырга тиешле әлеге түрә төп «фигурант» булып исәпләнә һәм аңа карата хезмәт вәкаләтләрен явыз максатта файдаланган өчен коррупция маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде. Чөнки ул, чынлыкта, үз фирмасын «яллый» да, контрольдә дә тота булып чыга һәм, әлбәттә, үз мәнфәгатьләрен, төгәлрәге, кесәсен кайгырта. Ләкин подрядчы җәзасын алды инде, ә угры түрәнең җавапка тартылу мәсьәләсе гел ачык әле. Димәк, аның да судан коры чыгу мөмкинлеге зур. Җинаять эше 2010 елның 9 сентябрендә үк кузгатылган иде бит инде. Рәсми булмаган чыганак, әлеге эш туктатылган, ләкин федераль органнар катнашкач, тикшерү эшләре яңартылган, дигән хәбәрне ирештерде үзе. Әгәр, чыннан да, җитәкчесен җавапка тарту өчен дә шундый тарткалаш бара икән, коррупциягә каршы көрәшәбез, дип шаулап торасы да юк.

Түрәләрнең җәзасыз калуы, подрядчы оешмалар җитәкчеләре юкка рәнҗетелә, дигән сүз түгел. Без, бигрәк тә, хөкем ителүчеләрне аклап, агартып күрсәтергә теләмибез. Төзү фирмалары арасында хакимият органнарындагы мәртәбәле түрәләр канаты астында эшләүчеләр һәм урлаучылар күп, оештыручы, димәк, хуҗалары шунда зур урын биләүче кешеләр булган эре оешмалар да җитәрлек. Кул кулны юа, дигән әйтемне искә төшермичә булмый.

Бу җәһәттән, Совет районы судында инде ярты елдан артык карала торган тагын бер эшне искә төшерәсе килә. Утырышның очы-кырые күренми әле, шуңа күрә бу хакта тулы итеп сөйләүне киләчәккә калдырып, әлеге катлаулы эшкә кыскача гына тукталырбыз.

Суд эскәмиясендәге дүрт ир-атның барысы да мәгълүм шәхесләр. Берәүләре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе компаниясе, икенчеләре, төзелеш, ремонт эшләре белән шөгыльләнүче эре җәмгыять җитәкчеләре. Күптәнге танышлар, чөнки заказчы һәм башкаручы подрядчы буларак, зур эшләр майтарган, ягъни миллионлап урлаган затлар, торакны капиталь ремонтлаучы дигән акчаны чәлдерүнең оригиналь ысулын табалар. Асылы гади аның.

2008 елда Казанның Габишев, Завойский, Фучик, Сафиуллин урамнарындагы күп катлы 5 йортта агымдагы ремонт эшләре башкарылып, өчесенең түбәсе, икесенең кайнар су торбалары алмаштырыла, хәйран гына акча түгелә. Шул ук елның сентябрендә идарәче компания әлеге йортларны федераль программага кертеп, икенче подряд оешмасы белән капиталь ремонт ясау турында килешү төзи һәм инде яңартылган торба, түбәләрне алмаштыру бурычын йөкли. Кыскасы, шул ук эшләр бер елда ике тапкыр башкарылырга тиеш була. Аерма бары тик шунда, бу юлы бәяләр генә ике тапкыр диярлек юмартрак куела. Әлбәттә, яңа подрядчы кыл да кыймылдатмый. Түбә ябылган, торбалар куелган бит! Бары тик тиешле акт һәм башка документлар язылып, 3 млн 612 мең сум акча урлана. Бу бердәнбер мисал түгел. Ә халык, «капремонт» начар ясала, дип сукрана…

Әлеге мәгълүматларны без оператив материаллардан китердек. Шәхсән үзем аларга күбрәк ышанам. Чөнки алга таба җинаять эшен «или» башлыйлар. Ни хикмәт, әлеге «иләктән» «чүпнең», ягъни шикләнүчеләрнең вагы түгел, эреләре төшеп кала. Оператив материалларда зур-зур түрәләр дә телгә алынган иде дә бит, әмма суд залында юк алар. Гади хезмәткәрләргә башкарылмаган эшләрне эшләнде, дип ялган кабул итү актларына кул куярга кушкан муниципаль унитар оешма башлыгы да җавап тотмый, хакимияттә күренекле урында утыручы дәрәҗәле кешеләр дә басып тормый. Или торгач, коелып калганнар, күрәсең… Бәһасе миллионнар торучы әлеге угрылыкның алардан башка гына эшләнмәве һәм, гомумән, эшләргә мөмкин дә түгеллеге мәгълүм, югыйсә.

Кыскасы, казна талаучыларга һәм, гомумән, коррупциягә каршы көрәш дигәнең хәзергә аннан-моннан һәм өстән-өстән генә кыркуны хәтерләтә. Аның каравы, угрылар астан да, өстән дә кисә!

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии