- 20.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Көзнең эчпошыргыч яңгырлы көннәренең берсе булса да, Клавдия әбинең кәефе иртәдән үк күтәренке иде. Шәһәрдә яшәүче улының иртүк шалтыратып хәлен белүе йөрәгенә сары май булып ятты аның. Кесәгә генә салып йөри торган зерә дә җайлы нәрсәне-телефонны нәкъ Клавдия әби кебекләр өчен уйлап тапканнар, ахрысы.
Кыстап-кыстап та үз яннарына алып китә алмагач, балалары алып бирделәр бу әкәмәтне Клавдия әбигә. Рәхмәт төшкерләре, көненә берничә мәртәбә шалтыратып хәлен белеп торалар аның. Менә әле дә улы ялларга кайтып булышып китәргә вәгъдә бирде. Чордашлары кебек үк тормышның авырлыкларын күп күргән Клавдия әби, барына сөенеп, картлыгының тынычлыгына шөкер итеп яшәүче гади авыл әбисе. Көне буе шатлана-шатлана үз өендә мәш килде: бакчасына чыгып керде, өен җыештырды. Урамда күршеләр белән гөрләшеп сөйләшеп тору да аның күңелен күтәреп җибәрде. Озак еллар авылда медицина хезмәткәре булып эшләгән Клавдия әбине тирә-күрше генә түгел, бөтен авыл хөрмәт итә. Пенсиясе дә әйбәт кенә аның. Шуның өстенә тирә-күршене, тилмереп бурыч сорап килүчеләрне беркайчан да буш борып чыгармый ул.
Көндезге мәшәкатьләр 80 яшьтән узган кешене шактый йончытса да, ул иртәгә тагын күп эшләр эшләргә дип планнар корып, урынына барып ятты. Урынны ул кухняга җәя, җылы да, тыныч та, дару-мазар эчәргә булса да җайлы. Әле утны сүндергәч тә, йоклап китмичә, мондый кара көзләрнең караңгы төннәрендә авылдашларына ярдәм кирәк булганда утсыз авыл урамнары буйлап ашыгуларын, авылның һәр тыкрыгын, урамын күз алдына китереп ятты. Изрәп йоклап кына китә башлаганда аның сак колагына ишегалдында кемдер йөридер кебек тоелды. Урыныннан кузгалмыйча тыңлана торгач, кемнәрдер веранда да ук йөриләр кебек ишетелде. Карчыкның йөрәге дөп-дөп тибә башлады, шул вакытта веранда ишеген тарткаларга тотындылар. Караңгы көзге-кышкы төннәрдә утсыз урамнарда авыру авылдашлары янына ашыккандагы сабырлыгы, салкын канлылыгы гына аңа бу чакта ярдәмгә килде. Үзен кулга алып, батыр йөрәкле Клавдия әби урыннан торып ут кабызырга көч тапты, кычкыра башлады. Бәлки аның тавышы чакырылмаган кунакларны өркетер, дип уйлады ул. Ләкин шул вакыт кухня тәрәзәсе чылтырап ватылды, аяк астына кирпеч кисәге килеп төште. Күп уйлап торырга вакыт калмады Клавдия әбигә, яланаяк, яланөс килеш ишеген ачарга көч табып, чыгып йөгерде. Аяк астындагы пычракны, салкын суны сизмәде дә ул, күршеләренең капкасын барып шакый башлады. Күршеләрнең тәрәзәләрендә ут кабынды, Клавдия әбинең ярдәм сорап кычкырганын ишетеп, өйдән йөгерешеп күршеләр чыкты. Хәлне аңлатып биргәч, күршеләр башка тирә-күршене уятырга, авыл җирлеге башлыгына, милициягә шалтыратырга тотынды. Җыелышып Клавдия әби өенә барганда чакырылмаган “кунаклардан” җилләр искән, өйнең асты өскә-килгән, түр якта торучы комод та юкка чыккан иде. Клавдия әби шунда ук үзенең үлемтеккә диеп җыйган 46 мең акчасыннан, әтисе һәм иреннән калган күп санлы медальләрдән колак какканын аңлап алды. Милиция хезмәткәрләре дә үз эшләренең осталары булып чыкты. Төн узганчы ук талаучыларның кем булганын ачыклап, аларны эзләргә кереште. Җинаятьчеләрнең икесе дә милиция хезмәткәрләренә якыннан таныш шул авыл егетләре булып чыкты. 27 яшьлек егет элек урлаган өчен хөкем ителгән булса, 24 яшьтәгесе үз әтисенә үтерү белән янаган өчен хөкем ителеп, соңгы айда гына шешәдәшенең кесә телефонын чәлдергән өчен шик астына алынган булган. Бу егетләр, чираттагы эчү мәҗлесеннән соң, ялгыз карчыкны кереп таларга уйлый. Әбинең өйдә булуы аларны куркытмый, аңардан акча талап алырга көчләре җиткәнгә алар ышана. Милиция хезмәткәрләре икенче көнне үк аларны Ульяновск шәһәреннән кайтып барганда эләктереп ала. Талаучыларның кем икәнен белгәч тә, Клавдия әбинең аларның үзенә карата шундый коточкыч җинаять кылганнарына ышанасы килми. Бу егетләрнең әти-әниләренә күпме ярдәм итте ул, караңгы төннәрдә дә, салкын яңгыр явып торганда да, ул гаиләдәгеләргә ярдәм кирәк булганда тизрәк барып җитәргә тырыша иде бит. Тиенләп җыйган акчасы да кызганыч аңа, шулай да кешеләргә еллар буе кылган изгелегенең аяк астына салып тапталуы җанын тагын да ныграк әрнетә. Сак астына алынган җинаятьче егетләр генә Клавдия әбине хәләл малын талап кына түгел, аның күңел тынычлыгын алып рәнҗетүләрен, үз язмышларын да бөтенләй тайгак юлга кертеп җибәргәннәре турында уйлыйлармы икән?
Алсу ХӘНҖӘРОВА,
КФУ студенты.
Комментарии