- 20.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Җинаятьләр арасында сан ягыннан беренчелекне тотучы угрылыкка әллә ни гаҗәпләнмибез. «Казан вертолет заводы»ачык акционерлык җәмгыятеннән («КВЗ») очкычларга куела торган деталь, агрегатлар урлау да предприятиегә матди зыян китерү очрагы итеп кенә кабул ителә. Ләкин бу гади урлашу гына түгел бит.
Иң алдан, моны бездә җинаятьчелекнең чын-чынлап күккә ашуын күрсәтүче дәлил итеп аңларга кирәк. Беренчедән, сак өстендә сак булган хәрби заводлардан да, әллә ни хезмәт куймыйча гына, авиация өчен кирәкле запас частьларны урлап булуын исбатлый. Сүз бер-ике слесарь кесәсендә чыккан төсле металл эшләнмәләр турында гына бармый бит.
Икенчедән, штуцер, заглушка кебек вак-төяк эшләнмәләрдән башлап, вертолетның ягулык багы, хәтта әйләнмә калагына (лопасть) кадәрле биниһая зур әйберләр тимер-томырга тапшыру түгел, ә, бәлки, сату өчен чәлдерелгән. Соңгысы – иң хәтәре, чөнки ОТК контролен узмаган яраклы-яраксыз прибор һәм җайланмалар вертолет ремонтлау предприятиеләренә эләккән, очкычларга куелган, димәк ки, күккә күтәрелгән булып чыга.
КУРКЫНЫЧ ТЕХНИКА
Авиация һәлакәтләре, шул исәптән, вертолетлар егылып төшү очраклары турында еш ишетәбез. Һәм, гадәттә, сәбәпне дистә еллар элек эшләнгән һава транспорты чараларының тузган-искергән булуыннан күрәбез. Бактың исә, болай да очу нормалары чыккан «вертушка»ларга «КВЗ»да техник контрольне уза алмыйча яраксыз дип табылган һәм Левченко, Васильево бистәләрендәге гаражларда яисә Казандагы «съемный»фатирларда «рәткә китерелгән»детальләр дә куелган икән әле. Әлбәттә, без егылып төшкән вертолетларны ошбу Казан жуликларына сылтарга җыенмыйбыз. Төркем белән һәм аеруча зур күләмдә урлашу факты буенча кузгатылган җинаять эшендә дә бу хакта әйтелми. Өч-дүрт ел буе кәсеп иткән угрылар өере бары тик 6,8 млн сумлык байлыкны урлауда гаепләнә. Шуңа күрә, җинаятьчелек һәм хуҗасызлыкның, авиация кебек теләсә нинди урында өзелеп китеп, олы бәла-каза китереп чыгару куркынычы зур булган иң нечкә өлкәләргә дә үтеп керүе, акча хакына кешеләр гомерен дә аямау турындагы гомумән фикерләргә туры килә. Гәрчә, безнең угрылар урлап саткан «некондицион»агрегатларның кайда да булса хәвеф китереп чыгару мөмкинлеген исәптән чыгарып булмаса да…
Вертолет заводында кәсеп иткән шайка «эшчәнлегенең»матди зарарыннан бигрәк, шушы ягы күбрәк шомландыра. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының авиаотряд командиры Флорид Мәүлеткулов моторы сүнгән вертолетны таш кебек түбән мәтәлүдән берничек тә коткарып булмавын әйтә. Бу яктан ул самолеттан да куркынычрак. Һәлакәт була калганда, гаять катлаулы очу аппаратының кайсы узелының иң алдан сафтан чыгуын ачыклавы да, чынлыкта, мөмкин булмаган эш. Угрылар шуңа исәп тотканнар булса кирәк.
«МӘЧЕ ТЫЧКАН» УЕНЫ
Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә «КВЗ»дагы хәлләр турында 2009 елның гыйнварында ук белеп алалар. Беренче мәгълүмат, башлыча, ике җыючы-слесарь турында була. Әлбәттә, мондый угрылыкны эшчеләр үзләре генә оештырып һәм башкарып килә алмый. Шуңа күрә, теге слесарьларны тотып «селкетә» башламыйлар. Бу үзе үк башкаларны, эрерәк «балыкларны» өркетү, «төпкә» китәргә сигнал кебек килеп чыгар иде.
Мәгълүматны тикшерү гаять четерекле эш булып чыга. «Режим»лы предприятиегә тиешле тәртиптә пропуск алып керү һәм ревизия үткәрү кебек чаралар файдасыз, алай гына да түгел, әлеге дә баягы, кисәтү генә булачак. Ә завод территориясендә яшертен күзәтү алып бару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, астыртын чаралар сигез ай буе дәвам итеп, бары тик 2009 елның 10 сентябрендә генә урланган детальләрне «КамАЗ»га төяп бетергәч, бер төркем кулга алына.
Оператив эш серләрен ачмыйча гына әйткәндә, ул чакта оперлар кулында ябык территориядә төшерелеп төркемнең җинаятьчел гамәлләрен күрсәтүче видеоязмаларга чаклы була. Шик астына алынган кешеләр арасына цех башлыклары, заводның үз хәвефсезлеге хезмәтенең смена башлыгы, милиция бүлеге хезмәткәре дә эләгә. Дөрес, алга таба – тикшерү барышында гаепләрен турыдан-туры раслаучы дәлилләр булмаган берничә кеше, шул исәптән, милиционер да, «судан коры» чыгалар. Җинаятьчел кәсепне оештыручыларның берсе качып котыла. Хәзер ул федераль эзләүгә бирелгән. Арадан берсе, гаебен танып күрсәтмәләр биреп, аерым тәртиптә хөкем дә ителде һәм чагыштырмача йомшак җәза алды.
Тикшерү башланганнан соң, бер-ике көн эчендә генә, гаражлар, шәхси йорт, фатирларда сатылып өлгермәгән дүрт «КамАЗ»га җитәрлек запас частьләр, акча, документлар табыла, ОТК бракка чыгарган агрегат һәм детальләрне «төзәтү», келәймә сугу, нәкъ заводтагы кебек төрү, тартмаларга урнаштыру урыннары ачыклана. Әлбәттә, иң катлаулысы продукцияне «урнаштыру»каналларын «казып»чыгару була.
ЯЛГАН СЫЙФАТ
Чагыштырмача арзан бәягә тәкъдим ителгән запас частьләр ремонт предприятиеләрен җәлеп итмичә калмый. Ләкин алыш-биреш никадәр генә файдалы булса да, сыйфат ягы һәркемне кызыксындыра, берәү дә, бернинди гарантиясез шикле детальне сатып алып вертолетка куярга атлыгып тормый. Казан жуликлары бракка чыгарылып, исәптән төшерелгән детальләргә хәрби продукциядә зарури булган номерлар сугалар. Аларның ялган икәне фаш ителмәсен өчен, реаль, ягъни кайчандыр заводта эшләнеп ОТК контролен узган агрегатларга куелган саннар һәм тамгалар салына. Шул ук вакытта, Россия заводларына җибәреләчәк урланган продукциягә, чит илләргә, мәсәлән, Африка дәүләтләренә законлы рәвештә озатылган вертолетларга куелган детальләр Русиядә «калкып»чыгып эшне бозып куймасын өчен кирәк.
Товарның паспортында, сату-алу кәгазьләрендә һәм башка документларда да шушы номер күрсәтелә. Ә сатучы буларак, криминаль хроникада «бер көнлек»дип йөртелүче шикле фирмалар чыгыш ясый. Сатып алучы аның исәп-хисап счетына килешенгән сумманы күчерә, күрер күзгә ялт иткән, ягъни, махсус стендларда тикшермичә бер генә кимчелеге дә беленми торган запас частьләрне төяп китә. Теге акчаны алып, үзара бүлешәсе генә кала. Ә вертолетлар, аларга утырып очучы кешеләр язмышы беркемне дә борчымый.
ОСТА «ЭШКУАРЛАР»
«Клиентлар» Мәскәү, Санкт-Петербургка гына түгел, бөтен Русиягә таралган булып чыга. Алар белән ясалган алыш-бирешнең бер өлешен, бигрәк тә, ике-өч еллар элек һәм әллә кайчан ябылган фирмалар аркылы эшләнгәннәрен оператив хезмәтләр һәм тикшерү органнары ачыклап та бетерә алмый. Шуңа күрә, китерелгән зыян рәсми рәвештә 6,8 млн сум дип табылса да, аны, чынлыкта, шактый артык дип белергә кирәктер.
Шуңа күрә дә, хәрби заводтан 3-4 ел буена шул кадәр байлыкның читкә китүен бары тик контрольсезлек, хуҗасызлык белән аңлатырга мөмкин. Аерым цех, складлар, капкада җинаятьчеләр булган очракта да, ким дигәндә, авиациядә кулланыла торган кыйммәтле металл, башка чималлар, электр энергиясе чыгымнарын җитәкчеләр исәптә тотарга тиеш бит.
Ярый әле заманалар үзгәрде, шушындый җинаятьләр өчен дә угрылык дип хөкем итәләр. Совет чорында булса, әлеге гамәлгә, мөгаен, «илнең оборона сәләтен какшатуга юнәлдерелгән корткычлык эшчәнлеге», ягъни мәсәлән, диверсия акты дигән бәя бирелгән булыр иде…
КЫЙММӘТКӘ ТӨШКӘН ВЕРТОЛЕТ
Сүз уңаеннан, вертолет белән бәйле тагын бер җинаять эшенә тукталыйк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының тыл хезмәте җитәкчесе урынбасары Илдар Насыйбуллинның зур күләмдә ришвәт алып тотылуы турында күп язылды. Күптән түгел Мәскәү шәһәр суды аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итте. Эшкә нокта куелды кебек. Ләкин монда уйландырырлык мәсьәләләр бар.
Иң беренче чиратта, тагын теге угрылар искә төшә. Чөнки 50 млн сумга контракт төзеп, Татарстан милициясенә кайтарылган «Ми-8» очкычына да алар яисә алар кебек башка кораллардан сатып алынган комплектлаучы узел һәм агрегатлар эләгү ихтималы юк түгел. Күпчелек чыганакларга караганда, вертолет Болгариядә яраксыз дип табылган һәм, имеш, утильгә тапшырылган корпуска җыелган. Русия Эчке эшләр министрлыгы үткәргән тендерны откан «Гранд-медиа» фирмасының очкычны җыю өчен тотылган чыгымнарының аз, ә кеременең 30 млн чамасы икәне И. Насыйбуллинга мәгълүм булган. Шуңа күрә дә, ул табыштан өлеш чыгаруны таләп итә дә. «Откат»ның күләмен алдан 10 млн сум дип билгеләсә, соңрак 4 млн.га төшерә. Аның 500 меңен хәвеф-хәтәрсез генә кесәсенә сала, ә менә 2010 елның гыйнварында Мәскәүнең Кутузов проспектында калган 3,5 млн.ны алгач, ФСБ оперативниклары кулына эләгә. Чөнки «Гранд-медиа» җитәкчеләре табышны подполковник белән бүлешәсе килмичә, федераль иминлек хезмәтенә хәбәр салып куялар.
Шунысы сәер, бу вакытта вертолет Казанга кайтарылып, милиция авиаотрядына файдалануга алынган, алыш-биреш ясалган, димәк ки, подполковникны тавыш һәм мәшәкать чыгармыйча гына да кире бору мөмкинлеге була. Аннан соң, ул 50 млн сумлык әлеге контрактны гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнардай түрә дә түгел. Моны Мәскәү абзыйлары хәл итә. Күрәсең, «откат»ка дәгъва кылырга «хокуксыз» кешене шундый ысул белән алып ташлау кайберәүләргә кулай булган.
ПОГОНЛЫ УГРЫЛАР
Җинаять эше ришвәт алу факты буенча кузгатылса да, суд И. Насыйбуллинның вертолетлы алыш-бирештә йогынты ясый алырдай кеше булмавын исәпкә алыр да, хөкемне «Мошенниклык» дигән йомшак маддә буенча чыгарыр дип фаразланган иде. Формаль яктан караганда, ул, чынлап та, акчаны алдау юлы белән кулга төшергән булып чыга. Мәскәү шәһәр суды присяжныйлары исә, күпчелек тавыш белән И. Насыйбуллинны ришвәтче дип табалар, җәза да коррупционерлар маддәсе буенча бирелә.
Ә менә безнең судларда моңа охшаш хәлләр, кагыйдә буларак, хөкем ителүчеләр файдасына төгәлләнә. Чагыштыру өчен, икенче бер подполковник – Менделеев каласындагы 10нчы төзәтү колониясе начальнигы урынбасарына карата кузгатылган җинаять эшен алыйк. Бер тоткынны вакытыннан алда иреккә чыгарырга вәгъдә итеп, 200 мең сум ришвәт ала һәм Түбән Камада тотыла ул. Ләкин бу акчаны ришвәт дип тә атап булмас, чөнки судта ул мошенник дип табыла. И. Насыйбуллин кебек үк аның да мәсьәләне үзе теләгәнчә хәл итәргә, бу очракта, тоткынны вакытыннан алда азат итәргә вәкаләте юк бит. Бу бары тик суд тарафыннан хәл ителә. Шулай булгач, ул ришвәтче түгел, ә алдар карак булып чыга һәм шартлы срок белән котыла. 4нче төзәтү колониясе, 1нче дәвалау-төзәтү учреждениесе һәм җәзаны үтәтү системасының башка оешмаларының коррупционерлары да шул сәбәпле җиңелчә җәза алалар.
Без судларны законсыз карарлар кабул итүдә гаепләргә җыенмыйбыз. Бары тик бер үк төрле эшләргә ике төрле караш аңлашылып бетми һәм, Русия законнарын кая борсаң, шунда бара торган тәртәгә (дышло) тиңләүче рус әйтеме искә төшә.
Наил Вахитов.

Комментарии