- 21.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
21 яшьлек студент кызның Бутлеров урамындагы вакытлыча яши торган фатирына кайтмавы бүлмәдәш кызларында беренче көнне әллә ни борчу уятмый. Чөнки 11-12 февраль – ял көннәре. Ә менә дүшәмбе көн университетта да күренмәгәч, бигрәк тә кәрәзле телефоны җавап бирмәгәч, чынлап торып шөбһәгә төшәләр. Хәбәр Аленаның Бөгелмәдә яшәүче әнисенә барып ирешә. 14 февральдә ул Казандагы «Вишневский» полиция бүлегенә хәбәр итә.
Җинаятьчеләрне эзләү буенча оперативниклар шул көнне үк Алена үтерелгән дигән иң хәвефле фаразны алга куя, шуңа күрә эзләү-тикшеренү чараларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Сәер рәвештә юкка чыккан кыз белән аралашкан уннарча кеше, башлыча, студентлар, берничә сәгать эчендә ачыкланып, сорау алына.
Алар Аленаны 11 февральдә көндезге сәгать 1дә күрүләрен әйтә. Кыз «Кольцо» сәүдә үзәгеннән чыгып өенә кайтып китә, шуннан соң күзгә чалынмый. Оперативникларны озак вакыт аралашып йөргән, әле бер ел элек кенә шул ук педагогика университетын тәмамлаган 24 яшьлек егет кызыксындыра. Ләкин ул 10 февральдә, ягъни кыз югалырга бер көн кала Аксубайда яшәүче әти-әнисе янына кайтып китүен әйтә. Ләкин әлеге «алиби»ның ялган икәне тиз ачыклана, чөнки аны Казанда күргән кешеләр табыла. Аксубайга шалтыратып белешү өчен дә күп вакыт кирәк булмый.
Егетнең ялган сөйләве генә түгел, кулындагы пешкән, сыдырылган урыннар да шик уята. Монысын ул Аксубайда мунча кергәндә кайнар суга пешү белән аңлата. Бусы чыннан да хак булып чыга. Ләкин ул ялгышлык белән түгел, махсус рәвештә, төгәлрәге, кыз тешләгән, тырнаган урыннарны яшерү өчен үзе пешкән булып чыга. Ләкин бу инде 12 февральдә булган хәл. Берничә көн тарткалашканнан соң ул моны һәм 11 февральдә кылган коточкыч кыргыйлыгын танырга мәҗбүр була.
…Ул көнне кызны йорты янында каршы ала, машинасына утыртып үз фатирына алып кайта. Араларында низаг чыгып, кызның башына тимер таяк белән суга. Берникадәр вакыттан Алена аңына килеп кычкыра башлый, котырынган бәндәнең кулларын тырнап, тешләп бетерә. Кыскасы, бичара кыз елап талаша. Ләкин урысларда ломга каршы торырдай алым юк, дигән әйтем бар…
17 февраль җомга көнне ул эзләү-тикшерү төркемен Казан-Чаллы юлындагы Колай авылы янындагы агачлыкка алып килеп, карга күмелгән дүрт кара полиэтилен пакет күрсәтә. 21 яшьлек кызның кисәкләргә бүлгәләнгән гәүдәсе шушы төргәкләрдә булып чыга.
Кызны үтергәч тә, ул янындагы кибеттән чүп пакетлары, юу порошоклары алып кайткан. Соңыннан фатирны бер генә кан табы да калмаслык итеп юып, чистартып чыккан. Шуңа күрә оперативниклар аның торагында явызлык эзләре тапмый.
Әмма кыргыйлык фаш ителә. Бары тик аңа китергән сәбәпләр аңлашылмый. Шунысы гына мәгълүм, алар күптәннән дуслашып йөргәннәр, өйләнешергә дә исәпләре булган, диләр. Ләкин соңгы вакытта кыз егетне кире кага башлаган. Низагны да шул сәбәпле килеп чыккан дияргә була торгандыр. Алай дисәң, кызның ташлашкан егет фатирына барып керүе аңлашылып бетми.
Җанкыяр исә сөйгәнен җенси-әхлакый яктан тотнаксыз булуына басым ясый. Хәтта интим мөнәсәбәткә кергән өчен 2 мең сум акча сорады, дип белдерә. Кыскасы, корбанын каралтып күрсәтергә азаплана, әмма аны каралтып үзен агарта алмый инде ул.
Наил ВАХИТОВ.
Чүп капчыгындагы мәет ,

Комментарии