ТӨРМӘДӘ – ТУЙ…

ТӨРМӘДӘ – ТУЙ…

– Нишлим икән, әле бер бәла иде, инде өчәүләп муеныма асылынырга торалар бит, – дип башлады очраклы рәвештә поездда вагонга килеп кергән якын дустым, курсташым Елена. Барыр юлыбыз ерак булганга күрә, мин аны тыңларга әзерләндем. Эченә җыелган серләрен, кайгы-хәсрәтләрен яшермичә сөйләде яшьтәшем. Билгеле бер сәбәпләр аркасында язмада барлык исем-фамилияләрне үзгәртеп яздым.

Ике бала үстерде Елена ханым. Гомере буе башкала заводларының берсендә бил бөгеп, пенсиягә чыкты. Кызы инде кияүдә, өч бала үстерәләр. Алинәсе хакында борчылмый ул, кызы бәхетле, сәгадәтле тормыш кичерә. Балалары да тәртипле, итәгатьле, эшчән булып үсеп килә. Олысы инде беренче курсны тәмамлады, студент. Бер-бер артлы дөньяга килгән кызлары да мәктәпнең өлкән сыйныфларында бик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Кызы үз гаиләсендә «кайный», бөтен тырышлыгын балалар тәрбияләүгә багышлаучы Алинәсе әнисе хәлен сирәк белешсә дә, үпкәләми Елена. Ә менә улы Геннадий кечкенәдән үк аның баш миләрен бурый, йөрәкләрен телгәли, тирән хәсрәткә сала. Инде өйләнергә уйлаган. Моңа бик шатланасы иде дә бит, тик…

БАЛАЧАК, ҮСМЕРЧАК…

Генаны беренче сыйныфка әтисе эшләгән мәктәпкә бирәләр. Виталий Иванович – районда танылган шәхес, ничә буын вәкиленә математика фәне укытты. Тик улы гына беренче сыйныфта укыганда ук, әтисе йөзенә кызыллык китерә башлый: я берәрсенең акчасын чәлдерә, яисә сыйныфташларын тукмый, укытучылар белән бәхәсләшә… Аптырагач, әтисе малаен башка мәктәпкә күчерә. Тик анда да эшләр уңай якка үзгәрми. Тәртип бозулар, чәкәләшләр, төрле галәмәтләр анда да кабатланып тора. Сигезенче сыйныфта укыганда Генаны балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар исәпкә куя. Егет инде авыр наркотиклар кулланырга да «өйрәнеп» өлгерә. Ә аларны юнәтергә әти-әни биргән акчалар гына җитенкерәми.

19 яше тулгач, беренче җинаятен кыла «егет». Әти-әнисе, кеше сүзеннән хурланып, оятка каласы килмәгәч, балаларын коткарып калу хәстәренә керешә. Шактый суммада акчалар туплап, Генаны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә ирешәләр. Тик әлеге гамәл малайларына сабак булып хезмәт итми. Аны ярты елдан соң караклык өчен кулга алалар. Караклыкның бигрәк тә үтемле, ышанычлы ысулын сайлый ул. Киоскта эшләүче чибәркәй белән таныша да «мәхәббәт» куертып җибәрә. Сатучы кыздан киоск хуҗасы турында мәгълүмат туплый да берәрсенең туган көне алдыннан икенче сменада эшләүче чибәркәй янына барып:

– Фәлән Фәләнович кызының (хатынының, малаеның) иртәгә туган көне. Шул сәбәпле, фәлән кап шампан шәрабе, сыра, шоколад… китереп бирергә кушты, – дип, дистәләгән меңлек товар төяп китә дә юкка да чыга. Шул рәвешле, Казан каласында шактый киоскны «чишендереп» өлгерә. Аның «фокуслары» әле тагын күпмегә сузылыр иде, билгесез, чираттагы киоск «чишендерү» вакытында хуҗа үзе килеп чыкмаса. Киоск хуҗасы милиция хезмәткәре икән, хәлне тиз чамалап ала да оператив төркем чакырта. Шул рәвешле, Генаны яңадан каптыралар. Судлар берничә районда ел буена сузыла. Егеткә биш ел чәпәп куялар…

…Эшләргә яратмаучы хөрәсән срогын тутырып туган йортына кайта. Тик озакка түгел, берничә айдан Геннадий яңадан «кармак»ка эләгә…

КЫЕК ЮЛДА…

Үлеп сагынган әти-әнисе зур өметләр баглап каршылый улларын. Баштанаяк барлык сезон кием-салымы белән тәэмин итәләр. Кирәк-яракка акчага да аптырамый егет. Тик наркотиклар көннән-көн күбрәк сумма сарыф итүне таләп итә. Гена яңадан караклык юлына баса. Үзе кебекләр белән төркемгә берләшеп, җиңел машиналар «чишендерүгә» керешәләр. Казан тимер юл вокзалы тирәсендә «эшләп» маташканда аларны кулга алалар. Елена ханым, улын коткарып калырга бик тырышса да, бу юлы Генаны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бичара ана төрмәгә ризык ташып, акчалар җибәреп, телефоннан сөйләшкән өчен акчалар салып арып бетә. Тик улының төрмәдән язган хатларына сөенеп, открыткаларына, шалтыратуларына шатланып, бала-бәгыренең срогы тулганны сизми дә кала…

БӨКРЕНЕ КАБЕР ТӨЗӘТӘ?!

Кыш башында Геннадий иреккә чыга. Берәр атналап өйдә якыннары янында ял иткәннән соң, егетне әти-әнисе тәмам югалта. Баксаң, ул бер ханым белән танышкан да шунда төпләнеп яши башлаган икән. Ханым кибеттә өс киемнәре сатучысы булып эшли. Кыз Оксана исемле, аңа 32 яшь. Баласы Света инде дүртне тутырган. Сабыйга бер яшь чагында кызның әтисе наркотиклардан үлеп китә. Иренең әти-әнисе шәһәрдә билгеле, данлыклы кешеләр, уллары дөнья белән бәхилләшкәч, киленнәре һәм оныклары турында бөтенләйгә оныталар. Оксана әнисе һәм үги әтисе булышлыгына таянып яши.

Берара тыныч тормышта яши Елена ханым. Дөрес, акчалата ярдәм иткәли улына. Яшьләр артык борчымый, кунакка да сирәк кенә килеп киткәлиләр. Тик өч айдан соң танышымның күген кара болытлар каплап китә: күптән түгел иреккә чыккан Гена май ахырында яңадан килеп «каба». Бу юлы аның машинасында наркотиклар табалар… Кайгы-хәсрәттән Елена ханым түшәккә егыла.

Геннадийны әнисе йортында эләктерәләр. Әзмәвердәй дүрт ир-ат аны идәнгә ботарлап сала да киенергә боера. Гена алардан ваннада юынып чыгарга рөхсәт сорый. Тегеләр аңа ун минут вакыт бирә. Милиционерлар телевизор карап кала, ул ваннага юнәлә. Һәм шыпырт кына фатирдан чыгып тая. Тәртип сакчылары авыз ачып бүлмәдә утырып кала…

Тик ике ай яшеренеп ятканнан соң аны барыбер эләктерәләр. Бу юлы кулларын богаулап, азрак сөяк-санакларын да «санап» алалар. Чөнки үзләре үк ычкындырган милиционерлар аны Үзәк урамнарның берсендә очрата.

ТИЗДӘН ТУЙ

Эзәрлекләүләрдән качып йөргәндә аңа Оксанасы бик булыша. Ул егетне дуслары фатирында яшереп тота. Кызы белән үзе дә вакытлыча шунда күченеп китә. Инде кулга алынгач та, сөйгәнен ташламый: азык-төлек, тәмәке, башка кирәк-яракларны илтеп кенә тора. Әлбәттә инде, Елена ханым акчаларына. Улы Гена бик үтенеп сорый ич! Хатларның да укып үксеп-үксеп еларлыкларын «иҗат итеп» җибәрә бит: «Кадерле әнием! Аяусыз, явыз тормыш сезнең яннан тартып алды. Мин еракта, бик еракта инде. Сезне бик сагынам, үзәкләрем өзелә. Тик кайгырма, ялгыз булмассың. Минем урыныма хәзер кызыгыз һәм оныгыгыз бар. Әнием! Ташлама инде аларны, кулыңнан килгәнчә ярдәм ит! Мин аларны һәм сине өзелеп яратам! Бакчага барганда да үзеңнән калдырма инде кызларымны! Аларга бик ошый табигатьтә ял итүләре. Миңа «передачка»ларны да күбрәк үзең туплап, юлларга тырыш инде, яме. Оксанага бер хезмәт хакына яшәүләре бик авырга туры килә. Дөрес, азрак пенсия акчалары да булышлык итә инде аларга. Тик акчаны көчкә җиткезә хатыным».

Күптән түгел яшьләр кавышып, язылышып яшәү турында сүз кузгатканнар. Елена ханым инде яшьләргә дүртәр меңлек балдакларны да юнәтеп куйган. Киленнең кешечә, ак күлмәктән язылышасы килә, ди. Әнә улы төче телләнеп тагын хат юллаган, нәкъ төлке инде, билләһи! Күлмәк караштыра инде хәзер Елена ханым. Әле документлар тутырырга, язылышуны рәсмиләштерергә мең ярым кирәк булган. Язылышуны кичектерү сәбәпле, икенче мәртәбә тагын әлеге сумманы түләргә мәҗбүр ана. Кем белә, өлгерәме әле, юкмы бу юлы да. Яңадан мең ярым түлисе була дип, коты чыгып тора танышымның.

СУДТА ҺӘМ СУДТАН СОҢ

Шушы көннәрдә генә суд булган. Тәнәфес вакытында Елена ханым улы белән рәхәтләнеп аралашкан:

– Сакчыларның яхшылары туры килде безгә. Рәхмәт яусын үзләренә! Башта улым белән мин иркенләп сөйләштем. Аннары яшьләрнең үзләрен генә калдырдым. Күзгә-күз генә карашып торалар. Оксана кулларыннан, терсәкләреннән сыйпап кына торды. Хәтта балдакларны кидертеп, үлчәп карарга да җай тапты. Мәхәббәт дигәннәре шундый буладыр инде ул! Әлегә суд төгәлләнмәгән. «Эш»тә яңа фактлар ачылу сәбәпле, Генага яңа срок өстәүләре бик мөмкин.

Ике елдан артык бирсәләр, көтәргә исәбе юк киленкәйнең. Юристлар белән аралашкач, шуны аңладым: биш елдан да ким срок бирмәячәкләр улыма. Килен бик яшь шул әле, ирсез яшәүләре авыр! Ни уйларга, нәрсә әйтергә дә белмим бу хакта.

Мин бит инде олы яшьтә үзем дә. Гел ятасы гына килеп тора. Ә килен баласын миңа калдырырга ярата. Кичке тугызга кадәр эшләү сәбәпле, балалар бакчасына берничек тә өлгерә алмый ул. «Фазендада» да булыша алмый миңа рәтләп, эше тыгыз. Укый да бит әле ул. Үзем сорарга базмыйм шул бер дә. Файдаларыннан зыяннары күбрәк. Тик нишләмәк кирәк, язмышым шулдыр минем.

Менә судтан кайткач, килен бездә кич кунып калды. Шунда бераз сыра «төшереп» алгач, телләре ачылды «сандугач»ның. Шаяртам гына дигән булып, алдагы көн планнары хакында да сөйләп ташлады:

– Менә сезнең фатирны икегә бүләрбез дә минеке белән кушкач, безгә ике бүлмәлене сатып алырбыз. Ә сезгә берле дә бик җиткән. Кызың Алинәгә дача булыр. Ул да бит ике катлы, таштан салынган.

Акча юк дип зарлана башлаган идем дә:

– Әле генә икегезгә дә пенсия килде ич. Кассада 15 мең бар дип, – авызымны япты да куйды.

Хәтта кайчак икәүләп агулап үтермәсләр микән, дип тә уйлап куям. Көфер сүзләр сөйлим инде. Шулай булса да, соңгы вакытта моңа җирлек бар шикелле. Йорт-җирне, мал-мөлкәтне кызым исеменә яздырып куймыйча булмас, ахрысы.

Улыма бу хакта әйтеп торуны кирәк санамыйм. Ул барыбер мине аңламаячак. Кайгы «диңгезендә» берүзем йөзәм дә йөзәм. Ирем эчүгә сабышты, аңа диңгез тубыктан… Менә шундый язмыш минем: ирле – ирсез, уллы – улсыз, киленле – киленсез… Белмим, түземлегем күпмегә җитәр, кая барып сугылырга белмәгәннән, хәсрәтем белән уртаклашырга булдым. Чыннан да, бераз җиңеләеп китте, эчләрне бушаткач…

Кызым чиркәүгә барырга куша. Аллаһ ярдәменә таянырга өнди. Ул үзе, яшь булса да, чиркәү юлын таптый. Бәлки, шуңа да тормышы сәгадәтле, тыныч, бәхетледер аның. Менә мин дә уйлап торам әле: Ходай каршына барып сыгынырга дип. Алайса, башка чарам калмады инде.

Елена ханым, сөйләп бетерде дә шым булды. Ни әйтергә белмичә, бик озак һәрберебез үз «казаныбызда» кайнады. Бераз тынычлангач, Елена ханым:

– Борчылма, мин киңәш эзләп сөйләгән идем сиңа тормыш кыйссамны. Әңгәмә барышында барлык сорауларга җавапларын да таптым… Ходай ташламасын, я, Ходам, сабырлык бир, ташлама!!!

– Амин, шулай булсын! – диюдән башка чара калмады миңа…

Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә чыдам, сабырлык иңдерсен…

Мәдинә НУРУЛЛА.

ТӨРМӘДӘ – ТУЙ..., 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии