- 21.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бер көнне банкка барган идем дә, кеше бик күп булып чыкты, шуңа күрә шактый вакыт чират көтәргә туры килде. Бераз утыргач, ишектән каударына – каударына бер ханым атылып килеп керде дә, чиратсыз – нисез тәрәзә артындагы кызларның берсенә бәйләнә башлады:
– Мин йөрергә тиеш түгел сезнең артыгыздан. Ник миңа үзегез хәбәр итмәдегез моңарчы?! Ничә мәртәбә килергә була инде монда?! Әле өйләгә кадәр генә ике тапкыр кереп чыктым бит! Башка офисларыгызның юлын таптап та ардым инде. Әле берсенә, әле икенчесенә куалыйсыз. Ә анда мине кабул итәргә тиешлеләрнең кайсысы йә авырый, икенчеләре укырга киткән булып чыга. Чакырыгыз миңа хуҗагызны, проблемама чишелеш тапмыйча, бүген биредән аягымны да атламыйм, – дип, ханым, янымдагы буш урындыкка килеп тә ауды…
Банк хуҗасын көткән арада апа белән танышып, сөйләшеп киттек. Ул ашыкмыйча гына сүз башлады:
– Ирем белән бик матур гомер кичердек. Бер ул, бер кыз бала үстердек. Инде икесе дә тормышта, үз гаиләләре белән башка төбәкләрдә көн күрәләр. Мин шушы көннәрдә генә 62не тутырдым, ә ирем үземнән дистә елга яшьрәк иде. Алексей акчаны күп алып эшләде, минем пенсиям дә шактый. Шуңа күрә картлыкта бер юаныч булыр дип, бакча сатып алырга уйладык. Башкаладан ерак та түгел, бик гүзәл урында, су буендагысына ия булдык без аның. Өе иске булгач, шуны сүтеп, яңа йорт-кура, мунча да төзербез, дип, банктан кредитка 200000 сум акча да алдык. Тик шатлык – куанычларым озакка бармады, кредит алып, ике ай узуга, ирем дөнья куйды. Инде менә хәзер нишләргә дә белмим. Өстәвенә, хәләл җефетем җан дусты өчен дә 100 мең сум кредитны үз исеменә алып, икеләтә камыт кигән иде. Ул үлеп китте, ә барлык проблемалар минем өскә ауды. Менә шушы бурычларны каплау артыннан чабып йөргән көнем. Бәхеткә, ирем, үлем – китем очрагыннан, кинәт авырулардан үзен «страховкалаган» булган. Югыйсә, белмим, нишләгән булыр идем. Ун мең пенсиядән яртысын фатир өчен түләгәч, яшәрлек тә калмый бит. Ә монда әле өстәвенә кредит та бугазлый…
Дөрес, суд юлларын шактый таптыйсы була инде, тик бу эшне тиз арада азагына ирештерергә кирәк. Югыйсә, безнең хафабыз балалар өстенә авып, аларны рәнҗетергә туры килмәсен дип бик борчылам. Ирем бакый дөньяга көтмәгәндә – уйламаганда китеп баргач, мин үзем дә хәзер кара кайгыга баттым: җанашым таза-сау килеш үлеп китте бит, – дип төгәлләде сүзен Хәбирә апа.
Ханым банк хуҗасы янына китүгә, кредитлар хакында сүз куерды. Кызып – кызып әлеге темага бәхәс купты. Чираттагылар тормышларында танышлары, күргән – белгәннәр хакында сөйләп эчләрен бушатты. Чиратым җитеп, эшләремне төгәлләп китеп барганда да кредит хакындагы бәхәсләр дәвам итеп калды.
АШЫЙ БАШНЫ КРЕДИТЛАР…
Чит илләрдә кешеләр кредитка яшәргә күнеккән. Инде безнең халык та әлеге ысул белән көн күрергә өйрәнеп бара. Рәхәт ич: банкка барасың да кредит аласың. Тик аны кайтаруы гына бик авыр: алганда кешенекен, биргәндә үзеңнекен чыгарып саласы була шул. Бүген кредитларны теләсә кем ала. Аларны юллауда аерым мошенниклар төркемнәре дә эшли. Газеталарны ачсаң да, кредит бирүче оешма адрес–телефоннары тулып ята. Алар хакындагы белдерүләр белән урам баганалары, стендлар, тукталышлар чуарланып беткән: күпме телисең, кинән! Хәтта төрмәдән чыкканнарга, беркайда эшләмәүчеләргә дә акча бирәләр. Менә бүген дә, банктан чыкканда күптәнге танышымны очраттым. Елап, шешенеп беткән Ясминә ханым танымаслык булып үзгәргән. Хәл-әхвәлләр хакында бераз сөйләшкәч, ул кайгы-хәсрәте белән уртаклашты.
– Тиздән кибетләрдә, кино-театрларда кредит бирүче автоматлар урнашачак, – дигән хәбәрне ишеткәч, җаным сыкрый. Андагы акчаларны алыр өчен бары тик паспорт кына кирәк булачак икән. Әгәр шушы гамәл тормышка аша калса, минем шикелле хафага тарганнар армиясе артачак ич. Үз-үзләрен үтерүчеләр, җинаятьләр саны да ишәячәк.
– Сәет улым сездә укыды бит, – дип дәвам итте танышым. – Шушы балам, күз нурым, армия сафларыннан үзгәреп кайтты. Ике ел узуга карамастан, мин бәгырь җимешемне кызганудан ары уза алмыйм. Кайларга гына бармадым да, кемнәр каршына барып башкайларымны имәдем: табибләр, психологлар, караучы – багучылар, сихерчеләр, им–томчылар… Күпме акчалар сарыф ителде шушы юлларда йөреп! Тик берсенең дә файдасы гына тимәде. Табиблар, белгечләр теге «сары йортка» илтеп салып дәваларга киңәш итә. Тик үз кулларым белән ничек итеп бәгырь җимешемне «дурдом»га илтеп тапшырыйм?! Мәктәптә бик яхшы укып, югары уку йортын «кызыл» дипломга тәмамлаган улым бүген җаннарымны телгәли. Бары да шул кредитлар аркасында…
Солдат хезмәтеннән кайтуга, кеше арасында ким-хур булмасын дип, бераз кредит алган идем. Шул акчаларга Сәетне баштан-аяк киендердем. Барлык сезоннарга җитәрлек өс, аяк киемнәре сатып алдык. Бераз ял итеп алгач, улым эшкә дә урнашты. Акча алыр вакытлар да җитте, инде бераз тормышлар җиңеләер дип хыялланып йөргәндә, өмет күгемне кара болытлар каплады. Хезмәт хакы кулга эләгүгә, улым бүлмәсенә кереп бикләнә дә, борчымаска куша. Ә ике-өч көн узуга, миннән юлга, башка кирәк-яракларга акча сорап тинтерәтә башлый. Акча хакында сүз ачсам, йә җенләнә башлый, яисә пыр тузып өйдән чыгып шыла.
Түземлегем ярты елга җиткәч, инде пенсиям үземә яшәрлек тә калмый башлагач, шушы хакта ахирәтем белән киңәшләштем. Ә бер көнне, улым эштә чакта, ул үзе белән таныш компьютер белгечен ияртеп алып килде. Белгеч әлеге замана хикмәтен ачып, шунда бераз казынганнан соң, улым хакындагы мәгълүматны ирештергәч, баш миләрем кайнарга тотынды. Сәетем барлык акчаларны компьютердагы азартлы уеннарга тотып бетерә икән, кредитлар чоңгылына чумганлыгы да билгеле булды. Шушы яңалыкларны ишеткәч, хәлсезләнеп, аңымны югалтканмын. Исемә килгәч, башта ахирәтем белән бер утырып елаштык. Аннары шушы афәттән котылу юлларын эзли башладык…
Улымны гел тикшереп торгач, акча алган көннәрдә эшләгән җирендә сагалап йөри башлагач, ул миннән бөтенләйгә читләште. Шунысы да ачыкланды: Сәет дүрт төрле банктан кредитлар җыйган булып чыкты. Озак та узмый ул эшеннән дә китәргә мәҗбүр булды, чөнки хезмәт хаклары банкларга түләргә җитми башлаган. Инде менә туган йортыннан да чыгып китте, суд приставлары килеп тинтерәтеп бетерделәр үзебезне. Ярый әле күргән-белгәннәр ярдәмендә вакытында пропискадан төшереп өлгердем үзен. Югыйсә, фатирымнан колак кагасы булганмын… Менә кайдалыгын да белмим, хәбәр-хәтере инде өч айлап юк. Җитте балакаемның башларына кредит дигәннәре…
КИЧЕР, МИНЕ ӘНКӘЙ!
Башкалада балалар бакчасында җитәкче булып озак еллар эшләде танышым Ирина. Тормышы түгәрәк иде аның: яраткан һөнәре; үзен хөрмәтләүче хезмәттәшләре; аның өчен үлеп торучы туганнары; өрмәгән җиргә дә утыртмаучы ире; яшәргә көч бирүче сөеклесе – бердәндер улы – бәхет өчен тагын ни кирәк?! Тик балә аяк астында йөри дигәндәй, авариягә эләгеп, тиздән Иринаның ире якты дөнья белән бәхилләште.
Ирина башлангыч сыйныфта укучы улын берьялгызы тәрбияләде. Малай тәртипле, акыллы, тыңлаучан булып үсте. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган бәгыръ кисәген теләгән югары уку йортына да урнаштырды ханым. Тормыш шулай тигез юлдан җайлы гына тәгәрәп барганда улы әнисенә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Ирина ханым әлеге эшнең бик катлаулы да, куркыныч та булуы хакында күпме генә колак «итен» ашамасын, Игорь үз сүзендә нык тора. Дәвамлы кычкырыш, талашлардан соң Сергеевлар гаиләсе эшмәкәр булырга карар кыла. Ирина ханым банктан шактый суммада кредит алырга мәҗбүр була. Шулай итеп, ике айлап төрле оешма юлларын таптый торгач, тегеләр «бизнесмен» була да куя: базарда дисклар сатуны оештырып җибәрә. Берәр ел тирәсе эшләре гөрләп бара боларның. Тик сөенеч – куанычлары озакка сузылмый, лицензиясез товар саткан өчен эшмәкәрләрне «капкын»га эләктерәләр. Шактый суммада штрафлар түләп, кирәкле кешеләрне майлап – җайлаганнан соң, болар тиз арада тагын эшкә керешә…
Аппетит ашаганда килә дигәндәй, Сергеевлар бизнесларын үстерергә карар кылалар. Тик зур суммаларда акча тагын каян табасы? Ирина ханым инде болай да бәлагә тарганнан соң түрәләрне «уарга–юарга» шактый суммада кредитларга батып өлгергән була. Уйлый торгач, акча кулга төшерүнең тагын бер әмәлен эзләп таба тегеләр. Ике бүлмәле бик яхшы фатирларын сатып, шәһәр читендәге кечкенә генә бер йортка күченәләр. Кулга кергән сәмәннәргә берничә музыка күчереп яздыру аппараты, дисклар, шәһәр базарларында урыннар сатып алып, яңадан эшкә керешәләр. Акчаларының бер өлеше элек алган кредитларны капларга китә.
«Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас», – дигәндәй, Сергеевларның базардагы эш урыннарына ут төртәләр. Бичаралар эшсез дә, акчасыз да кала. Ә алган кредитлар бугаздан торган саен ныграк кыса бара. Сергеевлар шәһәр читендәге йортларын да сатарга мәҗбүр булалар. Шул рәвешле кредитлардан котылмакчы була болар.
Вакытлыча яшәп торырга туганнан туган апалары сыендыра бичараларны. Бу вакытта инде Ирина ханым яшел «елан» белән дуслашып өлгерә. Малае да әнисеннән калышмый. Көн саен парлап уздырган «туйларына» апаларының да түземлеге бетә. Ул Сергеевларны куып чыгара…
Күптән түгел Игорьны шәһәр үзәгендә очраттым. Минем белән үзе килеп күреште. Тормышлары хакында сорашкач, ачылып сөйләп китте:
– Апа куалап чыгарганнан соң, безнең барыр урыныбыз калмады, бомжга әйләндек. Кая барып сугылырга белмәдек башта, үзебезне ыжгырып барган поезддан тәгәрәп төшеп калгандай хис иттек. Тәүге вакытларда күргән-белгәннәргә, дус-ишләргә кергәләп йөрдек. Кайберләре кызганып төн кунарга да калдыргалый иде. Тик андый бәхетле мизгелләр озакка бармады. Аннары дуслар, танышлар, туганнар – бар да бездән читләшә башлады. Безнең өчен киноларда гына күреп таныш булган бомж тормышы башланды. Кичләрен базар тирәсендәге чүплекләрдә казындык, башка шәһәрләрдә хәер дә сорандык, авылларда өйдән – өйгә йөреп ризык, кием – салым да теләндек… Соңрак Казан үзәгендә үзебез шикеллеләр белән дуслашып киттек. Берничә кешедән торган төркем безне үзләре янына сыендырды. Подвалларда, җылылык торбалары урнашкан ышык урыннарда төннәребезне уздырдык. Җәйләрен хәлләребез бераз җиңеләя иде: ташландык дачаларда яшәргә күнектек…
Унике еллап гомеребез менә шулай мәгънәсез, бернинди максатсыз, аккан сулардай, тәгәрәде дә тәгәрәде. Узган елны әниемне югалттым. Бик каты авырып, тилмереп, сызланып җан бирде ул. Пычрак, салкын подвалда җан тәслим кылды мескенкәй… Әниемнең үлемендә үземне гаепле саныйм. Теге вакытта байлыкка кызыгып, «бизнесмен» булырга «кодаламаган» булсам, мондый көнгә калмас та идек.
Әниемне җирләргә булышуларын үтенеп, электән үк таныш руханига мөрәҗәгать иткән идем. Чиркәү ярдәме белән әнкәйне соңгы юлга кешечә озаттым. Ялгыз калгач, үземне дә шунда сыендырдылар. Мин хәзер аракыны авызыма да капмыйм, эшкә урнаштым. Әле менә әнием каберенә чардуган куйдырту хәстәре артыннан йөрүем, – дип төгәлләде сүзен Игорь.
Ул китте… Мин баскан урынымда катып калдым…
…Тормыш дәвам итә…
Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии