Барысына үзем гаепле…

Барысына үзем гаепле…

Җир шарындагы иң куркыныч, иң коточкыч әйбер – нәрсә ул? Адәм баласын кешелектән чыгарган, эчүгә сабыштырган, чарасызлыктан җинаять эшләргә мәҗбүр иткән, ахыр чиккә җиткереп, хәтта үз-үзенә кул салырга этәргән аждаһаның исеме ничек? Сәбәпләр күп табып була монда – , , ниндидер , җавапсыз , , һ.б. Әмма, әгәр дә яныңда сиңа ярдәм итә алырлык, чын күңелдән ышанган, инде булмый дигән чакта да иңен куярлык кеше булса, боларның барысын да җиңеп, яңадан яшәргә көч табарга, яңа тормыш башларга мөмкин. Димәк, төп сәбәп – ялгызлык түгелме соң? Күп кенә бәлаләр, фаҗигале вакыйгалар, төзәтәлмәс хаталарның да бөтенесе дә диярлек нәкъ менә үзеңнең берәүгә дә кирәкмәгәнлек хисеннән, якындагыларның сине кабул итмәүләреннән, файдасыз тормыш алып барам дигән фикердән, үз-үзеңне битәрләү, гаепләүдән килеп чыгадыр, мөгаен. Әмма һәрбер кешенең үз язмыш юлы, үз хаталары, үз үкенүләре. Минем бүгенге әңгәмәдәшемнең сүзләре күп кенә кешеләрнең тормышлары белән охшаш, бернинди чамадан тыш күренешләр, хәлләр юк, әмма гыйбрәт алырлык, уйланырлык әйберләр шактый.

Сау-сәламәт, төскә-биткә ягымлы, 43 яшьлек әлеге ир-атның, беренче карашка, тормышы да ал да гөл кебек. Рәхәтләнеп, тормыштан тәм табып, хәтта типтереп тә яшәрлек бар нәрсәсе бар: шифаханәнең нәрсә икәнен дә белми, уртача яшьтә булса да, хатын-кыз игътибарына тансык түгел, финанс як та сөбханалла гына – үз фатиры, кыйбатлы техника, тормыш өчен кирәкле җиһазларның да бары тик кыйммәтле, сыйфатлысы гына, пенсиясе дә аз түгел, аннан башка да акча кереп тора. Тик шулай да, күңел тынычлыгы таба алмый ул, бик мөһим, барысын да урынына куярлык нидер җитеп бетми.

– Беренче хатыным белән мин армиядә чакта таныштым, бергә хезмәт иткән дустым очраштырды. Күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган, яшь, чибәр, тыйнак, чиста… Бер елга якын очрашып йөргәннән соң туй ясадык. Тагын бер елдан кызыбыз туды. Ләкин булган әйбернең кадерен күрә белмибез шул. Артык тыныч, сабыр, гаилә җанлы булгангамы – миңа аның белән күңелсез була башлады. Урын өстендә дә үзен артык тыйнак тота кебек тоелды, башкалар сыман күз уйнатып, кыска итәкләр дә киеп йөрмәде. Башка кызлар миңа кызыксынуларын сиздергәч, мин дә җавапсыз калмадым. Кунарга кайтмыйча калган вакытларым да аз булмады, акчаны да яшь, артык кыю туташларга кызганмадым… Озак яшәмәдек без аның белән, аерылыштык. Үзем киттем. Аның сабырлыгына әле дә таң калам. Яшәү дәверендә тавыш чыгару, гауга күтәрү кебек күренешләр ясамавыннан тыш, тавышын да миңа күтәрмәде. Кайтып, инде бөтенләйгә китәм, аерылышуга гариза яздым, дигәннән соң да, күралмау, үч саклау, ачу сыман хисләрне чыгармады. Хәер, алар булмагандыр да. Бары тик, күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Ходаем, начарлык теләмим, күрсәткәннәреңне үзең күрсәң иде», – диде. Аннары миңа карады да: «Китәсең икән, кире әйләнеп кайтма, кабул итмәм», – диде. Күңеленә, йөрәгенә тиярлек итеп рәнҗеткәнмендер инде, күрәсең. Шунда, ичмаса, киткәндә, гафу үтенеп, бәхиллеген аласы да бит, юк шул. Бигрәк үзем турында югары фикердә булганмын. Башымны югары күтәреп: «Кайтмам, үзең ялынып килмәгәең!» – дип чыгып киткән булдым. Ул озак тормады, яңадан кияүгә чыкты. Мин дә берничә елдан бер хатын белән тора башладым. Балаларыбыз булмады. Торуы да кешечә тору түгел иде инде болай, кыяфәт чыгару гына. Кредитка машина алыр өчен гаиләле булырга кирәклектән, өйләнештек. Әмма машина алганнан соң ярты ел да тормадык, янә аерылыштык. Юк, начар дип әйтмәс идем, әмма күңелгә нидер җитмәде. Элеккеге сөяркәләрем белән дә аралар акрынлап суына барды. «Бер төнлек күбәләкләр»дә туйдыра башлады. Җылылык юк иде аларда. Юк, тән җылылыгын әйтмим, күңелне җылыта алырлык, эчтәге бушлыкны тутырып, күзләрдә очкын уятырлык, яшәү тәмен бирерлек җылылык. Һәр яңа хатын-кыз шатлык түгел, болай да тынны буган, искә алмаска, онытырга тырышкан аңлаталмаслык чарасызлыкны гына көчәйтте. Гомерем буе ашкынган байлык, акча тора-бара шулкадәр мәгънәсез була башлады ки, күралмаслык дәрәҗәгә җиттем. Гомумән, яшәвемнең мәгънәсе югалды. Нәрсә өчен яшим мин? Кем өчен? Урамнан барган парларга карыйм да, күз яшемне тыя алмыйм. Ире, хатыны балаларын нәни кулыннан җитәкләгәннәр дә, ни турындадыр гөрләшеп, сөйләшеп баралар. Ә күз карашларында, тавышларында бер-берләренә карата чиксез мәхәббәт. Минем дә шундый гаиләм бар иде бит, мин дә шулай яши алыр идем, дигән уйлар тынны кыса. Беләм, үзем гаепле, Ходай биргән олы бәхетнең кадерен белми, өч тиенлек, тышкы яктан ялтыраган алдавычка үзем алыштырдым. Әгәр дә мөмкин булса, шушы мизгелдә үк бернәрсәмне дә кызганмый, элеккеге гаиләле вакытымны кайтарыр идем. Әмма һәр хатаның җәзасы бар икән. Һәр адымың, һәр сүзең өчен җавап бирергә кирәк. Хәзер инде үкенүдән файда юк, үзем теләп, сайлап алган тормыш белән яшим. Үземнән башка берәүне дә гаепли алмыйм.

Бүтән сүз әйтмәде ул. Авыр карашын читкә борып, тын гына утыра бирде. Бу бары тик кызгану хисе генә уяткан ир-атка ниндидер сорау бирү дә мәгънәсез иде, юату сүзләре дә телгә килмәде. Хәер, ни дип әйтеп була соң мондый мизгелдә? Мондый язмышка дучар булганнар азмыни?..

.

Казан.

 

Комментарии