- 24.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Машинага начар ягулык салуны җан иясенә агулы ризык бирү белән чагыштыру дөрестер. Чөнки атсыз арба да чирли, шоферлар теле белән әйткәндә, “төчкерә”, шакылдый башлый һәм иртәме-соңмы сафтан чыгып, бөтенләй туктап кала. Соңгысы “агу”ның микъдарына карый, ягъни акрынлап яисә берничә сәгатьтән үк була.
Бу җәһәттән, июнь аенда булган шаукымлы очракны искә алмый булмастыр. Ул чакта Мәскәү-Уфа юлындагы АЗСтан бензин сатып алган 500дән артык “корыч айгыр” кайсы-кайда туктап, хуҗаларына хезмәт итүдән баш тартты. Тикшерү ягулыкның бернинди стандартларга туры килмәвен күрсәткәч, машина ияләре ремонт өчен тотылган акчаны кайтаруны таләп итеп, шау-шу куптара. Ахыр чиктә аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды. Хәтта “Транснефть”, “Роснефтьпремиум” брендлары астында сәүдә итүче әлеге АЗСка шушы янучан сыеклыкны (бензин, дияргә тел бармый) озатып торган нефтебаза җитәкчесен суд карары белән ябып та куялар.
Берьюлы шулкадәр машина сафтан чыгу – сирәк була торган хәл. Әлбәттә, бу автозаправкаларда яраксыз ягулык сатылу очраклары шулай ук сирәк дигән сүз түгел. Эш шунда ки, бу юлы эшмәкәрләр артыгын кыланып ташлаган. Чынлыкта сул бензин АЗСларда, башлыча, шәхси эшмәкәрләр кулындагыларында бик еш сатыла. Ләкин телгә алынган очрактагы кебек үк түгел, ә бәлки сыйфаты буенча чын бензинга якын, ягъни машина йөрәген кинәт туктатмыйча, акрынлап кимерә торганы. Шуңа күрә дә бу хилафлыклар сизелмичә үтеп китә тора. Рульдә баручы моны шунда ук чамалый үзе, ләкин шикаять белән йөрү кебек гаять мәшәкатьле эшкә бармый. Ул гына да түгел, икенче юлы тагын арзанрак бәяле хосусый АЗСка туктый. Гәрчә зур компанияләргә ышаныч зуррак булса да. Сүз уңаеннан әйтик, Татарстанда бүген эшләп торучы 602 ягулык сату станциясенең 314е шәхси предприятие яисә ҖЧҖ (ООО) карамагында. Без аларның барысында да мошенник һәм жуликлар эшли дигән фикердән ерак, анысы.
Әлмәттәге оператив хезмәткәрләр “Лениногорскнефть”нең мич ягулыгы чыгару предприятиесен дә тикшерә һәм даими клиентлар арасындагы “Химсервис” дигән Менделеев фирмасына игътибар итә. Әлеге ширкәт (ООО) 2010 ел гыйнварыннан башлап, җылыту казаннарына яраклы шушы нефть продуктын атна саен 60 тонна алып килгән. Тулысынча газлаштырылган төбәктә бу ни өчен кирәк дигән сорау тумый калмый.
Шикләнү рас килә, мич ягулыгының “Химсервис” дигән АЗСта солярка урынына сатылуы ачыклана. Оператив чаралар барышында итәгенә ут капкан ҖЧҖ директоры бухгалтерия документларын юк итәргә омтылыш ясап карый. Аның белән бергә сатучы-оператор, автоцистерна шоферы да тоткарлана. Соңгысы атна саен өч мәртәбә АЗСка 20шәр тонна арзанлы мич ягулыгы алып кайтып бушатуын әйтә. Станция Алабуга-Ижевск юлында урнашканга, сәүдә гөрләп барган.
Шулай итеп, без “агулы” ягулыкның автомобиль бакларына эләгү юлларының киң таралган бер ысулын күрсәттек. Ул да булса, бөтенләй башка максатлар өчен законлы рәвештә чыгарылган продукциянең АЗСларга эләгүе. Ләкин бу бердәнбер ысул түгел әле.
Ә инде аеруча киң таралган алым булып урлау тора. Монда скважиналарга салынырга тиешле дистиллят яисә техник максатларда кулланылучы башка төрле нефтьле сыекча төялгән берничә “КамАЗ”ның сулга китүе һәм “товар”ны берәр яшерен резервуар яисә шәхси АЗСка бушатуы гына күз алдында тотылмый. Барыннан да элек магистраль һәм җирле нефть һәм нефть продуктлары кудыручы торбалы үткәргечләрне талауны алырга кирәк.
Соңгы елларда әлеге кәсепнең тагын да мәкерлерәк алымнары кулланыла. Элек үткәргечкә чаклы кое казып төшәрләр һәм торбаны тишеп кереп, кран-редуктор урнаштырып, шланг тоташтыралар да нефть продуктын автоцистерналарга агызалар иде. Бу ачык урында булганга, угрыларны тотарга яисә теге “кое”ны табып юк итәргә җиңелрәк булды. Хәзер исә үткәргечкә йөзләрчә метр озынлыктагы тармак тоташтыралар. Нефть урман эчендә күмеп куелган чан, хәтта күптонналы юл цистерналарына җыела тора, угрылар төннәрен ташый бирә.
Дөрес, ошбу кара алтынның зур күпчелеге күрше өлкә-республикаларга ага. Аларда мазут ягып эшләүче котельныйлар да күп, шуңа күрә арзанлы ягулыкка ихтыяҗ зур. Хәтта эшкәртелмәгәнне, чи нефтьне дә алалар.
Хәер, мохтаҗлык үзебездә дә җитәрлек. Мисалга, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә алыйк. Хәтта муниципаль оешмалар өчен күрәләтә шушы “төнлә туган”, дөресрәге, урланган ягулыкны алу һәм чит илдә чыккан күркәм автобусларны шуның белән эксплуатацияләү очраклары да булды. Бусы инде, мохтаҗлыктан бигрәк, аерым кешеләрнең кесә калынайтуы белән аңлатыла һәм бездә дә сулдан килгән муллыкка сорау җитәрлек икәнен дәлилли. Моңа шук куллы АЗС хуҗаларын да өстисе бар бит әле.
Күптән түгел Түбән Кама эчке эшләр идарәсе оперативниклары “Миңнебай-Түбән Кама” магистраль үткәргеченнән урлау турында мәгълүмат алалар һәм җинаятьчеләрне кулларыннан тотып алу очракларын күрәләр. Төнлә белән агачлыктагы аулак урынга урнаштырылган чаннан 1 куб. метр күләмендә сыеклык агызылгач, засададагы милиционерлар 30ар яшьлек ике ир-егетне эләктереп ала. Алар да үткәргечкә 120 метр озынлыктагы шланг сузган һәм 5 ай буе шушы керемле кәсеп белән шөгыльләнгән.
“Товар”, әлбәттә, сатуга чыгарылган. Әгәр әлеге сыеклыкның “изопентановая смесь и стабильный газовый бензин” дигән нефтепродукт икәнен әйтсәк, шушы ягулык салынган машина моторларын кызганырга гына кала.
Коточкыч югары басым белән кудыручы торбага тишек ясап керү – бик катлаулы эш. УБОП хезмәткәрләре моны иректә йөрүче оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары башкара дип исәпли. Аңлашыла ки, элеккеге кебек кеше үтереп, эшмәкәрләрне талап акча эшләүгә караганда, бу алар өчен хәвефсез кәсеп. Андый явызлыклар кылган бандитларны утыртып бетерделәр бит.
Монда исә тотылу куркынычы бик аз, эләккән очракта да шофер, йөк төяүче кебек кара эшчеләр эләгә. Аларының нибарысы 3-4 тонна ягулык урлавы дәлилләнә һәм күптән ягылган ягулыкны үлчәп тә, башкача исәпләп тә булмый диярлек. Шул рәвешле җинаять өстендә тотылучылар вак-төяк хөкем ала, ә оештыручылар читтә кала (коррупциягә баткан илдә башкача була да алмый). Ә табыш исә миллионнар белән исәпләнә.
Шулай итеп, берәүләр байлык туплый. Икенчеләр хәләл акчасына алган машиналарын агулый. Корыч айгырлар, атлар пычрак эчемлектән борын чөергән кебек, начар ягулыктан баш тарта алмый бит ул…
Наил ВАХИТОВ.
Әлмәт- Менделеев-Түбән Кама.
Комментарии