- 24.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Редакциягә юлланган хат – күпсанлы инстанцияләргә язылган шикаятьнең күчермәсе генә. Гадәттә, шәхсән үзем русча хатларны укып та тормыйм, ләкин монысының беренче җөмләсе ялгыш кына күзгә ташланып, үз эченә алып кереп китте.
«Мин – 2012нче елның 4нче июлендә булган юл фаҗигасендә улын югалткан Ана. Аның белән бергә тагын өч кеше, шул исәптән бер бала да һәлак булды. Улым рульдә булгач һәм инде үлгәч, аңа нахак яла ягып, гаепле итеп аны калдырдылар. Башта полиция хезмәткәрләре бу эшне читкә чыгарырга теләмәде, ләкин җәмәгатьчелек аркасында, 2012 елның 4 октябрендә (игътибар итегез, 3 ай узгач кына – Э.Ф.) җинаять эше ачылды. Шуның белән эш бетте дә. Судларга, прокурорга, тикшерү комитетына булган бар мөрәҗәгатьләребез битарафлыкка һәм кайчакта хәтта мәсхәрәләнүгә кайтып калды. Әлеге фаҗигадә исән калган О.Федотованың күрсәтмәләрен беркем тыңламый. Улымның кан анализлары дөрес ясалмады, чөнки ул хәтта квас та эчми. Ирем улыбызны яңадан казып алып тикшерүләрен сораган иде, аңа җавап бирмәделәр. Әйе, без гади хезмәт ияләре – үзебезне якларга һәм сакларга тиешле кешеләрне тәэмин итеп торучылар. Ләкин алар эшләргә теләми генә түгел, төрлечә безне кимсетә дә. Бу безнең райондагы бердәнбер очрак түгел, ә күпсанлы очракларның берсе генә…»
Кем ничектер, ләкин мин бу хәбәргә битараф кала алмадым. Кайбыч районы Федоровское авылына юл тоттым.
10 ЧАКРЫМ ДА ҮТМӘГӘН…
Баргач кына мәгълүм булды: бу хакта инде узган елның августында ук бер газета язып чыккан икән. Инде шул чакта ук автор берникадәр нәтиҗә ясап, хаклыкның өскә чыкмаячагын фаразлаган. Ә сәбәбе: фаҗигадә һәлак булган егетнең «15ле»се белән бәрелешкән «Шевроле Нива» машинасының хуҗасы – Илгиз Шәрәфиев – Кайбыч районының юллар төзү идарәсе башлыгы, дип язылган анда. Улларының гаепле дип табылуында да әнә шул «нәчәлниклык» зур роль уйнагандыр, дип исәпли Фәүзия апа һәм Тимерхан абый Нурмөхәммәтовлар.
Фаҗигагә кадәрле вакыйгалар агышы исә болайрак була.
2нче июль көнне Нурмөхәммәтовлар үзләренең гаилә дусларына кунакка баралар. Натальяның туган көнен бәйрәм итәләр. Шул ук бәйрәм уңаеннан, Натальяның туганы Оля да 4 яшьлек кызы белән авылга кайта.
3нче июль көнне исә, Наталья белән Роберт үзләре Нурмөхәммәтовларга кунакка килә: Фәүзия апаның һәм аның икенче улының туган көнен билгеләп үтәләр.
4нче июльдә Ринат үз машинасында күршеләрен һәм аларның туганнары Оляны Казанга илтеп куярга була. Машиналары булмагач, алар үзләре Ринаттан кайтарып куюны сорыйлар – егет тә каршы килми. Роберт белән Ринат – алгы утыргычка, ә хатыннар һәм 4 яшьлек кыз артка утыра. Өйдән чыгып китеп 10 чакрым ара да үтелми: Казан–Ульян юлыннан барганда, борылыш алдыннан, алар алдына «Шевроле Нива» машинасы килеп чыга.
– Миңа әлеге фаҗига турында хатыным шалтыратып әйтте, – дип сөйли Тимерхан абый. – Без анда баргач, сул як полосада бәрелешкән ике машинаны күрдек. Улымның машинасы бик каты ватылган иде. Ринатның үзен машинаның сул ягына сузып салганнар. Роберт – уң якта… Безнең яктан килгәндә 1,5 метр чамасы тормоз эзе күрдем. Теге яктан исә, машина бөтенләй тормозга басмаган кебек, бернинди тормоз эзе юк иде – килгән-килгән дә – бәрелгән! Шунда булган ЮХИДИ хезмәткәрләреннән мин тагын ике хатынны больницага озатуларын белдем. Аларның берсе юлда үлгәнен дә әйттеләр. Ә 4 яшьлек кыз фаҗига вакытында үлгән.
Сентябрь аенда тикшерүче И.Гыйсмәтуллин улымның үлеменә китергән сәбәпләр турындагы судмедэкспертиза кәгазен бирде. Анда язылганча, улымның канында 0,9 % алкоголь табылган икән. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм, чөнки узган ике тәүлектә туган көннәрне бәйрәм иткәндә дә бер тамчы исерткеч эчемлек капмаган һәм Яңа елга бераз шампан шәрабе капканнан бирле бер тамчы квас та эчеп карамаган улымның канында спирт ачыклана алмавын бик яхшы беләм.
Бу – ата кешенең күрсәтмәсе. Аңа артык ышанмасак та булыр иде, ләкин шушы вакыйгадан соң ул Ринатның гәүдәсен яңадан казып алуларын, яңадан экспертиза ясауларын таләп итеп йөри башлый. (Шушы хәлләр үк аның сүзләренә ышанырга мәҗбүр итә.) Бу сораулар канәгатьләндерелми.
«МИН БАРЛЫКНЫ БЕЛМИЛӘР»
Хәер, бу вакыйгада тагын бер күрсәтмәләр бирүче һәм бәйсез кеше бар бит әле. «15ле» машинасындагы кешеләрдән исән калган бердәнбер шаһит Оля Федотова болай дип сөйли:
– Юлда машиналар юк иде. Борылыштан килеп чыккан «Шевроле Нива» машинасы, борылышка сыймыйча, безнең як полосадан безгә каршы килә башлады. Ринат: «Ах, сине!» – дип, тиз генә каршы як полосага чыкты. Шуннан соң, «Шевроле Нива» тагын үз полосасына борылды. Ринат тиз генә үз ягына каерды. Шулай гына үтеп китәсе бит! Юк, теге машина тагын безнең полосага чыкты. Без бу мәхшәрне күреп, куркудан кычкырырга тотындык. Ринат инде, бәрелмим дип, уң якка, юл читенә чыккан иде, теге машина да юл читенә чыгып безгә каршы килергә тотынды. Ринат шунда ук сулга кузгалып китте һәм Нива да безгә төбәп килеп, пассажирлар ягыннан машинаның уң ягына килеп керде. Мөгаен, исерек булгандыр ул. Мин шуннан соң аңымны югалтканмын. Оча сөяге, кабыргаларым, бит сөякләре сынып, республика клиник хастаханәсендә дәваландым, ике катлаулы операция кичердем. Тик иң зур югалтуларым – якыннарым һәм кызым, – ди Оля.
Кулымда Оляның прокуратурага язган хаты. Узган елның 17нче ноябрендә ул ТР Прокуратурасына хат җибәрә. Шул вакытка кадәр әлеге юл фаҗигасе буенча җинаять эше кузгатылмауга шикаять итә.
– 11нче октябрьдә ТР Прокуратурасына һәм Кайбыч районы Полиция бүлекчәсенә бу эшне тикшерүдә ярдәм итүләрен һәм җинаять эше ачуларын сорап хат җибәргән идем, чөнки ул фаҗигадә 4 кеше, шул исәптән минем 4 яшьлек кызым да үлде. 30нчы октябрьдә Кайбыч районы прокуратурасыннан җавап алдым. Имеш, 4нче октябрьдә үк әлеге эш буенча җинаять эше ачылган икән. Ләкин миңа бу хакта беркем дә хәбәр итмәде бит. Әйе, тикшерүче И.Ю.Гыйсмәтуллин миңа килде һәм күрсәтмәләр алды, ләкин мин бернинди документка да имза куймадым, димәк, ул күрсәтмәләр җинаять эшенә теркәлмәгән?!
Шушыларны әйтеп, 4нче ноябрьдә мин тагын Кайбыч районы прокуратурасына хат җибәрдем. 8нче ноябрьдә үк миңа җавап килде: «Шевроле Нива» йөртүчесенә карата җинаять эше ачарлык сәбәпләр юк, диелгән иде анда. Мин моның белән риза түгел, билгеле. Чөнки бу вакыйгага ачыклык кертердәй бердәнбер исән калган шаһит – мин генә. Ә прокуратура миңа бернинди документлар бирмәде, эш барышын хәбәр итмәде… – ди Оля.
Оляның исән калуы да әлеге вакыйгада зур могҗиза була. Ул озак кына реанимациядә ятып чыга, кызының үлүен дә бик соң гына белә. Кыскасы, бу вакыйгада коточкыч зур югалту кичергән кешеләр – улларын югалткан гаилә – Нурмөхәммәтовлар гына түгел. Шуңа карамастан, Кайбыч районы прокуратурасы да, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә алар кайгысына битараф! Зыян күрүчеләрне ишетүче кеше юк!
Юкса Нурмөхәммәтовлар бу эшне башыннан ук үзләре башкара. Районда тикшерүче беткән, прокуратура бөтенләе белән ликвидацияләнгән дип белерсең, билләһи. Алар үзләре 2012нче елның сентябрь аенда ук, автотехник экспертиза уздыруларын сорап, Кайбыч полиция бүлекчәсенә, өлкән тикшерүче И.Ю.Гыйсмәтуллинга хат җибәрә. Экспертизаны инде кыш көне үткәрәләр. Машина кар астында калган була. Хәтта карын да чистартып тормыйча: «Шулай да күренә», – дип үткәрелгән экспертиза була бу.
Алар шикаять яза торгач, эш Кайбычтан Апаска күчерелә, анда да селкенүче булмый. Аннары кабат шикаятьләр һәм эш Казанга күчә. Бердәнбер көнне Казанга килгән Тимерхан абыйга: «Эш Мәскәүдә», – дип хәбәр итәләр. Берничә көннән аның Мәскәүдә түгел, ә Казанда булуы ачыклана.
– Бу вакыйгалар буенча ачылган җинаять эше, 22нче сентябрьдә инде, 4нчеме, 5нчеме тапкыр ябылды. Хәзер аны кабат ачарга җыеналар, – ди Тимерхан абый.
БӘЙЛӘВЕЧТӘН ЙОККАН СПИРТ
Әлеге вакыйгаларга карата «Шевроле Нива» хуҗасы Илгиз Шәрәфиевның үз карашы бар.
–Көпә-көндез Казан ягыннан кайтып килә идем. Анда бик текә борылыш бар. Шуннан борылдым да, үз юлыма кайтып бетү өчен бераз вакыт кирәк булды, – дип сөйли ул. – Тураеп бераз баргач, янымнан машиналар уза тора бит инде… Шуннан бер машинаны күреп алдым, ул минем юлдан килгән кебек. Мин инде аңыма килеп беткәнче, рульне борырга да өлгерми калдым, машиналар бәрелеште.
– Сезне ул көнне исерек булган икән, дип сөйләүчеләр булган, имеш.
– Юк, исерек түгел идем. Канымнан алкоголь табылмады.
– Ә сез больницага кан тапшырырга кем белән бардыгыз?
– ЮХИДИ хезмәткәрләре мине попуткага утыртып җибәрде. Анда бит Казаннан да бер төркем килеп төште, Кайбычныкылар да шунда иде. Үлгән кешеләр дә бар… Шуңа аларның миңа вакыты булмады да инде, попутка белән киттем.
– Анда ашыгыч ярдәм дә килгәндер, анда сыймадыгызмы?
– Юк, анда сыймадым. Сыю турында уйламадым да, кем андый чакта кан тапшыру турында уйлый икән?! Шул тирәдә булышып йөрдем.
– Сез үзегезне гаепле дип саныйсызмы? Нурмөхәммәтовлардан гафу үтенмәдегезме?
– Юк, мин үземне гаепле санамыйм. Гаепле санамасам да, шул хәлләр булган көнне больницада әниләре янына килеп: «Шулай килеп чыкты инде, сезгә дә начар булды инде…» – дип сөйли башлаган идем, ул кычкырып бөтен больницаны күтәрде. Мин коридорның икенче башына җиткәндә дә кычкыра иде әле. Шул вакытта ук: «Син моны алдан, махсус уйлап эшләгәнсең», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде инде ул.
– Сез бу хәлләргә кадәр әлеге гаиләне белә идегезме?
– Әниләрен белә идем, чөнки без – бер авылдан. Ә аның ирен гомер күргәнем булмады. Балаларын да белми идем.
– Канымнан спирт табылмады дидегез дә, ләкин 30нчы гыйнварда булган суд карарында сезнең каннан 0,1% микъдарында спирт табылу турында әйтелә.
– Ә-ә, анысы аның кулга бәйләнгән спиртлы бәйләвечләр аркасында бит. Минем дә ул вакытта башымнан кан ага, терсәкләр сыдырылган, канлы иде. Шуларны спирт белән эшкәртеп, бер медсестра бәйләвечләр ясады. Больницага баргач, шуларны кабат алыштырдылар һәм бераздан салдырдылар да. Кан аласылары булуы исләренә төште. Соңыннан канымда спирт ачыклангач, бу бит дөрес түгел дип, яраларымны спирт белән эшкәртүләрен больницада сөйләгәч: «Аннан да кергән булуы мөмкин», – диделәр.
– Сез районда Юл идарәсе җитәкчесе булып эшлисез дип беләм, бер матбугат чарасында шулай язылган…
– Мин инде бу фаҗига булганчы ук анда эшләми идем. Елдан артык иде бугай. Үз эшемне башларга тырышып йөрим, төзелеш буенча.
Илгиз Шәрәфиевның үзенең дә 4 баласы бар икән. Бала кадерен белә һәм бу хәсрәтне күтәргән ата-ана хәлен аз гына булса да күзалдына китерәдер дип фаразлыйм. Һәрхәлдә, әлегәчә гафу үтенмәгән булса да.
Бу эшнең тагын бер кызганыч ягы бар: әгәр Ринатның гаепсезлеген дәлилли алмасалар, зыян күрүче дип «Шевроле Нива» машинасының хуҗасы табылачак. Бу очракта улларын югалткан ата-ананың ул машинаның ремонты өчен дә түләргә мәҗбүр булуы мөмкин. Николай Деревянов дигән тикшерүче, җинаять эшен ябу турындагы карарга шулай дип язган булган да: «Эшне судка тапшырырга һәм зыян күрүчегә материаль чыгымнарны капларга». Шуңа өстәп, хәзер инде йөрерлек хәлдә булмаган «15ле» машинасының кредитын да Фәүзия апа белән Тимерхан абый түләп бетергәннәр. Фаҗигадә үзең гаепле булгач, иминият акчасы да чыкмый…
Бу эшләрне һәм бик күп кәгазьләрне өйрәнгәннән соң шундый фикер калды: бездә хокук саклау системасыннан да ялкаурак инстанция юк! Ачалар да ябалар бер үк эшне, ачалар да ябалар – ник бер кеше шуны төбенә төшәргә тырышып тикшерсен. Юкса, эшлим дисәләр, кулларында бөтен инструмент бар. Ата-аналар да шушы фаҗигага катнашы булган теләсә-нинди шахитне тотып китерергә әзер. Хәтта ки, вафат булган Ринаттан кан анализы алган һәм аны тиешенчә «опечатать» итмәгән кешене дә… Тик хокук саклау органнарына гына бу кирәкми.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Кайбыч-Федоровское-Казан.
Ачыла, ябыла... җинаять эше,

Комментарии