КАЗАНДА – МӘЧЕ КОТЫРУЫ

Башкаладагы бер мәчедә котыру чире тапканнар. Бу хайванны декабрьдә Мамадыштан алып килгән булганнар икән. Песи үзен агрессив тота башлагач, хуҗалары аны ветеринарга күрсәткән. Нәтиҗәдә, хайванга “котыру чире” дигән диагноз куйганнар. “Мәче кыргый җәнлекләр тирәсендә йөргән, күрәсең”, – дип аптырашта калган табиблар. Ахыр чиктә аңа “үлем” уколы кадамый чара калмаган. Ләкин исән чакта мәче үз хуҗаларын да тешләргә өлгерә. Бәхеткә, аларда әлеге авыру табылмаган, барысы да сау-сәламәт.

Шушы вакыйга аркасында, хәзер Казанның Яңа Савин районында карантин игълан ителгән. Ул февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әмирхан, Чуйков һәм Гаврилов урамнарында яшәүчеләргә бигрәк тә сак булырга куша белгечләр. Бу тирәдәгеләргә эт-мәчеләрен саф һава суларга алып чыгу катгый тыела. Хәзер Яңа Савин районына хайваннарны алып керергә һәм моннан эт-мәче җитәкләп чыгарга да ярамый. Бу кадәресен кем тикшереп бетерер менә, билгесез… Бер мәче гаебе белән Казанда хайваннар катнашында узачак бөтен чараларны соңрак вакытка күчерделәр. Мәсәлән, гыйнвар башында үтәргә тиешле мәчеләр күргәзмәсе булмый калды.

– Әлегә карантин бер генә районда. Хуҗасыз эт-мәчеләрне тоту оешмалары хәзер көчле режимда эшли, – дип хәбәр итә шәһәрнең ветеринар берләшмәсе директоры Оразали Муллакаев.

Бу яңалыкны халык ничек кабул иткән икән? Өендә өч мәче асраучы, урам хайваннарын һәр иртә калган аш белән сыйлаучы таныш хатынга шалтыраттым.

– Беренче тапкыр ишетәм! Песиләрем өйдән чыкмый, шуңа күрә куркырлык сәбәп күрмим. Менә урамда яшәүче эт-мәчеләрне, чыннан да, ашатмыйча калган көнем юк. Бер мәчедә авыру табылганга карап кына туктатырга да җыенмыйм, – диде Чуйков урамында яшәүче Хәмдүнә апа.

Шулай да, табиблар урам хайваннарына кагылмаска, алар белән уйнамаска киңәш итә. Аеруча урманнардан килүче төлкеләрдән сак булырга кушалар. Кыргый җәнлекләр арасында быел котыру чире аеруча еш күзәтелә икән.

Котыру чирен ничек абайларга, ничек танырга соң? Аның беренчел билгеләре нинди?

Ул өч төрле үтә: котырыну, тыныч һәм типик булмаган формада. Беренчесе берничә өлештән тора:

1. Беренче вакытта хайван кешедән курка, караңгы урынга кача яки, киресенчә, янында сырпаланып йөри. Тешләнгән урында ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин.

2. Аннары агрессия күзәтелә башлый. Борчылу, гырылдап өрү, ашарга яраксыз әйберләрне ашау, башка хайваннарга яки хуҗасына ташлану. Хайван су йота алмый.

3. Көзән җыера башлый, паралич сугарга мөмкин. Хайван гел ятып тора һәм ахыр чиктә җан-тәслим кыла.

Тыныч формада үтсә, хайван селәгәен агызып йөри башлый, тамагыннан ризык үтми, паралич суга. 2-4 көннән үлә.

Типик булмаган төр катлаулырак санала. Ул 3 айлап дәвам итәргә мөмкин. Башта диарея, депрессия күзәтелсә, аннары хайванның хәле вакытлыча яхшыра.

Кешедәге котыру чирен дә өч этапка бүләләр.

1. Хәл китә, баш авырта, температура күтәрелә, тамак авырта, аппетит югала. Тешләнгән урын да борчып тора. Авыру нәрсәдәндер бик курка башлый, депрессиягә бирелә, йокысызлыктан интегә.

2. Икенче этап 1-3 көннән соң күзәтелә. Кеше ярсый. Судан курка. Сыеклык кабул иткәч, тамак төбе авырта. Сулаганда авырту кичерә, көзән җыера.

3. Монысы 4-5 көннән соң җитә. Кеше тынычлана, судан курыкмый башлый. Сәламәтләндем, дип уйлый. Ләкин чынлыкта хәлләр катлаулана: паралич суга, көзән җыера, акыл алмашына. Йөрәк туктый.

Шуны истә тотарга кирәк: котыру чирен дәвалап булмый! Авыруны беренче этапка кадәр дәваламасаң, моның ахыры начар тәмамланачак. Гадәттә, авыру периоды бер атнадан артмый. Димәк, үзен сәер тоткан хайван тешләсә, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итегез. Җәрәхәт башка якынрак булган саен, хәл катлаулырак дигән сүз. Беренче 10 минут эчендә тешләнгән урынны сабын белән юарга ярый. Аннары киңәшен төгәл үтәп, берничә тапкыр вакцинация ясату зарур. Сак булыгыз!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии