- 25.03.2025
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Аяныч хәлләр китереп чыгаручылар арасында акыл ягыннан кимчелекле дип табылган затлар шактый. Аларның күбесенең зиһене чикле икәне күптәннән билгеле, әмма кайчагында моңа кадәр рухи тайпылышлары сизелмәгән гадәти кешеләр дә очрап куя.
АГАЧЛЫКТА ПЫЧАКЛЫ ЯВЫЗЛЫК
2024нче елның сентябрендә Лениногорскида яшәүче ирле-хатынлы Геннадий һәм Марина Бөгелмәдә булалар, кичке сәгать бишенчедә үз машиналарында кайтырга кузгалалар. Шәһәрдән чыгу белән алдан баручы «ГАЗель» гаҗәпкә калдыра аларны, чөнки ул кинәт сулга борылып каршы хәрәкәт ягына чыга һәм яңадан үз юлына кайта, тизлеген киметә төшә. Бусы бер хәл, күп тә үтми аның уң ишеге ачылып китә, барган шәпкә аннан бер хатын-кыз сикереп төшеп асфальтка егылып, тиз генә торып читкә, шул тирәдәге агачлыкка таба җилдерә. Тиз арада тукталган «ГАЗель»нең сул ишегеннән чыккан зур гәүдәле ир-ат аның артыннан ашыга.
Арттан килүчеләр хәвеф барын сизенәләр, битараф калмыйча, «ГАЗль»нең алдына чыгып туктыйлар. Чәбәләнеп ярдәмгә чакырып йөгерүче хатынны эзәрлекләүче иргә икәүләп кычкырып, туктарга кушып карыйлар, ләкин, әйтүләренчә, «робот кебек», бернәрсәгә игътибар итмичә баруын дәвам иттерә ул. Геннадий һәм Марина соңрак аның уң кулында «нәрсәдер булуын күрдек, пычак икәнен аңламадык, «гадәти» гаилә низагы дип уйладык, әмма ярдәмгә барырга курыктык», диләр.
Тегеләр 30 метр чамасы ераклыктагы агачлар арасында күздән югалгач, шул тирәдәге «Таиф-НК» ягулык станциясенә китә алар. Чөнки монда элемтә булмый. Андагы сатучы кыз шунда ук «Хәвеф төймәсенә» баса, димәк, Росгвардия экипажын чакыра. Марина полициягә хәбәр сала. Ведомстводан тыш сак һәм ЮХИДИ экипажлары бик тиз килеп җитә. Лениногорск каласы кешеләре үз юллары белән китеп бара.
Тиздән оперативниклар һәм тикшерүче белән очрашырга туры килә аларга, чөнки зур фаҗига шаһитлары булулары ачыклана. Геннадий безгә мәгълүм эчтәлекле күрсәтмә биреп кенә калмый, машинасындагы видеотеркәгеч язмасын да тапшыра. Аларның һәм күрсәтмәләрнең әһәмияте гаять зур була.
Эш шунда ки, полиция хезмәткәрләре агачлар арасында канга баткан ике кеше ятуын күрә. Хатын-кыз ул чакта ук җансыз була, күкрәгендә кадалган пычак сабы калкып торган ир-атның сулышы сизелә әле, ләкин ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче ул да үлә. Аларның Бөгелмәдә яшәүче 36, 38 яшьләрендәге ирле-хатынлы Наталья һәм Роберт Галимовлар (кайбер исемнәр үзгәртелә) икәне документлары буенча тиз мәгълүм була. Ул гына да түгел, мәхшәрле урынга шул арада ук Натальяның әти-әнисе дә килеп туктый, алар машинасында мәрхүмнәрнең кечкенә малае да була әле.
Сергеевлар кияүләре һәм кызлары белән бер сәгать чамасы элек кенә аерылышкан була. Ул көнне Бөгелмә янәшәсендәге бистәдә яшәүче ир белән хатын күрше авылга барып, 40 көн элек вафат булган туганнарын искә алу мәҗлесендә булалар, кайтышлый Бөгелмәдәге яшьләр янына кагылалар. Ирләр Робертның машинасын төзәтү белән шөгыльләнә, чәйләр эчкәч, кияү бергәләп гөмбә җыярга барырга тәкъдим ясый. Туганнар Сергеевлар бистәсе янындагы урманга барырга була. Каената үз машинасын тәкъдим итсә дә, Роберт хатыны белән «ГАЗель»дә барачакларын әйтә.
Шул рәвешле Сергеевлар, оныкны да утыртып, өйләренә таба юл ала, кайтып киемнәрен алмаштырып табигать кочагына җыеналар. Ләкин яшьләрне озак көтәргә туры килә. Онык телефонда видеокүзәтү җайланмалары язмасын карап, әти-әнисенең алар артыннан ук кузгалуын ачыклый, телефон буенча элемтәгә кереп булмый. Гөмбәле урманга киткәннәр дигән фикергә килеп, шул якка кузгала алар. Әлмәт ягына чыккач та таныш «ГАЗель» күренә. Полиция хезмәткәрләре аларга тетрәндергеч хәбәрне җиткерә.
Экспертиза Натальяның күкрәгенә дүрт мәртәбә кадагач, үпкәсе, кан тамырлары киселү нәтиҗәсендә үлүен белдерә. Кулындагы ике яра, баш һәм башка урыннардагы бәрелгән, сугылган җәрәхәтләр һөҗүмне кире кагып азаплану һәм машинадан сикергәч егылу нәтиҗәсе булган кебек. Ә Робертка алты тапкыр чәнчелгән, йөрәге, үпкәсе зарарланган була. Тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Б.Харрасов шул ук көнне берьюлы ике кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата.
Башка төрле фикерләр, иң беренче чиратта, ир кеше алдан хатынын үтергән, аннары үзенә үзе кул салган дигән фараз исәптән сызып ташлана дигәнне белдерми бу. Киресенчә, тикшерү барышында әлеге фикер ныгый бара. Канлы мәхшәрнең соңгы хәлиткеч өлешенең шаһитлары булмаса да, аның башлануын күрүчеләр бар.
Нәтиҗәдә, 15нче октябрьдә җинаять эше бер кешене үтерү очрагына үзгәртелә, ягъни мәрхүм Р.Галимовка карата ачыла, әнисе һәм энесе аның рәсми вәкилләре, кодалары зарар күрүче итеп билгеләнә. Ике атнадан мәрхүмгә хатыны Натальяны чәнчеп үтерүдә рәсми гаепләү белдерелә.
Кыскача әйткәндә, юл уңаенда үзара ызгыш чыккан да, ир кеше хатынын һәлак иткән дип табыла. Ләкин тикшерү эшләренә нокта куелмый әле. Моның ише фаҗигаләр күбесенчә исерекләр тарафыннан кылынган хәзерге заманда төзелештә эшләп гаиләсен тәэмин итеп торган, һәрьяктан уңай бәяләнүче аек ир-атны мондый ерткычлыкка этәргән сәбәп (мотив) аңлашылмый. Туганнары, күргән-белгәннәр дә, тату яшәделәр, дип, икесе турында да бары тик яхшы яктан сөйлиләр бит. Сергеевлар киткән чакта да бар да тәртиптә була.
Тикшерү эшләре башлангач ук әлеге мәхшәргә ир-атның психик тайпылышы этәрмәгәнме дигән шик туа. Р.Галимов психиатрда исәптә торган, нинди дә булса усаллыклар кылуы ачыкланган кеше түгел үзе. Ләкин сорау алулар барышында соңгы вакытта, бигрәк тә ике атнада, аның үз-үзен тотышында сәерлекләр сизелүе турында әйтүчеләр күп була.
Тикшерү барышында нәселдәнлек мәсьәләсе дә калкып чыга. Чөнки Р.Галимовның 2010нчы елда вафат булган әтисе психиатрда исәптә торган, сырхауханәдә дәваланган. Шаһитлар арасында аның котырынкы булуын, хәтта балта тотып Робертны куып йөрүен искә алучылар һәм гаиләдәге өлкән кызларының да шундый ук психик авыруга ия булуын әйтүчеләр бар. Соңгы сүзне, чынлыкта, психиатрлар әйтә. Экспертлар медицина документлары һәм җинаять эшендәге күрсәтмәләр нигезендә Р.Галимов психик чире аркасында кылган явызлыкларын аңларлык хәлдә булмаган дигән нәтиҗә ясыйлар. Мондый очракларда исән гаепләнүчеләр җәзадан азат ителеп, мәҗбүри дәвалануга җибәрелә. Сәер, ләкин ноябрь башында мәрхүм Р.Галимовны да шунда озатырга дигән карар Бөгелмә шәһәр суды каравына тапшырылды. Бусы инде әлеге фаҗигале очракның кем эше икәнен суд тарафыннан раслату өчен кирәк.
Гаепләнүченең рәсми вәкилләре Р.Галимовның мондый явызлыкка бара алуына ышанмауларын әйтеп, гаепләүне кире кагалар. Бигрәк тә, энесе А.Галимов кискен рәвештә каршы килә. Рәсми гаепләүне уйдырма дип атый, дәлилләр, шаһитлар юк, башка версияләр тикшерелмәгән, кеше үз йөрәгенә алты тапкыр кадый алмый, дип белдерә һәм башка сәбәпләр китереп, барысын да кире кага. Туганнарның якын кешеләренең җинаять кылуына ышанмавын гадәти хәл дияргә була. Судта барысы да үз урынына куелачак, әлбәттә.
КАРТЛАР ЙОРТЫНДА БӘРЕЛЕШ
60 яшендәге Юрий Григорьев Буадагы инвалидлар һәм картлар йортында 2012нче елдан яши, аның тездән түбән ике аягы да юк, коляскада йөри. Дүртенче каттагы бүлмәдә ике елдан артык 1955нче елгы Рөстәм Сатдинов белән тора алар. Күршеләр абзыйларның, гомумән алганда, тыныч булуын, сирәк-мирәк кенә әрләшеп алсалар да, моның, башлыча инвалид Юрий салмыш чакта килеп чыгуын, эчми торган Рөстәмнең моны яратмавын әйтәләр, ләкин эш шуннан ары узмый, диләр.
Чиктән ашкан вакыйга 2024нче елның 18нче июленә каршы төндә килеп чыга. Янәшә бүлмәдә торучы ханым коридорда шау-шу ишетеп ишеген ачкач та Р.Сатдиновның идәндә яткан аяксыз Юрийны коляскасы белән дөмбәсләвен күреп ала да, берсе ярдәмгә чакырып, икенчесе «үтерәм» дип кычкыручы ирләр янына йөгереп килеп, ярсыган картны читкә этәрә. Анысы колясканы Ю.Григорьев өстенә ыргытып бүлмәсенә кереп китә. Ул арада монда ике хатын-кыз хезмәткәр пәйда була...
Табиблар Ю.Григорьев муенындагы сулыш юлына кадәр үткән яраны тегәләр, ул сәламәтлегенә авыр зыян китергән дип табыла. Иңбаш, күкрәк, күз тирәсендәге өч җәрәхәт ул кадәр үк куркыныч булмый.
Рөстәм агайга интернат бүлмәсен изолятор камерасына алмаштырырга туры килә. Вакыйганы бик кыска сурәтли ул. Кичке сәгать 9нчыда йокларга яттым, бүлмәдәш Юрий үз урынында, коляскасы янында иде, төнлә идәндә яткан Григорьевны һәм баскычка таба чабучы өлкән яшьтәге мужикны күрдем, дип сөйли. Вакыйга урынында алынган пычакны да беренче тапкыр күрдем, дип, гаебен кире кага. Бу күрсәтмәләр ышаныч уятмый, билгеле. Без искә алган өч ханымнан тыш, аның галәмәтләрен күреп тә бүлмәсеннән чыгарга куркып утырган әбиләр дә була бит. Генетик экспертизалар бүлмәдәшенә орынмадым, кагылмадым дип торган Р.Сатдинов киемнәрендәге кан тапларының Ю.Григорьевныкы, пычак сабындагы биологик матдәләрнең Сатдиновныкы икәнен күрсәтә, башка дәлилләр дә җитәрлек. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләре буенча тикшерүчесе Илдар Шәйхетдинов кеше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эшен шул ук көнне кузгата, димәк, Р.Сатдинов комачаулаган кешеләр аркасында гына максатына ирешә алмаган дип санала.
Ю.Григорьев вакыйганы бөтенләй башкача сөйли, низагның юк сәбәптән, аның тәрәзәне ачып куюы, Рөстәм абзыйның: «Анда иблисләр (демон) бар», – дип ябарга кушуы, әлеге боерыкны үтәмәве аркасында килеп чыгуын әйтә. Кыскасы, коляскадагы инвалидка пычак тотып ташлана, муенын җәрәхәтли, каршылык күрсәтә алмаган гарип кеше шуышып коридорга чыга, шул арада ярсу карт аңа тагын өч яра ясап өлгерә, коляскасы белән суга, таптата.
69 яшендәге абзыйны үтә кырыс җәза көтә, әмма ике айга якын төрмә сәндерәсендә яткан Р.Сатдинов сентябрь аенда Казандагы тикшерү изоляторыннан Республика психиатрия диспансерына күчерелә. Чөнки психиатрик экспертиза ул әлеге явызлыгын аңлы рәвештә түгел, акыл ягыннан кимчелекле булганга белештермичә эшләгән, мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ дип таба. Соңгы ике-өч айда үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизелә башлавын зарар күрүче Ю.Григорьев та әйтеп тора, башкалар белән аралашмыйча үз эченә бикләнеп, үз-үзе белән сөйләшеп йөри башлады, ди. Әтисенең сәерлекләре турында кызы Рәмилә аеруча күп мәгълүмат бирә, аның хәвефле кимчелекләрен раслаучы вакыйгаларны санап үтә.
Р.Сатдинов яшь чагында Воркута каласында яшәгән, шахтада эшләгән, бердәнбер кызы Рәмиләгә 14 яшь чакта аерылышып туган якларына, Чүпрәле районындагы Кече Каракитә авылына кайтып әнисе белән яшәгән, ул вафат булгач ялгызы гомер иткән. Воркутада калган кызы белән 18 ел аралашмый ул. Җан тартмаса, кан тарта, дигәндәй, 2010нчы елда Рамилә әтисе янына кайтып бер атна торып китә. Шуннан соң ике елга бер очраша, телефоннан сөйләшеп тора алар.
Мисалларга килсәк, 2010нчы елда үзе яшәгән йортны ут төртеп яндыра, хак булса, моны ниндидер тавышлар ишетү, булмаган кешеләр кушу нәтиҗәсендә эшләдем, дип аңлата. Шул ук авылдагы икенче йортта яшәгәндә тәмәкесен сүндермичә йокыга китү аркасында ут каба, шөкер, янгынны сүндереп, үзен коткарып өлгерәләр. Авыл халкы, бигрәк тә, күрше-күлән ут чыгарыр дип куркып яшиләр аннан. Тикмәгә түгел, 2022нче елда өендә газ шартлый, Рамилә әйтүенчә, аны урамга очыртып чыгара. Пешкән, башы бәрелгән әтисенә шактый гына дәваланып ятарга туры килә. Шуннан соң картлар йортына урнаштырыла ул. Боларга 2017нче елда үтерү белән янау дигән җинаяте өчен хөкем ителүен дә өстәргә кирәк. Рамилә газ шартлап башы бәрелгәннән соң әтисенең психик тайпылышлары ныграк сизелә башлавын, мәсәлән, еш кына күрәләтә юньсезлекләр кылуын, әмма гаебен танымавын белдерә. Монысын без бәян иткән очракта да раслады ул.
Наил ВАХИТОВ,
Бөгелмә-Буа
Комментарии