- 25.04.2025
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Узган елның 12нче декабрь иртәсендә Тукай районындагы «Татарстан» совхозы бистәсендә яшәүче Тәслимә (кайбер исемнәр үзгәртелә) бертуганы Рамил телефонын алмагач шикләнә кала. Чөнки 52 яшьлек ир-ат ул араларда туктаусыз салып йөри. Гадәттә, ике атна чамасы эчкәннән соң рәтләнә ул. Чаллыда яшәүче кызы Рәзинә 2017нче елда әнисе белән аерылышып ялгызы көн күрүче әтисенең Төньякка вахтага йөрүен дә, соңгы вакытта Түбән Новгородка барып эретеп ябыштыручы булып эшләвен дә әйтә. Гомумән, Р. Мөхәммәдиев турында начар сөйләүчеләр юк, барысы да хәтта исерек чагында да йомшак холыклы зыянсыз кеше, диләр.
Тәслимә ханым тикмәгә генә шомланмаган. Энесе яшәгән подъездга килеп кергәч үк һәрвакыт бикле булган ишекнең ачык икәне күренә, фатирга күз төшергәч идәндәге канга баткан ир-атның җансыз икәне ачыклана. Тетрәнгән хатын-кыз кирәкле хезмәтләргә һәм Рәзинәгә шалтырата. Җыелып өлгергән күршеләр әлеге явызлык кем эше дигән сорауга җавап эзли, төрле фикерләр әйтелә. Шул мәлдә Рәзинә каршы фатирда торучы Ислам агай сүзләрен ишетеп ала. Чөнки ул Рамилне үзенең 40 яшендәге улы Тимур үтерү ихтималы турында әйтеп куя. Рәзинә ни өчен, дигән сорауны биргәч: «Исерек чакта аның акылы китә», – дип җаваплый.
Бистә янәшәсендәге авылда торучы Тимур Сираев шул көнне үк тоткарлана. Әйтүенчә, узган көндә, ягъни 11нче декабрьдә төш вакытында эшеннән чыгып бистәгә кайткач, кибеттән алып бер чәкүшкәне үзе генә бушата, аннан соң шундый ук ике шешә аракы кыстырып Афганец кушаматлы дусты өенә барып керә, анда сыйланып утырган өч сәрхушкә кушыла, аннары «закуска» табу ниятеннән әтисе Ислам фатирына бара, аны өендә туры китерә алмый, чөнки абзый кошчылык фабрикасында эштә була. Кызганычка каршы димичә булмый, шунда күршедә яшәүче Рамилне очрата, теге аракысын эчәргә тәкъдим итә.
Бу кадәресе хак кебек, әмма алга таба сөйләгәннәре шикләндерми калмый. Чөнки кич белән чыгып киткәндә, Рамилнең күз төбендә күптәнге «синяк» бар, башка җәрәхәтләре юк иде, фатирда да кан таплары күрмәдем, кергән-чыккан кешеләр булмады, дип сөйли. Димәк, үлемгә катнашы булуын тулысынча кире кага.
Аның әлеге бәяне алдан ук ышаныч уятмый. Сәбәп әлеге ир-атның 20 яшендә кеше үтергән өчен Чаллы суды карары буенча 7 ел ярымга колониягә озатылган зат булуында гына түгел. Чөнки утырып кайтканнан соң 12-13 ел дәвамында полиция күзенә чалынмый ул. Эш шунда, тиз арада аның сөйләмендәге чатаклыклар ачыла бара. Мәсәлән, оперативниклар кичке сәг. 7 дә лаякыл исерек һәм йөзе-бите канга манчылган Рамилнең шул тирәдәге «Красное и Белое» кибетенә керүен ачыклыйлар. Сатучы Сухром аның белән Ришат Хәлиуллин дигән тагын бер сәрхуш булуын да әйтеп тора. Моны кибеттәге видеокүзәтү җайланмасы язмасы да раслый. Бу инде Т. Сираевның тыныч утырдык дип белдерүен кире кага. Иң мөһиме, аларның икесе генә түгел, ә өчәүләп сыйлануы, димәк, шаһит та булуын күрсәтә. Җирле фермер хуҗалыгында эшләүче һәм яшәүче Р. Хәлиуллинның Рамилне үтерүдә катнашмавы тиз мәгълүм була.
Аның фашиткеч күрсәтмәләренә кыскача гына тукталсак, 11нче декабрьдә ул да эштән соң салып утырырга дигән теләк белән ялгызак шешәдәше фатирына кергәндә Т. Сираев шунда була инде. Эчә торгач, Тимурның, әтисе әйтмешли, акылы китә, ул котырына, икесен дә, димәк, хуҗаны да фатирдан куарга тотына, Рамил каршы әйткәч, аны аяк-кулларын эшкә җигеп дөмбәсләргә керешә. Тынычлангандай итеп бераз туктап торганнан соң тагын шул ук хәл кабатлана. Хуҗа үзе дә, Р. Хәлиуллин да аңа каршылык күрсәтергә куркалар. Шуннан соң тәмам хәлсезләнгән һәм нык исерек Рамил белән Ришат теге кибеткә китәләр. Видеоязмада шешенгән, канлы йөзле Рамилнең идәндә утыруы да күренә. Анда шактый озак булалар, сатучы Сухром исерек булганга аракы сатмадым дисә дә, Р. Хәлиуллинның әйтүенчә өйгә кайтканда Рамил җиңеннән бер ярты чыгара.
Ә фатирда теге явыз көтеп утыра, хуҗа ялгыш теге шешәне аударгач, кабынып китү өчен сәбәп табыла. Р. Хәлиуллин аның өлкәнрәк абзыйга ни рәвешле сугуын һәм тибүен сөйләп кенә түгел, манекен ярдәмендә күрсәтеп тә бирә. Мәеттәге тән җәрәхәтләрен ачыклаган эксперт ул күрсәткәннәрне дөрес дип белдерә. Экспертиза Р. Мөхәммәдиевка барлыгы 18 тапкыр сугылуын-тибелүен, аның башка зыян килү, мигә кан саву аркасында җан бирүен ачыклый. Чигә, борын, яңак сөякләре сынган, хәтта чәрдәкләнгән. Ул гына да түгел, үлемгә катнашы булмаган авыр дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ачыклана, төгәлрәге, 20 урыннан кабыргалар сынып үпкә һәм йөрәк кырын яралаган.
Р. Хәлиуллин «очная ставка»да Т. Сираев явызлыкларын аның үзе алдында да сөйләп бирә. Ул бу күрсәтмәләр белән килешмәвен белдерә, ләкин киресен раслардай мәгълүматлар китерә алмый. Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Е. Корчемная аңа аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән рәсми гаепләү белдерә. Ул төп шаһит Р. Хәлиулин күрсәтмәләренә генә нигезләнми. Мәсәлән, Т. Сираевның киемнәре һәм биштәрендәге кан таплары мәрхүмнеке була.
Февраль азагында җинаять эше Тукай район суды карамагына тапшырылды.
ИСКЕ КУАКТА ОХШАШ ОЧРАК
Лениногорск районындагы авылда килеп чыккан фаҗигале вакыйганы тикшергәндә дә кан таплары дәлил буларак теркәлә. Ләкин анда 1982нче елгы ир-ат 60 яшьлек абзыйны дөмбәсләвен кире какмый, бары тик үтерергә теләмәдем, дип гаебен киметергә тырыша.
Иске Куакта ялгыз яшәүче карчык капкасы төбендә ир кеше мәете яту турында хәбәр узган елның 18нче июль иртәсендә тарала. 1964нче елгы Николай Харитоновның кыйнап үтерелүе беркемдә дә шик уятмый. Соңрак үткәрелгән экспертиза абзый канындагы этил спирты шул кадәр күп дип, аның алкогольгә агуланып үлү мөмкинлеге дә булуын күрсәтә, әмма ул башына зыян килү, иң әүвәл, ми шешү аркасында җан биргән, дип белдерә.
Агай бергәләп өч бала тәрбияләп үстергән хәләл җефете белән эчүе сәбәпле 2015нче елда аерылышкан, ләкин татар хатыны өч-дүрт ел аның белән торган, кече уллары үсеп җитеп техникумга укырга киткәч кенә үзе эшләгән оешма тулай торагына күченгән. Ялгызак абзый пенсиягә чыккач та эчүен ташламаган, әмма балалары, оныклары белән аралашып яшәгән, узган ел май аенда балалары яхшырак йорт та алып бирәләр аңа. Гомумән, җинаять эшендә мәрхүм әтисенең рәсми вәкиле булып чыгыш ясаучы кызы, башка туганнары гына түгел, авылдашлары да Н. Харитоновны бик уңай бәялиләр.
Иш ишен таба, эчкече Николай да шул авылда торучы 12 яшькә өлкәнрәк карчык белән еш аралаша, бергәләп эчү генә түгел, аңа хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә. Ә менә Надежда әби (исеме үзгәртелә) турында яхшы сүз әйтүче юк авылда. Балалары кечкенә чакта ук сәрхушлеккә чыкты, шапшак, мәкерле, Н. Харитоновны үз кирәгенә файдаланган начар карчык, дип бик кискен сөйләүчеләр дә бар. Агай шул кеше йорты каршында үлә дә инде.
Надежданың ике ирдән тапкан биш баласы күптән таралышкан, бары тик дүртенче улы Виталий гына төп нигездә пропискада тора. 42 яшьлек әлеге ирнең гаиләсе, торагы юк, вахтадан ялга кайткан чакларында Лениногорскида түләүле фатир алып яши. Узган ел июнь азагында да Төньяктан эштән кайта ул, әйтүенчә, берничә көннән абыйсы, аның сожительницасы белән килеп әнисенең пычракка баткан өен чистартып китә алар.
2024нче елның 17нче июлендә Иске Куакта тагын пәйда була ул. Күп тә үтми, күршедә яшәүче хатын һәм урамнан үтеп баручы бер малай Виталий Львовның капка төбендә үрмәләүче Н. Харитоновны акырып-бакырып типкәләвен күрәләр. Сәрхуш карчык Виталий исерек Николай чыгып киткәч кенә килде дип, аны катнаштырмаска тырышса да, оперативникларга дөресен сөйләүчеләр була, димәк. Аны тиз арада район үзәгендә тоталар да, иң элек, узган көндә кигән киемнәрен тикшерәләр һәм генетик экспертиза үткәреп чалбар балагындагы канның Н. Харитоновныкы икәнен ачыклыйлар.
Шулай итеп, В. Львовның гаебен кире кагардай чамасы да булмый. Күрсәтмәләреннән күренгәнчә, әнисенең күптән түгел тәртипкә китергән өенә кергәч тә сасы ис сизә, үзләре яңа алып биргән диванның юеш икәнен шәйләп ала да, моның исерек Николай эше икәнен аңлый. Чыннан да, соңрак үткәрелгән экспертиза җәймәдәге исле сыеклыкның абзыйныкы икәнен күрсәтә. Шуннан соң ишегалдында йоклап яткан абзыйны куарга керешә, мәлҗерәгән карт юньләп хәрәкәтләнә алмагач, этә-төртә урамга чыгара, әлбәттә, ошбу гамәл сугу-тибүләрсез генә булмый. Ә әйтүенчә, капканы бикләп кереп киткәч тә, абзый өч тапкыр кире килеп шакылдата, һәркайсында Виталий чыгып сугып ега, типкәләп кереп китә. Кичке сәг. 9ларда китәргә чыккач аунап яткан абзыйны күрә, хак булса, капшап карап, җылы ягъни исән икәнен белә.
Алга таба үлемгә китергән зыян суккач егылып башы ташка бәрелү нәтиҗәсе дигән фикерне алга сөрә, гаебемне өлешчә генә таныйм, дип белдерә. Ягъни саксызлык белән үтерү дигән чагыштырмача җиңел җинаять өчен җавап тотарга өметләнә. Әмма тикшерү комитетының Лениногорск бүлегеннән Л. З. Сиделева аңа аңлы рәвештә кылынган авыр җинаятьтә гаепләү белдерә, шәһәр суды В. Львовны 9 ел ярымга кырыс колониягә озатырга карар кыла.
КӨНЛӘШЕП БӘРЕЛЕШҮ
Узган елның 11нче августында Азнакайда яшәүче ханым аерылышсалар да хәбәрләшеп торган иренә видеоэлемтә буенча шалтырата һәм аның йөз-битендәге шешкән-күгәргән урыннар, чигәсендәге яраны күреп борчуга төшә, кичекмәстән Рөстәмнең (исеме үзгәртелә) фатирына барып керә. Һәркайда кан таплары булган торактагы ир-ат аңа узган кичтә күршесе Руслан Хөсәенов кыйнавын әйткәч, шунда ук участок инспекторына хәбәр итә. Хәлнең җитди икәнен анысы да аңлый, ашыгыч ярдәм чакыра. Азнакай сырхауханәсендә тикшергәннән соң Р. Хикмәтовны Әлмәттәге районара клиниканың нейрохирургия бүлегенә озаталар.
Рөстәм ничек аягында булгандыр, Әлмәт табиблары аның маңгай сөяге сынып эчкә иңүен ачыклый, сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдәге зыян китерелүен белдерәләр. Шөкер, баш мие җитди рәвештә зарарланмый. Тикшерү комитеты Р. Хөсәенов явызлыгына аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылу дигән бик җитди бәя бирә.
52 яшендәге Руслан котырынып китүен көнләшү нәтиҗәсе дип саный. Әйтүенчә, аның ун яшькә яшьрәк хәләл җефете ялгызак күршесе янына кереп аракы эчеп йөргән, хуҗаның аңа «бәйләнүләре» турында әйткән булган. Соңгысын ханым үзе дә раслагандай итә, 10нчы августта Русланга Рөстәмнең үзенә сыланырга маташуларын җиткердем, ди. Шуннан соң ярсыган ир-ат Рөстәм фатирына барып керә, безнең арага тыгылма, дип кычкыра, низаг чыккач, хуҗаны йодрыклары белән дөмбәсли, ахырда коридор идәнендәге вентиляторны алып башына ора. Ватылып берничә кисәккә аерылган һәм зарар күрүче каны сакланган җилләткеч төп дәлил буларак җинаять эшенә теркәлә.
Ир-атларның күрсәтмәләре аерылмый, ягъни вакыйганы бер төрле сурәтли алар. Р. Хөсәенов үтерү ниятен кире кага, юкса максатыма ирешкән булыр идем, мин чыгып киткәндә Рөстәм аңында иде, ди. Ахыр чиктә, аның белән гаепләү ягы да килешә, тикшерү комитеты тикшерүчесе Аида Вәлиева Р. Хөсәеновка кеше саулыгына авыр зыян китерү дигән җиңелрәк җәза каралган җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә. Транспорт оешмасында шофер булып эшләп йөргән бер баласы булган Русланга әлеге ахмаклыгы өчен кыйммәт түләргә туры килә. Азнакай шәһәр суды аны 2 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгарды. Әлеге карар аның шикаятен Татарстан Югары суды карагач гамәлгә керәчәк.
Наил ВАХИТОВ,
Тукай, Лениногорск, Азнакай районнары
Комментарии