Айнымас туганын да аямас

Айнымас туганын да аямас

25 яшендәге Фоат һәм аның 1989нчы елгы абыйсы Айзат Гариповлар Актанышбаш авылында яши. Быел август аенда Айзат гүр иясе булды, аны үтерүдә гаепләнүче энесе Минзәләдәге тикшерү изоляторында утыра. Ошбу малайлар өч балалы тулы гаиләдә туып-үскән үзе, һөнәри техникум да тәмамлаганнар, ләкин очраклы эшләр башкарып көн күргәннәр. Иң яманы: яшьтән эчүгә хирысланганнар, башлыча, шул золым аркасында олысы биш мәртәбә, кечесе алты тапкыр хөкемгә тартылган.
Фоатның соңгы өч хөкеме әле дә гамәлдә. 2020нче елда урлап тотылып шартлы срок алган, ләкин кыйнаган, өч тапкыр караклык кылган өчен тагын ике хөкемгә тартылып, быелгы май аена чаклы колониядә утырып Актанышбаштагы әти-әнисе, абыйсы янына кайткан. Рецидивистлар турында, эшләмиләр, эчәләр, исергәч сәбәп табып үзара бәрелешәләр, дип, авылда гына түгел, туганнары да яманлап сөйли.
26нче август иртәсендә ике туган эшкә чыгып китә һәм төш вакытында, әтиләре әйтүенчә, кызмача килеш бер литр су кушылган спирт алып кайталар. Әлеге эчемлекне өчәүләп эчкәннән соң малайлар йокларга ята, ә абзыйны Актанышта яшәүче кызы Гөлүсә (кайбер исемнәр үзгәртелә) шул авылдагы амбарга чакыра. Анда тагылма арбага ашлык төяп, аның бер өлешен әти-әни хуҗалыгында калдыргач, кияү белән кыз, өйгә кереп тә тормыйча, кузгалып китәләр. Ике сәгать чамасы узгач, алар йортында лаякыл исерек Фоат пәйда була. Ашлыкны бушатырга булышкандай буталып йөри, бәрәңге бакчасында егылып йоклап та ала. Әлбәттә, өйдәгеләр ошбу сәрхүштән котылырга, аны ике-өч чакрым ераклыктагы Актанышбашка илтеп куярга булалар.
Гөлүсә әйтүенчә, кузгалып киткәч теге айнымас абыйсының чәнечкегә егылуы, йөрәген яралавы хакында сөйләнә, әмма исерек саташуы итеп кабул ителеп, чынга алынмый бу. Сорагач, сыра белән тәмәке дә алып бирәләр аңа. Авылга җиткәч, Фоат әйткәннәр хак дигән шом туа, чөнки өйләре янына халык җыелган була, ашыгыч ярдәм, полиция машиналары тора. Фоатны анда барып җиткәнче төшерәләр, Гөлүсә шул тирәдә күзгә чалынган дус хатынына шалтырата, анысы Айзатның чәнчеп үтерелүе, авылда Фоаттан шикләнүләре турында әйтә. Чыннан да аны шунда ук полиция машинасына утыртып алып та китәләр.
Бактың исә, ашыгыч ярдәмгә, йөрәге яраланды, дип, Фоат үзе шалтыраткан була, 17 минут узгач анда әти кешедән «үлде» дигән хәбәр дә килә. Табибларга инвалид А. Гарипов яши торган йортка барып керәләр, түр бүлмәдә чалкан яткан мәет һәм аның янәшәсендә елап утыручы 61 яшьлек абзыйны күрәләр. Соңрак үткәрелгән экспертиза 34 яшьлек ир-атның күкрәгенә бер тапкыр очлы-үткен әйбер кадалу нәтиҗәсендә йөрәк тышчасы киселү, кан йөрәкне кысу аркасында җан бирүен күрсәтә. Мәет янында чәнечке дә ята, ләкин җәрәхәтнең пычак белән ясалуы аермачык була. Зәңгәр саплы җинаять коралы күрше бүлмәдә тәрәзә төбендә табыла.
Төп шикләнелүче Ф. Гариповка икенче көнне үк аңлы рәвештә кеше үтерүдә беренчел гаепләү белдерелә, суд аны сак астына ябарга карар бирә. Ләкин тикшерү эшләре җайлы гына бармый. Гаепләнүче һәм шаһитлар күрсәтмәләрендә үзгәлекләр күп була.
Төп шаһит Айдар абзый күрсәтмәләренә килсәк, ул амбардан кайткач кызы алып биргән сыраны эчкәч, йокларга яттым, малайлар өстәл артында тыныч кына гәпләшеп калды, тавышка уянып киткәч миңа арты белән баскан Айзатны күрдем, ул шунда ук аркасына егылды, янына килгәч тә соңгы сулышын алды, Фоат ашыгыч ярдәм чакыруын, ниндидер машина килүен әйтеп алданрак чыгып китте, дип сөйли. Фоат исә Айзатның басып торуын кире кага, бәлки мин ашыгыч ярдәм чакырганда баскан булгандыр, ди. Ә анда ул, әйтелгәнчә, 17 минут элек шалтыраткан була бит. Әлбәттә, моның ише каршылыклы фикерләрне исереклеккә сылтамыйча булмый.
Ф. Гарипов икенче көнне айныгач биргән күрсәтмәсеннән башлап ахырга кадәр абыйсына пычак кадавын кире кага. Әйтүенчә, йоклап ятканда Айзат авызына суккач уянып китә ул, аңлашканнан соң абыйсы верандага чыгып китә, бераздан бер кулына пычак, икенчесенә чәнечке тотып керә дә, янарга, куркытырга керешә, этеп җибәргәч, йөзтүбән идәнгә каплана, әйләндереп карагач, күкрәгеннән кан агуы күренә, акыруын дәвам иттерә, шуңа күрә пычакны алып яшерә, ашыгыч ярдәмгә, теге ханымга шалтырата, Актанышка китә. Кыскасы, үзен саклау өчен абыйсын этеп җибәрүен генә таный, Айзат кулындагы пычагына кадалды, дигән фикерне алга сөрә.
Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Вилсур Сәлахов исә, бар дәлилләрне бизмәнгә салгач, октябрь ае азагында аңа пычак чәнчеп аңлы рәвештә үтерүдә рәсми гаепләү белдерә. Әлбәттә, әлеге вакыйганы күреп һәм раслап торган шаһитлар юк. Хөкем утырышлары дәвамлы булыр дип көтелә.
***
Буа районындагы Мулланур Вахитов авылында да охшаш хәл була. Ләкин анда пычаклы очрак үтерүгә үк барып җитми, ләкин гаепләү ягы тарафыннан бик авыр җинаять дип бәяләнә.
Инде шактый өлкән яшьтәге Фәнис белән Илмас Мусиннар әлеге авылда үз гаиләләре белән түгел, әниләре янында яши. Бу үзе үк ир-атларның тормышта үз урыннарын тапмаган затлар икәнен күрсәтә. Әгәр 57 яшендәге Фәниснең көненә уртача 750 грамм аракы эчүен әйтеп торуын искәртсәк, моның сәбәбе дә аңлашыла. Башлыча шул зәхмәт аркасында ул да, аның 1973нче елгы энесе Илмас та берничә тапкыр хөкемгә тартылганнар, әйтүләренчә, очраклы эшләргә йөреп көн күрәләр, олырак агайне 3нче төркем инвалидлык буенча 9500 сум пенсия дә ала.
Быел 16нчы июльдә Фәнис Казаннан эштән кайта, кичкә таба өйдә өч ярты тотып энесе Илмас та пәйда була. Болай да салмыш улларының тагын эчәчәген аңлаган өлкән яшьтәге апа өйдән дус карчыгы янына чыгып китә һәм иртә белән генә кайтып керә дә хәмерле мәҗлеснең тыныч узмавын аңлый, чөнки йоклап яткан ир-атларның кечесенең күкрәге бәйләнгән икәнен, веранда идәнендәге кан тапларын күрә. Алар уянгач, Фәниснең Илмас аркасына пычак чәнчүен белә. Ул чакта бу хакта аңа гына түгел, полиция һәм тикшерү комитетына да мәгълүм була инде.
Төнгә каршы Буа полициясенә район сырхауханәсеннән йөзе-бите шешенгән, кабыргасы сыну мөмкинлеге булган ир кеше мөрәҗәгать итүе турында хәбәр килә. Участок инспекторы Рөстәм Хуҗин анда Фәнис Мусинны очратып әңгәмә кора. Анысы тән җәрәхәтләренең энесе кыйнау нәтиҗәсе икәнен дә, үзенең аның аркасына кадавын да, гомумән, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Сагая калган участковый шунда ук авылга юнәлә, анда бил тиңентен ялангач Илмасны, аның аркасындагы кан саркып торган яраны күрә, ир кешене сырхауханәгә алып килә. Табиблар аның ярасын эшкәртеп тегәләр, икесенә дә тиешле ярдәмне күрсәтәләр, анда калырга теләмичә, икәүләп өйләренә кайта алар. Тикшерү төркеме өйдә тиешле чаралар үткәрә, урталай сынган пычакны ала.
Мусиннар вакыйганы нәкъ бер төрле сурәтли. Әйтүләренчә, верандада сыйланып утырганда үзара низаг чыга, чөнки икесе дә ишегалдындагы утынны ул түгел, агайнесе кисеп ярырга тиеш дип саный. Нәтиҗәдә, яшьрәк ир-ат абыйсының күз төбенә тамызып ала, анысы ишегалдына чыгып тая, бераздан тынычлангандай кире керә, инде йөзтүбән ятып йокыга талып баручы Илмасның ялангач аркасына пычак белән кадый. Күрәсең, калак сөягенә эләктергәнгә, яра тирән булмый, сикереп торган Илмас пычакны тартып алып читкә ыргыта, һөҗүм итүчегә ике-өч мәртәбә кундырып та ала. Анысы өйдән чыгып китә, Буага барып җитә, кабыргасы сынган дип уйлап ашыгыч ярдәм чакыра.
Соңрак рентген тикшерүе аның ошбу шөбһәсе расланмавын күрсәтә, башка күгәргән урыннар сәламәтлегенә зур зыян салмаган булып чыга. Илмастагы яра саулыкка җиңел зарар китергән дип табыла. Җинаять эше дә чагыштырмача йомшак җәза каралган маддә буенча кузгатыла, Ф. Мусин иректә йөри бирә. Агайнеләр өчен барысы да әйбәт төгәлләнер кебек була. Ләкин тикшерү барышында йөрәк турысына чәнчегән, аннан соң да пычак тотып янап торган Фәнис үтерергә теләгән, бары тик зарар күрүченең актив каршылык күрсәтүе сәбәпле генә максатына ирешә алмаган дигән нәтиҗә ясала. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллин август аенда аңа үтерергә омтылыш ясау дигән бик кырыс гаепләү белдерә. Фәнис Мусин исә үзен җиңел җәрәхәт ясауда гына гаепле дип саный, әгәр үтерергә теләсәм, тагын кадаган булыр идем, куркытырга гына уйладым, дип, башкасын кире кага. Аның фикере дә нигезсез түгел кебек.
Буа шәһәр судында да шундый фикер өскә чыкты. Хөкемдар Ф. Мусинның үтерү ниятен кире какты һәм аның гамәлләрен саулыкка җиңел дәрәҗәдәге зыян китерү дип тапты. Ул гына да түгел, шушы көннәрдә, зарар күрүченең хөкем ителүче энесен яклап сөйләвен исәпкә алып, җинаять эзәрлекләвен туктатырга, ягъни Ф. Мусинны бөтенләй җәзасыз калдырырга дигән карар чыгарды.
***
Актүбә бистәсендә яшәүче 1969нчы елгы А. Зиновьев та шундый ук җинаять кылуда гаепләнә. Ул да яшьрәк шешәдәшенә пычак тотып һөҗүм итүен таный, әмма үтерү нияте булуын кире кага. Сүз явызрак җинаять турында бара монда.
Александр күп еллар элек наркотиклар йөрткән өчен ел ярым утырып кайтканнан соң башка хөкем ителмәгән, бораулаучы ярдәмчесе булып эшли торган нефть оешмасында да уңай бәяләнә. Ләкин яшәү урынында исерек килеш юньсезлекләр эшли торган, еш кына административ җаваплылыкка тартылган кеше буларак мәгълүм.
Быел 21нче апрель көнне үз фатирына сыендырган тагын бер сәрхүш С. Воробьев белән эчеп үткәрә, төнгә каршы шул тирәдәге чәркәханәгә кереп салып чыга. Анда күптәнге танышы – 1985нче елгы А. Ибраһимовны очрата, шешәдәшләр мәҗлесне А. Зиновьев торагында дәвам итәргә сөйләшәләр. Яшьрәк сәрхүш такси яллап бистәнең икенче почмагында торучы белгән кешесенә барып «төнлә туган» эчемлекне ала һәм Зиновьев фатирына кайта. Көмешкәне өчәүләп эчә алар, ягъни 1966нчы елгы С. Воробьев та катнашмый калмый. Эчкечеләр өчен гадәти төн була бу, әмма ахыры яман тәмамлана.
Иртәнге сәгать 6нчыда Актүбә полициясенә «ножевое» дигән хәбәр алына. Патруль экипажы урамда көч-хәл белән басып торган авыр хәлдәге А. Ибраһимовны күрә. Канга буялган ир-ат пычак кадаган А. Зиновьевның чыгып йөгерүен әйтә.
А. Зиновьев күрше урамдагы танышларына яланаяк килеп керә һәм өйдәге ир белән хатынга шешәдәшен «манчуын» җиткерә, инде дөмеккәндер, ди. Хуҗабикә каушаган абзыйга оекбашлар, аяк киеме бирә һәм, әлеге эшкә ачыклык кертү йөзеннән, өчәүләп Зиновьев йортына китәләр. Андагы полиция, ашыгыч ярдәм машиналары ерактан ук күренә. Полиция абзыйны килеп җиткәнче үк тоткарлый. Фатирда тикшерү чаралары үткәрелә башлый. Җинаять коралы алына.
А. Ибраһимовның хәл эчендә булса да, ул чакта басып торуына гаҗәпләнергә туры килә. Чөнки сырхауханәдә аның күкрәк, корсак, арка, бил һәм ботында җиде пычак җәрәхәте булуы ачыклана, кайбер эчке әгъзаларга зыян килгән, эчкә кан сауган, һава тулган, кыскасы, аның гомеренә чын мәгънәсендә куркыныч янаган була. Шөкер, табиблар коткара аны.
Тикшерү комитетының Азнакай бүлегеннән Раил Зарипов кеше үтерергә омтылыш ясау хакындагы җинаять эшен шул көнне үк кузгата, чөнки 38 яшьлек ир-атның явыз бәндәгә каршы торуы һәм вакытында ярдәм күрсәтелү аркасында гына исән котылуы икеләндерми. Суд аны сак астына алырга карар бирә.
Фаҗига көтмәгәндә һәм, гадәттәгечә, бернинди сәбәпсез килеп чыга. Иртәнге якта эчә-эчә тәмам «алҗыган» хуҗа икенче бүлмәдә йокларга ята, ике шешәдәш гәпләшеп кала. Күп тә үтми анда котырынган Зиновьев атылып килеп керә, А. Ибраһимовка, син нәрсә шаулыйсың, дип кычкыра һәм аңа пычак белән чәнчи. Әлбәттә ки, кунак сакланып, пычакны читкә этәргә, бәреп төшерергә азапланып чәбәләнә, әмма барысын да кире кагып бетерә алмый, әйтүенчә, тыны кысыла, хәлсезләнә бара, икенче бүлмә идәненә егылгач, күкрәгенә кадалган пычакны тартып ала. Гаепләү ягы, А. Зиновьев А. Ибраһимов аңын җуйгач, үтердем, ниятемә ирештем, дип уйлаган, дип саный. Әмма өненә килеп, фатирдан чыгарга һәм ярдәм чакырырга көч таба Ибраһимов үзендә. Ләкин аңлы рәвештә үтерүгә тиңләнә торган җинаятен танымый, күрәсең, авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен йомшаграк җәзага өметләнә. Азнакай шәһәр судында әлеге эшне карау бик озак барды һәм әле дә хөкем игълан ителмәгән.
Наил ВАХИТОВ,
Актаныш-Буа-Азнакай

Комментарии