Җиде егет агу саткан

Җиде егет агу саткан

Иң керемле кәсепләрдән саналган наркотик сәүдәсе картын да, яшен дә җәлеп итә. Акча дигәндә, кырыс законнар да куркытмый, моның, чынлыкта, агу сату икәне дә борчымый аларны. Санкт-Петербургта яшәүче егетне әлеге җинаятьчел шөгыль 17 яшеннән үк үзенә тарта. Җиңел акча тәмен татыган студент хәтта университетта укуын да ташлый. Ләкин һәрнәрсәнең чиге була.

Быел 11 май көнне 1 килодан артык амфетамин дигән көчле наркотик сатканда, аны Питерда эләктереп алалар. Әлеге зур күләмдәге агуга заказ биргән «сатып алучылар» Казан оперативниклары булып чыга. Узган атна башында аны этап буенча Татарстанга кайтардылар. Республикабыз Эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив-эзләү часте (ОРЧ-4, элеккеге УБНОН) хезмәткәрләре төньяк башкалага ничек барып чыккан дигән сорау тумый калмый.

Наркотикларга каршы көрәш оперативниклары, әлбәттә, Питер кешесенең амфетамин сату белән шөгыльләнүе турындагы мәгълүматны алу серен ачмыйлар. Ләкин быел 21 яшь тулган наркодиллерны кәсептәшләре «сатуына» шик юк диярлек. Эш шунда ки, 2011 елның март-апрель айларында Татарстан полицейскийлары Казан һәм Санкт-Петербургта яшәүче 6 ир-атны наркотик белән тотканнар иде. Аларның инде 4 ел буена безнең республикада амфетамин һәм гашиш белән сәүдә итүләре ачыклана. Ул чакта 750 грамм наркотик матдә алына. Димәк, эзләү-тикшерү чаралары дәвам иттерелгән. 11 майда эләккән егет җинаятьчел төркемнең башлыгы дип санала. Хәзерге законнар гаепләнүчеләргә җәзаны җиңеләйтү мөмкинлекләре бирә. Тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәндә хөкем йомшак була. Ә хезмәттәшлек дигәнең, иң беренче чиратта, дөресен сөйләү, күрсәтү, дигәнне аңлата. Шуңа күрә, башлык турында мәгълүмат алынуга гаҗәпләнәсе юк. Ә менә агу сәүдәгәрен җинаять өстендә тоту өчен, оперативникларга Питерда озак тырышырга туры килә.

Иптәшләрен таш капчыкка «себереп» тутыргач, ул аеруча сак кылана. Хәбәрләшеп, танышып киткәч тә, ышанычын яулап алырга кирәк була. Ахыр чиктә, комсызлык, җиңел табышка омтылыш җиңә. Ул «күпләп алучылар»га «товар»ны җибәрергә тәвәккәлли. Соңрак үкенергә туры килә. Төркем әгъзаларыннан алынган амфетамин 1659 граммга җитә. Тагын 167 грамм гашиш та бар.

Әлеге агулы матдәләр «клуб наркотигы» дип йөртелүчеләр рәтеннән. Бу атама аларны яшьләрнең күңел ачу урыннарында, әйтик, төнге клубларда популяр булуы белән аңлатыла. Амфетамин химик матдә. Ул нерв системасына тәэсир итә, дару буларак медицинада кулланыла. Аны контрольсез куллану бик куркыныч, кисәк үлем очрагына да китерергә мөмкин. Гашиш та бик тиз үлем тырнагына алып керә.

Оперативниклар, төркем тар-мар ителде һәм республикага агу китерүче чираттагы канал ябылды, дип исәпли. Ләкин болар бары тик сатучылар гына бит. Димәк, аларны «товар» белән тәэмин итүчеләр дә булырга тиеш. Кызганычка каршы, алары, гадәттә, күләгәдә кала һәм җинаятьчел гамәлләрен башкалар аркылы дәвам иттерә. Керемле кәсеп белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп бит. Суд булганны көтеп, хәзер тикшерү изоляторында утыручы 7 егет кебек…

Надир ВӘГЫЙЗОВ.

Комментарии