- 26.10.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
19нчы октябрьдә хәбәр чыкты: Төркиядә Русиядән ял итәргә килгән 5 яшьлек кыз үлгән. Гаиләләре белән Кемер шәһәрендә ял иткәннәр. Ире, хатыны һәм аларның ике баласы өч урынлы электрик велосипед арендалап торган. Алар каньон (тирән тар үзәнлек) карау өчен юлга чыккан булганнар. Гаилә башлыгы таулы юлда идарәне югалткан да, велосипед упкынга очкан. Зурлар һәм 10 яшьлек малай бәрелүләр белән генә котылган, ә менә кечкенә кыз авыр җәрәхәтләр алган. Урында яшәүче төрек зыян күрүчеләрне больницага алып барган, тик биш яшьлек кыз табиблар кулында вафат булган.
Төркиягә ял итәргә китеп, үлеп кайтканнар турында быел артык күп сөйләделәр һәм яздылар. Әле бер ай элек кенә хәтта шундый статистика да чыккан иде: 11нче сентябрьдә Русия Федерациясенең Анкарадагы илчесе Алексей Ерхов быелгы туризм сезоны ачылганнан бирле Төркиядә 88 русияленең үлгәнен хәбәр итте. Үлемнәр әле дә дәвам итә. «Бу – Төркиягә Русиядән ялга килгән туристларның күп булуы белән бәйле», – диде ул. Ерхов әйтүенчә, узган ел 6 миллион русияле Төркия кояшы астында кызынган булса, быел бездән киткән туристлар саны аннан да артыграк булган. 1нче гыйнвардан алып 15нче октябрьгә кадәр генә дә монда 5 млн 171мең русияле ял иткән. Чагыштыру өчен, бөтен Татарстанда 4 миллионга якын кеше яши. Бу бит һәрберебез Төркиядә ял итеп кайткан, әле кайберләребезгә «җитми калган да, тагын бер барган кадәр» дигән сүз. Күп инде, күп!
Ни өчен безнекеләр Төркияне сайлый соң, башка җир юкмы әллә, дип, баш ватасы да юк. Иң арзаны – Төркия. Ике-өч айлык хезмәт хакыңа бер атна ял итеп кайтып була. Икенчедән, якын. Өч сәгать ярымда барып та җитәсең. Хезмәт күрсәтү сыйфатлары да үзебезнең Кырым, Анапалардан күпкә югары.
Төркиядә һәлак булучыларның барысы хакында да язып бетереп булмый, шулай да кайберләренә күз салыгыз.
11нче июньдә Анталия янында юл һәлакәтендә ике русияле – ир белән хатын үлде. Аларны машина бәргән. Икесе дә алган җәрәхәтләреннән урында ук вафат булган. Ялга 15 яшьлек кызлары белән килгән булганнар. Бала ятим калды. Сүз уңаеннан, быел Төркиядә 16 мәртәбә рус туристлары юл һәлакәтенә очраган.
Мәсәлән, 15нче июньдә дә, автобуска утырган туристлар һәлакәткә очрады. Андагы җиде кеше зыян күрде, шуларның 2се – русиялеләр иде. Бәхеткә каршы, үлүчеләр булмады, беренче ярдәм күрсәтеп, больницадан өйләренә кайтарып җибәрделәр.
Июль башында Красноярскида яшәүче Ланшаковлар гаиләсе дә Төркиягә ялга килгән булган. Ялларының 9нчы көнендә 16 яшьлек кызлары Софияның ананас ашаганнан соң, эче авырта башлый. Аны шәхси клиникага алып китәләр. Больницада кызның сукыр эчәгесе авырта дип шикләнсәләр дә, табиблар аны кайнар грелка һәм капельницалар белән дәвалый башлыйлар. Ә бу тыелган! Сукыр эчәгесе кабарганда аңа грелка куярга бөтенләй ярамый. Кызга башка төрле ярдәм күрсәтелмәгән. Ике мәртәбә йөрәге туктаганнан соң, ул үлгән. Кыз үлеп, аны кабат Красноярскига кайтаргач, әниләре мәетнең берничә органы урынында булмавын ачыклаган. Якыннары Төркия табиблары кызларын аның органнарына кызыккан өчен махсус үтерде, дип белдерде.
18нче августта булган чираттагы фаҗига: Санкт- Петербургта яшәүче 12 яшьлек кызның кулын, йөзгән вакытында бассейнга су агыза торган торба суырып алган. Кыз төпкә чумган булган, бу фаҗигага да шул сәбәпле юлыккан. Беренче булып ярдәмгә әтисе килеп җитешкән. Тик ярдәм итә алмаган – кул насоска шактый тирән кергән булган. Кызның кулын тартып чыгару өчен, торбаны җимерергә туры килгән. Булган хәлләрне үз күзләре белән карап торучылар сүзләренчә, Sunhill отелендә эшләүчеләр кызның кулы торбага кереп китүен күреп торса да, ярдәмгә килмәгән. Алай гынамы соң – отель җитәкчелеге бөтен гаепне әти-әнисенә сылтап калдырган, имеш баланы карамаганнар, карасыннар иде… Ә бит бу очракта отель хуҗалары гаепле. Бассейннардагы мондый торбаларның авызы рәшәткә белән капланган булырга тиеш. Аквапаркларга гына түгел, отельләргә һәм бассейны булган башка оешмаларга да таләпләр бер үк. Тик бу битарафлыкмы, күз йомумы, белмәссең. Җитмәсә, бассейнда куркыныч насос барлыгын белдергән язулар да булмаган.
…Суга тончыгып, комага киткән 12 яшьлек кыз шушы фаҗигадән башка айный алмады. Денизли шәһәрендә больницада ятканда ике көн эчендә биш мәртәбә йөрәге туктады. 28нче августта исә, ул үлде.
22нче августта Аланиядә 19 яшьлек кыз белән дә бәхетсезлек очрагы булды. Бу көнне ул әти-әнисе белән бергәләп күңел ачу паркына ял итәргә барган. Соңыннан экзотик балыклар урнаштырылган бассейнда йөзәргә уйлаган. Балыкларны күрү өчен махсус көпшәле битлек кигән, су астында йөзгән. Башта бар да яхшы булган, тик бер мәлдә тончыга башлап, өскә күтәрелгән. Тирә-ягындагы кешеләр кызның тончыгуын башта аңламаган, чөнки ул битлеген салмаган. Парк хезмәткәрләре һәм ата-анасы кызны судан алып чыккан, тик ул бу вакытта аңсыз булган инде. 19 яшьлек кыз берничә көннән соң үлде.
14нче сентябрьдә Анталиядә 2001нче елгы русияле вафат булды. Ул парасейлинг белән (Катер артыннан парашют белән очу) шөгыльләнгән. Һәлакәттә үсмернең әнисе дә зыян күргән. Туристның үлем сәбәбе парашют белән катер арасына бәйләнгән канатның өзелүе булган. Көчле җил нәтиҗәсендә туристлар яр буенда үсеп утырган пальма агачларына таба очып киткән һәм бәрелгән.
17нче сентябрьдә «Известия» газетасында басылган хәбәр: Русиядән килгән 65 яшьлек турист Анталия шәһәрендәге биш йолдызлы отельдә үлгән. Ир хатыны күз алдында вафат булган. Хатыны сөйләвенчә, ул кисәк кенә идәнгә егылган. Урынга килгән медиклар ирне коткара алмаганнар. Ирнең йөрәк өянәге булган дип фаразлана.
Күргәнегезчә, үлемнәрнең сәбәбе төрле. Ләкин аларның шактые фаҗигале. Русиянең Төркиядәге илчелегенең консуллык бүлеге җитәкчесе Антон Скворцовның бу уңайдан үз фикере бар. «Туристларның ялда үлүләренең иң еш сәбәбе – үзләренең саксызлыгы. Самолетка утыруга ук, шундук дөньяларын оныталар. Русиялеләр Төркиядә аеруча юл һәлакәтләренә еш очрый. Төп сәбәбе: җирлектәге юл кагыйдәләренең русиядәгедән аермалы булуы», – диде.
Дөрестән дә шулай, мәсәлән бездә җәяүле һәрчак хаклы дигән принцип бар. Ә менә Төркиядә алай түгел. Юлны аркылы чыгасың икән, зебра янында торсаң да, башта машиналар туктаганны көтеп торырга кирәк. Әле алай булганда да, һавадан чыпчык санап түгел, яшь киленнәр җитезлеге белән йөгереп чыксаң, яхшырак. Чөнки анда өстенлек җәяүлеләргә түгел, күбрәк машинадагы кешегә бирелгән.
Аннан соң, фаҗигалар еш кына балалар белән була. Мөгаен, монысы ата-ананың ялга изрәп, балаларын күзәтүләре кимүе, отель персоналларына артык ышанулары белән бәйледер.
«Статистиканы шулай ук өлкән яшьтәгеләр һәм йөклелекнең соңгы аенда булган ханымнар тулыландыра. Шулай ук, экстремаль спорт төрен сөючеләр дә», – ди Антон Скворцов. Әйе, су астында балыкларны карау, парашюттан сикерүләр онытылмаслык мизгелләр бүләк итә. Ләкин моңарчы моны Русиядә эшләп карамагансыз икән, башка илгә баргач, тәмен татып карарга ашыкмагыз. Беренчедән, сез ул илдә яшәүчеләрнең телен белмисез. Андый-мондый хәл булганда аңлата алмаска мөмкинсең. Төрекләр арасында русча белгәннәр күп түгел. Икенчедән, Русиядә моның белән шөгыльләнә торган оешмаларга тәҗрибәле кешеләрне генә алсалар, курорт зоналарында эшкә теләсә кем килеп урнаша ала. Кичә генә эшли башлаган кеше дә булырга, шуның аркасында ул техник кагыйдәләрне аңлатып бетерә алмаска мөмкин.
Төркия – Русия түгел, ул үз законнар җыелмасы, үз тәртипләре булган бөтенләй башка ил.
Әле шунысы да бар, еш кына путевкалар алганда, безнең туристлар «барысы да кертелгән» путевкаларны сайлый. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, син иртәдән кичкә кадәр отель янындагы бардан спиртлы эчемлекләрне бушлай эчә аласың. Тик белеп бетермиләр: Төркиядә исерткеч эчемлекләр бездәгегә караганда шактый кыйммәт, шуңа күрә анда рус туристлары өчен сыйфатлы алкогольдән кое ясап куйганнардыр дип уйламагыз. Арасында ялган, арзан, сыйфатсыз булганнары артык күп. Шуңа күрә туристлар елга бер булса да исерткеч эчемлекләрдән агуланмый калмый.
Аннан соң, исерткеч эчемлек кулланган килеш һәлакәткә очрыйсың, яки бәхетсезлеккә юлыгасың икән, синең китәр алдыннан ясаткан иминиятләштерүеңнең бер файдасы да булмаячак. Мондый очракларда дәвалануыңны үз кесәңнән түләячәксең. Ә Төркия медицинасы безнекеннән кимендә җиде-сигез мәртәбә кыйммәтрәк. Шуңа күрә, бушлай килгән бит бу дип, ләх булганчы эчмәвең яхшырак.
Без карап үткән мисаллардан күренгәнчә, үлемнәрнең төп сәбәпчесе – туристлар үзләре генә түгел, отель хуҗалары, курорт зонасында эшләүчеләр үзләре дә. Тик төрекләр бу үлемнәрнең сәбәпчеләре булуларын танырга теләми, һәм статистикадагы үлемнәрнең бөтенесен дә үзебезгә сылтап калдыра. «Экстремаль эссе булган һавага киләсез, шуңа күрә йөрәк-кан тамыры авырулары белән интеккәннәр үлә дә», – ди алар.
…Ялны һәркем ярата, чит илдәгесен бигрәк тә. Бәлки сез дә, якын киләчәктә ялга барырга ниятлисездер. Күңелсез хәлләргә юлыкмау өчен, үзегезгә тагын да игътибарлырак булуыгыз мөһим. Тагын бер киңәш – урамга чыкканда үзең белән «страховка» кәгазен, паспорт ксерокопиясен һәм куна калган отелеңнең контактлары язылган кәгазьне алып чыгарга кирәк. Әгәр андый-мондый хәл чыга калса, иминиятләштерү полисында күрсәтелгән телефон номеры буенча тизрәк шалтыратып әйтергә дә онытмагыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии