Ришвәтле Әлмәт

Ришвәтле Әлмәт

Дәүләт хезмәтендәге затларның вазыйфаи вәкаләтләрен кесә калынайту өчен файдалану очраклары һәркайда күп. Соңгы вакытта бу яктан нефтьчеләр башкаласы аеруча танылды. 8нче колониядә утыручыга телефон алып кергән өчен 20 мең сум ришвәт алган төрмә хезмәткәре, вазыйфаларыннан файдаланып 98 мең сум керем алган авыл җирлеге башлыгы кебек вак түрәләр генә түгел, шактый югары урыннарда утыручыларга карата да җинаять эшләре кузгатылды.
Әлмәт райбашкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе А. Севастьяновка тикшерү органнары өч кешедән ришвәт алу һәм бер эшмәкәрнең законлы эшчәнлегенә тоткарлык китерү дигән дүрт җинаятьтә гаепләү белдергән иде. Судта соңгысы төшереп калдырылды, иң аз күләмдәге 15 мең сумлык ришвәт өчен ярты млн. сумлык штраф салынды, калган ике ришвәт алу җиңелрәк җәза каралган мошенниклык дип табылды. Нәтиҗәдә, баш архитектор өч еллык шартлы хөкем белән котылды.
Райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А. Подоваловның мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар азык белән тәэмин итүче эшмәкәр В. Подиннан 2021-22нче елларда ай саен 200 мең сум, барлыгы 4,8 млн. сум акча каеруы буенча кузгатылган эш буенча хөкем һаман чыгарылмаган әле. Әгәр зур күләмдә ришвәт алуда гаепләү белдерелгән абруйлы түрәгә суд тарафыннан кулга алынмыйча, «өй сагы» дигән чара гына билгеләнүен исәпкә алсак, озын-озакка сузылган хөкем утырышларында нинди карар чыгарылачагын фаразлавы кыен.
Ә менә А. Подовалов кул астында эшләгән сәүдә бүлеге җитәкчесе Д. Хәбибуллин алдан ук сак астына ябылды һәм быел 8нче августта 4 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа кадәр Әлмәттәге 15нче янгын-коткару часте начальнигы Д. Грезнев законсыз рәвештә 150 мең сум акча эшләгән өчен 7 елга колониягә озатылган иде.
КЕМГӘ СУГЫШ – КЕМГӘ ТАБЫШ
Д. Хәбибуллин һәм Д. Грезнев эшләренә тулырак тукталырбыз. Чөнки алар Украинадагы махсус хәрби операция һәм 2022нче елның 21нче сентябрендә игълан ителгән өлешчә мобилизация белән бәйле булганга аеруча шаукым чыгардылар. Мондый эшләр, гадәттә, властьтагыларга азрак бәйле булган федераль иминлек хезмәте тарафыннан ачыла. Бармаклары үзләренә таба кәкре түрәләрнең астыртын эшләре турында сүз чыкмый калмый, еш кына акчаның банк аша күчерелүе ярдәм итеп куя.
Андрей Подовалов эшен тикшерү барган чорда ФСБ оперативниклары районның төп икътисадчысы даирәсендәге хезмәткәрләрне дә игътибарсыз калдырмый. Нәтиҗәдә, сәүдә һәм эшмәкәрлек бүлеге башлыгы Дамир Хәбибуллинның шәхси счетына «тамган» акчалар шик уята. Башлыча, арадашчылар аркылы күчерелгән «сәмән»нең хуҗалары табыла, аларның күбесе тел яшереп тормый, чөнки ришвәт биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. 
2023нче ел язында ыгы-зыгы куба, май аенда Д. Хәбибуллинга карата мошенниклык кылып акча каеру һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру хакында 18 җинаять эше кузгатыла. Ләкин тикшерү барышында төрле сәбәпләр, шул исәптән, акчаны бурычка бирдем, кире кайтарды, дип белдерүләр аркасында аларның күпчелеге туктатыла. Шулай да фашиткеч күрсәтмәләр бирүчеләр дә була, нәтиҗәдә, Дамир Хәбибуллин биш вазыйфаи җинаять кылуда гаепләнә.
Д. Хәбибуллин гаебен танымый, ләкин, әйтелгәнчә, суд аны сак астына алырга фәрман бирә. Әлеге утырышта аның балигъ булмаган дүрт баласы булу, моңарчы хөкемгә тартылмавы, һәрьяктан уңай бәяләнүе белдерелә. Танылган адвокатлар матди зыянны кире кайтаруны, Д. Хәбибуллинны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп иткән зарар күрүчеләр юк, мобилизация мәсьәләсе шаукым куптару өчен генә күтәрелә, дип сөйлиләр. Ләкин тора-бара киресе раслана.
Күп кенә эпизодларның СВО башланганчы, өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үк булуы хак үзе. 2021нче ел азагында Д. Хәбибуллин ниндидер бәйрәм чаралары үткәрү өчен дигән сылтау белән күптәнге танышы Т. Абдуллиннан 21 мең сум акча күчерүен сорый. Ит ризыклары җитештерү белән шөгыльләнүче Тимур районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү оешмасында әгъза да булып тора. Ул акчаны ни өчен рәсми фондка түгел, аның шәхси счетына күчерергә кирәклеген сораша аннан. «Исполком кешесе» шулай уңайрак дип сөйләнгәч, 21 меңне «Дамир Рифович» дигән счетка озата. Бер елга якын вакыт узгач Украинадагы сугышта катнашучы якташларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә, дигәч тагын шунда ук 15 мең сум акча күчерә.
Акчаның игелекле максатларга тотылуына шикләнмәгән Т. Абдуллинны еш файдалана ул. 2022нче елда Т. Абдуллин завторг дусты кушуы буенча туганнан туган агайнесе Артур Михайловка мөрәҗәгать итә. Квас кайнату, башка эчемлекләр җитештерү белән шөгыльләнүче әлеге эшмәкәр сугыштагы егетләргә ярдәм йөзеннән 50 мең сум акчаны бер дусты аркылы Д. Хәбибуллин счетына җибәрә. 2023нче елның март аенда, димәк, тикшерү эшләре башланыр алдыннан да бәйрәм чарасы уздыру өчен дигәч, 18 меңне шул ук счетка сала. А. Михайлов сәүдә бүлеге җитәкчесенең тикшерүләр үткәреп мәшәкать чыгаруыннан шикләнүен дә белдерә.
Йөкләр ташу оешмасы хуҗасы Р. Бадыйгинга да Т. Абдуллин аркылы чыга ул. Ренат алдан Сабантуй һәм башка район-күләм чараларны үткәрергә дигәч дүрт мәртәбә күчереп барлыгы 90 мең сум акчасын сарыф итә, СВО башлангач тагын 45 мең сум озата.
Эшмәкәрләр әлеге «ярдәм»нең Д. Хәбибуллин кесәсенә эләгүен алданрак та сизенәләр, чөнки акча күчерсәләр дә хакимияттән сугышчылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә өндәп рәсми мөрәҗәгатьләр килә аларга. Абдуллин бу хакта әйткәч, Д. Хәбибуллин ошбу кәгазьгә игътибар итмәскә куша, күрәсең, оператив чаралар башлануын чамалап, акчаны бурычка алдым дип сөйләнә. Алга таба тикшерү барышында Р. Бадыйгинның 135 мең, А. Михайловның 68 мең акчасын да Т. Абдуллиннан әҗәткә сорадым, аның кемнәрдән алып бирүен белмәдем дип бара. Кыскасы, Т. Абдуллин танышларыннан алып аңа бурычка биргән булып чыга. Алар өчесе дә акчаны ул әйткән чаралар уздыру һәм сугыштагыларга ярдәм йөзеннән бирүләрен әйтәләр. Әлбәттә, рәсми фондка әлеге өч эшмәкәр һәм Д. Хәбибуллиннан акча кермәве ачыклана. Сәүдә бүлеге башлыгының әлеге эшкә катнашы юк, дип белдерелә. Шулай итеп аңа вазыйфаи вәкаләтләреннән файдаланып һәм алдашып, ягъни мошенниклык кылу турындагы өч җинаятьтә гаепләү белдерелә. Зарар күрүче дип табылган өч кеше алдар каракны җинаять җаваплылыгына тартырга теләүләрен белдерә.
ТҮЛИСЕҢ ИКӘН – ЭШЛИСЕҢ
Эш моның белән генә дә тәмамланмый әле. Банклардан алынган белешмәләрдә Д. Хәбибуллинның шәхси счетына А. Николаевтан күчерелгән акчалар да күзгә ташлана. ФСБ оперлары тиз арада аларның 55 яшьлек Э. Ногманова җибәрүен, ә Николаевның бары тик арадашчы, төгәлрәге, акчаны Д. Хәбибуллинга җибәреп торучы гына икәнен ачыклыйлар. Ханым исә барысын да сөйләп бирә.
Аның әйтүенчә, сату, бигрәк тә, шашлык кыздыру белән шөгыльләнә ул, ә 2021нче ел язында керем китерми башлаган шәхси эшмәкәрлеген туктатырга була, тиешле дәүләт оешмаларына документлар тапшыра. Ә җәйгә кергәч, район-күләм чараларда сәүдә итү теләге яңадан туа. Бәйрәмнәрдә сәүдә урыннарын Д. Хәбибуллин җитәкчелегендәге бүлек бүлеп бирүен белә, чөнки моңа кадәр мөрәҗәгать итеп караганы була, әмма гаризасы игътибарсыз калдырыла. Шуңа күрә Д. Хәбибуллинга мөрәҗәгать итәргә була.
Озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән ханым аны 20 елдан артыграк белә. Ул чакта егет милициядә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча оперативник булып эшли, сәүдәгәрләр белән еш аралаша, милициядән киткәч банкта эшләп ала да, башкарма комитетка урнаша. Иске танышлар уртак телне тиз таба, кыскасы, дәүләт хезмәткәре әгәр түләсәң, бар да яхшы булыр, беркем дә тикшермәс, дип аны үз канаты астына алуын белдерә, күпме түләргә икәнен дә җиткерә, билгеле.
Шулай итеп 2021нче ел җәендә Э. Ногманова власть органнары тарафыннан бернинди тоткарлыксыз эшләү мөмкинлеге ала, бернинди документсыз, әйтик, иткә ветеринария сертификаты булмаса да сәүдә итә. Шул рәвешле 2021нче елда Сабантуй, яшьләр, гаилә, шәһәр көннәре, Нефтьчеләр, Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән зур чараларда хезмәт күрсәтә, һәр очракта 10 меңнән 25 меңгә чаклы акчаны Д. Хәбибуллинга озата, барлыгы 95500 сум түли, димәк ки, ришвәт бирә. Шулай итеп Д. Хәбибуллин ришвәт алу һәм хезмәт вәкаләтләрен явыз максатта файдалану дигән тагын ике җинаятьтә гаепләнә. Һәм 39 яшен тутырган көннәрдә кырыс җәза ала.
МОБИЛИЗАЦИЯДӘН КОТКАРУ
Д. Хәбибуллинга тагын да ныграк җәза бирелү ихтималы да була. Без бәян иткән очракларны тикшерү барышында Әлмәт ришвәтчеләренең тагын бер җинаяте калкып чыга. Бу юлы банк мәгълүматлары буенча акчаның кулдан-кулга тапшырылуы ачыкланмый. Ләкин дәлилләр җитәрлек табыла. 15нче янгынчылар часте начальнигы Денис Грезневның ришвәт алуында арадашчы булуын танып, узган елның 12нче июлендә ике ай изоляторда утырып өлгергән Д. Хәбибуллин «Явка с повинной» яза. Ул чакта Д. Грезнев та кулга алынган була инде.
Әлеге очрак та безгә мәгълүм Э. Ногмановадан башлангыч ала. 2022нче елның 21нче сентябрендә «Өлешчә мобилизация турындагы» Президент Указы игълан ителә, 27нче сентябрьдә үк Әлмәт районыннан беренче төркем хәрби хезмәткә озатыла. Э. Ногманова диңгез флотында һәм Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтып запаста торучы ике улын да алып китәрләр дип шөбһәгә төшә. Алар яшәгән авыл советыннан килеп аларны барлап та китәләр. Әни кеше улларын сугыштан коткару өчен янгын сүндерүчеләр оешмасына урнаштырырга була. Малайларның кечесе анда ике ел элек урнашып караган, әмма кабул ителмәгән була. Ришвәтле калада әлеге мәсьәләне таныш-белеш һәм акчасыз хәл итеп булмаячагы да көн кебек ачык була.
Шуңа күрә үтенечләрен райбашкарма комитетындагы Д. Хәбибуллинга ирештерә ул. Анысы Д. Грезнев ярдәм итәчәк дип тынычландыра, әлеге «хезмәтнең» 300 мең сум торачагын әйтә. Э. Ногманова риза була. Эшне бик кызу тотарга кирәк була, чөнки малайларга повестка тоттырсалар соң булачак. Җитмәсә, бик җитди проблема килеп чыга, югары һәм урта махсус белеме булган егетләр психолог тикшерүен үтә алмыйлар, белгечләр тиешле таләпләргә җавап бирмәүче кимчелекләрне саный, әлеге хезмәткә яраксыз дип нәтиҗә ясый. Психолог сүзендә нык тора, шуңа күрә аның фикерен әйләнеп узу чарасы күрелә. Д. Грезнев егетләрнең өлкәнен үз җаваплылыгыма алам (поручительство) дип ходатайство яза, икенчесен аның соравы буенча Сарман районындагы янгын-коткару часте җитәкчесе шундый ук ходатайство язып үзенә эшкә ала. Шулай итеп Указ чыкканга ун көн дигәндә егетләр янгынчы булып эшли башлыйлар, димәк, мобилизациядән котылалар.
Мәсьәлә хәл ителү белән исәп-хисап ясала. Э. Ногманова Әлмәткә килеп Д. Хәбибуллинның «Киа Соренто» машинасында 300 мең сум акча калдырып чыгып китә. Шул ук көнне ирләр табышны урталай бүлешәләр. Бусы хак, чөнки Дамир Хәбибуллин алыш-бирешнең кайда, ничек ясалуын сөйләп кенә түгел, күрсәтеп тә бирә. Д. Грезнев гаебен танымый, ләкин кире кагардай дәлилләр китерә алмый, еш кына күрсәтмә бирүдән баш тарта. Гаҗәп, ләкин бер айдан Хәбибуллин аркылы Э. Ногмановадан ришвәт алуын белдереп тәүбәле беркетмә яза, әмма аннан соң да гаебен танып тулы күрсәтмә бирми.
Тикшерү комитетының Әлмәт бүлеге җитәкчесе урынбасары В. Гарифов, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче А. Сурчиловка чынлыкта теләсә нинди мәсьәләгә ачыклык кертүче телефоннан аралашкан күп кенә язмалар эләгә. Кыскасы, икеләнерлек сәбәпләр булмый монда.
Инде җинаять эшендә гаебен кире каккан Д. Хәбибуллинның бу юлы бик күндәм кылану сәбәбенә тукталыйк. Аның барысын да энәсеннән җебенә тикле сөйләп 150 мең сум акча алуын тануы сәер бит. Эш шунда ки, Д. Грезнев законсыз гамәлләрен аның үтенече буенча эшләсә дә, бу очракта Хәбибуллин ришвәт алуда арадашчы санала. Законда гаебен танып хак һәм тулы күрсәтмәләр биреп тикшерү эшенә ярдәм иткән һәм, әлбәттә, кәсептәшен фаш иткән очракта арадашчы судка кадәр үк җинаять җаваплыгыннан котылырга мөмкин. Өмете аклана аның, тикшерү комитеты җинаять эзәрлекләвен туктатырга дигән карар чыгара. Шулай ук эчкерсез күрсәтмәләр биргән, чынлыкта, ришвәт төртүче Э. Ногманова бу юлы да җәзасыз калдырыла. 37 яшьлек Денис Грезнев аннан 300 мең сум ришвәт алуда гаепләнә һәм үтә кырыс хөкем ала.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии