Гайрәтле ирнең гайбәтле җинаяте

Гайрәтле ирнең гайбәтле җинаяте

Җинаятьнең мактаулысы булмыйдыр, шәт. Ләкин алар арасында аеруча четереклеләре бар. Мондыйлар рәтенә, иң әүвәл, җенси тотнаксызлык белән бәйле явызлыклар керә. Зарар күрүчеләр генә түгел, хәтта җинаять кылучыларның үзләре өчен дә оятлы һәм хурлыклы алар. Лаеш районы мәхкәмәсендә шундый шаукымлы эшләрнең берсе карала. Ябык ишекләр артында узучы утырышларда тикшерү органнары тарафыннан 2008-2013нче елларда кылган тотнаксыз гамәлләре өчен берьюлы дүрт маддә буенча гаепләү белдерелгән 34 яшьлек ир заты җавап тота.

… Татар эстрадасының яшь артисты туган көнен Казан янәшәсендәге табигать кочагында урнашкан «Дубай» кунак йортында бәйрәм итә. Тантанага җырчы егетнең якташы эшмәкәр Әмир Ибраев та (исемнәр билгеле сәбәпләр белән үзгәртелде) чакырулы була. 1980нче елгы ир-егет кичәгә парлап, Гөлназ атлы сөйгәне белән бергәләп килә. Тикшерү материалларында еш телгә алынса да, дүрт ел элек шаулап-гөрләп узган әлеге мәҗлес кызыксындырмый безне. Бары тик ул кичтә телгә алынган ике кунак арасында булган хәлләрне ачыклау мөһим. Чөнки тикшерү комитетының Биектау районара бүлегенең Лаештагы тикшерүче-криминалисты Илдан Зартдинов Ә.Ибраевка белдергән гаепләүдә әлеге очрак иң алда тора.

Бу һәм юристлар «эпизод» дип йөртә торган башка явызлыкларны без тикшерү материаллары нигезендә бәян итәрбез. Өч томлык җинаять эшендәге зарар күргән өч хатын-кыз, шаһитлар һәм, әлбәттә, хөкем ителүче күрсәтмәләренә мөрәҗәгать итмичә булмас. Ә Ибраев тикшерүче И.Зартдинов ясаган нәтиҗәләр белән килешми, димәк ки, бер генә очрак буенча да гаебен танымый. Тикшерү органнары исә моны җаваплылыктан котылып калу өчен вакыйгаларны үзенә уңай рәвештә күрсәтү дип саный һәм зарар күрүчеләр әйткәннәргә өстенлек бирә. Әлбәттә, дәлилләр һәм шаһитлар күрсәтмәләреннән чыгып ахыргы нәтиҗә ясала.

Әмир һәм Гөлназ мөнәсәбәтләренә килгәндә, тикшерү материалларында аларның 2010нчы елның 20нче маена чаклы, ягъни «Дубай»да булган кичәгә кадәр сөяркәләр булулары әйтелә. Монысын кунакка бергә килүләре генә түгел, ике якның да күрсәтмәләре раслый. Ләкин кунак йортында, ир заты тәкъдимен кире кагып, гүзәл җенес интим якынлык кылудан баш тарта һәм Ибраевны чыгырдан чыгара. Гөлназның әйтүенә караганда, аның йөзенә дә китереп суга. Шуннан соң хатын-кыз кайтып китү җаен карый, машинасына чыгып утыра. Ләкин рульне Әмир сорап ала. Төнге сәгать 11ләр тирәсендә Казанның Азино бистәсенә җиткәч, шофер «Мицубиси Лансер»ны аулак урында туктата һәм үз дигәненә ирешә.

Бу кадәресе тикшерүче нәтиҗәләре һәм хатын-кыз күрсәтмәләренә таянып бәян ителде. Ә.Ибраев исә «исерек хатын»ны көчләвен танымый, кунактан бөтенләй башка шофер кайтарды, «яратышу», кичә башланганчы ук, кунак йортының икенче катында хатын-кыз теләге буенча кылынды дип раслый.

Билгеләп үтелгәнчә, аларның моңа кадәр интим мөнәсәбәттә булуы, күп тапкырлар җенси якынлык кылулары турында тикшерү материалларында кистереп әйтелә. Моңа өстәп, Гөлназ ханымның никахлы ире, баласы булуын да искәртеп үтик. Моның җинаятьләргә турыдан-туры кагылышы юк, билгеле. Әмма бәян ителүче вакыйгаларга бөтенләй йогынтысы тимәгән дип булмый. Беренчедән, хатын «кәҗәләнә» башлагач, читкә этәрелү кискен егетләр өчен хурлыклы эш дип исәпләүче Ибраев сөяркәсенең башка берәүнең хәләл җефете икәнлегеннән файдаланырга керешә. Икенчедән, элегрәк зина кылу, уйнаш кебек яман бәя бирелгән астыртын мәхәббәт уеннарының, иртәме-соңмы өскә калкып, иренә барып ирешү ихтималын яшь хатын үзе дә төшенгән кебек. Ул чакта аларның яшертен очрашулары хакында бик күпләр, Ибраев әйтүенә караганда, таныш-белеш, дуслар, хезмәттәшләр сизенә инде. Боларга өстәп, Ибраевның холык-фигыле, үз-үзен тотышында җан биздергеч гадәт-кыланмышлар көннән-көн күбрәк күренә. Кыскасы, Гөлназга араны өзү өчен сәбәп туа.

Әмма ир заты нәфес төшкәндә «файдаланып» алу мөмкинлеге бирүче хатынны югалтырга теләми. Аның сулга йөрүләре турында хәбәр тарату, иң әүвәл, иренә җиткерү белән куркыта, шул рәвешле, җенси якынлыклар кылырга мәҗбүр итәргә керешә. Бу хакта СМС-хатлар җибәрә, өенә, хезмәт урынына шалтыратып тора. Күндерә алмагач, «сөйгән ярын» хезмәттәшләре алдында каралтып күрсәтү кәсебенә керешә. Хәтта Гөлназ баш хисапчы булып эшләүче Лаеш районындагы предприятие директорына аны мошенниклык, угрылык кебек хилафлыклар эшләргә сәләтле дип яманлый. 2012нче елның 14нче маенда Гөлназның эш бүлмәсенә килеп кереп Әмир тагын шул таләпләрне куя. Ошбу кыланмышлар җинаять кодексында «шантаж» һәм шәхесне җенси рәвештәге гамәлләргә мәҗбүр итү (понуждение) дип атала. Шул рәвешле, ул тагын бер, 133нче маддә кысаларына да эләгә.

Ләкин 2010нчы елдагы көчләү очрагы кебек үк, әлеге явызлык та соңрак, ягъни бары тик 2013нче елның 16нчы августында Гөлназ, әйтүенә караганда, куркытып-өркетеп, көч кулланып җенси якынлык кылырга мәҗбүр ителгәннән соң гына «калкып» чыга. Түземлеге беткән ханым, ниһаять, хокук саклау органнарына гариза яза. Тикшерү органнары бу очракта Ибраев хәтта, «үтерү белән янаулы куркыту»дан да тартынмаган дип таба.

Гаепләнүче дә җенси якынлыкны кире какмый, әмма көчләмәдем, үзе чакырды, борылышта көтеп торырга кушты, «сөешкәннән» соң олы юлга чыгарып куйды дигән фикерне алга сөрә. Ләкин тикшерүче зарар күрүче күрсәтмәләре нигезле дип таба.

Ләкин эш моның белән генә бетми әле. Ә.Ибраев көчләү генә түгел, шәхси тормыш кагылсызлыгын бозу турындагы бик сирәк кулланыла торган 137нче маддә чиген узган дип табыла. Эш шунда ки, ул кичтә Ибраев хатынны машинада ялангач килеш «Айфон» телефоны белән видеоязмага төшереп ала. Гөлназ күрсәтмәләренә караганда, әлеге «кино»ны Интернетка урнаштыру, теләсә кемгә, әлеге дә баягы, иренә күрсәтү белән куркыта. Хәзерге законнар моны кешенең «шәхси сере булган мәгълүматлар туплау, шәхеснең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә зыян китерү» дип саный. Ибраев әлеге язма хатын-кыз үтенече буенча төшерелде дип аклана.

Мәхкәмә утырышында Ә.Ибраевның Гөлназны ике тапкыр көчләү һәм җенси якынлык кылырга мәҗбүр итү, шәхси тормышка тыкшыну очраклары карала. Ләкин, болардан тыш тикшерү эшләре барышында, аның тагын ике йөгәнсезлеге ачыла. Иң элек, Лаеш полициясе оперативниклары аның Казанда 2008нче ел азагында 1980нче елгы бер ханымны көчләргә омтылыш ясап та, ничектер, җәзасыз калуын ачыклый. Тикшерүче Илдан Зартдинов 5 ел элек булган әлеге очракны да игътибарсыз калдырмый. Илһамия исемле зарар күрүче «азгын мужик»ны утырту теләгеннән хәзер дә ваз кичмәвен белдерә. Әйтүенә караганда, кышкы салкын төндә, эшеннән соңга калып чыгып, өенә кайту өчен узгынчы машинаны туктата ул. Шофер ишекләрне бикләп куеп шәһәр читендәге караңгы урынга алып китә аны. Ниятен дә яшерми, ягъни әгәр анда җенси теләк уянган икән, карышып торуның файдасызлыгын әйтә, барыбер ул дигәнчә булачак, дип шапырына. Барып җиткәч, Илһамиянең монда алып киленгән 34нче хатын-кыз икәнен әйтеп мактанып та ала. Ләкин «34нче» белән башкачарак килеп чыга. Озын буйлы ханым белән тыгыз машинада тарткалашкан, кычкырышкан чакта «маньяк» аның алдагы тешләренең берсенә беркетелгән кыйммәтле таш ялтыравын шәйләп алып, 10 минут чамасы шуны куптарып азаплана, ләкин нияте барып чыкмый. Әллә шушы уңышсыз шөгыль хәлсезләндерә, кинәт дәрте сүнеп китү сәбәпле, морадына ирешә алмый ул. Ошбу хурлыклы һәм үкенечле хәлне бик авыр кичерә, мөгаен.

Ул чакта хатын-кыз милициягә хәбәр итә, әмма прокуратура тикшерүчесе «җенси гигант» гамәлләрендә җинаять эше кузгатырдай нигез юк дип таба. Ә биш елдан соң, сәбәп табыла. Пассажир хатын исерек иде, үзен бик әдәпсез тотты дип барысын да кире кагучыга тагын бер гаепләү белдерелә.

Ибраевның йөгәнсез кыланышлары моның белән дә тәмамланмый әле. Оперативниклар 2008нче елның мартында аның, эшмәкәр ханымга үтерү белән янауда гаепләнеп, 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүен ачыклый. Бусы гаҗәп түгел, ә менә әлеге хөкем гамәлгә керү белән Казан читендәге Утар (Отары) бистәсендә яшәүче 1973нче елгы Гүзәлия Фәсахованың шәхси йорты ишегалдында торган «Рав-4» машинасы янып, хуҗабикәгә 1 миллион сум чамасы матди зыян килүе сагайта «опер»ларны. Ул чакта аны тоткарлап бер тапкыр сорау алалар да, шуның белән бетә. Гүзәлия исә ут төртүче яисә явызлыкны оештыручының Ә.Ибраев икәненә шикләнми. Әйтүенә караганда, эшмәкәрләр 2007нче елда танышканнар һәм ир кешенең күркәм хатынга күзе төшә, ләкин «мәхәббәте» җавапсыз кала. Үз дигәненә ирешергә күнеккән бәндә котырына, бер мәлне хатын-кызның өенә бәреп кереп, үтерәм дип өркетүдән дә тыелып кала алмый. Һәм, инде әйтелгәнчә, кечкенә генә булса да, җәзасын да ала. Ә менә машинаны юк итүдә аны гаепләрлек дәлилләр булмый.

Тикшерүче Илдан Зартдинов аңа ут төртү ысулы белән чит кеше мөлкәтен юк итүдә гаепләү белдерде үзе. Ләкин судның да аны гаепле дип табу мөмкинлеге икеле кебек. Дөрес, Гүзәлия ханым Ибраевның аның машинасын яндыру белән куркытуын әйтеп тора. «Киребеткән» хатын-кызның иминиятләштерелмәгән «иномарка»сын яндыруын һәм моның өчен үзенә берни булмавын, гыйбрәт өчен, Гөлназга сөйләве дә мәгълүм. Монысын күбрәк куркыту өчен әйтелү дип аңларга кирәктер. Янгыннан соң берничә көн үтү белән, аның Гүзәлиянең өлкән яшьтәге әнисенә шылтыратып, китерелгән зыян өчен гафу соравын да төрлечә фаразларга мөмкин. Хәер, монысын җәзасызлыктан тәмам азынган адәмнең үч алуына куанып йөрүе, казага тарган кешеләрдән көлүе, махсус рәвештә җан җәрәхәтләренә кагылуы дип кабул итәргә кирәк.

Тикшерү барышында Балык Бистәсендә яшәүче Ибраевның хәвеф чыккан төндә Казанга килүе дә ачыклана. Аны алып килгән шофер, Утарга җиткәч, Ибраев каршы алган башка машинага утырып бистәгә кереп китте, 20 минут чамасы узгач, әйләнеп чыкты дип аңлата. Төнлә белән бу тирәдә тикмәгә генә йөрмәве бәхәссез. Әмма төпле дәлилләр җитеп бетми. Ибраев исә машина яну турында милициядә генә ишеттем дип бара.

Гомумән, моның ише четерекле җинаять эшләрендә бәхәсле мәсьәләләр күп була. Димәк, яклаучылар өчен дә батып баручы «клиент»ларын өскә таба тарту мөмкинлеге кала. Лаеш судында да яклау һәм гаепләү яклары арасындагы «көрәш»нең кискен булуына шик юк. Ләкин атаклы адвокатлар да Ибраевны тулысынча агартып күрсәтә алмаслар кебек.

Тикшерүче И.Зартдинов Ибраевның кара эшләре болар гына булмавын әйтә. Мисал өчен аның тарафыннан көчләнгән ике кызның ошбу куркыныч бәндәнең үч алуыннан куркып гариза язудан баш тартуын китерә. Чыннан да, Балык Бистәсе якларында аны җинаятьчел даирәләр белән тыгыз бәйләнештәге кеше дип саныйлар икән. 34 еллык тормыш юлына күз салсак, 15 яшендә урлаган өчен хөкем ителгән, аннан соң тагын ике тапкыр мөлкәт белән бәйле җинаятьләр өчен җавапка тартылган. Исемлектә чит кеше торагына бәреп керү һәм югарыда телгә алынган үтерү белән янау кебек усаллыклар бар. Тикшерү материалларында аның республиканың психиатрия сырхауханәсендә исәптә торуы әйтелә. Узган елның октябрь аенда уздырылган экспертиза да шәхеснең «таркалу билгеләре» булуын раслый. Әмма әлеге тайпылышлар үз гамәлләрен контрольдә тота алмаслык, ни кылганын белештермәслек дәрәҗәдә түгел дип табыла. Кыскасы, акылга зәгыйфь кеше түгел ул. Юкса, эшмәкәрлек, ягъни йөкләр ташу, балык сату һ.б. шөгыльләр белән уңышлы гына кәсеп итә дә алмас иде. Бик кыйммәтле дүрт адвокат яллавы да аның хәлле кеше икәнен раслый. Димәк ки, сәбәпне аңлау, фикерләү сәләте бирелгән адәм баласының акылсыз кыланмышларыннан, мәнсезлегеннән, тотнаксызлыгыннан һәм азгынлыгыннан күрергә кирәк. Тиздән хөкемдар аның гамәлләрен бизмәнгә салачак.

Наил ВАХИТОВ.

Лаеш районы.

19нчы мартта Лаеш районы мәхкәмәсе Әмир Ибраевны дүрт маддә буенча да гаепле дип тапты һәм кырыс тәртипле колониядә тотып биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Адвокатлар, хөкем белән килешмичә, Татарстан югары судына мөрәҗәгать итәргә булдылар. Гайрәтле ирнең гайбәтле җинаяте, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии