Хөкем гаделме?

Хөкем гаделме?

«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012 ел) һәм «Укытучылар суд залында – 2» (16 май, 2012 ел) язмаларында укытучы Фәния Габдуллинаның үз укучысы Сережага сугып, умырткасын сындыруда гаепләнүе, укучының әнисе Ларисаның бинасында гауга куптаруы, Әмир исемле шаһит малайның судка килеп, укытучысын яклап чыгыш ясавы, бу вакыйгаларның бөтенләй булмавын искәртүе, Казан һәм Мәскәү судмедэкспертларының бу хәлләргә бәйле рәвештә ике төрле фикер әйтүе һәм башкалар турында язган идек.

Хөкем карары чыгарылганчы, әлеге темага интернетта барган фикер алышуларны да күзәтеп барырга туры килде. Күпләр укытучының гаепле булуына ышанмый. Хәтта бер укучы малай да Фәния Бариевнаның әлеге эшне эшли алмавын әйтә, Лариса Павлованың тынычлануын, тынычлап укырга ирек бирүен сорый, «укытучыбызга инфаркт ясыйсыз бит инде» дип өзгәләнә. Ә Сережа Павловның әнисе Лариса моңа җавап биреп, «ипләп кенә» малайны урынына утырта. «Син грамотасыз, кара, никадәр хата белән язгансың… сиңа олыгаерга вакыт… ул укытучы синең дә умырткаңны сындырырга мөмкин…» Ата-аналар да укытучыны яклап аңлатмалар язган. Менә, ниһаять, 24 майдагы суд утырышында судья үз сүзен әйтте һәм суд бинасында ниләр булганын сезгә җиткерергә ашыгам.

КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ

Хөкемгә тартылган укытучы иртәнге сәгать 10да башланасы суд утырышында соңгы сүзен әйтеп, шунда ук хөкем карары яңгырарга тиеш иде… Тик яклаучы Н.Быков судья В.Багданованың дөрес карар чыгарачагына шикләнүен әйтеп, бу эшне башка судьяга тапшыруны сорады.

Изображение удалено.

– Тикшерүчеләр тарафыннан җибәрелгән бик күп хокук бозу очраклары турында судта сөйләдек инде. Бу эшне яңадан прокурорга тапшырып, дөрес тикшерү уздыруны да сорадык, ләкин боларга судья күз йомды. Шулай ук ул, утырышлар барышында, ниндидер нәтиҗә ясау, бәя бирүдән тыелырга тиеш. Бу да судьяны әлеге эшне хөкем итүдән читләштерүгә сәбәп була ала. 4 апрельдә шаһитләрнең берсе – Зәринә Әхмәдуллина күрсәтмәләр бирде һәм укытучысы Фәния Габдуллинаның кычкыруын, ниндидер кисәтүләр ясавын хәтерләмәвен әйтте. Инде 5 апрельдә, шушы күрсәтмәгә бәйле рәвештә судья: «Балалар ул яшьтә алдый белми, Зәринә нәрсәнедер әйтеп бетерми», – дип, аның сүзләрен шик астына куйды. Имгәнгән Павлов та, башка шаһитләр дә балалар утырган рәттә ничә урындык булуын, аларның биеклеген, аралар киңлеген әйтә алмады. Шуңа күрә дә без судья катнашында анда баруны, суд эксперименты уздыруны сорадык, ләкин бу үтенечебез дә кире кагылды. Шулай ук Казан судмедэксперты, медицина фәннәре кандидаты Е.Губеева һәм Мәскәү судмедэксперты, медицина фәннәре докторы С.В.Леонов фикерләре дә икегә аерылды. Дөреслекне табу өчен, без суд-медицина комиссион экспертизасы уздыруны сорадык. Бу үтенеч тә канәгатьләндерелмәде. Болар барысы да судьяның хөкем карары чыгаруда үз мәнфәгатьләре булу турында сөйли, – дип белдерде яклаучы.

Изображение удалено.

Судья бу хәбәргә бик гаҗәпләнде, хәтта куркып та калган кебек тоелды миңа. Елга якын шушы эш белән шөгыльлән дә, инде азагы җитте, хөкем карары игълан итәм дигәндә, синнән баш тартырга җөрьәт итсеннәр әле. Ахыр чиктә, әлеге үтенеч кире кагылды һәм Фәния Габдуллинага соңгы сүз әйтү мөмкинлеге бирелде.

ҖАВАПСЫЗ СОРАУЛАР КҮП

Моңарчы булган утырышларда авыз ачып бер сүз әйтмәгән Фәния ханым үзен гаепле санамавын бу утырышта зур ышаныч белән әйтте, тикшерү барышында булган бик күп хилафлыкларга төртеп күрсәтте.

– Бар гомеремне укытучылыкка багышладым һәм беркайчан суд юлында йөргәнем булмады. Узган елның 15 июненнән мине җинаять эшләүдә гаепли башлады. Иң элек барган тикшерүләрдә гаебем ачыкланмады һәм җинаять эше ачудан баш тарттылар.

Соңыннан исә Сережа Павловның сәламәтлегенә зыян салган, ләкин шәхесе ачыкланмаган кешегә карата җинаять эше ачылуын белеп алдым. Ул эш тикшерүчеләргә тапшырылгач, тикшерү объектив һәм дөрес алып барылыр дип уйладым. Тик тикшерүчеләр безнең гимназия укучыларын, шунда булган бар баланы, укытучыларны да сораштырмады, өстәмә экспертизалар уздырмады. Алдан ук гаепле кеше итеп мине санадылар. Инде эш судка килгәч, монда гадел караш булыр дип уйлаган идем.

Бар гаебем С.Павлов һәм Н.Журавлев күрсәтмәләрендә төзелә. Башка шаһитләрнең берсе дә минем Сережага сугуымны расламый. Шунда булган балалар да бу хәлне күрмәгән! Бер Никита Журавлев кына Сережага сугуымны күргән булып чыга. Никита бу хәлләрне күргәч, икенче укытучы Гөлназ Сафиуллинага барып, минем Сережага сугуым турында әйткән, имеш. Ләкин Г.Сафиуллина моны расламады. Павлов һәм Журавлев исә, спорт комплексыннан чыкканда аларга Әмир исемле малайның ярдәм итүен дә әйтте. Тик Әмир моны шулай ук инкарь итте. Судта караган видеоязмада да малайның аксаклап чыгуы күренми. Павловны мин «Олимп» мәдәни-спорт комплексыннан мәктәпкә кайткач та күрдем, ул бик җитез хәрәкәтләнә иде.

Ул көнне Сережада телефон булуы турында да белдек. Малай әнисенә 3 тапкыр шалтыраткан. Берсендә дә укытучының аңа сугуы турында сүз булмаган. Укытучылар малайның еш кына әнисенә шалтыратып бар вак-төяк конфликтларны да әләкләве турында үз чыгышларында әйтте, димәк, әгәр мин аңа суккан булсам, бу юлы да ул аны әнисенә әйтми калмас иде.

Шулай ук 15 июньдә малайның тәнендә күгәргән эзләр булмаган, алар 5 көн узгач кына, ягъни 20 июньдә барлыкка килә. Иң беренче суд-медицина экспертизасы барышында эксперт Патрин мондый сорау куя: «Умыртканың 4-5нче сөякләре зарарлану йодрык белән сугу аркасында барлыкка килгәнме соң?» Моны ачыклау өчен ул комиссион экспертиза уздыруны сорый, тик аны беркем дә уздырмады. Комиссион урынына ситуацион экспертиза уздырдылар. Әле аның булачагын да миңа беркем хәбәр итеп тормады.

Судка килгән медицина фәннәре докторы С.Леонов, укучы малай Павлов сурәтләгән шартларда, умырткада компрессион сыну барлыкка килә алмавын раслады. Судка Республика балалар клиник хастаханәсеннән дә табиблар чакырылмады, ә экспертлар үз тикшерүләрендә 19 июньдә төзелгән документларга сылтама ясый. Бу документ исә ул эштә бөтенләй булмаган, чөнки ул табылмады! Тикшерүче эш барышында җибәргән хаталарга беркем игътибар итми, гаепсез кешене гаепле итү өчен генә барысы да тырыша кебек. Павлова судта мине генә түгел, ә бар укытучыларны «бандит шайкасы» дип атап мыскыл итте. Мин теләсә нинди экспертиза узарга, ялган детекторында сыналырга, гипноз астында сораштыруда катнашырга риза, чөнки мин ул малайга сукмадым! – дип сөйләде Фәния Габдуллина.

ОБЪЕКТИВЛЫК КИРӘК, ИМЕШ

Ул сөйләгән чакта, каршымда гына утырган Лариса Павлова, даими борылып, аның сүзләренә ачыклык кертеп утырды. Мәсәлән, ул аларны «шайка» дип атамаган, ә группировка дип атаган, имеш. Ичмасам, мине булса да алдап утырмасын иде! Ул бу сүзләрне әйткәндә, үзем дә шул бинада булганлыктан, аның группировка дип кенә түгел, ә нәкъ менә «укытучылар бандасы» диюен ишеткән идем. Исенә төшереп, бәхәсләшеп торуны кирәк санамадым: бәласеннән баш-аяк. Әле җитмәсә, бу утырышка килгәч, ул миңа үзе дә шелтә белдерде: «Мин сезне объективрак булырсыз дип уйлаган идем, ә сез минем сүзләрне үзгәртеп язгансыз», – диде ул. «Балалардан урод ясыйсыз», – дип ул бөтенләй кычкырмаган икән… димәк, минем диктофон ялгыш яздырган! Дөрес яздыра торган диктофон алырга кирәк!

Ничек кенә булмасын, судта күргәннәремне ике тарафлы итеп җиткереп барырга тырыштым, ә хәзер мине объектив булмауда гаепләргә телиләр. Бу кисәтүне Лариса ханым башка бар матбугат чарасына да җиткергәндер дип өметләнәм, чөнки «Безнең гәҗит»тә басылган язмалар белән чагыштырганда, башкаларда объективлык бөтенләй юк. «Сез мине генә яклап сюжет ясамагыз, мәкаләләр язмагыз, укытучыдан да бер-ике сүз әйттерегез, алайса, эшегез объектив булмас бит», – дип аларны да «акылга утырткандыр» бу акыллы ханым, шәт!

Бу юлы судка килгән бер журналист та төшке аш вакытында миңа Лариса ханымның тулысынча хаклы, ә укытучының гаепле булуын дәлилләргә тырышты. Судмедэкспертлар күрсәтмә биргән утырышта катнашуым турында сүз чыккач: «Әйе, ул Мәскәү судмедэкспертының хәтта гади генә сорауларга да җавап бирергә белеме җитмәвен, умыртка алай зарарлангач, малайның кайсы урыннары авыртырга тиешлеген дә әйтә алмавын җиткерделәр миңа. Сатып алынган экспертиза турында әйтмәгез», – диде ул. «Нишләп җавап бирә алмасын, мин үзем шул утырышта булдым бит!» – дигәч тә, әллә никадәр сүз ишеттем әле. Ничек күрми, белми, ишетми торып, шундый зур ышаныч белән үз дөреслегеңне алга сөрергә мөмкин. Хәер, бу журналистның гел Лариса Павлова янында йөрүен, аның сүзләрен генә дөресләп язуын үз күзләрем белән күрдем һәм ул әйткән «журналистлык этикасы» турында авыз чайкамавын үзеннән үк сорадым инде. Бу «Вечерняя Казань» журналисты иде.

ХӨКЕМ КАРАРЫ

Әйе, Фәния Габдуллина гаепле дип табылды. Судья ханым аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм шулкадәр үк вакытка укытучылык һөнәреннән дә чикләү турында карар кабул итте. Баланы дәвалау өчен 15 мең сум күләмендә штраф та түләргә тиеш булачак ул. Суд карары укылганда, шаһитләрнең күрсәтмәләре дә яңгырады. Фәния ханымга рухи таяныч буларак бирегә килгән укытучылар соңыннан ул күрсәтмәләрнең эчтәлегенә карата зур ризасызлык белдерде.

– Безнең сүзләр бөтенләй үзгәртеп язылган, – диде шул вакыйгаларның турыдан-туры шаһиты булган Гөлназ Сафиуллина. Башкалар да моның белән ризалашып шау-гөр килде. Судка сюжет ясарга килгән телеканалларга үз фикерләрен әйтергә теләсәләр дә, аларның фикерен ишетүдән журналистлар баш тартты.

– Үзем шунда булдым бит, ант итәм, булмады ул хәл, – дип кабатлады Гөлназ ханым.

Фәния Габдуллина Югары судка шикаять язарга җыенуын һәм бу хөкем карары белән риза булмавын белдерде.

– Мин үземне генә түгел, башка укытучыларны да укучы корбаны булу мөмкинлегеннән йолып калырга, үз мисалымда аларга гыйбрәт булырга телим. Бездә гаепсез кешене дә менә шулай хөкем итәргә мөмкиннәр, – диде ул.

Лариса ханым да бу карар белән риза булмады. Ул күпкә рәхимсезрәк хөкемгә өметләнгән иде, күрәсең. Шуңа күрә журналистлар белән сөйләшеп тормыйча суд бинасыннан чыгып та китте.

Фәния ханымның сәламәтлегенә бу бер ел эчендә сизелерлек зыян килгән. Кан басымы уйнавын ул үзе әйтсә, авырлык белән атлавын болай да күрергә мөмкин иде. Ярый әле укытучыны суд утырышларында куркыныч җинаятьчене саклаган кебек тимер читлектә тотмадылар… Карар укылган чакта үземнең дә йөрәк урынында булмады. Әгәр хәзер прокурор сүзе канәгатьләндерелсә, кырыйда торган суд приставлары укытучыга богау салсалар, Фәния ханымның утырган урынында ук йөрәген тотып егыласына иманым камил иде.

Суд бинасыннан чыккач, аның үз хезмәттәшләрен, башка укытучыларны кочаклап елавын күргәч тә, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Ә бит уйлап карасаң, бу хәлләрне булдырмый калып була иде. Әгәр укытучылар гыйлем бирү эше белән генә шөгыльләнсә, түрәләргә ярау, байракчыклар болгап «массовка» булдыру өчен мәктәп балаларын спорт комплексларына йөртмәсәләр, ниндидер башка максатларда файдаланмасалар(!) бу күз яшьләре, бу хөкем булмый да калырга мөмкин иде югыйсә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Хөкем гаделме? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии