Челлә галәмәтләре

Соңгы арада гел бәхетсезлек очраклары булып тора. Телевизорда кайдадыр җил-давыл, кайдадыр су баскан – меңәрләгән халык йорт-җирсез калган… Ләкин бу хәбәрләр кайдадыр читтәге хәлләр турында, алар безнең белән дә булырга мөмкин дип күз алдына да китермибез.

Ул көнне мин көтү чиратында идем. Минем белән иптәшкә сеңлем һәм тагын ике абзый да бар иде. Иртән көн салкынча торды, аннан вакытларында кискен җылытып җибәрде. Бераздан кояш болыт арасына кереп югалды. Көчле искән җилгә шомланып мин ерактагы кырларга күз салдым. Аннан бик зур өч өермә күтәрелде… Каушап калдым, һәм ашыгып сеңлемне эзли башладым. Ул көтүнең икенче башында сыерлар куып йөри иде. Тик куркып киттем, аңа таба бөтен җирне каплап, кырдагы өермәдән дә көчлерәк тузан болыты килә иде. Юк, ул өермәдән шактый аерыла, дөресрәге хәрәкәт итүче кап-кара тоташ стенаны хәтерләтә. Үлем ачысы белән сеңлемә кычкырам, ишетелми, җил миңа каршы, сүзләремне алып китә. Аннан бар көчемә аңа таба йөгердем. Ул мине күреп, миңа таба йөгерә башлады. Тузан инде аның үкчәләренә басып килә. Бер мизгел… Йөгереп барып аны кочаклап җиргә егылдык. Тузан борын очыбызга кагылып үткәндә җирдән күтәрелүебезне тойдым… Бераздан яшен яшьнәп яңгыр ява башлады. Без агач ышыгына кердек. Әти белән әни килгәндә киемнәребезгә яңгыр үтеп, тешләр-тешкә бәрелә башлаган иде инде. Алар килүгә үк безне кочаклап алдылар. “Сезне башка исән килеш күрергә өметләнмәгән идек”, – диде әнием.

Авылга кергәч андагы хәлләрнең тагын да мөшкел булуын күрдек. Әрәмәдәге агачларның күбесе сынган, каерылган. Хәтта тамыры белән дә иңрәп ауганнары бар. Ут юк, кайдадыр электр кабелен өзгән, диделәр. Сынган агачлар белән капланган юлдан көч-хәл белән үтеп өйгә кайттык. Өйдә безне әби елый-елый каршы алды. “Яшәү белән үлем арасында калдыгыз бит, балакайлар”, – диде ул яшенә буылып.

Авылдашларның күбесе моны “Челлә галәмәтләре” дип атый. Җәй буена торган югары температура эзсез генә узмый, янәсе. Бәлки сәбәпләр анда гына түгел, үзебездәдер? Гаделсезлек, ялган күпме бит хәзер җир өстендә. Бары Хак Тәгалә үзенең барлыгын, берлеген күрсәтә. Гомумән, без бу җирдә кунак кына. Тыелганнан тыелып, булганына шөкер итеп яшәү кирәк.

Алсу НУРГАТИНА,

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе 10 а сыйныфы.

Таш сарайдагы мәхшәр!!!!

Бала хәсрәтеннән дә ачысы юктыр. Шуңа күрә 26 майда Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында булган җан өшеткеч фаҗигане яңартып, ата-ана йөрәгендәге төзәлмәс җәрәхәткә кагылыр исәбем дә юк иде. Бары тик кайбер басмаларда ярым-йорты эчтәлекле хәбәрләр күренгәч, кулга каләм алырга булдым. Алар 8 сыйныфта укучы малайның 8 яшьлек кызчыкны көчләве, үтерүе турында иде.

Барысы да хак. 14 яшьлек үсмер ошбу кансызлыкны үзләренең таш сарайларында кылган. Бала гомере сырхауханәгә алып барып җиткергәнче өзелгән. Ләкин ошбу язмаларда фаҗигагә китергән сәбәпләр күрсәтелмичә, минемчә, бик җитди мәсьәлә читтә кала.

Безнең язмада исемнәр үзгәртелер яисә бөтенләй күрсәтелмәс. Әлеге вәхшәт бу якларда зур шаукым куптарганга, сүзнең кем турында барганын күпләр барыбер беләчәк үзе. Һич булмаса, моны олы кичергән ата-аналарга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән эшлик. Аларга Ходай сабырлык бирсен дә безне дөрес аңласыннар иде. Күңелсез вакыйгаларда актарынуның максаты кемне дә булса агартып, икенчеләрен каралтып күрсәтү түгел. Ничек кенә сәер булмасын, әлеге очракта гаеплеләр юк, бары тик бәхетсезлеккә дучарлар гына бар. Хәтта таш сарайда пәке уйнаткан Алмазны да зурдан кубып гаепләп булмый.

Дөрес, әлеге мәхшәр буенча РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Әлмәт районара бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Мондый явызлыклар өчен 14 яшьтән җинаять җаваплылыгы каралган. Алмазга август аенда унбиш тула. Димәк, кайбер газеталар язганча, аны закон нигезендә кырыс җәза, төзәтү-тәрбия учреждениесе көтә. Мондый эшләр, гадәттә, шулай төгәлләнә.

Ләкин бу гадәти очрак түгел. Әлеге матбугат чаралары Алмазның үзенең дә язмыш тарафыннан кимсетелгән бәхетсез җан иясе, тумыштан акылга зәгыйфь икәнен исәптән төшерә. Бүген ул Казандагы ябык типтагы психоневрологик дәваханәдә ята. Суд-психиатрик тикшеренүләр аны үз гамәлләрен контрольдә тота алмаучы дип табачагына шик юк. Димәк, хөкем дә мәҗбүри дәвалануга җибәрү турында булачак. Малайга гомерлек диагнозлар күптән куелган. Рәсми кәгазьләрдәге “8 сыйныф укучысы” дигәнне дә шартлы рәвештә дип аңларга кирәк. Директор булып эшләүче әтисе аны мәктәпкә яшьтәшләре арасында һәм күз уңында булсын дип кенә йөрткәндер.

Алмаз кылган явызлык ни кадәр генә тетрәндергеч булмасын, гарип бала тәрбияләүче бәхетсез гаиләне гаепләргә тел бармый. Әлеге хәлдән соң әти кешенең тезләнеп гафу соравы, теге таш сарайны җимереп ташлавы, үз улын үзе юк итәргә омтылыш ясавы һәм Яңа Надыйрдан бөтенләй күченеп китәргә җыенуы турында да имеш-мимеш йөри. Аларның ни дәрәҗәдә хак булуы билгесез. Ә бу очракның алар өчен дә коточкыч бәла икәне бәхәссез.

Кечкенә кызчыкның әти-әнисе, туганнары хәсрәтен күз алдына да китерүе кыен. Ул көнне бала урамда уйный. Әнисе күз-колак булырга тырыша, яңгыр сибәли башлагач та, йөгереп чыгып, кызын эзләргә керешә ул. Борчуга төшеп як-ягына карангач, үзләренең капка төбендә торучы Алмазга күзе төшә. Малайның ярсыган кыяфәте, бигрәк тә канга буялган кулларын күргәч, шөбһә көчәя. “Ни эшләдең?” – дигән сорауга акылга зәгыйфь малайның: “Сарык суйдым”, – дип җавап бирүе, әлбәттә, ана күңеленә шом гына өсти. Ишегалдына кермәкче булгач, буй җитеп килә торган яшүсмер юлга аркылы төшә, карыша. Эчкә сугышып диярлек үтәргә туры килә.

Таш сарайдагы салам арасыннан канга баткан ярымүлек, ялангач нарасыен күтәреп алганда ана йөрәге ничек түзде икән? Күрәсең, йөрәк парәсен коткарып калу теләге өмет, көч биргәндер. Әлмәттән юлга чыккан “Ашыгыч ярдәм” хезмәте килеп җиткәнне көтеп тормыйча, белән аңа каршы китәләр. Ләкин хәл эчендәге сабый өчен хәлиткеч минутлар уза тора. Сабыйның йөрәге тибүдән туктый.

Оператив төркем фаҗига урынында баланың канга буялган киемнәрен – футболкасыннан башлап оекбашларына кадәр җыеп ала. Салам арасында кискече (лезвие) нибары алты сантиметрлы җыелма пәке табыла. Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә бичара бала тәнендәге җәрәхәтләр санала: аркада кадалган-киселгән җиде яра, уң кулының дүртенче бармагы ачык формада сынган, баш сөягенең арткы ягында каты әйбер белән бәреп ясалган ике җәрәхәт, сыдырылган-күгәргән урыннар һәм кызчыкның азгын ысул белән көчләнүен күрсәтүче канлы эзләр…

Әгәр ошбу кыргыйлыкны кылган кеше билгеле булмаса, оперативниклар, һичшиксез, азынып беткән маньяк-педофилны эзләргә керешер иде. Җинаять эзләре шундый чөнки. 14 яшьлек малай исә күрсәтмәләрен шактый эзлекле бирә. …Сәгать 11ләр тирәсендә ул күршедәге “Ильдан” кибетенә буш тартмалар сорарга барган, урамда уйнап йөрүче бер малай белән кыз аны мыскыл иткән, ул кызны сарайларына чакырып керткән дә чалбарының арт кесәсендәге пәкесен чыгарып, кызның аркасына биш тапкыр чәнчегән…

Калганы, дәвам итмәсәк тә, аңлашыладыр. Шунысын гына өстик: соңыннан ул аңсыз бала өстенә салам-печән ыргытып, үзенчә яшереп тә куйган. Әгәр нормаль акыллы кеше гамәлләре турында сүз барса “…җинаятьне яшерү максатында”, – дип өстәр идек. Ләкин бу очракта аңлап эш кылуга караганда, күбрәк инстинкт өстенлек иткәнгә охшаган.

Безнең ошбу фараз белән бер гөнаһсыз газиз баласын гүргә иңдергән әти-әни килешмәс һәм җанкыярны беркайчан да гафу итмәстер. Аларны аңламый мөмкин түгел. Мондый чакта берәү дә үтерүчене аклардай сәбәп эзләмәс иде. Без дә андый максат куймыйбыз. Чөнки аны яклау һәм аклау өчен закон бар.

Аяныч ки, моңа охшаш очраклар әледән-әле булып тора. Һәм безнең дә бу четерекле теманы беренче тапкыр гына күтәрүебез түгел. (“Әсәрле исәр” (28 гыйнвар, 2009 ел).

Искә төшерсәк, Менделеев каласында шундый ук диагнозлары булган ир-ат акча таләп итеп бәйләнгән яшь егетне теге дөньяга озата, Тукай районында яшәүче авыру кеше “приборлар белән аркылы артыннан күзәтеп торучы” өч авылдашын, шул исәптән, күршедәге карт белән карчыкны үтерә, Казанда ир кеше “диннән яза башлаган” энесен балта белән чаба…

Олигофрения, шизофрения кебек авырулар белән чирле кешеләр китереп чыгарган бәла-каза мисалларын дәвам итеп була. Бу Яңа Надыйр бәласе генә түгел, гомуми проблема. Чөнки теләсә нинди вакытта “кабынып” китәргә әзер авырулар безнең арабызда яши һәм аларны туганнары да, район сырхауханәсендәге бер-ике табиб-психиатр һәм участок инспекторы да күзәтеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә сак һәм ошбу авыруларга карата игътибарлы булырга кирәк.

Фаҗигале хәлне искә алган язмабызның төп максаты да шул хакта искәртү һәм кисәтү иде.

Наил ВАХИТОВ.

Әлмәт районы.

Кемгә таянырга?

Телевизордан кайчакта акыл китәрдәй тапшыру күрсәтәләр. Депутатлар безнең халыкка ни генә ышандырмый. Ә Жириновский ачыктан-ачык: “Алдыйлар сезне”, – ди. Аның сүзенә ышанмый хәл юк.

17 февральдә “Дежурная часть” дигән тапшыруда Израильгә качкан түрәне күрсәттеләр. 300 миллиард урлаган ул. Әле аның ничә дачасы, чит ил банкларында тагын күпме акчасы бардыр?! Менә, кадерле дуслар, кризис кайда! Тагын йөзләп чит илдә качып ята, ди. Бу әле төгәл сан түгел. Сорау туа: кайда соң дөреслек? Закон кем кулында? Халык кемгә ышанырга тиеш? Ул алдакчыларга карата нинди чаралар күрелә? Хөкүмәт даирәләре белә моны. Әмма бер чара да кылмый. Алар барысы да бер эшне кыла. Ул урлаган акча халкына еллык хезмәт хакына да җитәр иде. Кризис юк ул. Бу уйдырма, халык күзен томалау гына.

Халыкны талап, заводларны туктатып интектерүләр нинди хәл инде?! Заводлар эшләмәгәч, кайдан килсен, ди, керем?! Алар эшләгән детальләрне алмыйлармы хәзер? Ни өчен? Түрәләргә читтән алып яту отышлы шул. Бөтен җирдә Кытай белән Япон техникасы тулып ята. Ике-өч атна эшләми – ватыла, ә бәясе бар. Менә шушы булып чыга инде демократия. Аның тишекле уртасы безгә калды.

Ришвәт тә кимеми, киресенчә, арта гына. Сайлауда күбрәк яшьләрне сайларга, “искеләрен” берсен дә кертмәскә иде. Юк-бар закон чыгарып туенды инде алар. Урлаган икән, утыртырга кирәк. Бар мөлкәтен алып, хөкүмәткә бирергә. Аларга шартлы хөкем бирәләр дә бетте шуның белән. Гөрләп барган дөньяны ике-өч елда тараттылар да бетерделәр. Ул авыл халкын гына кара. Ник таратырга, ник малын бетерергә иде инде?! Авыл бит хөкүмәткә итен, сөтен, йонын бирде. Кем гаебе аркасында барысы да таркалды? Җавап юк!

Бәяләрне әз генә дә төшерү юк. Артып кына тора. Алдауның да бер чиге була инде.

З.ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Зур Елга авылы.

Комментарии