- 30.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ошбу кешеләрне Н.В.Гоголь әсәрен истә тотып, “үле җаннар” дип йөртәләр. Үз җае белән ару гына яшәп яткан Алла бәндәләрен шул исемдәге мәшһүр комедиядәге чынлап торып вафат булган крепостной крестьяннар белән тиңләштерү дөрес түгел кебек. Ләкин алар арасында уртаклык бар. Чөнки тегеләре дә, болары да бары тик кәгазьдә генә икән. Хәзерге заманныкылар, мәсәлән, нинди дә булса дәүләт оешмасының бухгалтерия документларында исәптә тора, әмма эш урыннарында бөтенләй күрешмиләр. Бары тик исемлектә генә исән хезмәткәрләрне үле дими булмый ич инде.
Әмма хикмәт исемдә түгел монда. Эш шунда ки, бюджет оешмасы җитәкчелеге боерыгы нигезендә дәүләт хезмәтенә алынган кешегә закон акча түләргә куша һәм шул ук вакытта эшләмәгән – ашамый, дигән принцип та үлмәгән әле. Әллә ни югары урын биләмәүче уртача түрәләр ошбу кыен хәлдән чыгу юлын таба, ягъни мәсәлән, тегеләргә хезмәт хакын язалар да үз кесәләренә салалар. Шул рәвешле дәүләт акчасын теләсә кемгә өләшеп, әрәм-шәрәм итүгә юл куймыйлар.
Дәүләт һәм муниципаль оешмалар белән таныш кешеләр “үле җаннар”ның шушындый ысул белән түрәләргә тере акча эшләвен яхшы белә. Кәкре бармаклыларны якасыннан алуы гына кыен икән. Чөнки абруйлы оешмаларның мөхтәрәм директорларын шик астына алып, эшләүче халыкны стройга тезеп санау алымы белән барлап йөреп булмый бит инде. Санаган очракта да кемнең “үле”, кемнең “тере” икәнен белеп булмый, ди. Чөнки кем укуда, кем ялда яисә авырудан башы чыкмый.
Әмма балык болганчык суда да тотылган кебек ялган хезмәткәрләр асраучы җитәкчеләрнең ятьмәгә эләгү очраклары юк түгел. Бу хакта безнең дә язганыбыз бар. Мәсәлән, ике ел чамасы элек Казандагы “Гаилә” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасы директоры Н.В Хрусталеваның уннан артык “белгеч” тотып, аларга дигән хезмәт хакын үзләштереп ятуы турында сөйләгән идек (“Балда-майда йөзмәктә”). Ул вакытта ошбу атказанган хезмәткәргә карата РФ Җинаять кодексының ике коррупция маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, тикшерү башланган гына иде әле. Әйтергә кирәк, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче “Гаилә”дәге ошбу кыңгыр эшләрне ачыклавы җиңел булмый. Оперативникларга документларны бирмичә, яшереп азапланалар. Хәтта рәсми рөхсәт алып тентү уздырырга да туры килә. Аннан соң итәгенә ут капкан директор ханымның озаклап чирләп китүе дә тикшерүне тоткарламый калмый. Шулай да эш судка барып җитә.
Ниһаять, Казанның Вахитов район суды Наталья Хрусталеваны дәүләт кесәсенә керүдә гаепле дип тапты. Аның гаебен тануы, китерелгән матди зыянны кире кайтаруы моңа кадәр хөкемгә тартылган булмау һәм башкалар җәзаны йомшартучы шартларны исәпкә алып, биш еллык шартлы срок белән чикләнде, ягъни өч ел сынау вакыты билгеләде.
Әйтеп үтмичә булмый, элек әлеге оешма урнашкан Ямашев урамындагы йорт болдырындагы матур итеп “Гаилә” дип язылган тактаны алып, башканы – “Яңа Савин районы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге” дигәнне элгәннәр. Күрәсең, әлеге системаны хур иткән үзәкне юк иткәннәр. Бусы коррупциягә каршы көрәшнең яңа алымы, ахры…
Әлбәттә ки, “үле җаннар” тоткан һәр оешманы “үтереп” булмый. Юкса халыкка хезмәт күрсәтүчеләр калмаска да мөмкин. Нурлат каласындагы Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Гармония” атлы үзәге директоры Е.З. да социаль хезмәткәр итеп үз кешесен рәсмиләштереп куйган да акчасын кесәсенә салып барган. Директор угры дип, игелек оешмасына йозак эләргә ярамый бит. 1973 елда туган ошбу ханым 79 мең сум сәмәнне үзләштереп өлгергән дип саныйлар. Хәер, тикшерү барышында үле җаннарның үрчи торган гадәте дә бар. Шуңа күрә ошбу сумма артырга да мөмкин.
Мондый шома түрәләр шушы министрлыкта гына оялаган дисәк, башкаларны санга сукмау кебек булыр кебек. Мәгариф органнарына ихтирам йөзеннән бер генә мисал булса да китерик инде. Уку йортлары җитәкчеләренең туган-тумача, дус-ишне мич ягучы кочегар, җыештыручы, каравылчы кебек урыннарга куеп акча эшләвен белмәгән кеше юктыр. Чистайдагы 3нче гимназия директоры газиз ирен мич ягучы итеп билгеләргә хурланган булса кирәк. Ул аны үзенең административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасар итеп билгеләү хакындагы боерыкка 2006 елда ук кул куйган. Һәм шул көннән алып, быелның язына чаклы “завхозга” “законлы” хезмәт хакы бирелә башлый. Акмаса да тама дигәндәй, эшкә барып йөрмичә генә алынган акча акрынлап 216 мең сумга җыйнала. Урынбасар килеп ведомостька имза салып та мәшәкатьләнмәгән. “Получка” аның банктагы кредит карточкасына күчерелгән. Ничек күчерелмәсен, ди? Хәләл җефете эш вакытын исәпләү табеленә пөхтә итеп сәгатьләр тезеп барган бит.
Моңа җавап итеп Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Чистай бүлеге тикшерүчесе Ленар Сәлахов Җинаять кодексы маддәләрен тезеп киткән. Эш берьюлы өч маддә буенча кузгатыла. Алар арасындагы педагог кеше өчен аеруча хурлыклы “Мошенниклык” дигәне дә бар.
Җинаятьләрнең бу төре базар мөнәсәбәтләренә күчеп капитализмга аяк баскач барлыкка килгән яңалар рәтеннән түгел. “Үле җаннар” милек социалистик булган Совет чорында да ишле иде. Башка коррупция җинаятьләре кебек үк аның да тамырлары тирән. Димәк, йөз угрының берсен тотып, анысына да шартлы срок биреп кенә көрәшеп булмаячак.
Бу җәһәттән, әле яңа гына тәмамланган тагын бер суд утырышына тукталып үтәсе килә. Үзенчәлекле булды ул чөнки. Идарә органнарында эшләүче каракларны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итеп, чынлыкта, җәзасыз калдыруга күнегеп беткән идек. Бу юлы шәхсән минем өчен көтмәгәндә, ришвәтчегә реаль срок кына түгел, каты режимлы колония биреп куйдылар.
Сүз Казан шәһәре җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Олег Сарафанников турында (“Җирдән алынган ришвәт” 2010 ?????). Аңа каршы кузгатылган җинаять эшенең асылы түбәндәгедән гыйбарәт. Түрә “Сетевая компания” җәмгыятенең җир кишәрлекләрен межалау һәм үз исеменә теркәү белән шөгыльләнүче “Земля”, “Зенит” үзәкләреннән 350 мең сум ришвәт алган. Үз кулы белән түгел, ә акчаны шәхси карамагындагы “Инсайт-СП” фирмасы счетына күчерткән. Имеш, кишәрлекләрне документлаштыру белән шушы оешма шөгыльләнә, ә чынлыкта әлеге эшләрне комитет хезмәткәрләре башкара. Хөкем ителүче исә теге акчаны “Исайт-СП” күрсәткән хезмәт өчен түләү дип акларга тырышты, гаебен дә өлешчә генә таныды.
Ләкин Татарстан Югары судына әлеге аклану тәэсир итмәде, 350 мең сум дәүләт хезмәтендәге вазифаи затка бирелгән ришвәт дип табылды һәм О.А.Сарафанников 3 ел да 3 айга каты режимлы колониягә лаек дип игълан ителде.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии