Кондукторның булмый ниндие?

Кондукторның булмый ниндие?

Транспортта күп йөрергә туры килә һәм үз күзәтүемнән чыгып әйтәм: нигәдер кондукторларның яхшыларына караганда дорфалары күбрәк. Аларның бөтен эшләре акча җыюга кайтып кала; тәрбия дәрәҗәләре дә бик түбән, махсус шундыйларын сайлап эшкә алалар дип уйларсың.

25 сентябрь көнне иртәнге 8 сәгать 30 минут тирәсендә 46нчы маршрут автобусында Парин урамына барырга туры килде ( номеры – Р 906 СО 116). Автобуска утырып берничә тукталыш узуга, : «Юл йөрү картасын күрсәтмәдең», – дип, олы гына ир-атка кычкырды.

Ибраһимов тукталышында 70 яшьләрдән узган апа утырды. Кечерәк кенә арба һәм арбасында капчыкка салган әйберләре бар. Кондуктор аның янына килеп, багаж өчен акча түләтергә теләде, ләкин ул түләмәде. Акча түләмәгәч, кулыннан өстерәп, йолкып, автобустан төрткәләп төшерә башлады. Әгәр кешеләр якламаса, арбасы белән асфальтка барып төшәсе иде. Кешегә шулкадәр кансызлык, мәрхәмәтсезлек кайдан килә, дип җан әрни.

Бу апа сугыш чоры баласы, күпме генә авырлыклар күрмәгәндер. 7нче заводта токарь булып эшләгән. «6 мең пенсия алам», – ди. Пенсиясен нәрсәгә генә җиткерсен? Безнең илдә гомер буе бил бөккән халык хәерче яши бит. Автобустан төшеп калганчы, калтырап елап барды, сәламәтлегенә никадәр зыян килде.

Кондуктор үзе дә яшь түгел, 50-55 яшьләр бардыр.Матур булырга тырышып чәчләрен сарыга буяса да, эчке гүзәллеге юк, шәфкатьсез, тәрбиясез. Андыйлар турында безнең татар халкы «Йөзендә нуры юк», – ди.

Эш көне тәмамланганчы кемнәрне генә рәнҗетмәгәндер ул. Пассажирлар белән дорфа булган кондукторларга берәр чара күрергә кирәктер, андыйларны нигә дип эшләтергә?

Шәфига СИБГАТУЛЛИНА.

Урман арты бистәсе.

Комментарии