- 01.08.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Өмет»: 1959нчы елда башка кеше кылган җинаять өчен хөкем ителгән һәм 13 ел төрмәдә утырып чыккан Уфада яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков әхлакый зыянны каплау турында Уфаның Ленин районы судына 450 млн. сумлык дәгъва җибәргән. Җавап бирүче – Русия Финанс министрлыгы. Бу хакта Фәтхулла абыйның адвокаты Виталий Буркин хәбәр иткән: «Фәтхулла Исхаков очрагында гаеплеләрне җәзага тарттыру мөмкин түгел, чөнки бу эшне оештыручылар барысы да үлгән, – ди юрист. – Фәтхулла Исхаков суд юлында йөрүләрен, газапларын 450 миллион сумга бәяләде. Дәгъвасын бирде. Афәрин, бабай. Тормыш әле башлана гына».
64 ел элек Фәтхулла Исхаковны күршеләренә һөҗүм итүдә гаепләгәннәр. Җинаятьне чынлыкта икенче кеше кылган – ул 2012нче елда полициягә үзе килеп, гаебен таныган.
Суд Исхаковны «үтерүгә омтылу» турындагы җинаять эше буенча 15 елга ирегеннән мәхрүм итә. 13 елдан соң Фәтхулла срогыннан алда иреккә чыга, чөнки югарыда әйтүебезчә, гаепле полициядә үз гаебен таный. Ул пенсионер алдында гафу үтенә һәм бер елдан соң вафат була.
«Вчерняя Казань»: Казанда 62 яшьлек пенсионер хатынны тоткарлаганнар. Сәбәбе дә гади – ул хәрби комиссариат бинасын яндырырга тырышкан. 62 яшьлек хатын-кыз 29нчы июль кичендә Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты бинасы янына килә, стенасына бензин сибә һәм аны яндыра. Үзенең бу адымын пенсионер хатын: «ФСБ хезмәткәрләре таләпләрен үтәдем», – дип аңлата. Аның сүзләренчә, пенсионерга билгесез кешеләр шалтыраткан һәм үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган. «Кызыңның проблемалары булмасын өчен, сиңа безнең күрсәтмәләрне үтәргә кирәк», – дигән кырыгалдарлар. Кызына ярдәм итәр өчен, пенсионер бу эшкә ризалашкан. «Чит кешенең милкен юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
АКЧА ӨЧЕН ҮЛӘРГӘ ДӘ ӘЗЕР
«Бизнес-Онлайн»: Июль аенда Казанда беренче «Батыр» исемле контракт хезмәтенә кабул итү үзәге ачылды. Ир-егетләр үзәккә төрле тормыш сәбәпләре аркасында килә. Әйтик, Олег (исеме үзгәртелгән) балаларын акча белән тәэмин итәр өчен контракт төзеп, хәрби бәрелешләрдә катнашырга риза. «Гади тормышта бушлай үлгәнче, «тегендә» акча өчен үләчәкмен. Мин 25нче каттан егылсам, миңа бер тиен акча да бирелмәячәк, ә хәрби бәрелештә һәлак булсаң – акча түлиләр», – дигән ул.
ДИЕТА КОРБАНЫ
«SHOT Телеграм-каналы»: Казанда яшәүче чи ризыклар ашаучы блогер хатын Малайзиядә хәлсезлектән үлгән. Соңгы арада интернетта Zhanna D'Art исемен йөртүче хатын гадәттә дуриан (Таиланд һәм Малайзиядә киң таралган җимеш) һәм джекфрутлар (ипи агачы) белән генә тукланган.
38 яшьлек Жанна Самсонова чи ризыклар ашый торган диетаны пропагандалаган. Ул бу диетада ун елдан артык утырган. 11нче сыйныфтан соң сәяхәт итәргә баргач башланган бу хәл. Соңгы дүрт ел дәвамында җимешләрдән башка блогер хатын көнбагыш орлыгы үсентеләре ашаган һәм төрле соклар эчкән.
Блогерның бер танышы аның белән берничә ай элек очрашканын һәм ул вакытта ук аның кыяфәте коточкыч булуын сөйләгән. «Аны Пхукетта күргәч, куркып калдым. Мин бер кат югарырак яши идем һәм көн саен иртән аның мәетенә тап булырга курыктым. Аны дәваланырга күндердем. Ләкин ул өлгермәде», – ди мәрхүмәнең танышы.
Үлеменә берникадәр вакыт кала аның аяклары коточкыч шешенгән. Медиклар сүзләренчә, Самсонованың анализлары инде үле кешенеке төсле булган. Жанна 21нче июльдә үлгән – бу көнне ул туган ягы Казанга очарга тиеш булган. Үлеме сәбәбе, әлегә билгеле булуынча, холерага охшаш инфекция. Әмма Жаннаның әнисе сүзләренчә, кызы үзен веганнар диетасы аркасында харап иткән.
КОМПЬЮТЕР ҺӘМ ИНТЕРНЕТ – ЯВЫЗЛЫК
«Газета.ру»: Новосибирск өлкәсенең Закон чыгару җыены вице-спикеры Анатолий Кубанов русиялеләрнең компьютерларын тартып алырга киңәш иткән. «Халыкны, ким дигәндә, Интернеттан мәхрүм итү кешегә фикерләү һәм иҗади идеяләр булдыру сәләтен кайтарачак», – дигән ул. Аның фикеренчә, кешеләрдән барлык сайт, мессенджер һәм социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген тартып алуга ук, Җирдә оҗмах урнашачак. Димәк, фәнни һәм сәнгать казанышлары үсеше башланачак. Депутатның әлеге фикере белән килешүчеләр табылмаган. «Халык хәзерге технологияләрсез яши алмый, – дип ышана программист Антон Зверев. – Китапханәдә сәгатьләр буе утыру яки кыйммәтле китапларны соңгы акчага сатып алу – чыгу юлы түгел. Интернет юк дип кенә, берәү дә чаңгыга басмаячак. Компьютер юк дип, вакыт машинасы да уйлап табучылар булмаячак».
«ЭКОНОМИЧНЫЙ» МАТУРЛЫК
«Ватаным Татарстан»: Ясалма матурлык модадамы, әллә табигый матурлыкмы? Русиядә яшәүчеләрнең 66 проценты, табигый матурлык һәрвакыт күзне иркәләячәк, дип саный. «Авито Услуги» хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров фикеренчә, ясалма матурлык модада түгел. «Ясалма матурлыкны, гомумән, ясалмалылыкны яратмыйм. Үземнең беркайчан да сәхнәгә грим, чурт-чураман сылап чыкканым булмады. Зөлфиягә дә бизәнмәскә кушам, мин аны ничек бар, шулай яратам. Аның бүгенгә кадәр, шушы яшенә җитеп, битенә әллә нәрсәләр ясатканы юк. Үзе ясаган кремнар, маскалар сөртә. Экономичный! Чөнки ул болай да матур!» – дип саный артист.
ЯҢА ЗАКОННАР
«Парламент газетасы»: Русия Президенты Владимир Путин берничә яңа законны имзалады. Менә шуларның кайберләре:
– Коррупционерлардан тартып алынган торакны аукционда сатарга рөхсәт итәчәкләр. Сүз зур мәйданлы һәм югары уңайлыктагы күчемсез милек турында. Сатуга чыгаруга төп критерий – төбәк буенча уртача бәядән ике яки аннан да күбрәк тапкырга кыйммәтрәк торуы.
– Сыра һәм сидр җитештергәндә кагыйдәне бозган өчен 300 мең сумга кадәр штраф кертелә.
– Банклар физик затлар икенче затның хисабына күчергән акчаны мошенниклык түгелме икән дип тикшерергә тиеш була. Шикле тоелган операцияләр ике көнгә туктатылып торачак. Клиент ризалыгыннан башка мошенниклар хисабына күчерелгән акчаны банклар тулысынча кайтарырга мәҗбүр ителә.
– Русиядә җенесне алыштыру тыела. Мондый операция медицина күрсәтмәсе булган очракта искәрмә рәвешендә генә рөхсәт ителәчәк. Җенесне алыштыру турындагы документлар да гамәлдән чыгарыла. Трансгендер парлар баланы уллыкка яки кызлыкка ала алмаячак, закон кабул ителгәнче тәрбиягә алынганнарын кире тартып алу каралмый.
ТӨРКИЯДӘ КАЛАЛАР
«Ведомости»: Төркиянең статистика институты (Turkstat) мәгълүматы буенча, 2022нче елда 99 мең русияле бу илдә яшәүгә рөхсәт (вид на жительство) алган. Чагыштыру өчен: 2021нче елда андый русиялеләр саны 22 мең булган. Русиядән кала иң күп документ алучылар – Украинадан (32 меңнән күбрәк кеше), Ираннан (26 мең), Әфганстаннан (24 мең) һәм Гыйрактан (22 мең). Күченеп килүчеләрнең күбесе Истанбулда төпләнгән (35,4 процент), икенче урында – Анталья (14,8 процент), ә менә Әнкараны 5,4 процент чит ил вәкиле генә яшәү өчен сайлаган. Төркиядә күчемсез милек сатып алу буенча да русиялеләр беренчелекне бирми. Turkstat мәгълүматына караганда, 2023нче елның беренче яртысында Төркиядә чит ил гражданнарына 19 меңнән күбрәк торак сатылган, шуның 6456сын Русиядән күченеп килгәннәр алган.
ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ – МӘКТӘПКӘ
«РИА Новости»: Дәүләт Думасы рәисе урынбасары (ЛДПР), Мәскәү мэры вазифасына кандидат Борис Чернышов педагогик, медицина һәм психологик белеме булган пенсионерларны мәктәпләргә остаз буларак җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан. Аның сүзләренчә, бу чара берьюлы ике проблеманы – белем бирү йортларында белгечләр җитмәвен һәм өлкән яшьтәгеләрнең ялгызлыктан интегүен хәл итәргә булышыр иде. Остазларны «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресенә җәлеп итеп була, программа социаль сыйфатта булыр дип күзаллана, шуңа да бюджеттан өстәмә чыгым таләп ителмәячәк, дип язган депутат мәгариф министры Сергей Кравцовка юллаган хатында.
Комментарии