БОРЧЫЛАСЫ ЮК

БОРЧЫЛАСЫ ЮК

«РИА Новости»: Микоплазмалы инфекциягә бәйле бернинди дә яңа пандемия юк. Мәгълүм штаммнарда яңа мутацияләр ачыкланмады. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, без кичергән һәм иммунитетларыбызга зыян салган пандемиянең кайтавазы гына бу. Микоплазмалы инфекция даруларга бирешми, дип уйлауга бернинди дә җирлек юк. 
Октябрь урталарында Кытайның сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләре илдә сулыш органнары авыруларын ияртүчеләрнең нык артуы турында белдергән иде. Алар фикеренчә, моның сәбәбе ковидка бәйле чикләүләрне бетерү һәм гриппны, микоплазмалы үпкә ялкынсынуы (бигрәк тә нәни балаларны сагалаучы бактериаль инфекция), сулыш органнары вирусын һәм ковидны кертеп, төрле инфекцияләрнең берьюлы таралуы. Ноябрь ахырында төньяк Кытайның кайбер төбәкләрендә балалар арасында үпкә ялкынсынуы очракларының ешаюы мәгълүм булган. Шулай ук Европаның кайбер илләрендә (Франция, Германия һәм Нидерландны кертеп) чирләүчеләрнең артуы турында мәгълүматлар күренә башлаган.
ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ДА ЧИРАТ ҖИТТЕ?
«Российская газета»: Украинада Рада депутаты Марьяна Безуглая, хатын-кызларны алгы сызыкка мобилизацияләү ихтимал булуы бар, дип саный. Басма билгеләп үткәнчә, депутат үзенең социаль челтәрләрендә хатын-кызларны алгы сызыкка җибәрүгә каршы түгеллеген белдергән. Шул ук вакытта моңа кадәр сүз хатын-кызларны фронтка ирекле нигездә җибәрү турында гына бара иде. Украина Югары Радасының мобилизация турында яңа закон әзерләве билгеле булды. Документта ротация һәм демобилизация үткәрү турында мәгълүмат, шулай ук ВСУга нинди яшьтәге кешеләрнең чакырылуы турында мәгълүмат булыр дип көтелә.
Украина Президенты Владимир Зеленский ноябрьдә хәрби хәлне озайту һәм гомуми мобилизацияне 90 тәүлеккә – 2024нче елның 14нче февраленә кадәр озайту турында законнарга кул куйды.
Шул ук вакытта Украинада «мобилизацияне киңәйтергә һәм 18 яшьлек студентларны да фронтка алырга», дигән чакырулар булды. Әлегә Украинада 27-60 яшьлек ир-атлар мобилизацияләнергә тиеш, ә 18 яшь тулганнарга илдән чыгу чикләүләре гамәлдә.
АГУЛЫ КАР
«Лента.ру»: Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә бер яшьлек кыз бала химикатлы кар ашап агуланган. Басма хәбәренчә, бала кинәт үзен начар хис итә башлаган. Коты очкан ана тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Медиклар сабый химикатлар белән агуланган дип аңлаткан. Авыр хәлдәге кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр.
Әнисе сөйләвенчә, моңа кадәр ул кызы белән тышта саф һава суларга чыккан булган. Кызы, көрткә егылып, кар ашаган. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың башка сәбәпләре дә юкмы икәнлеген ачыклыйлар.
ХАТАЛЫ БУЛМАСЫН
«Өмет»: Калининград өлкәсендә чик буе сакчылары бер хата булу сәбәпле, русияленең паспортын тартып алганнар. Сәяхәтченең документында «Петропавловск-Каматский» («ч» хәрефе төшеп калган) дип язылган булган. Нәтиҗәдә, ир паспортсыз калган. «Күз алдыгызга китерегез: сез Калининградка кунакка барасыз, ә чик буенда сезнең паспортны тартып алалар һәм сез кулга яңа паспорт алмыйча, моннан китә алмыйсыз», – дип зарланган эче пошкан ир.
Русияле паспортындагы хата турында белгән, әмма документ белән куллануын дәвам иткән һәм моңа кадәр ир бернинди бәлагә дә тарымаган. «Хатаны күргән хәлдә дә гел үткәрәләр иде. Ә кемдер бөтенләй андый озын атамаларны укып та тормый», – дип сөйләгән ир.

ЯРЫЙ ӘЛЕ БАЛА ИСӘН КАЛГАН...
«Мегаполис»: Санкт-Петербургта даими рәвештә түбәдән су үтү сәбәпле бала караваты өстенә түшәм ишелгән. Вакыйга Мәскәү районы Сызрань урамының 18нче йортында теркәлгән. Бәхеткә, бала ул вакытта бүлмәдә булмаган. Түшәмнән күптән инде су тамып торган, ул йорт җиһазларын, идәннәрне һәм тәрәзә төбен шактый юешләткән. Гаилә әлеге хәл турында идарәче компаниягә һәм авария хезмәтенә шалтыраткан, әмма беркем килмәгән һәм бу проблема белән кызыксынып, аны хәл итәргә теләмәгән. 
Фатирда яшәүчеләр журналистларга соңгы дүрт ел эчендә түбәдән су агу сәбәпле әллә ничә тапкыр каза күрүләренә зарланган, алар төрле инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Түбәне ямаганнар, әмма нәтиҗә уңышлы булмаган.
«ЯҢА» КЫШ БАБАЙ
«Ватаным Татарстан»: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында урнашкан чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган өч открытканы алды. «Зәй шәһәреннән Дмитрий «Ак барс» хоккей клубы белән очрашырга хыяллана, Байлар Сабасыннан Раяз телескоп сораган, Казаннан Матвей сәяхәт итәргә ярата һәм Кавказ тауларына барырга тели, ә Әмир акыллы колонка дип хыяллана. Балаларның хыялларын тормышка ашырырбыз! Олыларның иң зур теләге – барлык балалар да сәламәт булсын!» – дип язган Татарстан Рәисе үзенең телеграм-каналында.
ДӘРЕСЛЕК БАР
«Татар-информ»: Татарстанның барлык мәктәпләренә махсус хәрби операция турында бүлектән торучы тарих дәреслекләре сатып алынды. Республика 10-11нче классларда укучылар өчен яңартылган дәреслекләргә барлыгы 44 миллион сум акча тотты. Татарстан мәктәпләрне шундый дәреслекләр белән барыннан да алданрак тәэмин иткән төбәкләр арасына кергән. Яңа дәреслектә Русия тарихы гомумтарих белән берләштерелгән. Аңа шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турында заманча материаллар кертелгән.
АШКАЗАНЫН КЕЧЕРӘЙТКӘН
«Интертат»: Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ябыгу максатыннан Мәскәүдә 350 мең сумга ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан. 
– Мин шундый мөмкинлек барын белә идем. Үзем дә ясатырмын, дигән уйлар юк иде. Безнең нәселдә зур әни дә, әнием дә гәүдәле. Кешедән артык ашамыйбыз да кебек, әмма тазарабыз. Социаль челтәрдә, шаярып, «әллә ашказанын кечерәйтергә инде» дип яздым. «Ясаттым да, хәзер рәхәт» дип, күп кеше язды. Шулкадәр күп кеше ясаткан икән аны, сөйләмиләр генә. «Минем әни, туганнар, хәтта ирем дә белми» дип язучылар бар. Бу операцияне ябыгу һәм башка тазармау өчен ясаттым. 2 айда 12 кг га ябыктым. Тагын 10 кг ябыксам, бик яхшы булыр иде», – ди Гөлия.

Комментарии