МИГРАНТЛАР БУЛЫША

«Казанские ведомости»: Татарстан кадрлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык матбугат очрашуында белдерде.
– Үзбәкстан төбәкләре белән килешү бар. Тиздән Таҗикстан белән килешү төзергә телибез. Белгечләрне йә анда, йә өлешчә анда һәм өлешчә монда әзерләргә кирәк. Шул рәвешле хәрби сәнәгать комплексында, машина төзелешендәге проблемаларны хәл итәргә була. Киләсе биш елда КАМАЗга 19,5 мең кеше кирәк, – диде ул.
МӘЕТЛӘРНЕ БУТАГАННАР
lenta.ru. Екатеринбургта махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына яу яланыннан кайтмаган хәрбине ике тапкыр җирләргә туры килгән. Беренче очракта хәрби урынына башка кешене күмүләре ачыкланган. СВО зонасына ир мобилизация белән эләккән. Ул бүләкләнгән дә булган. Хәрбинең батырлыгы турында федераль каналларда хәбәр иткәннәр. Тик бер атнадан ул һәлак булган.
Сугышчыны 3нче гыйнвар көнне туган ягына алып кайтып җирләгәннәр. Әмма 4 көн узуга хәрби комиссариаттан аның туганнарына шалтыратып, ялгышлык буенча икенче кеше гәүдәсен бирүләре турында хәбәр иткәннәр. «Иванны менә яңа алып кайттылар, ә без чит кешене җирләгәнбез!» – дип сөйләгән мәрхүмнең туганнары. Шулай итеп, 15нче гыйнварда Иванны «тагын» җирләгәннәр.
АРАКЫ ӨЧЕН ҮЛЕМ
«Башинформ» Уфада яшәүче 48 яшьлек ир 14нче гыйнвар көнне күршесен үтергән. Җинаять эшен тикшерү фаразы буенча, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, ирләр аракы бүлешкән. Сатып алынган шешәне күршесе өенә алып чыгып китәргә уйлаган, ә йорт хуҗасы бирергә теләмәгән. Низаг купкач, 62 яшьлек йорт хуҗасы пычак алып, гаепләнүченең тәнен яралаган. Гаепләнүче күршесенең кулыннан пычакны тартып алып, аның аркасына һәм муенына 12 тапкыр чәнечкән. Зыян күрүче шунда ук җан биргән. Шуннан соң гаепләнүче шул фатирда йоклап киткән.
ВӘХШИ АНА
«Интертат»: Бу фаҗига былтыр 8нче октябрьдә Кежемский районының Тагара авылында була. Биредә яшәүче 34 яшьлек хатын өйдә бала тудыра. Аннары ул яңа туган кыз баласын урамдагы бәдрәфтә батырып үтерә.
Аның каны китә башлый, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табиблар бу хатынның күптән түгел генә бала тудыруын ачыклый. Хатынның хәле начарлана, аны санавиация белән край хастаханәсенә илтәләр.
Бу вакытта өендә полиция хезмәткәрләре эшли инде. Алар нарасый мәетен дә таба. Хатын авырлы булуын бик шәп яшергән, күршеләрдән башлап, якын туганнарына кадәр беркем дә белмәгән. Прокуратура да хәбәр иткәнчә, хәтта ире дә хатынның авырлы булуын белми.
Хатын вәхшилегенең сәбәбе – ул бала тәрбияләргә теләми. Аның болай да 2 баласы бар инде, өстәвенә, аларның берсе – инвалид.
Судта бу хатын үкенүен әйтә, ләкин аңа барыбер җәза бирәләр. Экспертиза аны үз аңында дип таба. Суд карары билгеләгән 1,5 елны ул колония-поселениедә үткәрәчәк. Балалары аталары белән яшәячәк. 
БАЛА ҮЛГӘН
«Еду в Татарстан» телеграм каналы: Казандагы Яңа Савин районының 315нче балалар бакчасында ике яшьлек кыз бала үлгән. Ләкин телеграм каналларда таралган мәгълүматлар бер-берсеннән аерыла.
Бу хәл 12нче гыйнварда була. Кыз бала, ОРВИ белән авырып ятканнан соң, икенче көн инде балалар бакчасына килгән була. Көндез ул үзен гадәттәгечә тота. Төшке йокыга кадәр бакчада табиб тикшерүе уза һәм ул баланың сәламәтлегендә бернинди тайпылышлар күрми. Бала үзе дә зарланмый.
Көндезге йокыдан соң тәрбияче балаларны уята башлый, әмма кыз тормый. Бакча җитәкчесе ашыгыч ярдәм чакыра, алар килгәндә бала инде үлгән булган. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе хәбәрендә әйтелә.
SHOT телеграм каналы язуынча, бала идәнгә егылган һәм үлгән.
Ягъни, кыз уйнаган вакытта аңын югалткан, тәрбиячеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакырган, килгән табиблар кызның үлемен раслаган, диелә.

Комментарии