- 12.12.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №49 (13 декабрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«ТАСС»: Соңгы арада тавык йомыркасына бәя кисәк артты, кайбер кибетләрдә йомырканы данәләп тә сата башлаганнар. Монополиягә каршы комитет йомыркага кибет бәясен 5 проценттан да арттырмаска тәкъдим иткән. Моны кайбер кибетләр генә тыңлаган. Әйтик, «Азбука вкуса» йомыркага өстәмә бәяне 10 процентка кадәр җиткергән. Мәскәүдә «Верный» кибетләрендә йомыркаларны данәләп сата башлаганнар.
– Беренче сәбәп – сезон факторы. Дөрес, быел йомырка бәясе вакытыннан алдарак кыйммәтләнде. Декабрь ахыры – сатып алу ихтыяҗының иң югары ноктасы. Бәйрәмнәр булгач, халык азык-төлекне табынга гына түгел, 10 көнлек итеп алып куя, чөнки өйдә утырачаклар һәм кафеларда түгел, башлыча өйдә ашаячаклар. Ничек кенә булса да, Яңа елга кирәкле әйберләргә декабрьнең икенче яртысында бәя артырга тиеш. Моннан тыш, тавык йомыркасына бәя тавык һәм дуңгыз итенә бәя арту сәбәпле кыйммәтләнгән. Ит сатып ала алмаган кешеләр терлек аксымы булган башка ризыкны – йомырканы ала. Башка сәбәпләр – инфляция, электрга бәя арту. Кошчылык фабрикалары энергоресурсларга бик бәйле. Кош үрчетүчеләр куллана торган башка нәрсәләр дә кыйммәтләнде. Заманча кошчылык фабрикаларының күбесе – импорт проектлары, күп җиһазлары чит илнеке, алар катлаулы һәм карап торуны сорый. Санкцияләр, валютаны запчастьләргә, хезмәт күрсәтүгә, алмаштыруга тоталар, ә валюта бик кыйммәтләнде, – дип сөйләде икътисад фәннәре докторы, Русия хөкүмәтенең агросәнәгать комплексы департаментының элекке башлыгы Леонид Холод.
Моннан тыш, халык матбугатта бәя арту турындагы язмаларга һәм кибетләрдә үзгәреп торган бәяләргә дә игътибар итә, ди ул. Шуның аркасында ажиотаж килеп чыга, бөтен кеше ала башлагач, бәя арта. Мәсәлән, карабодай белән шундый хәл булган иде инде.
ЗАКОНЛЫ РИШВӘТЧЕЛЕК
«Коммерсантъ»: Башкортстан Корылтаенда түрәләрне һәм депутатларны «форс-мажор шартларында» кылган булсалар, коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр. Әгәр коррупция белән бәйле хокук бозулар «физик затка бәйле булмаган хәлләрнең нәтиҗәсе» дип табылса, дәүләт хезмәткәрләрен һәм депутатларны җаваплылыктан азат итәчәкләр.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, мондый хәлләргә аерым алганда табигать казалары, янгыннар, эпидемия, баш күтәрүләр, хәрби хәрәкәтләр, террорчылык, илнең (чит илләрнең дә) дәүләт оешмалары керткән тыюлар, чикләү чаралары керә. Шулай итеп, депутат яки түрә, әйтик, декларация тапшырмаса, аңа җәза бирелмәскә мөмкин.
Адвокат Роман Петров фикеренчә, бу тәкъдим түрәләргә карата вак игътибарсызлыклар аркасында килеп чыккан, нигезсез дәгъваларны азайтачак.
– Дәүләт хезмәткәре яки муниципаль хезмәткәр булган кеше чынлап та банк хисабын, кредит картасын яки тагын нәрсәнедер күрсәтергә онытырга мөмкин. Моның өчен кисәтү бирергә, административ җаваплылыкка тартырга, вазифасыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, – дигән ул.
ХӘБӘРЕ ЮК
«Татар-информ»: Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә коточкыч атыш оештырган Илназ Галәвиев колониядә югалган. «Кара дельфин» төрмәсендә гомерлек җәзасын үтәүче Илназның әтисе шундый хәбәр җиткергән. Әти кешенең сүзләренчә, ике айга якын Илназның элемтәгә чыкканы юк һәм хатларга да җавап бирми икән.
Исегезгә төшерәбез: 2021нче елның маенда Казан гимназиясенең элекке укучысы мәктәптә булган кешеләргә ут ачкан иде. Фаҗигадә тугыз кеше һәлак булды: җиде укучы һәм ике укытучының гомере өзелде.
КЫШКЫ ФАҖИГА
«Челнинские известия»: 9нчы декабрьдә кич белән Кукмараның Планетарный урамында урнашкан бер йорт янып беткән. Биредә өлкән яшьтәге ир белән хатын яшәгән. Хәрабәләрне актарганда, 75 яшьлек хатын мәете табылган, 76 яшьлек хуҗа ир-атны Кукмара Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр, ул төтенгә агуланган.
Янгын турында 20.46 сәгатьтә хәбәр итәләр. Ведомство белешмәсе буенча, коткаручылар килгәндә, йорт һәм каралты-куралар ут белән чолгап алынган була инде. Күршеләргә дә күчү куркынычы була. Ачык утны 21.59 сәгатьтә сүндереп бетерәләр.
Матбугат чаралары, янгын өйне чолгап алган гирляндалар аркасында чыккан, дип яза. Хуҗалар аны Яңа елга бизәргә яраткан. Бер ел элек бу өй хуҗаларын Яңа елга бизәлеш бәйгесендә бүләкләгән булганнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, гирляндалар утка тоташтырылмаган булган. Янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын куллануда кагыйдәләр бозу.
ГРАМОТА ГАЕПЛЕ
«Лента.ру»: Хабаровскида балалар бакчасы мөдире балаларга спорт ярышыннан соң Украина гербы сурәтләнгән грамоталар тапшыргач, эшеннән киткән.
– 122нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналар алдында гафу үтенәм. Инцидент өчен җаваплылыгын аңлап, бакча мөдире һәм спорт инструкторы эштән китү турында гариза яздылар, – дигән шәһәр мэры Сергей Кравчук үзенең Телеграм-каналында.
Вакыйгадан соң барлык балалар бакчаларында өстәмә патриотик чаралар үткәрәчәкләр.
Балаларга Украина символикасы сурәтләнгән грамоталар тапшырылуы турында 11нче декабрьдә билгеле булды. Балалар арасында пионербол буенча спорт ярышлары узган, чарада берничә балалар бакчасы катнашкан. Тәрбияләнүчеләр өчен грамоталарны һәр балалар бакчасы үзе әзерләгән. Физкультура буенча инструктор интернеттан грамота шаблонын йөкләгән дә, аны принтер аша чыгарып, ярышларга алып килгән, дип аңлатканнар бу хәлне мәгариф идарәсендә.
Комментарии