Яңа законнар

Яңа законнар

«Ватаным Татарстан»: 1нче октябрьдән Русиядә яңа законнар гамәлгә керде.

* Пальма мае кыйммәтләнде. Мондый майга НДС күләме моңа кадәр 10 процент булса, хәзер 20 процентка җиткерелде. Ә җиләк-җимешкә, шул исәптән виноградка да салым ставкасы кимеде – 20дән 10 процентка калды. Моннан тыш, 1нче октябрьдән очып китү-төшеп утыру пунктлары, шулай ук транзит нокталары Мәскәүдән читтә урнашкан эчке авиарейслар өчен НДС бетерелә.

* ОСАГО турында законга чираттагы төзәтмә кертелде. Юл-транспорт казасын ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйча, ягъни Евроберкетмә буенча гына теркәгәндә, «страховка» акчасын түләү ОСАГО буенча максималь түләүгә – 400 мең сумга җиткерелә. Моңа кадәр төбәкләрдә бу түләү 100 мең сумга кадәр генә иде.

* Октябрь башыннан фатирлар, тулай торак һәм кунакханәләр балконы һәм лоджияләрендә ачык уттан файдаланырга, әйтик, анда мангал куеп шашлык пешерергә ярамый. Бу әле балконда тәмәке тарту тыела дигән сүз түгел.

* Банклар кредит бирү кагыйдәләрен кырысландыра. Клиентка кредит бирелгәнче, моңарчы алган әҗәтләре буенча түләүләренә яңа кредит буенча түләү күләмен китереп кушачаклар. Түләүләре хезмәт хакы күләменең 50 процентыннан арткан очракта, кредит бирелмәскә мөмкин.

* 1нче октябрьдән фатирларда хостел ачу тыела. Фатирны торак булмаган категориягә күчергән очракта гына анда хостел, ягъни кунакханә ачу рөхсәт ителәчәк.

Комментарии