- 03.03.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №09 (4 март)
- Рубрика: Аннан-моннан...
ТНВ, «Таяну ноктасы»: «Каһарманнар җитми безгә. Муса Җәлил, Кол Гали, Фатих Кәримнәр бар. Тик күп кеше аларны да белми бит. Кеше шушы каһарманнарга, иҗтимагый фикер лидерларына карап, аларның күчермәсен ясарга тырыша. Ул бөтен кешедә дә – әзербайҗанда да, казахларда да бар. Ә безнең шул Тукай инде (сәясәт белгече Руслан Айсин).
«УРЫСЧА УКЫП УТЫРУЫБЫЗ БАШКА СЫЙМЫЙ»
«Интертат»: «Урыс телле режиссер булганда, беренче көнне әсәрне урысча уку – табигый хәл. Әмма икенче, өченче, дүртенче, хәтта бишенче көннәрдә дә безнең урысча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык әйбер. Без бит әсәрне урысча чыгармыйбыз. Без аны сәхнәдән татарча сөйләргә җыенабыз. Әсәрнең күләме саллы гына иде – 40 биттән артык. Урысча укып утырудан безгә файдасы юк: аны бит әле артист кешегә ятлап та бетерергә кирәк. Без бу фикерне режиссерга җиткердек, әлбәттә. Ул татарча белмәвен әйтте» (Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов. Тинчурин театрының берничә артисты, шул исәптән Ирек Хафизов та «Качышлы уены» спектакле репетицияләрендә катнашудан баш тарткан. Спектакльне куярга режиссер Алексей Брайнин чакырылган).
СТИПЕНДИЯ – ЯШӘҮ МИНИМУМЫ КҮЛӘМЕНДӘ
«Шәһри Казан»: Дәүләт Думасы депутатлары студентларның стипендияләрен яшәү минимумына тигезләргә ниятли. Инде канун проектын да әзерләп куйганнар, аны депутатлар язгы сессия вакытында караячак. Хәзерге вакытта һәр уку йортында стипендиянең күләме төрлечә. Мисал өчен, Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучыларның академик стипендиясе – 2630 сум. «5»кә генә укучыларның академик стипендиясе 3945 сум тәшкил итә. Русиядә академик стипендия 1484 сумнан ким булырга тиеш түгел. Русия Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә уртача стипендия – 3140 сум.
Комментарии