- 05.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«The Village»: «Чынлыкта, ГУЛАГ – яхшы нәрсә ул. Элек сак астында булган кешеләр җәмгыять файдасына эшләгән – алардан файда булган. Ә хәзер тоткыннар – көчләүчеләр һәм үтерүчеләр – чифир эчеп утыра, башка бернәрсә дә эшләми, без аларны асрауга үз акчабызны түгәбез» (Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты – 23 яшьлек Андрей Пирожков).
Терсәк якын да бит…
«Азатлык» радиосы: «Яшьләр «Нишлим мин татар теле белән? Миңа инглиз, француз, кытай теле кирәк» ди. Алар әле үзләренең картаячагы турында уйламый. Өлкән яшькә җиткәч, «мин нишләдем, мин нинди милләт кешесе, мин нәрсә?» дип сорау бирәчәк. Ул чакта соң була инде. Мондый хәлгә калмасын өчен, үзебез үрнәк күрсәтеп, бу эшне алып барырга кирәк (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында).
Күпме аласыз?
«РИА Рейтинг»: Русиядә һәр бишенче эшченең хезмәт хакы 15 мең сумнан артмый. Русиялеләрнең дүрт проценты гына ай саен 100 мең сумнан күбрәк акча эшли. Иң зур хезмәт хакы – Ямал-Ненец төбәгендә, ә иң түбәннәре – Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан Республикаларында. Башкортстан исемлектә – 37нче, Татарстан 40нчы урында.

Комментарии