ЯҢА ЕЛ КИРӘК ТҮГЕЛ

ЯҢА ЕЛ КИРӘК ТҮГЕЛ

«Лента.ру»: Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша төбәк түрәләренә Яңа ел корпоративлары үткәрүне тыйган. Бу хакта ул Хөкүмәт утырышында кисәткән. Төбәк башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә андый чаралар үткәрү урынсыз.
Калуга өлкәсендә түрәләр өчен Яңа ел корпоративларын үткәрүне тәүге тапкыр 2020нче елда коронавирус пандемиясе таралган чорда тыйганнар иде. Былтыр, 2022нче елда, Владислав Шапша чиновникларны бәйрәм итүдән илдәге махсус операция сәбәпле баш тартырга чакырды. 
Моңа кадәр Кырым башлыгы Сергей Аксенов та Украинада барган махсус хәрби операция вакытында Яңа елны фейерверклар, зур табыннар һәм корпоратив чаралар оештырып бәйрәм итү урынсыз һәм этикага туры килми, дип белдергән иде. Әмма ул Кырымның балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә бәйрәмнәр үткәреләчәк, шәһәр һәм поселокларда Яңа ел чыршылары куелачак, дип ышандырды.
ТАБАМ, ДИСӘҢ – СОҢ ТҮГЕЛ
«Кызыл таң»: Африканың Уганда илендә яшәүче 70 яшьлек Сафина Намукваи бала тудырып, рекорд куйган. Ул Кампаладагы халыкара хатын-кызлар дәваханәсендә һәм дәвалау үзәгендә игезәк кыз һәм ир бала тудырган. Нәтиҗәдә, ул континентта ЭКО ярдәмендә бала тудырган иң карт хатын-кыз булган. Өстәвенә, 2020нче елда ЭКО ярдәмендә бер кыз тудырган булган инде.
Хәбәр ителүенчә, игезәкләрен тудырганнан соң, аны карты ташлап киткән. 70 яшьлек ана авырлы вакытта эшләмәү сәбәпле, җәмәгатьчелектән матди ярдәм сораган. Дәваханә вәкилләре бу вакыйганы раслаган һәм игезәкләр үзләрен яхшы тоя дип белдергән.
Дөньяда бала тудырган иң карт хатын-кыз дип Һиндстаннан Эрраматти Мангаямме санала. Ул да ЭКО ярдәмендә бала тудырган, ләкин ул вакытта аңа 74 яшь булган.
2021нче елда Һиндстанның Гуджарат штатында яшәүче бер әбекәйнең 70 яшендә беренче баласын тудыруы билгеле булган иде. Ире белән 45 ел бергә яшәүләренә карамастан алар табигый юл белән бала тудыра алмаган.
ЙОДРЫКСЫЗ ДА ТӘРБИЯЛӘРГӘ БУЛА
«Интертат»: «Без – әниләрне хөрмәт итеп, әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын. Без – балаларның көен көйләп, балалардан куркып яшәүче беренче буын». Без бәләкәй чакта, безгә: «Укытучы суккан җир тәмугта янмас», – дияләр иде. Шуңа ышана идек. Бер укытучым типкән иде, әле дә авырта! Кызганыч, хәзер укытучыга мөнәсәбәт икенче. Без гаепле, чөнки мәгънәсез балалар үстерәбез». Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 35нче сезон концертында әйткән сүзләре бу. Әлеге фикер тиз арада халык арасында таралды, аны хуплаучылар һәм тәнкыйтьләүчеләр дә табылды.
Шундыйларның берсе – Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов. 
– Балаларны кеше итеп үстерер өчен сугып үстерергә кирәк, дип санамыйм. Суккаларга ярамый баланы. Малай ул, кыз баламы – ярамый. Хәзерге балалар тегенди инде, мондый инде, диләр. Мин килешмим. Начар түгел хәзерге балалар. Алар икенче – әйе. Әмма алар начар түгел.
Минемчә, ата кеше баласын шәхес итеп күрә белергә тиеш. Үзе белән тигез күрергә, дусларча сөйләшә, аңлаша белергә тиеш. Баланы куркытып, йодрык белән янап, үзеңне, имештер, хөрмәт иттерәсең. Хөрмәт итми ул сине. Курка гына. Бала ата-анадан куркып, дерелдәп торырга тиешмени? Ата-ана үзен өстен куеп, югарыдан карап, баланы кимсетеп үстерергә тиеш түгел. Бала безнең белән тигез булырга тиеш. Шәхес белән шәхес төсле сөйләшсәң, бала сине ишетә, тыңлый бит ул. Аның өчен кычкырырга, йодрык болгарга кирәкми.
Без үскәндә икенче төрле иде, хәзер башкача, дибез. Булсын. Башкача булсын. Телефон алып бирмибез, үзе эшләп алыр, фәләнне алып бирмибез, артык рәхәттә үсмәсен, диюче ата-ананы да аңламыйм. Без телефоннарсыз, компьютерларсыз үстек әле, бер дигән кешеләр булдык, имеш. Соң без кайсы вакыт балалары да, безнең балалар – кайсы заманныкы? Тормыш сәгатьләп үзгәрә. Чагыштырырга ярамый бу ике әйберне. Телефон алып бирергә кирәк балага. Тормыш таләп итә. Бала берничек тә телефонсыз йөри алмый бүген. Ул яшьтәшләреннән калышачак, тормыш агымыннан төшеп калачак. Бүген уку процессы да заманча телефонсыз мөмкин түгел. Телефон, компьютер кебек әйберләр алып бирмәсәң, бала хәтта тиешенчә укый да алмаячак бүген, – дигән фикердә ул.
КАЙЧАН МӘКТӘПКӘ БАРМАСКА?
«Шәһри Казан»: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә дәресләрнең нинди температурада туктатылуы турында хәбәр иттеләр. Әгәр балалар белән өйдә калырлык кеше булмаса, мәктәп аларны нинди һава температурасы булуга карамастан кабул итәчәк.
«Термометрлар нинди температура күрсәтүенә карамастан, Татарстан мәктәпләре һәм педагоглар коллективлары тулы составта элеккеге режимда эшли. Мәктәптә балага кайнар ризык ашатачаклар», – дип сөйләделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Мәгариф оешмаларында температура режимы барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Министрлыкта нинди һава шартларында дәресләр кичектерелергә мөмкин булуы турында да искәрттеләр.
Аерым алганда, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары –23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә башлангыч һәм авыл мәктәпләрендә 5-9нчы сыйныф укучылары һава температурасы – 25 градус булганда, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә 5-9нчы сыйныф укучылары өчен – 27 градус булганда кичектерелергә мөмкин. 10-11нче сыйныфта укучылар өчен дәресләр –30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә –32 градус булганда кичектерелә ала.

Комментарии