- 06.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Baza» телеграм каналы: Мәскәү прокуратурасы 27нче июльдә һәм 3нче августта каршылык чараларында балигъ булмаган үсмерләрнең һәм кечкенә балалы кешеләрнең катнашуы фактлары буенча тикшерү башлаган. Аерым алганда, 27нче июльдә урам чарасына бер яшьлек бала белән килгән парны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Прокуратурада «митинг вакытында ата-ана баланы өченче затка тапшырып, аның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйган, бу аңа физик һәм рухи зыян салуга китергән» дип аңлаталар. Әлеге пар баласын Сергей Фоминга тоттырган булган. Фомин – митинг вакытында тәртипсезлекләр буенча ачылган эш фигуранты, ул федераль эзләүгә бирелгән.
Хупламаган
«Вечерняя Казань»: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь күләме 16,5 проценттан күбрәк булган исерткеч эчемлекләрне 21 яшьтән яшьрәкләргә сатмау тәкъдиме белән чыккан иде. Икътисади үсеш министрлыгы бу тәкъдимне хупламаган. Андый закон кабул итсәң, сатучыларның эше кыенлаша – аларга алкогольнең процентын һәм сатып алучының ничә яшьтә булуын санап утырырга туры киләчәк, сату процессы әкрен барачак, ялгышулар булачак, дип аңлатканнар министрлыкта.
Министр борчыла
«Татар-информ»: «Сеңдереп, тәүлек буе яуган яңгыр урып-җыюны тоткарлый. Әлбәттә, эч поша, чөнки бу атнада бер тәүлектә генә дә республикада иң күп яуган урыннарда 73 мм.га кадәр җитте, Казанның үзендә генә дә 60 мм яңгыр яуды. 300 мең гектарда уңыш инде өлгергән. Комбайннар кермәсә дә, уңышта югалту бара. Аның өчен дә берникадәр борчылам. Әле айның беренче яртысы өметле түгел, яңгырлар дәвам итәчәк. 1978нче ел да яңгырлы килгән, урып-җыю көзгә калган иде. Безгә һава торышының һичшиксез ачылып китүе кирәк. Быел республикада игеннәр торышы, үткән елга караганда, күпкә яхшырак. Икмәк кирәк, запасыбыз да бетте, быел ил базарында ашлыкка бәя дә әйбәт» (ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов).
Матурлык өчен җәза
«Эхо Москвы»: Казанның Латыш укчылары урамындагы 37нче йортта яшәүчеләр ишегалларын матурлаган: иске көпчәкләрдән гөлләргә чәчәклек ясаган, йорт фасадына күбәләк һәм чәчәкләр төшергән. Тик Совет районы хакимияте аларның тырышлыкларын уңай бәяләмәгән – торак милекчеләре ширкәтен, административ хокук бозуда гаепләп, 200 мең сум штрафка тарткан.

Комментарии