ЕВРОПА СУДЫНА АЛМАШ

ЕВРОПА СУДЫНА АЛМАШ

 

«Коммерсантъ»: Русия юристлар берләшмәсе (АЮР) үзебезнең илдә Европаның кеше хокуклары судына охшаш суд булдырмакчы. Берләшмә башлыгы Сергей Степашин әйтүенчә, проектны әзерләү өчен июнь азагына кадәр эшче төркем оештырылачак. Идеяне көч структуралары һәм президент хакимияте хуплаган инде. Билгеле булганча, бу елның 16нчы мартында Русияне Европа Советыннан чыгардылар, шуның белән бергә Кеше хокуклары буенча Европа конвенциясендә катнашуыбыз да туктатылды. Шулай булуга карамастан, Европа суды 16нчы сентябрьгә кадәр русиялеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итәчәкбез әле, дип белдергән иде. Ләкин Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, Европа суды чыгарган карарлар бездә үтәлмәячәк, диде. Моңа рөхсәт бирә торган законны Дума бу атнада ук кабул итәргә ниятли. Янәсе, Европаның Кеше хокуклары буенча суды сәяси инструментка әйләнгән, шуңа аның карарына колак салырга кирәкми.

«ҮЗЕБЕЗЧӘ СӨЙЛӘШЕГЕЗ!»

«Известия»: Кырым парламенты тырышып инглиз теле белән көрәшүен дәвам итә. Әле узган атнада гына «Безнең гәҗит»тә «Кырым Дәүләт Советы спикеры Владимир Константинов инглиз теле фәнен мәктәп программасыннан алып атарга кирәк дип саный» дип язган идек. Хәзер инде инглиз теленнән кергән алынма сүзләрне рус телендәге вариантларына алыштыру буенча кулланма әзерләгәннәр. Мәсәлән, «биллборд» урынына – «реклама тактасы» («рекламный щит»), «вау!» урынына – «ура» яки «ах», «гаджет» урынына «цифрлы җайланма» («цифровое приспособление») дип кулланып булуын искәртәләр.

Сүз уңаеннан, 6нчы июнь – Рус теле көнендә Татарстанның Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә бу темадан читтә калмаган. Мэрга мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗинның, балалар ялын оештыру турында хисап тотканда, «ата-аналар юллама бәясенең 50 проценты күләмендә кешбэк кайтара ала» дигән сүзе ошамаган. «Менә сез күпмедер акчаны кайтарып була дидегез. Кешбэк бугай, ялгышмасам? Әйдәгез, рус телендә сөйләшик инде! Җитмәсә, бүген Рус теле көне. Нәрсә инде без: кешбэк, брендбук... Әйбәт рус сүзләре дә бар бит. Кешбэк – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, кулга акчаны кайтару. Инглиз телен белергә кирәк, тик үзебезнең телне, илебезнең дәүләт телен хөрмәтләү зарур. Республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Шуңа күрә «кешбэк, кешбэк» дип... Нормаль рус телендә сөйләшегез. Татарча да ярый. Юллама бәясенең 50 процентка кадәр өлешен кире кайтара алалар, диегез», – дип Чаллы мэрының сүзләрен китерә «Бизнес Онлайн».

КҮЛӘГӘ САТАМ, КЕМ АЛА?

«ФАН»: Кырымда яшәүче бер хатын-кыз ярымутрауның «Барабулька» комлыгында күләгәле урын өчен акча сорауларыннан зарланган. Күләгәнең 1 метры 200 сум икән. «Кояшта кызынып ята идек. Кечкенә балам уенчык көрәген тотып бер минутка гына күләгәле зонага керде. Шунда ук комлык хезмәткәре килеп җитте, баланы алуымны сорады, күләгәнең бәясе 200 сум булуын, үзләренең комлыкны арендалап торуын, аның өчен акча түләвен әйтте. Сүз яту өчен җайланган урыннар турында түгел, япмадан төшкән күләгә турында бара! Без җирле халык, һәм мондый мөнәсәбәт белән безгә килүче дә булмаячак. Үләннәр үсеп беткән, пычрак комлыкны чистарту ягын уйламаганнар, ә 200 сум турында кайгыртып куйганнар», – дип язган ул социаль челтәрендә.

«МОСКВИЧ» КИРЕ КАЙТА

ТАСС: Мәскәүдәге «Renault» француз компаниясенең заводы («Рено Россия») рәсми рәвештә «Москвич» дип үзгәртелде. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына тиешле үзгәрешләр кертелгән. Җитәкчелек тә алмашкан: «Renault» структурасы кешесе урынына Мәскәү транспорт департаменты башлыгы урынбасары Дмитрий Пронин куелган. Элегрәк башкала мэры Сергей Собянин завод базасында «Москвич» машиналары җыела башлаячак дип хәбәр иткән иде инде. Автозаводның төп партнеры КАМАЗ булачак.

 

Комментарии