Утыру файдалы булган

Утыру файдалы булган

«Эхо Москвы»: «Соңгы тапкыр җәмгысы 50 тәүлек утырып чыктым. Бу вакытны үз белемемне арттыруга багышладым. Күп укыдым, искиткеч кешеләр белән аралаштым. Ул кешеләр, нигездә, хулиганнар, исерек машина йөртүчеләр. Ләкин алар белән аралашу кызыклы булды. Алар арасында бик күп мигрантлар – үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар. Барысын да сөйләштек: ни өчен Русиягә килә алар, күпме акча эшлиләр, күпме урлыйлар. Мин хәзер алар хакында Русиянең теләсә кайсы сәясәтчесеннән дә күбрәк беләм. Төньяк Кавказдан кеше бик күп утыра. Син дә алар белән утырасың, алар белән бергәләп чәй эчәсең һәм сөйләшәсең: Ингушетиядә чынлыкта нәрсә булган, Чечняда хәлләр ничек, Кадыйров турында, Путин турында кешеләр чынлыкта нәрсә уйлый – барысын да беләсең» (Коррупция белән көрәш фондына нигез салучы, оппозиция лидеры Алексей Навальный).

Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел

«Яшьләрдә һәм үсеп килүче буында соңгы вакытта шундый караш яши: дәүләт аларга нәрсәдер тиеш дип уйлыйлар. Бу дөрес түгел. Чынлыкта дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел, сезгә сезне тудырган кешеләр – әти-әниләрегез генә нәрсәдер тиеш. Дәүләт аларга сезне тудырырга кушмаган бит» (Сверлау өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе Ольга Глацкихның Кировоградта балалар һәм яшүсмерләр белән очрашуда әйтелгән сүзләре).

Сыра… кирәкле шәйдер?

«Р-Спорт»: «Спорт корылмалары мирасы һәм аларны киләчәктә куллану турында сөйләшкәндә, сыра мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. Безнең спорт чараларында сыра сату тәҗрибәбез бар. Сыра җанатарларның тәртибенә начар йогынты ясамый» (Русиянең спорт министры Павел Колобков Казанда узган очрашуда).

Комментарии