- 07.11.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Вечерняя Казань»: Колбасадан да зыянлы ризык юк, чөнки анда зарарлы матдәләр күп. Кайберләре ашказаны-эчәклектә төрле чирләр һәм хәтта онкология китереп чыгарырга мөмкин. Хирург Александр Умнов фикеренчә, колбаса ясау өчен чималны – мөгезле эре терлекне һәм кош-кортны антибиотиклар кадап үстерәләр. Шуның нәтиҗәсендә терлектә теләсә кайсы чирләргә каршы торырдай микроорганизмнар пәйда була. Ләкин мондый итне ашаган кеше чирләргә бирешмәячәк, дигән сүз түгел бу.
Колбасага, ит белән беррәттән, майлар, мөгез-тояк кебек калдыклар да өстиләр. Аларны эшкәрткәндә трансжир, нитрозамин дигән бик зарарлы матдәләр барлыкка килә. Моннан тыш ризыкка, итнең яраклылык вакытын озайту өчен, натрий нитриты кушалар. Хирург фикеренчә, аның күләме 6 граммнан артып китсә, организмга зур зыян килергә мөмкин.
Умнов сүзләренчә, иң зарарсыз колбаса – күркә итеннән эшләнгәне. Анда майлар аз. Ләкин мондый колбасаны да составын карап кына куллану мөһим.
ЯРДӘМЕ ӨЧЕН – «НИВА»
«Өмет»: Мәскәү асты өлкәсенең Щелково шәһәрендә каракны тоткарлап, ул урлаган телефонны балага кайтарган пенсионерга иске «Ока»сы урынына яңа «Нива» машинасы бүләк иткәннәр. 72 яшьлек Михаил Макаров бүләктән канәгать. Аның сүзләренчә, бу машинада ул пенсионерларга ярдәм итәр өчен йөрергә ниятли.
Михаил Макаровның хатыны да ире белән горурлануын яшерми. Яңа «Нива»ның руле артына ул да утырып карарга тели, әмма ире рөхсәт итми.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Щелково шәһәрендә бер ир мәктәптән кайтып барган укучы малайның телефонын тартып алып кача. Шул тирәдә үзенең «Ока» машинасын рәтләгән олы яшьтәге абзый талаучыны аяк чалып ега да, гаджетны балага кайтара. Вакыйганың төп герое 72 яшьлек Михаил Викторович фикеренчә, бу вакытта «теләсә нинди нормаль мужик» шулай эшләр иде. Соңрак җәмәгатьчелек Михаил Викторовичны яңа «Москвич» машинасы белән бүләкләүне сораганнар. Алар бу үтенеч белән Мәскәү асты өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Алар фикеренчә, Михаил Макаровның кыюлыгы геройлар кыюлыгына тиң, әмма аның салкын көзге көнне 17 еллык «Ока»сын ремонтларга мәҗбүр булуы аларның хәтерен калдырган.
44 БАЛА АНАСЫ
«Кызыл таң»: Африканың Уганда шәһәрендә яшәүче Мәрьям Набатанзи Бабирье – иң күп балалы хатын-кыз. Ул 44 бала тудырган һәм дөньяга «Уганда анасы» буларак билгеле.
Аның язмышын бәхетле дип атау кыен. Әнисе гаиләсен ташлап китә, Мәрьямне, аның абыйларын һәм апаларын әтисе белән калдыра. Үги әнисенә дә артык авызлар кирәкми һәм Мәрьямне, аңа 12 яшь булганда, 40 яшьлек иргә кияүгә бирәләр. 13 яшендә ул беренче тапкыр игезәк балалар таба, аннары тагын игезәкләр һәм тагын...
Ачыкланганча, хатында сирәк очрый торган генетик аномалия: Мәрьямнең һәр йөклелеге күпбалалы була. 36 яшькә кадәр хатын 15 тапкыр бала тудырган: 4 тапкыр – игезәк, 5 тапкыр – өч, 5 тапкыр – дүрт игезәк һәм соңгы тапкыр гына бер бала дөньяга килгән. Нәкъ соңгы йөклелегендә гаилә башлыгы әйберләрен җыеп качкан.
Хәзер Мәрьям – 38 балалы ялгыз ана, аларның алтысы сабый чагында үлгән. Хатын бу кадәр кешене ашату һәм кеше итү өчен теләсә нинди эшкә керешә: прическа ясый, заказга киемнәр тегә, шифалы үләннәр җыя һәм алардан җыемнар әзерли.
Мәрьям балалары үзеннән бәхетлерәк булыр һәм үзләре өчен дә, шул ук вакытта аның өчен дә яхшырак тормыш алып барыр, дип өметләнә.
15 ЯШЬЛЕК ГЕРОЙ
«РИА Новости»: Чечняның милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев төбәк башлыгы Рамзан Кадыйровның улы, унбиш яшьлек Адәм Кадыйровны Чечня башлыгының иминлек хезмәтендә «мөһим вазифага» билгеләнүе белән котлый. Министр сүзләренчә, Адәм Кадыйров үзен кыю, батыр патриот һәм «дин өчен көрәшергә» әзер кеше итеп күрсәткән. «Шушы яшь чагыннан ул берничә тапкыр махсус хәрби зонада булды! Аның батыр һәм көчле холкы турында һәркем белә», – дип өсти ул.
Берничә чечен түрәсе шулай ук Адәм Кадыйровны билгеләнүе белән котлый, әмма аларның берсе дә төгәл нинди вазифа турында сүз барганын әйтми.
Октябрьдә Адәм Кадыйровка Чечня Герое исеме бирелә. Рамзан Кадыйров шулай ук аңа «Карачай-Черкес Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылачагын хәбәр итте. 25нче октябрьдә исә аңа «Дуслык» ордены тапшырылды.
МӘДӘНИ БАШКАЛА
«Шәһри Казан»: Узган атнада Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалды. Быел бәйгедә 45 район катнашты. Һәр район күргәзмәләр, туристик маршрутлар, милли ашлар үзенчәлекләре, халык сәнгате һәм һөнәрчелек, иҗат төркемнәре чыгышлары аша культураны тәкъдим итте. 3нче урынга Чүпрәле, Саба, Бөгелмә районнары лаек булса, 2дә – Теләче, Аксубай, Кукмара районнары. 1нчелекне Әтнә, Актаныш, Алабуга яулады. Гран-при һәм Татарстанның мәдәни башкаласы исеменә Арча районы лаек булды. Аңа 3 миллион сумлык сертификат бирелде.
САЙЛАП КЫНА АША
«Вечерняя Казань»: Колбасадан да зыянлы ризык юк, чөнки анда зарарлы матдәләр күп. Кайберләре ашказаны-эчәклектә төрле чирләр һәм хәтта онкология китереп чыгарырга мөмкин. Хирург Александр Умнов фикеренчә, колбаса ясау өчен чималны – мөгезле эре терлекне һәм кош-кортны антибиотиклар кадап үстерәләр. Шуның нәтиҗәсендә терлектә теләсә кайсы чирләргә каршы торырдай микроорганизмнар пәйда була. Ләкин мондый итне ашаган кеше чирләргә бирешмәячәк, дигән сүз түгел бу.
Колбасага, ит белән беррәттән, майлар, мөгез-тояк кебек калдыклар да өстиләр. Аларны эшкәрткәндә трансжир, нитрозамин дигән бик зарарлы матдәләр барлыкка килә. Моннан тыш ризыкка, итнең яраклылык вакытын озайту өчен, натрий нитриты кушалар. Хирург фикеренчә, аның күләме 6 граммнан артып китсә, организмга зур зыян килергә мөмкин.
Умнов сүзләренчә, иң зарарсыз колбаса – күркә итеннән эшләнгәне. Анда майлар аз. Ләкин мондый колбасаны да составын карап кына куллану мөһим.
ШТРАФНЫ КАЙТАРМАКЧЫЛАР
«Татар-информ»: Юлда уртача тизлекне арттырган өчен штрафны 2024нче елның апрелендә кире кайтарырга мөмкиннәр. Әлеге штраф 2013нче елдан 2021нче елга кадәр гамәлдә иде, ә аннары, штрафка тартылган берәүнең дәгъвасы нигезендә, гамәлдән чыгарылды. Югары Суд законнардагы җитешсезлекләрне ачыклап, мондый хокук бозуларны теркәүдән туктаган иде. Хәзер ведомстволар бу бушлыкны янә тутырырга әзер.
«Ике камера урнаштырылачак. Берсе – тизлек арттырырга ярамаган юл өлешенең башында, икенчесе – ахырында. Соңгы камераны урнаштыру ноктасын хокук бозу урыны дип санарга тәкъдим ителә, тизлекне арттыру шуның ярдәмендә ачыкланачак», – дип аңлаталар.
Комментарии