Думаның түбәсе тишелгән

Думаның түбәсе тишелгән

«Ведомости»: Русия Дәүләт Думасы, түбәсеннән су үтү сәбәпле, яңа бинага – Союзлар йортына күчеп тора. Көчле яңгырлар вакытында Дума бинасына су үтә, дип депутатлар узган көздә үк зарлана башлаганнар иде инде. 2020нче елда Союзлар йортын арендалауга – 389 млн сум, ә 2021нче елда 388 млн сум бүлеп бирергә тәкъдим ителгән. 2020-2021нче елларда бюджеттан ай саен 32 млн сум Дума өчен Союзлар йортын арендалауга тотылачак, дигән сүз инде бу. Финанслар министрлыгы шәрехләмә бирмәгән.

Акчага сугыштырганнар

«Лента.ру»: Мәскәүнең 97нче мәктәбендә югары класс укучылары «көрәш клубы» булдырган. Кечкенә класслар сугышкан, ә олылар акчалата «ставка» ясаган. Бу хәл бер укучы кыз сугышның видеосын очраклы рәвештә әтисенә күрсәткәч кенә ачыкланган. Мәктәп җитәкчелеге, бу сугышулар мәктәптән читтә булган, укучылар үзара бәрелешеп алган, бернинди «ставкалар» да ясалмаган, дип белдергән. Ә ата-аналар моның беренче генә очрак булмавын, югары классларның кечкенәләрне акчага сугыштыруын сөйләгән. Хәзер полиция тикшерү алып бара.

Аналогтан цифрлы телевидениегә күчәргә онытмагыз!

«Ватаным Татарстан»: 14нче октябрьдә Татарстанда аналог телевидение эшләүдән туктый. 20 үзәк канал цифрлы форматта күрсәтә башлый.

Цифрлы телевидениегә күчү телевизорны спутник яки чыбыклы, ягъни кабель элемтәсе аша караучыларга кагылмый, антеннадан файдаланучыларга гына. Телевизорда федераль канал билгесе янында «А» хәрефе юк икән, димәк, барысы да тәртиптә. «А» хәрефе бар икән, димәк, бу кешеләр аналог телевидениесен карый һәм аларга инде чарасын күрергә кирәк. Телевизорын 2013нче елдан соң сатып алган кешеләргә каналларны яңадан көйләү дә җитә. Ә менә искерәк телевизорның паспортын карарга кирәк. Анда сигналны DVB T2 форматында кабул итү-итмәү турында мәгълүмат булырга тиеш. Юк икән, цифрлы приставка сатып алырга туры киләчәк. Аның бәясе 900 сумнан башлана. Приставкаларны көнкүреш техникасы кибетләрендә һәм почта бүлекләрендә алырга мөмкин. Кайбер кешеләргә компенсация дә каралган. Сораулар туса, 8-800-222-87-16 «кайнар элемтә» номерына шалтыратыгыз.

Татарстанда цифрлы сигнал килеп җитә алмаган 160ка якын авыл бар. Әйтик, түбәнлектә урнашкан авыллар. Монда инде гадәти антенна да, приставкалар да ярдәм итә алмый. Анда яшәүчеләр телевизорны спутник яки IP-TV элемтәсе аша карый ала. Операторлар махсус тариф кабул иткән һәм 20 федераль каналны караган өчен акча сорамаячак.

Комментарии