Шартлатыр урын тапкан

Шартлатыр урын тапкан

«Кызыл таң» Яңа ел бәйрәмнәрендә кемнәр ниләр генә кыланмый! Бу кадәр ял көннәрен ничекләр итеп үткәрмәк кирәк соң! Башкортстандагы Күгәрчен районының Морак авылында 30 яшьлек берәү петардалар аттырып рәхәтләнгән. Ләкин бу шөгыль дә иртәме-соңмы туйдырган моны. Шуннан соң бу акыллы баш бер петарданы авызында шартлатырга булган. Моның белән кемгә нәрсә дәлиллисе килгәндер, билгесез, әмма петарда «подводить итмәгән», авызда шартлаган. Фейерверк әллә ни шаккаттыргыч булмаган, диләр. Баш мие исән калган (ул булган булса инде, әлбәттә), ә менә иреннәре белән уртлары, тешләре ару гына зыян күргән, ди. Әле бичара дәваланып йөри икән.

Реформа түгел – тартып алу

«Ведомости»: «2002нче елда булган пенсия реформасы цивилизациялерәк булган икән. Ул вакытта 35 яшьтән яшьрәкләргә пенсия акчасын үзләренә туплап бару мөмкинлеге бирелде. Дәүләт хәтта «мең сумга – мең сум» программасын да булдырды: синең пенсиягә дип туплап барган һәр мең сумыңа дәүләт ай саен мең сум өстәп бара иде. Шул ук вакытта бу 1967нче елдан иртәрәк туганнарга кагылмады. Чөнки ничә ел салым түләп барганнан соң, вәгъдә ителгән пенсиядән мәхрүм итү гадел булмас иде. Ә хәзерге Русиядә барган хәлләр ул пенсия реформасы түгел – конфискация. Өлкән буын кешеләренең берничә йөз мең сумын тартып алу. Якындагы 15-30 елда лаеклы ялга чыгасы кешеләрнең пенсиягә чыгу яшен арттырмасалар да булыр иде» (Европаның төзекләндерү һәм үсеш банкы (ЕБРР) баш икътисадчысы Сергей Гуриев).

Бер сүз белән

REGNUM: CTV News телеканалына интервью биргәндә, Канада Премьер-министры Джастин Трюдога Русия Президенты Владимир Путинны бер сүз белән атарга кушканнар. Премьер-министр Путинны «проблемный» дип атаган.

Комментарии