- 10.10.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №40 (11 октябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Азатлык радиосы*»: Бу атнада Хәтер атнасы, әмма Казанда татар ханлыгын басып алуны искә алу рөхсәт ителми.
Активистлар чараны 15нче октябрьдә үткәрмәкче булган, канунда каралганча, бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Активистлар шулай эшләгән дә: 5нче октябрьдә Казан башкарма комитетына белгертү хаты тапшырганнар. Хәтер көнен Камал театры мәйданында яки Кәрим Тинчурин бакчасында үткәрергә теләк белдергән булганнар. Тик шәһәр җитәкчелеге канунга сылтанып, хатның каралмаячагы турында әйткән. Активистлар фаразынча, аларга белдерү хатын соңарып тапшырдыгыз, дип әйтмәкче булалар.
Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, активистлар митингны 15нче октябрь көнне көндезге сәгать 12дә башлап, көндезге сәгать өчкә кадәр үткәрмәкче булган. Әмма белдерү хатын 5нче октябрь көнне 17:20 сәгатьтә генә тапшырганнар. Шул рәвешле, башкарма комитет фикеренчә, активистлар соңга калып хәбәр иткән.
КАГЫЙДӘСЕ БАР
«РИА Новости»: Машинада пычаклар, металлолом, утын, алкоголь булса, ЮХИДИ инспекторларының сораулары туарга мөмкин. Салкын коралны махсус рөхсәт булса гына йөртергә ярый. Рөхсәт булмаса, машина йөртүчегә 500-2000 сум штраф салулары ихтимал.
Гадәти пычаклар алып кайтсагыз, аларны күренә торган урынга куймагыз, алар салкын корал критерийларына да туры килмәсен – шуны карагыз. Шулай ук утын, киселгән агачлар, металлолом да юл инспекторларында сорау тудырырга мөмкин. Аларны ташуга тыю юк, ләкин ЮХИДИ инспекторлары аларның каян алынуы белән кызыксына ала.
Әгәр машина йөртүче салонда маркаланмаган алкоголь алып барса, шуны истә тотарга тиеш: алкоголь күләме салонда 1 кешегә 10 литр хисабыннан артык булмаска тиеш. Юкса йөртүчене алкогольне законсыз ясау яки сатуда гаепләүләре ихтимал. Маркаланган, сертификатлы һәм акцизлы алкогольне алып барырга ярый.
КЫЗЫКЛЫ ФИКЕР
«Коммерсантъ»: Русиянең финанс министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумындагы чыгышында бәяләр артуга карата фикерен белдерде. Аның чыгышыннан өзек социаль челтәрләрдә таралды. «Интернетта инфляция турында укыган идем. Анда дөрес фикер язылган. Бернәрсә дә сатып алмасаң, бәяләр нормаль. Барысы да аңлашыла бит?» – дигән ул.
«Бу – чыннан да финанс министрымы?», «Кешедән көлә», – дип, министрны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта «министрга шаяртырга ярамыймыни, ул бит инде цитатаны гына кабатлаган» дип, аны яклаучылар да җитәрлек.
Журналистлар Русия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкиннан: «Доллар кайчан туктаячак, яки рубль үсәчәкме? Кайда чик?» – дип сораган. Максим Орешник: «Кайчан да булса», – дип җаваплаган.
Социаль челтәрләрдә: «Аңа кызык», «Аңа аерма бармыни курсның нинди булуында – аның акчасы җитә бит», «Ә бу кеше чыннан да белгечме?», «Гений икән бу», – дип Орешникны орышканнар.
КӘҖӘ ТИЗӘГЕ БУЛЫША
«Mash Телеграмм-каналы»: Матурлык индустриясендә яңа төрле алым барлыкка килгән – кәҗә тизәге белән чәчләрне дәвалау һәм «блондинка»ларның чәчен агарту.
Мәскәүдә бу алымны әле күптән түгел генә куллана башлаганнар. Башта чәчтарашчылар савытта тизәк болгатып ятуга көлеп кенә караган, аннары масканың файдасын (натураль продукт бит) һәм ихтыяҗ булуын күргәч, кызларга актив рәвештә тәкъдим итә башлаганнар.
Әлеге «буяуны» күбрәк «блондинка»лар – аксыл чәчле кызлар сылата, чөнки бу маскадан соң чәчтәге сары төс бетебрәк китә, чәчнең төсе ярты тонга агара.
ЖИРИНОВСКИЙ БЕЛГӘН
«Известия»: ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Израиль дәүләтенең бетәчәген берничә тапкыр әйткән булган.
Бер интервьюсында: «Израильнең киләчәге юк, ил тыныч вариантта да, көч куллануда да каршы тора алмаячак», – дип белдерә. Моны гарәпләрнең мөселман кардәшләренә ярдәм итү хисләре көчле булу белән аңлата. Сүз 200 миллион мөселман турында баруын әйтә. «Хәтта атом конфликты да Израильне коткара алмаска мөмкин», – дигән сәясәтче.
Аның фикеренчә, 2024нче елда барысы да Украина турында онытачак, чөнки Якын Көнчыгышта «иң куркыныч вакыйгалар» булачак һәм «эш өченче бөтендөнья сугышына таба барачак». «Иран – Вьетнам да, Төньяк Корея да, Косово да түгел», – дип йомгаклаган Жириновский.
ПУТИН БҮЛӘКЛӘРЕ
«Интертат»: 7нче октябрьдә Русия Президенты Владимир Путинга 71 яшь тулды. Шул уңайдан, аңа төрле елларда бирелгән бүләкләрне барладык.
2016нчы елда Бахрейн короле, былтыр КНДР җитәкчесе Ким Чен Ын кылыч бүләк иткән. 2014нче елда Архангельскида «Титан» компаниясе директоры Путинга гер биргән. Омск шәһәреннән Анатолий Коненко бүләк иткән әйбер – Русиянең 18 патшасы сурәте ясалган гравюра. Юграда президентка начар ияләрдән саклый торган билбау бүләк иткәннәр. Белоруссия президенты Лукашенко «Беларус» тракторы биргән.
Көньяк Осетия башкаласы мэры Цхинвалдагы бер урамга Путин исеме бирде. Түбән Новгородта боксчылар – бокс перчаткалары, Япония премьеры Синдзо Абэ дөгедән ясалган шарәб – сакэ бүләк иткән.
Италия премьер-министры Берлускони – үзе белән Путин төшерелгән юрган тышлыгы, Молдавия президенты Владимир Воронин – бәллүр крокодил, Юрий Лужков – кәҗә, Мортаза Рәхимов һәм Орел губернаторы – ат бүләк иткән.
Шойгу Кони кушаматлы лабрадор, Төрекмәнстан президенты Гурбунгулы Бердымөхәммәтов – алабай токымлы эт, Болгария премьер-министры – болгар овчаркасы, Япония губернаторы акита-ину токымлы эт биргән. Путинга алмагач үсентеләре дә биргәннәре бар. Башкортстандагы бер авыру баланың әнисе Путинга шарф бәйләгән иде.
ҮЗЛӘРЕ САЙЛАГАН
«Башинформ»: Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче өч хатын-кыз үз теләкләре белән Украинага махсус хәрби операциягә кузгалган.
Айгөл белән Гөлназ шәфкать туташы буларак киткән. Аларның икесенә дә 48 яшь. Роза исемлесе хезмәт итү урыны турында әйтми, аңа 43 яшь. Хатын-кызлар үз теләкләре белән дәүләт мәнфәгатьләрен якларга булган. Әмма бу карар тиз генә кабул ителмәгән. Айгөл сөйләвенчә, элек ул «Башкортстан сода компаниясендә погрузчик йөрткән. Ул махсус хәрби операция зонасына 2022нче елның май аенда ук китәргә теләгән, әмма гаиләдәге сәбәпләр аркасында килеп чыкмаган. Агымдагы елның март аенда ул хәрби комиссариатта язылган, әмма аны кире борганнар.
«Хатын-кызларны алмыйбыз», – дип әйттеләр, әмма һәр ай саен хәрби комиссариатка килдем һәм барысы да килеп чыкты», – дип сөйләгән аларның берсе.
«Мин балаларның киләчәге булуын, хәрби операция тәмамлануын, аларның сирена һәм шартлау тавышларын ишетмәүләрен телим», – дигән Гөлназ Башкортстан журналистларына.
*Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агент дип танылган һәм Русиядә эшчәнлеге туктатылган
Комментарии