- 11.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Бизнес Онлайн»: «2019нчы елның төп икътисади нәтиҗәсе – икътисадның канын суыруга юнәлдерелгән курсның дәвам итүе, ил халкын «саву», кесәләрен бушату, хәерчелекнең арта, ә тормыш дәрәҗәсенең түбәнәя баруы. Бу вакыйгалар телевизордан күрсәтелә торган матур картина белән туры килми. «Зомботартма»ны кабызасың, ә анда Дмитрий Медведев чыгыш ясый. Бактың исә, икътисад белән бар да тәртиптә икән. Аңлашыла, Медведевның, Путин, Сечин, Миллер, Чубайс, Греф, Тимченко, Ротенбергларның икътисады белән бар да тәртиптә. Бер шикләнми әйтә алам: аларда кризис та булмагандыр, билләрен ныгытыбрак та буарга туры килмәгәндер, тормыш дәрәҗәләре дә төшмәгәндер, эшсезлекнең дә нәрсә икәнен белмәгәннәрдер. Тик калган русиялеләр турында алай дип әйтеп булмый» (икътисадчы Владислав Жуковский).
КИЕМГӘ БӘЯ АРТА?
«Известия»: Коронавирус аркасында Русиядә кием-салым кыйммәтләнергә мөмкин. Безнең ил җитештерүчеләре синтетик тукымаларны, химик җепләр һәм сүсләрне, әзер эшләнмәләр һәм фурнитураны Кытайдан ала иде. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов сүзләренчә, күпчелек оешмалар чималны алдан әзерләп куйган булган, хәзер шуны кулланалар. Ә чимал бетеп, Русиянең җиңел сәнәгать оешмалары Пакыстан, Һиндстан, Төркия, Үзбәкстан һәм башка илләр белән хезмәттәшлек итә башласа, кием-салымга бәя 20 процентка артырга мөмкин, ди экспертлар.
ЙӨРИ АЛМЫЙ, ТИК ИНВАЛИД ТҮГЕЛ
«Кызыл таң»: Уфада яшәүче Руслан Рәхимов ике ел инде үзенең инвалид булуын исбат итә алмый. Сәламәтлеге какшау сәбәпле ул эшли алмый, әмма аңа пенсия түләүдән дә баш тарталар. Ул әле әтисе карамагында. Җиде ел элек Русланның башында яман шеш табыла. Аңа баш сөяге трепанациясе (хирургик операция) ясала. Ир ел дәвамында тернәкләнә, әмма сул аягының хәрәкәтләнүе чикләнә. 2018нче елда янә аңын югалтып егыла. Аның тагын баш сөяге зарарлануын белдерәләр һәм кабаттан трепанация ясыйлар, баш сөягенең бер өлешен алып, пластинка куялар. Русланга аягында йөрү әле дә авыр. Әмма ул һаман да үзенең эшкә яраксыз булуын исбатлый алмаган.
Комментарии