- 11.07.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №27 (12 июль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Новые Известия»: Мәскәү астындагы Химки шәһәрендә 5нче класста укучы Мильвираның классташы Соняга 126 тапкыр пычак белән кадау очрагы буенча суд карары чыккан. Гадәттән тыш хәл бу елның 7нче февралендә булган иде. Мильвира өеннән алып килгән пычак белән мәктәп бәдрәфендә классташына һөҗүм иткән. Табиблар 11 яшьлек Соняның гомерен саклап калды. Ләкин хәзер аны озакка сузылган дәвалану көтә. Йөзендә бик күп яра булу сәбәпле, пластик операцияләр дә ясалачак. Химки суды пычак белән ясалган һәр яраны 7936 сум 50 тиен дип бәяләгән – мәктәп Соняның гаиләсенә 1 млн сум компенсация, шуңа өстәп, дәвалану өчен 5,7 млн сум түләргә тиеш. Мәктәп кенә гаепле булып кала, яралаган кызның гаиләсе бер тиен дә түләми. Соняның гаиләсе (судта аның әтисе Дмитрий һәм аларның адвокаты катнашкан) бу карар белән килешмәгән, апелляциягә бирәбез, дигән. Дмитрий «Shot» телеграм-каналына: «Мильвираның әти-әнисе суд утырышлары барышында безнең белән бер тапкыр да элемтәгә кермәде. Алар компенсация дә түләми, җитмәсә безнең фаҗигадә 300 мең сум акча эшләделәр», – дип сөйләгән. Мильвираның әнисе телешоуда катнашты, моның өчен 300 мең сум алган, диелде. Әлеге гаилә «хәлнең чынлыкта ничек булганын сөйләү өчен» журналистлардан 15 млн сум гонорар да сорады инде. Зыян күргән Соняның гаиләсе, Химкидагы фатирын сатып, Мәскәүгә күченгән. Баланың яңа уку елында кайсы мәктәпкә барачагын сер итеп саклыйлар.
МӘЕТЛӘРНЕ БУТАГАННАР
«ИнКазан»: Түбән Кама үзәк больницасында мәетләрне бутаганнар. 2нче июльдә больницада хатын-кыз вафат булган. Улы моргка килгәч, үзенә бирелгән табутта чит хатын-кыз ятуын күргән. Ә аның әнисенең җәсәден ялгышып башка кешеләргә биргәннәр, һәм алары аны башка кеше исеме астында күмеп куярга да өлгергән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, әлеге хәл контрольгә алынган, больницада эчке тикшерү бара. Үз якыннарын җирли алмаган гаиләләрдән гафу үтенгәннәр.
ИМТИХАННАН КУЫЛГАННАР
«РИА Новости»: Быел бердәм дәүләт имтиханыннан 969 укучы чыгарып җибәрелгән. Рособрнадзор мәгълүматы буенча, аларның 390ы – шпаргалка, ә 327се телефон кулланганда тотылган, 252се башка кагыйдә бозулар өчен чыгарылган. Бу укучылар БДИны кабат киләсе елга гына тапшыра алачак.
«ДОШМАН»НЫ РЕКЛАМАЛАУ ЯРАМЫЙ
«Газета.ру»: Русиядә тагын кемнәрне нинди гөнаһлары өчен утыртырга була? Мәсәлән, блогерларны – Көнбатыш компанияләре товарларын рекламалаган өчен. Дәүләт Думасы депутаты, Оборона буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Алексей Журавлев шулай эшләргә тәкъдим итә. «Бу аңлашылмый торган һөнәр ияләре – блогерлар белән әвәрә килүдән туктарга кирәк. Бигрәк тә хакимияткә каршы ачыктан-ачык эшчәнлек алып баручылары белән. Безгә дус булмаган илләрнең компанияләрен рекламалау шундый эшчәнлеккә керә дә инде, алар дошманга икътисади ярдәм күрсәтә», – дип белдергән ул. Элегрәк «АВАНТИ» бизнес-патриотлыкны үстерү берләшмәсе дус булмаган илләрнең товарларын һәм хезмәтләрен рекламалаган өчен блогерларга 3 млн сумга кадәр штраф сала башларга тәкъдим иткән иде инде.
ОТЧЕСТВО УРЫНЫНА – МАТЧЕСТВО
«Лента.ру»: Кыргызстанның Конституция суды үз гражданнарына отчество урынына матчество (матроним), ягъни әтисе исеме урынына әнисенекен ала башларга рөхсәт итте. Моны балигълык яшенә җиткәч эшләп булачак. 2021нче елда Кыргызстанда активистка Алтын Капалова социаль челтәрләрдә балаларының туу турында таныклыгында «отчество» графасына әти кешенең түгел, үзенең исемен язуы турында хәбәр иткән иде. Дәүләт теркәү хезмәте, андый документ законлы түгел дип, судка мөрәҗәгать итте. Район суды һәм югары инстанцияләр Дәүләт теркәү хезмәте ягына басты. Алтын Капалова Конституция судына кадәр барып җитте. Конституция суды да балаларның отчествосы булырга тиеш дигән карар чыгарды, ләкин 18 яше тулгач, гражданнар ата һәм ана исеме арасында сайлап, документка үзләре теләгәнен яздыра алачак, дип таныды.
НЫК ГАИЛӘ ТУРЫНДА ФИЛЬМНАР ЮК
«Бизнес Онлайн»: Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов, аерылышуларның күп булуы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип белдергән. «Һәр икенче, хәтта күбрәк тә гаилә таркалганда, нинди гаилә нигезләре турында сөйләп булсын?! Без моңа игътибар итәбезме, федераль дәрәҗәдә ниндидер чаралар күрергә тырышабызмы? Безнең нык гаиләләр турында фильмнарыбыз бармы? Бөтен фильмнарыбыз полицейскийлар, «разборкалар» һәм шуның ишеләр турында. Йә космостан кемдер очып килә, йә монда, үзебездә... Ә нык гаиләләр турында фильмнар кайда?» – дип чыгыш ясаган ул Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар белән үзара бәйләнеш советы утырышында. Шулай ук: «Яшьләр социаль челтәрдә утыра дип, фактны кабатлау гына җитми, үзебезгә дә шунда керергә, рухи, әхлакый кыйммәтләр турында мәгълүмат бирергә кирәк. Укытучылар җитмәү, кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә хәл итү сорала», – дип белдергән ул.
ШӘҺӘРЛӘРНЕ БУШАТЫРГА
ТАСС: ЛДПР фиркасе 10 елдан күбрәк ир белән хатын булып яшәгән һәм балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында закон проекты әзерләгән. Партия лидеры Леонид Слуцкий сүзләренчә, бу проект ярдәмендә шәһәрләрнең кырмыска оясына әйләнүеннән әкренләп булса да котылырга, шәһәр читендә аз катлы йортлардан торган кечерәк биләмәләр булдырырга телиләр. Болай эшләгәндә, Русиядә аерым эре шәһәрләрнең генә түгел, тулаем илнең үсешенә ирешәчәкбез, дигән депутат.
ПЛАСТИК ОПЕРАЦИЯ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН
«Baza» телеграм-каналы: 36 яшьлек Елена исемле хатын Пятигорскида пластик операция ясатырга дип хирург өстәленә яткан һәм хәзер беренче дәрәҗә комада. Аның баш мие бөтенләй диярлек активлыгын югалткан, сулавы да, туклануы да – көпшә аша. Елена дәвалаучы табибы киңәше белән, күз кабакларына операция ясатырга булган. Пятигорск шәһәрендә клиникада барлык кирәкле анализларны тапшырган. Табиблар операция ике сәгатьтән дә озак бармас дип ышандырган. Ләкин операция башланып ярты сәгать үтүгә, Еленаның хәле кисәк начарайган, канында кислород кимегән, анафилактик шок башланган һәм йөрәге туктаган. Табиблар реанимация үткәреп, пластик операцияне дәвам иткән. Еленаның туганнарына бернинди куркыныч хәл дә булмады, дарулар ярдәмендә комага кертеп тордык, тиздән аңына килер, дигәннәр. Тик хатын аңына килмәгән. Туганнары, Еленаның шундый хәлдә калуына табиблар хатасы сәбәп булган, ди. Алар Росздравнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара.
Комментарии