Биисең килсә – юлны чистарт

«KazanFirst»: «8нче февраль көнне Мәскәүдән Яшел Үзәнгә гастрольгә килгән Урыс Милли классик балет коллективы Мәдәният йортына барып җитә алмаган – автобуслары кар көртендә батып калган. Артистлар үз акчаларына кар чистарта торган трактор ялларга мәҗбүр булган. Берсе социаль челтәренә менә нәрсә дип язып куйган: «Мәйданга үтеп керә алмадык. Шуннан мин кар чистарта торган трактор эзләп киттем. Әле ярый илдә капитализм. Акчаңны түләдең һәм барысы да әзер! Яшел Үзән шәһәре коммуналь хезмәтләре, безгә рәхмәт әйтегез, үз акчабызга театрга кадәр юлны чистарттык».

«Күләгә»дән чыгарырга

«Реальное время»: «Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин такси йөртүчеләрне үзмәшгуль итеп теркәргә һәм алардан салым түләттерә башларга кушты. «Безнең алда җитди бурыч тора: мөмкин кадәр күбрәк үзен үзе эш белән тәэмин итүчене үзмәшгуль итеп теркәргә һәм салым түләттерү системасына кертергә кирәк. Үз машиналарында кеше йөртүчеләрне дә «күләгә»дән чыгару җаен эзләгез», – дип мөрәҗәгать итте Песошин транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына.

Комментарии