- 12.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №10 (13 март)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Бизнес Онлайн»: «Бердәм Русия» депутаты Максим Иванов, ике тапкыр исерек килеш тотылган йөртүчеләрнең машинасын тартып алырга һәм дәүләткә бирергә кирәк, дигән тәкъдим кертте. Депутат сүзләренчә, Беларусиядә шул рәвешле машиналарны конфискациялиләр икән инде. Бер ел элек мондый тәкъдим ДәүДумага кертелгән һәм кире кагылган иде.
Чаллыда кар саталар
«Реальное время»: Чаллыда бушлай игъланнар сайтында кар сату турында белдерү чыккан. Үзен Линар Надыршин дип күрсәткән кеше карны 66 666 666 сумга сата. «Кар чикләнмәгән күләмдә, арадашчыларсыз, турыдан-туры җитештерүчедән сатыла» диелгән әлеге белдерүдә.

Комментарии